План урока по окружающему миру 2 класс
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) по теме

Фахрисламова Зиля Фатиховна

Поурочный план урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon okruzh._mir_2kl._plan_uroka.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сарман муниципаль районы Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе

                               

(2нче сыйныфта әйләнә-тирәдәге дөнья һәм

тормыш иминлеге нигезләре дәресе)

Башлангыч сыйныф укытучысы

                                      Фәхрисламова З.Ф.

                                                Тема: «Безнең тату гаилә».

      Максат: 1) укучыларга әти-әниләрнең, әби-бабайларның, туганнарның иң кадерле кеше булуларын аңлату;

      2) өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү;

      3) балаларның сөйләм телен үстерү.

     Җиһазлау: «Безнең гаилә» альбомнары, дәреслек (46- 49 бит),

   «Мәгърифәт» газетасы, 8 март, 2007 ел.

                                   Дәрес барышы. 

   

        I. Оештыру.

        1. Исәнләшү.

        - Исәнмесез, укучылар!

        - Хәерле көн! (утыртам)

        2. Дежур укучы рапорты.

      II. Өй эшен тикшерү.

      Сәламәтлак һәм иминлек бүлеге буенча «Белемебезне тикшерик» уенын уйнау. (Кызыл түгәрәктә тукталыш ясаган укучы сыйныфташларының  сорауларына җавап бирә. Булдыра алмаса, бер йөрешне уздырып җибәрә.)

     III. Яңа тема өйрәнү.

       - Ул миңа һәрвакыт

         Минем дәү улым, ди.

         Мәктәпкә киткәндә

         Уң булсын юлың, ди.

                                           (Г. Латыйп.)

      - Бу шигырьдә сүз кем турында бара? (әби, бабай, әти, әни)

      - Безнең бүгенге дәрес тату гаилә, әби-бабайлар, әти-әниләр турында булыр. Һәм без «Өлкәннәрне рәнҗетергә ярыймы?» дигән сорауга җавап бирербез.

     - Синең иң якыннарың – гаиләң! Сез «Безнең гаилә» дип исемләнгән альбом ясадыгыз. Хәзер шул альбомнарга күзәтү ясыйк.

    (Укучылар үзләренең иҗатлары белән таныштыралар.)

    - Дәреслекнең 46-47 нче битләрен карыйк. Айрат белән Гөлназның гаиләсендә кемнәр яши? (әти, әни, Айрат, Гөлназ)

   - Алар нишлиләр?

   - Сезнеңчә, аралашу культурасы нәрсә ул ?

   - Гаилә эчендә кирәкме ул?

   - Теләсә кайсы гаиләдә өлкәннәр – балаларга, ә балалар өлкәннәргә булыша. Айрат белән Гөлназ гаиләсендә дә бу шулай. 47 нче биттәге рәсемнәрдә кем кемгә нәрсә эшләргә булыша?

  - Ә син өлкәннәргә ничек булышасың?

  - Гаиләгез буш вакытын ничек үткәрә?

       IV. Физкультминут

     Исә җилләр, оча кошлар,

     Килә коштай очасы.

     Күккә менеп, җиргә төшеп,

     Шул җилләрне кочасы.

     Ява яңгыр, ага сулар,

     Килә судай агасы.

     Киң болында, урманнарда

     Куян кебек чабасы.

     Очып, чабып, уйнап туйгач,

     Үсеп кеше буласы.

     Җиң сызганып, илкәемнең

     Чын хуҗасы буласы.

  - Тәмле ашлар пешерә,

    Матур гөлләр үстерә.

    Өебезнең нуры ул.

    Барыбыздан олы ул.

                                   (Ә. Бикчәнтәева)

 - Кайвакыт кечкенәләр үзләре дә сизмәстән олыларны рәнҗетә. Җитмәсә нәниләрне беркайчан да рәнҗетми торганнарын…

  Укытучы Ф. Кривинның «Олыларны рәнҗетергә ярыймы?» хикәясе белән  таныштыра.

 - Хикәядә тасвирланган вакыйгага карата сезнең фикерегез ничек?

 - Сезнең тормышыгызда да моңа охшаш хәлләр булганы юкмы?

 - «Зурларны рәнҗетергә ярыймы?» дигән сорауга тулы  итеп җавап бирегез.

     V. Теманы ныгыту өстендә эш.

 - Сезне, оныкларын тәрбияләү өчен әбиләр бик күп көч куялар. Алар сезгә гел яхшылык кына телиләр. Шуңа күрә, яхшы, тәрбияле балалар әби-бабаларына, ата-аналарына каршы әйтү, аларны рәнҗетү, аларга кул күтәрү түгел, аларга: «Уф», - дип тә әйтмәсләр.

   Хөрмәтле язучыбыз Т. Миңнуллинның әнисе озак һәм каты авырый. Театрда шундый чакта Нәҗибә апаның гострольләргә китүен гаеп итәләр.

 Ләкин Туфан абый каршы килә:

 

 - Ул бит минем Әни, мин аны башкалардан каратмыйм, үзем карыйм, - ди.

 Шулай эшли дә.

   ТР Президенты М. Шәймиев Указы белән 2007 нче ел Татарстан Республикасында Хәйрия елы дип игълан ителде. Тирә-ягыбызда ятим балалар, караучысыз калган өлкәннәр, инвалидлар, авыр хәлләргә очраган кешеләр бар.

 Аларга ярдәм итү, игелек кылу – һәркемнең изге бурычы.

  («Мәгърифәт» газетасы, 8 март, 2007 ел «Яралы бәгырьләр» дигән мәкалә  белән таныштыру.)

 - Безнең авылда ярдәмгә мохтаҗ кемнәрне беләсез?

 - Аларга ничек итеп ярдәм итәсез?

 -«Олыласаң олыны олыларлар үзеңне» дигән мәкальне сез ничек аңлыйсыз?

 VI. Дәресне йомгаклау.

 - Бу дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

     Билгеләр кую.

     Өй эше.

  «Минем әбием» дигән китапчык ясарга. Китапчыкка фотосурәтләр ябыштырырга, хикәяләр, шигырьләр язарга.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План урока по окружающему миру

План урока по окружающему миру для 3 класса по теме "Эта удивительная природа"...

план урока по окружающему миру Тема урока: «Насекомые» 1 класс

УМК «Начальная школа XXI века», учебник «Окружающий мир» Н.Ф. Виноградова, Г.С. Калинова Класс: 1 Проблема исследования: Пауки – это насекомые? Тип урока: усвоение новых знаний (урок – исследо...

План урока по Окружающему миру 1 класс Школа 2100. Тема: ТВЕРДЫЕ ТЕЛА, ЖИДКОСТИ И ГАЗЫ

Файл содержит план урока по Окружающему миру в 1 классе, программа "Школа 2100", учебник Вахрушева, с приложениями в виде материалов для распечатки, раздачи ученикам и размещения на доске....

План урока по окружающему миру в 1 классе по теме "Как живут животные" , проведенного в рамках городского семинара " Адаптация первоклассников к школьной жизни"

План урока по окружающему миру  , проведенного в 1 классе в рамках городского семинара " Адаптация первоклассников к школьной жизни"...

План урока по окружающему миру в 3 классе

План урока на тему "Транспорт".3 класс.УМК "Перспектива"...

План урока по окружающему миру 1 класс.Тема :"Почему мы любим кошек и собак"

Цели урока:  Расширение представлений о кошках и собаках.                       Знакомство с правилами ухода за кошками и собаками....

План урока по окружающему миру для 1 класса по теме Когда появилась одежда?

План урока для 1 класса по окружающему миру Школа России...