Җир - туган йортыбыз
план-конспект занятия (3 класс) на тему

Тимергалиева Венера Адгамовна

әйләнә - тирә дөнья – әдәби уку - технологиядән дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Җир-туган йортыбыз.23.09 КБ

Предварительный просмотр:

Иске Өҗем урта мәктәбе

Җир - туган йортыбыз.

( әйләнә - тирә дөнья – әдәби уку - технологиядән ачык дәрес)

Укытучы: Тимергалиева Венера Әдһәмовна

                                   2012-2013 нче уку елы

Тема: Җир –туган йортыбыз.

Максат:

1.Әйләнә – тирә дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

2.Укучыларның коммуникатив аралашуларын, танып белү эшчәнлекләрен үстерү, таныш әйбелләрдән  яңалыкны күрә белергә өйрәтү.

3.Табигатькә карата сакчыл караш, Җир һәм анда яшәүчеләргә карата җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, экран, проектор, презентация, гербарий.

        Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Саумы, кояш, саумы, көн?

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәртен.

Исәнмесез , укучылар! Балалар, кояшка карагыз  әле. Нинди матур итеп елмая. аның елмаюы сезнең күңелләрне күтәреп торсын,  бер берегезгә елмаеп карагыз. 

II. Уку мәсьәләсен кую.

Ә күңелләр кайчан күтәренке була?

- Әлбәттә, дөньялар тыныч, туган җиребез матур булганда. Хәзер мин сезгә рус шагыйре  Просоловның бик матур сүзләрен  укырмын.Ә сез җавап бирерсез, дәреснең темасы нинди булачак.

”Мин чәчәк өздем-ул шиңде.Мин күбәләк тоттым-ул минем учымда җан бирде.Шул вакытта мин матурлыкка йөрәк белән генә кагылырга мөмкин икәнлеген аңладым”. (укучылар җавабы)

III. Белемнәрне актуальләштерү.

Дәресебезнең темасы “Җир  -  туган йортыбыз” дип аталыр. Ә йортта барлык яшәүчегә дә уңайлы,чиста булырга тиеш.Минем бу темага тукталуым тикмәгә түгел.Чөнки Татарстанда 2013 ел – Экологик культура һәм әйләнә – тирә мохитны саклау елы дип игълан ителде. Әйләнә – тирәне  саклау дигәнне без инде аңлыйбыз, ә нәрсә соң ул экологик тәрбия? (укучылар җавабы)

-Дөрес, Ә кешеләр табигатькә карата һәрвакыт сакчыл караштамы?

- Дөрес уйлыйсыз , укучылар. Кешеләр күп вакыт уйлап бетерми эш итәләр. Ә бит табигатьнең кеше тормышында  әһәмияте бик зур. Кеше бит үзе дә табигатьнең бер өлеше.Димәк кеше үзенә - үзе зыян сала.Сүзләребезнең дөреслеген карап  исбатлап китик.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Табигатьне пычранудан саклау.

Бүгенге көндә иң актуаль темаларның берсе – чүп-чар һәм чүплекләр темасына кагылып узыйк әле.Бу проблема шәһәрләргә генә кагылмый.Хәзерге вакытта авылда да  урынсыз җирләргә түгелгән чүп өемнәрен, елга буйларындагы тиреслекләрне күп күрергә мөмкин. Әйдәгез әле , аз гына исәпләүләргә күчик. (һәрберсенең алдына исәпләү өчен битләр куела.)

-Әйтегез әле , сезнең өегездә бер көнгә күпме чүп җыела?Якынча чүпнең авырлыгын 1 кг дип алыйк.Мәсьәләләрне чишик.

  1. Елга безнең гаилә күпме чүп ташлый?

365.1

  1. Иске Өҗем авылында 57 хуҗалык бар.Бер елга авылдан күпме чүп чыгар?

365.57=

                3) Елга сезнең гаиләдә 1 кеше башына күпме чүп туры  килә?

                  365: а(гаиләдәге кеше саны)

Әлбәттә, бу саннар якынча гына.Кайчагында ул артып, я кимеп китәргә мөмкин.Ничек уйлыйсыз, чүп- чарны ничек киметеп булыр?(укучылар җавабы)

  • Яндырырга кирәк.
  • Пыяла савытларны тапшырырга.
  • Кәгазьне макулатурага тапшырырга.

2. Хикәя өстендә эш.

-Хәзер без сезнең  белән Н. Дәүлинең бер  әсәреннән өзек укып китәрбез.

  • Сүзлек эше : нан-икмәк
  • Сүз нәрсә турында бара?

Хикәяне укучылар укый.(фикер алышу)

-Сез ничек уйлыйсыз, ипи ул чүпме?

 -Икмәк ул табын күрке булырга тиеш.Ипигә карата ихтирамсыз, кешеләр хезмәтен бәяли белмәүчеләр генә ипине чүплеккә ташлый ала.Ярый, ипи артып калды ди. Икенче көнне без аның  тагын яңасын сатып алабыз.Ә искергән ипине нишләтергә? Сезнең өйләрегездә әниләрегез , әбиләрегез  нәрсә  эшлиләр?(укучылар фикере)

Искергән икмәктән икенче файдалы азыклар да ясап була икән.Мәсәлән: сохари.

3.Ял минуты.

Күлдә үрдәкләр яши. Ау сезонында анда күп күләмдә кургаш эләгә, ә ул суны һәм су төбен пычратып чүп булып ята. Үрдәкләр таш йотканда, кургаш кисәкләрен дә йоталар, агуланып үләләр. Сез аларга ярдәм итсәгез иде, күл буеннан  кургаш кисәкләрен иелеп алырга кирәк. Кем күпме кургаш җыяр.

4.Тукыма кисәкләре һәм картон белән эш.

-Без чыгарып ташлый торган чүпләрнең күбесенә икенче сулыш өреп була икән. Мәсәлән:пластик бутылкаларга.Әйтегез әле, аларны кайларда кулланып була?(укучылар фикере)

-Гөлләр , үсемлекләр утыртып, бакчаларда  чәчәк түтәлләрен бизәп  була.Пластик бутылкалардан өйләр дә салып була икән. Ә менә  калдык  кәгазьләрдән, тукыма кисәкләреннән нәрсәләр эшләп була соң?  Тукыма кисәкләреннән урындык  көрпәләре тегеп була. Идәнгә җәя торган  паласлар да бәйләп була. Без аларны технология дәресләрендә  дә бик күп кулланабыз, әйдәгез бүген дә без фантазиябезне эшкә җигеп, тукыма һәм картон кисәкләреннән  гади генә картиналар ясап карыйк әле.(эшләрне бүлешеп, кирәкле материалларны әзерләп эшкә керешәбез.)

-Менә нинди матур эшләр килеп чыкты безнең.Молодцы, укучылар.Әйтеп китегез әле, нәрсәләр ясадыгыз?

 Эшләнелгән бу картиналарны  кайларда кулланып була?(бүләк итеп, үзебез өчен).Эшләребезне бәяләп тә китик әле.(билгеләр кую.)

Бик дөрес.Безнең мондый эшләребез  бик күп инде.Искә төшерик әле, җәй көнендә нинди истәлекле вакыйга булачак әле безнең?

-Дөрес, универсиада.Анда бик күп уен төрләре булачак.Шул уен төрләре белән танышу максатыннан без 5 нче сыйныф укучылары белән рәсемнәр ясадык. Алар гади генә түгел.Ә калдык – постыклардан ясалган.Алар белән танышып китә аласыз.

V.Кире информация алу.

-ДимәкҮзебезнең эшләребезгә карап, дәрестә алган белемнәребездән  нинди нәтиҗә чыгарабыз инде?(укучылар үз фикерләрен әйтәләр)

-Табигатьне саклау изге бурычыбыз.  Кеше гомере буе табигатьтән файдалана.Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда.Табигатьне саклау- безнең бурычыбыз.

IV. Рефлексия.

А)-Нәтиҗә.

-Дәрестә нинди яңалыклар булды? Дәрестәге эшчәнлегебез үзебезгә охшадымы?

-Бүгенге дәрестә без уңай билгеләр алдык. Ләкин кешелеккә билгене җир анабыз үзе куячак. Шуңа күрә,  әйдәгез, бергәләп туган җиребез ,туган йортыбыз сагына басыйк! Күгебездә һәрвакыт кояш балкысын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.

Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов....

Туган илебез символлары

Башлангыч классларда парламент дәрес....

Табигать- уртак йортыбыз

Экология елына багышланган  кичә...

Табигать- туган йортыбыз.

Табигатьне саклауга багышлана....

Табигать -уртак йортыбыз

Открытый урок по окружающему миру...

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....