Урок по окружающему миру во 2 классе
методическая разработка по окружающему миру (2 класс) по теме

Гинаятуллина Тагзима Шайхелисламовна

 

2 нче сыйныфта әйләнә-тирәдән иҗади-үсеш һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең темасы "Туган көн. Кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konkurs_urok2kl.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Буа районы

Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: “Туган көн”

(2 нче сыйныфта әйләнә-тирәдән иҗади-үсеш һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Төзеде: 1 категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

 Гинаятуллина Тәгъзимә

 Шәйхелислам кызы

2010 нчы ел

Предмет: Әйләнә-тирәбездәге дөнья

Сыйныф: 2

Тема: Туган көн.

Максат: 1)Укучыларны туган көнгә чакыру, кунакта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

2) Балаларның үзара аралашу культурасын үстерү.

3) Балаларда татар халык иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү.

Материал: әйләнә-тирәбездәге дөнья (58-61 битләр)

Җиһазлау: компьютер, магнитофон, җыр тасмалары, чәчәкләр, шарлар белән бизәлгән такта.

Дәреснең төре: яңа материалны өйрәнү.

Предметара бәйләнеш:  тормыш иминлеге нигезләре, музыка, уку.

Дәрес барышы.

  1. Белемнәрне тигезләү.
  1. Балалар нинди тылсымлы сүзләр беләсез?
  2. Исәнмесез, рәхмәт, сау булыгыз, гафу итегез һ.б.
  3. Үткән дәрестә өйрәнгән нинди әдәплелек кагыйдәләрен исегездә калдырдыгыз?

Үзбәя.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

(магнитофон тасмасында Ф.Мортазин көе, А.Хәмзин сүзләренә язылган “Туган көн” җырын тыңлау)

  1. Балалар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
  2. Туган көн. (Компьютер  мониторында- 2 нче слайд)

Үзбәя.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.
  1. - Балалар, туган көнгә кемнәрне чакыралар?
  1. Дусларны, туганнарны һ.б.
  2. Дәреслеккә карагыз әле. Гөлназ үзенең туган көненә дусларын чакыра.Сез ничек уйлыйсыз, ул телефоннан ничек сөйләшә?
  3. Ягымлы, тыныч кына һ.б.
  4. Сине дә кунакка чакырып шалтыратса, Гөлназга нәрсә дип җавап бирер идең?
  5. Рәхмәт әйтер идем.
  6. Балалар, шулай булгач туган көнгә ничек чакырырга?
  7. Гафу үтенергә, рәхмәт әйтергә һ.б. (компьютер -3 нче слайд)

Үзбәя.

  1. - Менә кунаклар да килеп җитте!  Уйлап карагыз: балалар, очрашкач, бер-берсенә нинди сүзләр әйтәләр?
  1. Исәнме! Исәнмесез! һ.б.(компьютер – 4 нче слайд)

Үзбәя.

Ял минуты “Без чакырдык кунаклар”(компьютер – 5 нче слайд)

Ләйсәннең туган көненә

Без чакырдык кунаклар;

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән.

Менә шулай җәелгән,

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнең сайлап ал.

  1. – Туган көнгә нәрсә бүләк итәргә?
  1. китап, үз кулларың белән ясаган открытка һ.б.

(компьютер – 6 нчы слайд)

Үзбәя.

  1. Дәреслекнең 59 нчы битенә карагыз әле, балалар. Менә нинди уеннар уйнаячак балалар Гөлназның туган көнендә. Шулай булгач, кунакта нинди уеннар уйнап була?
  1. Домино, шахмат һ.б.(компьютер – 7 нче слайд)

Үзбәя.

5) - Балалар, әйдәгез бездә “Мин башлыйм, син дәвам ит!” уенын уйнап алабыз. Сез мәкальләр беләсезме? Мин мәкальнең яртысын әйтәм, ә сез калган өлешен әйтеп бетерегез. (компьютер - 8 нче слайд)

  1. Кунак булсаң, тыйнак бул.
  1. Инә дә бүләк,  дөя дә бүләк.
  1. Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.
  1. Матурлык күлмәк белән сәдәптә түгел, оят белән әдәптә.

Үзбәя

Ял минуты: “Бии итек, читекләр”. (магнитофон) (компьютер -9 нчы слайд)

Гармун уйныйм,гармун уйныйм,

        Һаман гармун уйныйм мин.

        Минем кебек шәп гармунчы

        Юктыр диеп уйлыйм мин.

        Минем кебек шәп гармунчы

        Юктыр диеп уйлыйм мин.

Учларыңны шапылдатып,

Чәчләреңне сыпыр да,

Тыпыр-тыпыр,тыпыр-тыпыр,

Тыпыр-тыпыр тыпырда.

Тыпыр-тыпыр,тыпыр-тыпыр,

Тыпыр-тыпыр тыпырда.

        Гармун уйныйм, гармун уйныйм,

        Һаман гармун уйныйм мин.

        Остарып җиткәч барсын да

        Биетергә уйлыйм мин.

        Остарып җиткәч барсын да

        Биетергә уйлыйм мин.          

(җырны бию хәрәкәтләре белән башкару)

  1. – Балалар, өстәл янында үз-үзеңне ничек тотарга?
  1. (балаларның җаваплары )(компьютер – 10 нчы слайд) 

1.Өстәл янында башыңа киеп утырма.

2.Өстәл өстенә терсәкләреңне куйма.

3.Ашаганда сөйләшмә.

4.Тавышсыз ашарга тырыш.

5.Ипине зур кабып ашама.

6.Пычактан ашама.

7.Ерактагы азыкка өстәл аша сузылма, әдәпле генә итеп,алып бирүләрен сора.

8.Азыкны сайлап алма.

9.Компотның җимеш орлыкларын төкермә.

10.Ашаганнан соң, чәнечке белән пычакны тәлинкәгә куй.

11.Кашыгыңны чынаяк яки стакан эчендә калдырма.

12.Ашаганда укыма.

13.Иреннәреңне сөртү өчен кечкенә тастымалдан (салфеткадан) файдалан.

 Үзбәя.

  1. Рефлексия.
  1. Балалар, бүген дәрестә нәрсәләр белдегез?
  2. .....
  1. Үзбәя.
  2. Өй эше. Өстәл янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ятларга.

Дәресне “Туган көн” җыры белән тәмамлыйбыз.(компьютер -11 нче слайд)

Бәйрәмнәрне бик яратам,

Матур алар һәрберсе.

Арасында иң яраткан-

Була икән тик берсе.

Җырлыйсым килә бүген,

Биисем килә бүген,

Чөнки,чөнки, чөнки нәкъ-

Бүген бит туган көнем.

Чөнки,чөнки, чөнки нәкъ-

Бүген бит туган көнем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по окружающему миру, 3 класс(Тема:"как человек воспринимает окружающий мир")

Конспект и презентация о том как человек воспринимает окружающий мир с помощью органов чувств....

Разработка урока по окружающему миру 4 класс Образовательная система «Школа 2100», программа по окружающему миру авт. А.А.Вахрушев. Тема урока: «Сельское хозяйство на службе человека».

     Данный урок является частью раздела «Рукотворная природа» и направлен не только на приобретение учащимися  конкретных знаний,основанных на анализе окружающего мира, ...

Урок по окружающему миру 2 класс. Тема "Страны мира"

Урок по окружающему миру 2 класс. Тема "Страны мира"...

Технологическая карта урока по окружающему миру, 3 класс. Тема.Страны и народы на политической карте мира.

Технологическая карта урока для 3 класса по окружающему миру по программе "Перспектива". Тема. Страны и народы на политической карте мира....

Конспект урока по окружающему миру 2 класс "В мире звука"

Материал содержит конспект урока по окружающему миру. Соответствует требованиям  ФГОСНОО, в уроке ярко выражен системно-деятельностный подход...

Конспект урока по окружающему миру 2 класс "Весна в мире птиц и зверей"

На данном уроке учащихся познакомятся с весенним поведением птиц и зверей, научатся объяснять весенние изменения в жизни животных....

Конспект урока по окружающему миру 4 класс( «Окружающий мир» А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая по программе "Перспектива") по теме «Век бед и побед»

Программа: ПерспективаПредмет: Окружающий мирУчебник: «Окружающий мир» А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая.Раздел: Путешествие по реке времени.Место урока в изучаемой теме: 18 урокВремя реализации ...