План-конспект урока в 4 классе "Лес" на татарском языке
методическая разработка (окружающий мир, 4 класс) по теме

Тема. Урман- табигый бергәлек

Максат:организмнарның үзара бәйләнешләрен ачыклау; укучыларның тере организмнарның экосистемадагы үзара бәйләнешләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү, логик фикер йөртүләрен үстерү, кызыксынуларын арттыру, урманда табигый бергәлек тудыручы организмнар турында кабатлау, урманга сакчыл караш тәрбияләү, туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, группада эшләү күнекмәләрен үстерү, укучыларның белемен тикшерү.

Җиһазлау. Урман тавышлы файл, проект төзү өчен үсемлек, хайван, гөмбә, мүк, лишайник рәсемнәре, конвертта биремнәр, тест

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше.

 -Балалар, бүген бездә - сәяхәт дәрес.                                                                             Кулларыгызны тез өстенә куегыз һәм күзләрегезне йомыгыз. Без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз , кая икәнен  сез үзегез әйтерсез. (Урман тавышларын чыгарган файлны ачам .)    Балалар , бу кыска вакыт эчендә сез кайда булдыгыз?( Урманда , елга кырыенда…)

 - Ә сезнең шунда булганны нәрсәгә карап белеп була?

Балалар:

 - Кошлар сайравы, елга аккан тавышлар.

-Без бүген урманга экскурсиягә китәбез. Урманда нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк? слайд №3

Дәреснең темасын ачыклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urman.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

4 класста әйләнә-тирә дөнья  дәресеннә план-конспект

Тема. Урман- табигый бергәлек

Максат: организмнарның үзара бәйләнешләрен ачыклау; укучыларның тере организмнарның экосистемадагы үзара бәйләнешләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү, логик фикер йөртүләрен үстерү, кызыксынуларын арттыру, урманда табигый бергәлек тудыручы организмнар турында кабатлау, урманга сакчыл караш тәрбияләү, туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, группада эшләү күнекмәләрен үстерү, укучыларның белемен тикшерү.

Җиһазлау. Урман тавышлы файл, проект төзү өчен үсемлек, хайван, гөмбә, мүк, лишайник рәсемнәре, конвертта биремнәр, тест

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше.

 -Балалар, бүген бездә - сәяхәт дәрес.                                                                             Кулларыгызны тез өстенә куегыз һәм күзләрегезне йомыгыз. Без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз , кая икәнен  сез үзегез әйтерсез. (Урман тавышларын чыгарган файлны ачам .)    Балалар , бу кыска вакыт эчендә сез кайда булдыгыз?( Урманда , елга кырыенда…)

 - Ә сезнең шунда булганны нәрсәгә карап белеп була?

Балалар:

 - Кошлар сайравы, елга аккан тавышлар.

-Без бүген урманга экскурсиягә китәбез. Урманда нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк? слайд №3

Дәреснең темасын ачыклау.

2.Белемнәрне актуальләштерү

 -“ Бергәлек” дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?

Балалар:

 - Бер-берсе белән бергә…

Бергәлек -   үсемлекләр , хайваннарның, гөмбәләрнең, микроорганизмнарның бергәләшеп уртак тормыш белән яшәүләре ул.

( Ожегов сүзлеге)

 -Чыннан да шулаймы ул, безгә исбатларга кирәк (слайд №4)

3. Яңа аңлатмаларны формалаштыру.

Урманда нәрсә үсә? (Укучылар чыгышы)

1.   Без – агачлар урманның төп яшәүчеләре.  Урманда без иң өске этажда яки яруста үсәбез .

(Тактага бер укучы  агачлар  рәсемен ябыштыра.)  

2. Без - куаклар  бер ярус аста урнашканбыз .

(Тактага куаклар   төшерелгән рәсем ябыштырыла )

3. Без – кечкенә куакчыклар  , үләннәр  куаклардан астагы этажда яшибез. Безгә күләгәдә дә яхшы,яктылык бик кирәкми.

(Тактага үлән  төшерелгән рәсем ябыштырыла. )

4. Без , мүкләр, лишайниклар яшел йомшак келәм булып туфракны каплап торабыз.   Без иң аскы яруста яшибез.     (Тактага мүк  төшерелгән рәсем ябыштырыла. )

-Әйдәгез әле,урманда яшәүчеләрне бер группага җыеп куйыйк. Аларны бер сүз белән ничек дип атарбыз?

Балалар:

-Үсемлекләр.(Тактага беркетәм)

  1.  Урманда нәрсәләр яши?

6. Урманда үсемлекләр күп булганга күрә, бөҗәкләр дә күп . Без- иң зур группа .

(Тактага бөҗәкләр   төшерелгән рәсем ябыштырыла. )

-Балалар ,урманда күргән бөҗәкләрегезне санап чыгыгыз әле.

  Без җәнлекләр бик күп төрле .Безнең арада ерткыч, үлән ашаучы,кимерүчеләр бар. (Тактага җәнлекләр    төшерелгән рәсем ябыштырыла. )

- -Балалар ,урманда күргән җәнлекләрне  санап чыгыгыз әле .

 Балалар :

  1. Төлкеләр,бүреләр..
  2.  Бөҗәкләргә караганда аз булсак та, без – кошлар урманда җитәрлек. Безне санап чыгыгыз!

(Тактага кошлар төшерелгән рәсем ябыштырыла. )

  - Әйдәгез әле,боларны да бер группага җыеп куйыйк. Аларны бер сүз белән ничек дип атарбыз? Хайваннар                                     слайд №6

  1. Урманда тагын нәрсәләр үсә?

 Танышуларны дәвам итәбез.

 5. Дала районнарының берсендә кыр-ышыклау-урман полосалары утыртканнар. Ләкин агачлар бик начар үскәннәр. Аларга нәрсә җитмәгән? (Шунда галимнәр урманда бер генә гөмбә булмавына игътибар иткәннәр. Иске урманнан монда гөмбәлекләре белән туфрак алып киләләр. Яңа урында гөмбәләр үсеп чыга. Менә шунда могҗиза була, агачлар үсеп китә.)

 Моны нәрсә белән аңлатып була?( гөмбәлек җепләре агач тамырлары белән кушылып үсәләр һәм агачларга туфрактан су, анда эрегән тозларны суырырга ярдәм итәләр)

        Урманда гөмбәләр хайваннарга да кирәк. Алар белән болан, поши, тиен, саескан, төрле бөҗәкләр туклана. Чебен гөмбәсе поши өчен дару булып хезмәт итә.

Гөмбәләр урманда үсемлек калдыкларын таркатуга ярдәм итә.

Без аерым тере организмнар группасы. Без үсемлек тә түгел, хайван да түгел. Без гөмбәләр патшалыгы.Урманда без  аскы этажда яшибез.

-  Шулай итеп ,урманда бар нәрсә дә үз этажында үсә.

- Без ярты юлны үттек, ардык, һәм...

 слайд «Ял»№8                                              

   Әйдәгез урманда ял итеп, саф һава сулап алыйк әле!

Игътибарлы булыгыз! Әгәр мин кош исемен әйтсәм– сез аяк очларыгызга басып, өскә-кошларга карыйсыз.. Әгәр агач яки куак исемен әйтсәм- як-якка карыйбыз, әгәр гөмбә исемен әйтсәм, аска иеләбез һәм гөмбә җыябыз.

Ләкин мин сезгә капкын(ловушка)әзерләдем әгәр сез урманда булмаган хайван яки үсемлек исемен ишетсәгез күзләрегезне йомып баш чайкыйсыз. (Күке, юкә,, чебен гөмбәсе, , крокодил, ябалак, ,имән, тукран.)

   Молодцы!

 Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

  1. Урманда тагын нәрсәләр яши?

Урман туфрагында нәрсәләр яши ? Коелган яфраклар, үсемлекләрнең корыган башка өлешләре туфрак өслегендә урман түшәлмәсен барлыкка китерәләр Анда нинди тормыш бара икән? Дәреслектән уку.Нәтиҗә ясау( Анда яшәүче микроорганизмнар (бактерияләр)ярдәмендә урман түшәлмәсе акрынлап чери, таркала.Туфрак черемәгә байый. Бактерияләрнең эшен бөҗәкләр һәм аларның личинкалары җиңеләйтә. Алар да урман түшәлмәсендә яши һәм аны ваклый. )

- килеп чыкты? Бу урман моделе.  

 «МОДЕЛЬ» сүзен сез ничек аңлыйсыз ?

-  «МОДЕЛЬ» ул-рәсем ,иллюстрация, аппликация белән күрсәткән  урман макеты.

Урмандагы тереклек- үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр, микроорганизмнар-үзара тыгыз бәйләнештә. Урмандагы үзара тыгыз  бәйләнешне мисаллар ярдәмендә исбатлап карарбыз. Хәзер мин һәрбер группага конверт бирәм

- слайд 6. 

конвертта җиләк, керпе, лайлач, төлке).

- чылбыр төзибез 1 төркем.1 укучы аңлата:.Җиләкне лайлач ашый. Лайлачны керпе ашый. Ә керпене төлке ашый.

Төлке керпенең –төп дошманы. Куркыныч булса керпе йомарлана һәм энәләре белән чәнчи. Ләкин төлке бик хәйләкәр.ул керпене суга тәгәрәтеп төшерә һәм керпене әйләнгән вакытында эләктереп ала. (слайд №9)

2 төркем: кабан, бүре, имән

 3 төркем:агач, гөмбә, чәчәк, күбәләк, кош

Нәтиҗә:Урманда яшәүчеләр барысы да бер-берсе белән бәйләнештә торалар

4. Материалны ныгыту һәм дәрескә йомгак ясау.

Слайд №12- Үзебезнең белемнәребезне тикшереп карыйк әле.  

 Тест «Урман-табигый бергәлек” 

                 1. Урман-табигый бергәлек, чөнки

а) урманда төрле-төрле үсемлекләр янәшә үсә,

б) Урманда яшәүчеләр барысы да бер-берсе белән бәйләнештә торалар

в) бөтен урман- җирдән агач башына кадәр, җәнлекләр белән тулган

2.Урманда үсемлекләр яруслап урнаша:

а) өстә-мүк һәм лишайниклар, уртада-агачлар, аста-куаклар

б)өстә-агачлар, уртада-үләннәр, аста-куаклар

в)  өстә-агачлар, уртада-куаклар, аста-үләннәр, мүк һәм лишайниклар.,

3. Агачларда яшиләр:

а)тиен, тукран;

б)тычкан, куян, аю

в) поши,суалчан

4.урман түшәлмәсендә яшиләр:

а)керпе, сукыр тычкан

б) бактерия бөҗәк һәм аларның личинкалары

в) урман тычканы, кайры коңгызы,

ш.Йомгаклау

Әйдәгез балалар, дәрескә йомгак ясыйк

  1. Урманның кешегә нинди файдасы бар?Слайд №11

  А) урман- үсемлек һәм хайваннарга-йорт.

     Б) саф һаваны саклый

     В) ял итү урыны

     Г)безгә утын бирә

     Д) җиләк, гөмбә, дару үләннәре бирә.

Урман табигый бергәлек. Урман җир йөзендә йөз, мең ел яши.урманны беркем һәм бернәрсә дә бетерә алмый.

Бу дөресме , балалар?. Урманга кем зыян салырга мөмкин?(кеше ).

-  Урманга зыян салмас өчен, кеше табигатьтә үзен ничек тотарга тиеш:

  « Урманны - табигый бергәлек дип атап буламы?» Ни өчен?

 - Дәрестә актив булганыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт.  Билгеләр кую.

Өй эше. .  Слайд №13

Сайлап ал:1) Урмандагы дустыңа хат язу

       2)Урманда яшәүчеләрдән зар хаты

-


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок жизни на татарском языке "Метрәй авылы"

Классный час о родной деревне Митряево Муслюмовского района РТ....

План-конспект открытого урока русского языка в 4 классе. Тема урока: «Правописание ударных и безударных окончаний имён прилагательных».

План-конспект открытого урока русского языка в 4 классе.Тема урока:«Правописание ударных и безударных  окончаний имён прилагательных»....

Разработка открытого урока по родному (татарскому) языку по теме "Ашханәдә"

Дәрес темасы: «Ашханәдә» хикәясе.Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнүДәрес төре: әңгәмә дәресМетод һәм алымнар: әңгәмә, эзләнү-тикшеренү, әдәби әсәрне анализлау алымы.Дәрес максатлары:Белем б...

План-конспект открытого урока английского языка в 3 классе по учебнику Spotlight-3 Тема урока – «A Fun Day».

План-конспект открытого урока английского языкав 3 классе по учебнику Spotlight-3 Тема урока – «A Fun Day»....

Разработка урока по родному татарскому языку

Урок по родному татарскому языку в 1 классе на тему "Учебные принадлежности"...

Конспект урока по родному(татарскому) языку по теме "Рэвеш" 4 кл по УМК "Перспетива"

Тема: Рәвеш. Рәвеш турында төшенчә. Максат: 1.Дидактик-укучыларны рәвеш сүз төркеме белән таныштыру.2.Үстерелешле-бәйләнешле сөйләм телен, грамоталы язу күнекмәләрен, киңәшләшеп эшләү,нәтиҗә ясый...