Табигать- уртак йортыбыз
учебно-методический материал (окружающий мир, 3 класс) по теме

Экология елына багышланган  кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigat_urtak_yortybyz.word_2.docx36.76 КБ

Предварительный просмотр:

2013ел

Максат:Китап укучыларда туган якның табигатен ярату хисе тәрбияләү  һәм аны сакларга омтылыш,табигатькә сакчыл караш,экологик культура тәрбияләү.

Җиһазлау:Класс бүлмәсе төрле табигать күренешләре төшерелгән һәм

Табигать язмышы− безнең язмыш” дип язылган плакат белән матур итеп

 бизәлә.

 Табигать-уртак йортыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп куела.

Кызыл китапка кергән тереклек ияләренең рәсемнәре куела.

Уенда 3-4 кешедән торган 2 команда катнаша.

Уен кагыйдәсе.

1.Командаларның бер-берсен сәламләве.

2.Конкурслар

Алып баручы:Хөрмәтле кунаклар һәм укучылар!Безнең бүгенге ярышыбыз “Экология” темасына багышланган. Табигатьне саклар өчен,аны иң элек бик яхшы өйрәнергә кирәк. Әйдәгез, үзебезнең белемнәребезне башкалар беләндә уртаклашыйк.Уенда алты конкурс бирелә,һәр команда шул конкурсларны

 үтәргә тиеш.

1.“ Иң-иңнәр” конкурсы.

2.“Нәрсә икәнен бел” конкурсы.

3.”Табигать турында язучы нинди авторларны беләсез?”

4.“ Табышмаклар,метаграммаларны чиш”

5.“ Әйткәннәрне дәвам ит”-мәкальләр, әйтемнәр беләсезме?

6.“ Тиз генә әйтеп бир”

1.Һәр команда бер-берсен сәламли

2.Конкурслар

Беренче конкурс “Иң-иңнәр”

Алып баручы: Чиратлап һәр командага сораулар бирелә.Сез шул

 сорауларга җавап бирергә тиешсез.Әгәр бер команда сорауга җавап

 бирәлмәсе аны икенче команда бирергә тиеш. Аларда җавап бирәлмәсә тамашачылар җавап бирә.

-Иң зур имезүче хайван.(Кит)

-Иң тиз,җитез хайван.(Гепард)

-Иң ерактан күрүче.(Бөркет)

-Иң күп нәсел калдыручы(Тычкан)

-Иң күп сандагы тереклек ияләре.(Бөҗәкләр)

-Иң акыллы җан иясе.(Кеше)

-Иң кйммәтле мехлы хайван.(Шиншилла)

-Иң тиз очучы кош(Карлыгач)

-Иң тиз үсүче үсемлек(Бамбук)

-Иң тиз йөзүче балык(Кылыч балык−меч-рыба)

Икенче конкурс “Нәрсә икәнен бел”

Алып баручы:Минем кулымда кыргый хайван һәм кош рәсемнәре.Сез миңа сораулар биреп,нинди хайван яки кош икәнен ачыкларга тиешсез.(1нче командага сораулар ярдәмендә тиен һәм чукрак,2нче командага фил һәм чыпчыкны ачыкларга кирәк.)

Өченче конкурс “Табигать турында нинди авторларны беләсез”

Алып баручы:Балалар үзләре белгән  яки укыган авторларның исемнәрен һәм китап исемнәрен әйтергә тиешләр.

Дүртенче конкурс“ Табышмаклар,метаграммаларны чиш

Алып баручы. Чиратлап һәр командага хайваннар,үсемлекләр,табигать күренешләре турында табышмаклар һәм метаграммалар әйтү.

1 командага :1.”Җәй киенә,кышын чишенә( Урман)

2.“Ш” хәрефенә башланса,ул иҗат иткән вальслар,

 ”С” хәрефенә башланса-оча алмый торган кошлар.

(Штраус-Страус)

                         3.Шундый матур бер күпер

                          Үзе су,үзе каты(Боз)

4.”С” хәрефе белән мин түктерәмен күз яшен

“Т” белән булам синең чын кардәшең(Суган-туган)

5.Алгы тәпие кыска,чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да ак тунын кия кышка.(Куян)

2 командага:1.Аягын ,башын яшерә,таш күлмәге эченә.(Ташбака)

2.Беренче ике иҗеге- хайван,өченче иҗеге боерык

                          фигыль, икесе бергә-кошатамасы(Сыерчык)

                          3. Көмеш тәнле.ите тәмле.(Балык)

                    4.Аның беренче иҗеген икмәк пешергәндә салалар,

                             икечесе кушымта.(Чүпрәле)

                           5.Кеше йөрми,ат керми.(Салават күпере)

Бишенче конкурс “Әйткәннәрне дәвам ит”-мәкальләр,

әйтемнәр беләсезме?

 

Алып баручы. Бу конкурста һәр команда каршы командага  бишәр мәкалә һәм әйтемнең башын башлап әйтә,үзгә команда  калганын дәвам итә.  

1 командага:

1.Ил төкерсә.....(күл булыр).

2.Ялгыз агачны...(җил сындыра)ю

3.Сәламәт тәндә....(сәламәт акыл).

4.Эшләп үлмәссең...(чирләп үләрсең).

5.Кар күп булса...(иген уңар).

2 командага:

1.Агач җимеше белән,...(кеше дуслары белән көчле).

2.Саф һава -...(тәнгә дәва).

3.Кош- канаты белән,....(кеше дуслары белән).

4.Аерылганны аю ашар,...(бүленгәнне бүре ашар).

5.Кул пычранса,су белән юуарсың,...(су пычранса ни белән юарсың).

Алтынчы конкурс “ Тиз генә әйтеп бир”

Алып баручы. Ә хәзер балалар мин биргән сорауга җавапны тиз генә әйтеп бирергә кирәк. Кем җавапны күбрәк дөрес бирә,шул җиңүче.

1 команда:

1.Өй бассейны (Ванна).

2.Кошның “тормоз”ы(Койрык)

3.Тактага язу өчен мәктәптә кулланыла(Акбур)

4.Кайсы кош кетәктә утыра(Тавык).

5.Җирнең үсемлекләр үсә торган өлеше(Туфрак)

6.Язның иң беренче чәчәк ата торган үсемлек(Үги ана яфрагы)

7.Иң чиста хайван(Бурсык)

8.Бал корты чаккан соң нишли(Үлә)

9.Урман табибы һәм музыкант (Тукран).

10.Һавада нәрсә күп(Азот)

11.Күкенең кайсысы күкелди ?Анасымы,әллә атасымы?(Атасы)

12.Кайсы агач иң соңгы булып чәчәк ата(Юкә)

2 команда.

1.Ни өчен елан телен чыгара (Азык эзли)

2.нинди прибор ярдәмендә ориентлашырга мөмкин(Компос)

3.Җир шарында 3 төрле халәттә була торган  матдә(Су)

4.Төш вакытында төшкән күләгә буенча горизонтның кайсы ягын белеп була(Төньяк)

5.Зур яфраклы споралы үсемлек(Абага)

6.Аның муены дөньяда иң озын(Жираф)

7.Чукыр кайчан бала чыгара(Кышын)

8.Дөньяда бердәнбер ак кайрылы агач(Каен)

9.Йөзьяшәр агач (Имән)

10.Мамыклы агач (Тирәк)

11.Чикләвек агачы(Эрбет)

12.Башын аска иеп нәрсә йоклый(Ярканат)

Йомгаклау.Җиңүчеләрне билгеләү.Бүләкләр тапшыру.

Кулланылган әдәбият.

1.Нәкый Исәнбәт.Татар халык мәкальләре.1 том.Казан.Татарстан китан нәшер.2010

2.Кем ул .Нәрсә ул.Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен.1,2,3 томнар.

3.Мәгариф журналлары.06.2007, 06.2012,02.2013еллар.

4.”Сабантуй” гәҗите подшевкасы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигый материаллар белән эш

Табигый материаллар белән эш .Мамыктан аппликация...

Табигать язмышы - безнең язмыш

Укучыларның табигатьтәге бәйләнешләр турындагы белемнәрен   тирәнәйтү,табигатьне аңларга, сакларга өндәү ...

Табигый материаллар белән эш

Укучыларны табигый материаллар, аппликация ясау , иҗат итү, күз алдына китерү, уйлап табу күнекмәләре үстерү         ...

Табигать- туган йортыбыз.

Табигатьне саклауга багышлана....

Җир - туган йортыбыз

әйләнә - тирә дөнья – әдәби уку - технологиядән дәрес...

Табигать -уртак йортыбыз

Открытый урок по окружающему миру...