Бөтендөнья сәхифәләре.
план-конспект урока по окружающему миру (4 класс) на тему

        Разработка урока по "Окружающему мир"у в 4 классе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yln_-tir_4_kl.docx91.74 КБ
Файл yln_-tir_4_kl.docx91.49 КБ

Предварительный просмотр:

        Яңа чор:  Европа белән

          Американың очрашуы.

                                  (4 нче сыйныфларда әйләнә-тирә дәресе)

Нуруллина Руфия, Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең II категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Максат: Кешелек тарихының яңа чоры, чорның күренекле кешеләре һәм алар  ирешкән географик

              ачышлар белән таныштыру.                              

              Укучыларның кызыксынуларын, танып-белү активлыгын, иҗади сәләтләрен, карта белән

              эшли белүләрен үстерү.                

              Белем алуга омтылыш уяту; китапларга сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау: атлас, 4 сыйныф; дөньяның физик картасы;  компьютер, экран, “Яңа чорның күренекле кешеләре һәм аларның ачышлары” презентациясе (Power Point); атаклы сәяхәтчеләр, язучылар  һәм рәссамнар турында өстәмә материал  язылган карточкалар; ”Рыцарьлар чоры” темасына багышланган тест биремнәре.  

                                Эш барышы.            

I. Оештыру моменты.

Укытучы.   Елмаям алга карап,                                                                                                                                                                                                            Елмаям уңга карап,

Елмаям сулга карап.

Син дә, дустым, елмай шулай,

Тирә-ягыңа карап.

Шушы елмаюың белән

Һәркемгә шатлык тарат.

Күтәренке кәеф белән бүгенге әйләнә-тирә дәресебезне башлап җибәрәбез.

II. Өй эшен тикшерү.

    Укытучы. Үткән дәрестә “Урта гасырлар: рыцарьлар һәм замоклар чоры” темасын  өйрәнгән идек. Сезнең өстәлләрдә шул тема буенча тест биремнәре ята. Тиз арада биремнәрне үтәргә кирәк.(Укучылар тест биремнәрен үтиләр. Бер-берсенең эшләрен экрандагы җавапларга карап тикшерәләр, билгеләр куялар.) Слайд 2.

                                     Тест

1.     Шлем  кигән, кылыч һәм калкан тоткан атлы сугышчы кем дип атала?.

           а) көтүче;              б)җайдак ;             в) рыцарь

2.     Рыцарьлар яшәгән торак нәрсә ул?

           а) өй;                  б) замок;          в) ташпулат

3.   Замок нәрсә белән әйләндереп алынган?

             а)  сулы канау;      б) тимерчыбык;       в) сакчылар

4.   Замокта кая җылынып булган?  

    а) җылылык трубасы янында;   б) камин янында;    в)учак янында

5.  Металл хәрефләрне ничек атаганнар?

            а) литер;     б) метр;        в)  литр

6.  Урта гасырларда нинди әйберләр уйлап тапканнар?

            а)  төймә,күзлек,механик сәгать;   б) лупа,чәйнек, көймә

7.  Рыцарьларның иң яраткан шөгыле нәрсә булган?

           а) ауга йөрү;       б) турнирларда катнашу;       в)печән чабу

8.  Гарәпләрдә нинди дин барлыкка килгән?

            а) ислам ;         б)   будда;       в)христиан

9.    Рыцарь яшәгән урынга нинди капка аша гына кереп булган?

               а) имән;        б)  тимер;             в) калай

10.   Ислам дине тотучылар кемнәр дип атала?

             а)буддачылар;       б) мөселманнар;             в) гарәпләр

III.  Яңа теманы өйрәнү.

 1.Теманы ачыклау. Кроссворд чишү.

    Укытучы. Бүгенге теманы ачыклау өчен кроссворд чишеп алырбыз.          

1

2

3

4

5

6

Литерларга сыланган сыеклык (буяу).

Рыцарьлар чоры дәвам иткән еллар саны (мең).

Урта гасырларда уйлап табылган предмет (сәгать).

Урта гасырларда гарәпләр төзегән корылма (мәчет).

Китап басу җайланмасы (станок).

Замокка керү юлында куелган металл койма. (рәшәткә).

Укытучы. Вертикаль баганада бүгенге дәресебезнең темасы чыкты.

Бергәләп укыйк әле. (Яңа чор). Димәк, бүгенге дәрестә кешелек тарыхының яңа чорын, шул чордагы ачышларны, күренекле кешеләр турында өйрәнербез.

2. Дәреслек  белән эшләү.

   а) Дәреслекнең 22 нче битен “чылбырлап” уку.

   б) Сорауларга җавап алу.

- Яңа чор күпме дәвам иткән? (1500-1900 еллар)

- Нинди күренекле кешеләрнең исемнәрен очраттыгыз? ( Жюль Верн, Даниэль Дефо, Леонардо Да Винчи, Рафаэль Санти)

- Алар нинди  һөнәр ияләре? ( рәссамнар, язучылар)

Слайд 3.

 Жюль Верн                                         Даниэль Дефо

                                 Язучылар

                                 Рәссамнар

Рафаэль Санти                                 Леонардо Да Винчи

3. Карточка белән эш. Һәр өстәлгә карточкалар таратыла.

   Карточкада югарыда күрсәтелгән язучы һәм рәссамнар турындагы кыскача белешмәне укыйлар.

Карточка 1

Жюль Верн

   Француз язучысы.Ул беренчеләрдән булып фәнни фантастикага нигез салучы. 70 кә якын төрле жанрдагы әсәрләре бар. “ Җирдән Айга”, “Капитан Грант балалары”, “Серле утрау”, “15 яшьлек капитан”, “Дөнья хуҗасы” әсәрләре дөньякүләм танылган әсәрләр.  Слайд 4,5

Даниэль Дефо

      Язучы,сәяхәтче.58 яшендә “Робинзон Крузо” әсәрен иҗат итә. Слайд 6,7

Рафаэль Санти

      Италия рәссамы һәм архитекторы. Күп кенә картиналар иҗат иткән.Римда Изге Петр I соборының, Санта Мария Де Пополо чиркәүләренең проектларын төзи. Слайд 8,9,10

 Леонардо Да Винчи

      Леонардо Да Винчи итальян рәссамы , скульптор, архитектор, галим, инженер. Аның картиналары дөньяның 12 илендә галереяларда саклана.Төрле өлкәдә ясаган ачышлары, тәҗрибәләре язылган 7000 бит кулъязмалары калган. Слайд 11,12,13,14

   Һәрбер шәхес турында укыганнан соң слайдларда портретлары һәм эшләре күрсәтелә.

    Югарыда күрсәтелгән язучыларның  китап күргәзмәләрен слайдларда караганнан соң, китапларны дөрес файдалану һәм саклау турында укучыларның фикерләре тыңланыла.  

   Укытучы.Нинди матур бизәлешле китаплар! Ә эчендә язучының күз нурын түгеп язылган әсәре . Шундый кыйммәтле әйбер - китапны ничек сакларга соң? Аңардан ничек дөрес итеп файдаланырга?

 IV. Cүзлек эше.

Укытучы. Леонардо Да Винчи рәссам, скульптор, инженер гына түгел, ә математика, физика, астрономия, геология, анатомия, кеше һәм хайваннар физиологиясе, ботаника, механика өлкәсендә даһи галим була. Ачыклап китик әле, бу фәннәр нәрсәләрне өйрәнәләр икән соң?

Скульптор – сыннар ясаучы

Астрономия -  йолдызларны өйрәнүче фән

Геология – җир асты байлыкларын өйрәнүче фән

Анатомия – кеше төзелешен өйрәнүче фән

Ботаника – үсемлекләр турындагы фән

Механика – машиналар төзелешен өйрәнә

Физика – табигать законнарын, яктылык, җылылык, магнит көчен законнарын өйрәнә

V. Физминутка.

VI. Тема буенча эш.

 Дәреслекнең  23-24 нче битләрен укып, сәяхәтчеләрнең ачышлары турында таблица төзиләр (буш таблица экранда күрсәтелә).  Таблицаның дөреслеген слайдтагы җаваплар аша тикшерәләр.  Слайд 15 .

  VII. Иҗади эш.

Өч рәткә дә сәяхәтчеләр турында өстәмә материал язылган  карточкалар  өләшелә.   Беренче рәт укый, икенче рәт укылган материал буенча сорау әзерли, өченче рәт куелган сорауларга җавап бирергә тиеш. Аннан соң эшләр алыштырыла. Сәяхәтче турында укып, сорауларга җавап биргәннән соң, аның портреты слайдта, сәяхәт маршруты һәм ачышлары картада күрсәтелә барыла. Укытучы картадан күрсәткән географик урыннарны укучылар  атласлардан табалар.

Карточка 2. 

Христофор Колумб.

     Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул үзенең яңа континент ачканын белми. Колумб Америкага дип түгел, ә Һиндстанга ( Индия) дип юл тоткан була. Европалылар бу илне “ әкияти байлыклар иле” дип йөртәләр. Моннан купец кәрваннары алтын һәм кыйммәтле ташлар, юка тукыма һәм тәмләткечләр ташыганнар. Хуш исле тәмләткечләрне: дарчин (корица), канәфер (гвоздика), борычны – “ашның көе” дип атаганнар. Алар ризыкка аерым , кабатланмас тәм биргәннәр.

     Тәмләткечләрне алтын бәясенә тиңләгәннәр. 1 г тәмләткечкә 1 г алтын түләгәннәр. ( Әлбәттә авырлык үлчәү берәмлекләре ул вакытта башкача булган.

     Европадан Һиндстанга иң кыска юл коры җир аша, ләкин коры җир сәяхәте озак, авыр һәм куркыныч булган. Ләкин диңгезчеләрнең юлында Африка материгы яткан, аны әйләнеп чыгу юлны берничә мәртәбә озынайткан.

     Колумб Һиндстанга көнбатыштан юл ачмакчы була. Аның юлында ул Һиндстан дип исәпләгән җир очрый. Бу җирне сәяхәтче Һиндстан, ә халкын һиндлар дип атый.Ул Һиндстанга көнбатыштан юл ачтым дип уйлый.

      Колумб үлгәннән соң италия сәяхәтчесе Америго Виспуччи Колумб ачкан җирнең яңа материк икәнен исбатлый. Аның хөрмәтенә Америка дип атыйлар. Ә Колумб хөрмәтенә Үзәк Американы Колумбия дип йөртәләр. Слайд 16,17,18,19,20,21,22  

Карточка 3.   

Ф.Ф.Беллинсгаузен һәм М.П.Лазарев   сәяхәте.       

    Рус сәяхәтчесе Фаддей Фаддеевич Беллинсгаузен җитәкләгән экспедиция “Восток” һәм ”Мирный” корабльләре белән көньяк поляр диңгезләренә сәяхәт итә. “Мирный” корабленең капитаны Михаил Петрович Лазарев була. Алар Маркиз Де Травере, Петр I утрауларын, Алексадр I җирләрен , тулы бер материк Антарктиданы ачалар. Көньяктагы ике диңгез аларның исемнәрен йөртәләр: Беллинсгаузен һәм Лазарев диңгезләре.

    1849 нчы елның 14 июнендә Кронштадтан кузгалалар. 2 ноябрьдә Американың Рио – де Жанейрога килеп җитәләр. Моннан алар көньякка юнәләләр. Маркиз де Травере утравын ачалар. Февраль – март айларында корабльләр аерылалар һәм Австралиягә юл тоталар. Джексон портында (Хәзер Сидней порты) очрашалар. Аларга кадәр бу киңлекләргә беркем дә аяк басмаган була.

    Австралиядән экспедиция Тын океанга юнәлә. Анда берничә утрауны ачалар, яңадан көньяк диңгезләренә юнәләләр. 1821 нче елның 10 гыйнваренда Беллинсгаузен экспедициясе бозлыкка юлыга һәм төньякка борыла.

    Күп санлы утраулар һәм тулы бер материк ачулары өчен география тарихында иң мөһим ачыш ясаучылар булып саналалар. Слайд 23,24  

Карточка 4.    Ф.Магеллан сәяхәте. 

   Фернан Магеллан португалия кешесе. 1519 нчы елның 20 сентябрендә 5 корабль Гвадалкивира култыгындагы Сан – Лукар портыннан сәяхәткә чыгып китә. Көньяк Америкага җиткәч, анда кышлыйлар. Яз көне корабльләр юлга кузгала, октябрьдә Көньяк Америка белән Утлы Җир арасындагы агымга керәләр. Соңрак аны Магеллан култыгы дип атыйлар.

    Бу сәяхәттә Җирнең шар формасында булуын исбатлыйлар. Беренче тапкыр, Магеллан тарфыннан Тын океан дип аталган океанны кичәләр. Коры җиргә караганда океаннар күп урынны алып торганны ачыклыйлар. Ә Колумб һәм чордашлары океаннар коры җир өслегенең аз өлешен генә алып тора дип исәпләгәннәр.

    1520 нче елның 28 ноябрендә исән калган 3 корабль  таныш түгел океанга килеп чыга. Җилсез һава, океан бик тыныч була. Шуңа аны Магеллан ... океан дип атый.

      Ашамлыклар тупланмасы бетә, корабльдә ачлык башлана. Диңгезчеләрнең күбесе цинга (организмга С витамины җитмәүдән барлыкка килгән авыру) авыруыннан үлә. 1522 елның 6 сентябрендә “ Виктория” корабле Гвадалкивира тамагына кайтып керә. Сәяхәткә киткән 265 кешедән 17 испан кешесе генә исән кайтып җитә.  Слайд 25.

VIII. Дәфтәрләрдә эш.                                                                  

     Укытучы.  Бу чорда нинди техник казанышларга ирешелгән икән? Дәреслекнең 25 нче битендәге мәгълүматларны укып, уйлап табылган өйберләр исемлеген дәфтәрләрегезгә язып куегыз. Схема үрнәге экранда  бирелгән. Слайд 26.

                                                            Яңа чор

                                                          1500-1900    

Укытучы. Җавапларыгызны экранга карап тикшерегез. Слайд 27.

                                        фотография

         автомобиль                                             электр уты

     радио                             Яңа чор                         телеграф    

                                         1500-1900

           метро                                                    поезд

                           телефон                  пароход      

IX.  “Беренче машиналар” (Слайд 28 – 35) ,”Радио тарихы”(Слайд 36,37,38) турындагы слайдларны  карау.

X.   Үтелгәннәрне ныгыту.

Тарихчылар кайсы елларны яңа чор дип атый?

Яңа чорның танылган шәхесләрен атагыз.

Колумб нинди ачыш ясаган?

Магеллан нәрсәне исбатлаган?

Лазарев һәм Беллинсгаузен тарихта нинди эз калдырганннар?

XIX гасырда нинди техник казанышларга ирешелә?

 XI.  Дәресне йомгаклау.

       - Ни өчен тема Европа белән Американың очрашуы дип аталган?

 Өй эше.

       1 дәрәҗә. 22-27 битләрне укып сөйләргә өйрәнергә.

       2 дәрәҗә. Карточкадагы өстәмә материалларны өйрәнергә.

       3 дәрәҗә. Өстәмә материалларны өйрәнергә, географик ачышларны картадан күрсәтергә.

                       Теләүчеләр булса, нинди дә булса техник ачышка карата презентация ясарга.  

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

      Иске Ибрай урта гомум белем бирү мәктәбе

                    4 сыйныфларда тарих дәресе

                                                  Нуруллина Руфия Ислямовна

                                        2012

Предварительный просмотр:

Яңа чор:    Европа белән                     Американың очрашуы

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация " Бөтендөнья тарихы сәхифәләре"

Презентация к уроку Окружающий мир, 4 класс по программе "Школа России" по учебнику Плешакова...

Урок тендем

технологическая карта...

Урок тендем

технологическая карта...