Правила дорожного движения.
план-конспект по окружающему миру по теме

Зурлар торкемендэ тирэ-юнь шогыле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uramda_dores_yorsn.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Урамда дөрес йөрсәң,

һәрчак имин булырсың

        Тема: Урамда дөрес йөрсен һәр бала.

        Максат: Урамда һәм җәмәгать транспортында үз-үзләрен тоту күнекмәләрен ныгыту; юл билгеләрен тануны, аларны дөрес итеп куллануны камилләштерү; татар халык авыз иҗатын кулланып белемнәрне күрсәтә белү теләге уяту.

        Җиһазлау: персонажлар буенча костюмнар, юл билгеләре, кәгазь, төсле карандашлар.

        Сүзлек өстендә эш: фуражка, җанлы, регулировщик, әшәкелек.

        Методик алымнар: әкиятне сәхнәләштерү, сорау-җавап, шөгыль.

        Алдан эшләнгән эш: матур әдәбият уку, әңгәмәләр, рәсемнәр карау, әкиятне сәхнәләштерү, уеннар уйнау.

        Шәхси эш: юл билгеләрен, уеннар, биюләр, җырлар, шигырьләр өйрәнү.

        Бәйрәмне оештыру:

  1. Кереш өлеш.
  2. Шигырьләр.
  3. Җыр "Милициянең яшь дуслары без" (Ә.Хәйретдинов

музыкасы, Х.Халиков сүзләре).

  1. Әкиятне сәхнәләштерү (карандаш, карга, бүре, куян).
  2. Уен "Светофорның өч күзе".
  3. "Регулировщик" биюе.
  4. Уен "Бу нинди юл билгеләре?"
  5. Җыр "Светофор" (В.Казыйханов шигыре, В.Әхмәтшин көе).
  6. Уен "Карагыз, карагыз, без шулай барабыз!"
  7. Табышмаклар.

Шөгыльнең барышы:

  1. Ярымтүгәрәккә басу. 2. Урындыкларга утыру. 3. Түгәрәккә басу. 4. Бер рәткә тезелеп басу.

Музыка тыңлап балалар залга керәләр.

Алып баручы (А.б.). – Балалар, бүген без  бергәләп  бик  мөһим мәсьәлә турында – тормыш иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшербез.

        Безнең балалар бакчасы һәм сез яши торган өйләр олы юл белән  янәшә урнашкан. Ул – шоссе. Без машиналар гөрелтесен ишетеп торабыз. Ә шоссе белән янәшә җәяүлеләр юлы – тротуар бар. Сезгә еш кына бу олы юлны аркылы чыгарга туры килә. Юлны тыныч кына чыгу өчен юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк. Нинди кагыйдәләр икән ул? (шигырьләр укыла.)

        1 бала: Урамда шау-шу, бик җанлы урам,

        Анда кешеләр, машина тулган.

        Камазлар үтә, зур МАЗлар үтә,

        Юл йөрүчеләр көтә дә көтә.

        2 бала : Күңелле йөрү, утырып атка,

        Тик кара алга, һәм кара артка.

        Мотоцикллар выж да выж чаба,

        Велосипедлар кош кебек оча.

        3 бала: Урамда йөрү, күңелле бигрәк!

        Урамда йөри белергә кирәк!

        Хоккей уйнарга чыкма урамга,

        Туп тибәргә дә ярамый анда!

        4 бала: Як-якка кара, нәрсә барын күр!

        Машиналарга, атларга юл бир!

        Ут чыккан кебек ашыгып чапма!

        Бераз туктап тор, тәртипне сакла

        5 бала: Светофор булса, урам чатында

        Игътибар белән, син аңа кара!

        Бергә булса да, ялгыз булса да,

Урамда дөрес йөрсен һәр бала!

        Җыр "Милиционерның яшь дуслары без" (Ә.Хәйретдинов музыкасы, Х.Халиков сүзләре.)

        Балалар кебек үк хәрәкәтләр ясап, залга Карандаш килеп керә:

− Милиционер булам, милиционер булам менә күрерсез!

− Исәнмесез, балалар, саумысез! Сез мине таныдыгызмы? Әйе, мин – Карандаш булам. Сез шундый матур җырлыйсыз. Кемнәр җырлый икән дип бакчагызга керсәм... күргәзмәгездәге рәсемнәрне карап таң калдым. Искиткеч! Кем ясады икән аларны?

        Балалар. – Без!

        К. − Сез?! Димәк, сез – минем дусларым. Утырыгыз, дусларым. Мин дә сезгә рәсем ясап күрсәтермен. Мин бит тылсымлы рәсемнәр ясыйм. Рәсемнәрне ясап бетерүем була – алар җанланалар. (Мольберт янына килә. Бүре рәсеме ясый. Ширма артыннан Бүре килеп чыга.)

        Бүре: Инде менә ике ай беркемгә дә әшәкелек эшли алганым юк. Йөрәк яна. Нәрсә генә уйлап чыгарасы да, кемгә генә начарлык эшлисе! (Ерактан Куян тавышы ишетелә. Хат укый-укый Куян килеп керә.)

        Куян. "Куян дус! Бүген шәһәргә кунакка кил. Безнең балалар бакчасында бик күңелле кичә була. "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркеме". − Ур-ра! Бүген мин кунакка барам. Дусларыма җиләгем дә, чәчәкләрем дә бар. (Кинәт моңсулана.) − И-и-их, мин бит юл йөрү кагыйдәләрен бөтенләй белмим, шәһәрдә ничек йөрермен соң? Ә анда машиналарның чуты юк. Нишләргә инде миңа? (Куян елый башлый. Качкан җиреннән бүре чыга.)

        Бүре (үзалдына сөйләнә.): Менә хәзер әшәкелек эшләргә җай чыкты. Куянны машинадан таптатам. Ай кызык булыр да соң! (Бүре фуражка алып кия, светофор янына бара.) − Кемнең юл йөрү кагыйдәләрен беләсе килә?

        Куян. − Минем, минем бик тә беләсем килә!

        Бүре. − Син куян бит әле. Утыр, куян. Тыңла мине. Бу – светофор була. Бу нинди төс? Яшел. Бу нинди төс? − Кызыл. Бу нинди төс? − Сары. Куян, төсләрне дөрес әйттең. Менә хәзер игътибар белән тыңла инде. Яшел янса – юлны аркылы чыгарга ярамый. Сары янса, туктап тор, ә инде кызыл төс янса – уңга да, сулга да карап торма туп-туры йөгереп чык. Аңладыңмы?

        Куян. − Аңладым. Рәхмәт сезгә (китә).

        Бүре: Менә эш тә пеште. Ха-ха-ха (китә).

        Куян (Бүренең койрыгын күреп кала):  Бу бит – Бүре. Алдагандыр әле, ул бит явыз. Инде нишләргә? Әһә! Менә монда балалар бар, шулардан сорыйм әле.

        − Балалар, миңа юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтегез әле. Бүре миңа болай диде: светофорда кызыл ут янганда юлны аркылы чыгарга ярый, диде. Дөресме шул?

        Балалар. − Юк, дөрес әйтмәгән.

        1 бала. − Куян дус, монда кил әле. Бу нәрсә?

        − Светофор.

        − Бу нинди төс? (Балалар 3 төсне дә атыйлар.) Кызыл төс янганда юлны аркылы чыгарга ярамый. Сары төс янса әзерлән, ә инде яшел төс янгач рәхим итеп юлны аркылы чык! Тагын шунысын да бел: светофор булмаса, юлны чыкканда башта сул якка, аннан уң якка карарга кирәк. Аңладыңмы?

        Куян. Аңладым. Рәхмәт, балалар. (Үзалдына.) Кызыл ут янса – чыгарга ярамый! Сары ут янса - әзерлән, яшел ут янса – рәхим ит! Ур-ра! Мин юл кагыйдәсен беләм! (Улаган тавыш ишетелә: башы, кулы бәйләнгән бүре керә.)

        Бүре: Машина әле ерак дип кызыл утка йөгереп чыккан идем, китереп бәрдермәсенме! У-у-у! Авырта-а-а! У-у-у! Моннан соң беркайчан да әшәкелек эшләмим.

        Карандаш (Бүре янына килә.) − Бигрәк усал бүре ясаганмын дип курыккан идем, ярый инде, ялгышыңны аңладың. Балалар, ул безнең янда калсынмы?

        − Калсын.

        Бүре Куяннан гафу үтенә. Чыгып китәләр.

        Уен – "Светофорның 3 күзе."

        Карандаш. − Булдырдыгыз, дусларым! Мин сездән бик канәгать. Светофор – ул безнең урамдагы ышанычлы дустыбыз. Ләкин ул ялгыз түгел бит. Урамда йөрергә безгә нәрсәләр булыша? Мольберт янына килә дә регулировщик таягы ясый. − Бу нәрсә, ни өчен кирәк?

        Балалар. − Бу регулировщик таягы. Регулировщик хәрәкәтне көйләүче ул. Мондый таяк тоткан регулировщик светофор булмаган урам, юл чатында тора. Ул таягы ярдәмендә җәяүлеләргә һәм машиналарга юл күрсәтә.

        (Регулировщик биюе. Бию тәмамлангач, светофор яңадан тоташтырыла. Балалар кызыл, сары, яшел дип кабынган утның төсен әйтәләр, ә регулировщиклар светофор сигналларына туры китереп хәрәкәтләрен кабатлыйлар.)

        Карандаш. − Рәхмәт, дусларым. Менә мин хәзер сезгә бер өй ясыйм. Бу өй гади түгел. Ул сезгә нәрсәне хәтерләтер икән?  Сезгә урамда кирәге чыгар микән, ничек уйлыйсыз?

        Балалар. − Бу өй – юл билгеләрен хәтерләтә. Монда түгәрәк тә, шакмак та, туры почмак та, өчпочмак та бар. Нәкъ юл билгеләре кебек.

        Карандаш.  − Нигә шулай күп итеп ясаганнар соң ул билгелрне. Яле, аңлатып бирегез. (Өстәлдә юл билгеләре. Балалар берәм-берәм чыгып һәрберсе бер юл билгесе турында сөйли.)

 (Җаваплар: алда трамвай юлы. Җәяүлеләр юлы. Ерак түгел ашханә, телефон, шифаханә. Шакмак – күрсәтүче; өчпочмак – кисәтүче; түгәрәк – тыючы.)

        Карандаш. − Булдырдыгыз, дусларым! Бик яхшы җавап бирдегез. Инде ял итегез.

        (Шигырьләр сөйләү. "Светофор" җырын башкару (В.Казыйханов шигыре, В.Әхмәтшин көе.)

        К. Хәзер мин сезгә сораулар бирәм: сез йә дәшми каласыз, йә болай дип җавап бирәсез: "Карагыз, карагыз, без шулай барабыз."

        1. Кем урам аша чыга,

        Махсус урыннан гына. (Җавап.)

  1. Кем ул бара урамнан,

Машиналар юлыннан. (Эндәшмиләр.)

  1. Кем ул чаба туктамый,

Светофорга күз салмый. (Эндәшмиләр.)

  1. Кызыл янды – туктадык

Чөнки хәзер юл ябык. (Җавап.)

  1. Кайда барырга соң диеп

Һич тормыйлар аптырап.

Алга баралар, махсус

Билгеләр телен аңлап. (Җавап.)

А.б. − Әйдәгез,  бергәләп  җырлап   та   алыйк.  

 Җыр  "Күңелле балачак" (И.Шәмсетдинов музыкасы, Г.Латыйп сүзләре.)

        Карандаш балаларга төсле карандашлар бүләк итә.        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Игровое занятие по правилам дорожного движения для ГПД 1 класса "Правила дорожного движения - часть Таблицы Уважения"

Занятие по ПДД проходит в игровой форме. Герои инсценировки Светофор и  Автоинспектор вместе с ребятами учат  Торопыжку правилам дорожного движения (сигналы светофора, дорожные знаки)....

«Учите правила дорожного движения» (мероприятие по правилам дорожного движения в 1 классе)

Цель:   расширить знания детей о правилах поведения в общественном транспорте;повторить правила дорожного движения, правила безопасности на улицах и дорогах;закрепить представление детей о с...

Конспект занятия по правилам дорожного движения в старшей группе детского сада. Тема: «Путешествие в страну правил дорожного движения»

Продолжать знакомить  с правилами дорожного движения, учить практически применять их в различных ситуациях. Развивать мышление, зрительное внимание, умение ориентироваться в окружающем мире. Восп...

«Учите правила дорожного движения» (досуговое мероприятие по правилам дорожного движения в 1 классе)

Досуговое мероприятие по правилам дорожного движения «Учите правила дорожного движения» рекомендовано для работы с детьми 6-9 лет с целью расширить знания детей о правилах поведения в обще...

Социальный проект по правилам дорожного движения «Правила дорожного движения знай и выполняй!»

Системаизучения правил дорожного движения, представленная в проекте,отражает творческий подход и целенаправленную работу по  формированию культуры поведения на улице, в транспорте, профилактике д...

«Правила дорожного движения» Игровое занятие по правилам дорожного движения для группы продлённого дня 1 классов

Цель: формировать представление школьников младшего возраста о правилах безопасного поведения на дороге через игровую деятельность. Задачи: выявить знания учащихся по правилам дорожного движения ...