Су һәм аның үзлекләре.
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) по теме

Нургаянова Гульназ Зиннуровна

Әйләнә-тирә дөньядан дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_-.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:     Су һәм аның үзлекләре. ( 2класс, әйләнә- тирә дөнья )

Максат: 1. Укучыларга су һәм суның үзлекләре турында          

               мәгълүмат бирү,табигатьтәге сулыкларның әһәми-

               яте белән таныштыру.

               2. Схемалар, тәҗрибә аша танып белү һәм  

               чагыштыру эшчәнлеген үстерү.

               3. Су, елга, чишмәләрне карау,саклауның яхшы,

               күркәм эш икәнлегенә төшендерү, табигатькә сак-

               чыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: тәҗрибә ясау өчен пыяла савытлар, төсле кәгазь-

               ләр, компьютерда слайд шоу, табышмак һәм әйтем-

               нәр язылган балыклар, рәсемнәр.

Материал: “Мәгариф” журналы, “Ачык дәрес” газетасы,

               интернеттан мәгълүмат, “Татар халык иҗаты” ки-

               табы.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше:
  • исәнләшү
  • У: Исәнмесез, укучылар!
  • Б: Исәнмесез, саумысез!
  • У: Хәерле иртә, укучылар,

         Имин үтсен көнегез!

         Кәефләрегез ничек соң?

     Б: Кояшлы иртә кебек,

          Табигатьнең серләрен

          Өйрәнергә дип, килдек.    

  • Бүген класста кем дежурный?
  • Бүген класста мин дежурный , класста бөтен кеше бар, өй эше- су турында шигырь өйрәнергә, мәкальләр карап килергә иде.

Бүген ... нче ноябрь, атнаның пәнҗешәмбе көне, урамда көзнең соңгы ае, тышта -10 градус салкын, җил әкрен тизлектә, күк йөзе аяз.

  • Укучылар, тыңлагызчы, мин сезгә бер табышмак әйтәм, табышмакның җавабын дөрес әйтсәгез, сезгә бер бүләк  булачак.
  • Җәен җәелә,

Кышын ката,

Көмеш сандыкка керә дә ята. Нәрсә бу укучылар?

  • Су.
  • Дөрес укучылар, ә хәзер миннән күчтәнәч.

( магнитофоннан су чылтыавы, яки су турында видео күрсәтелә.)

  1. Уку мәсьәләсе кую һәм чишү: Димәк, нәрсә турында сөйләшәкбез инде бу дәрестә. ( су турында) . ТЕМАНЫ СЛАЙДДА АЧУ..
  • Укытучының кереш сүзе:

Табигатьтә һәр нәрсә яхшы, су һәрнәрсәдән дә гүзәлрәк. Су үзенең тирә-ягындагы әйберләргә хәрәкәт һәм тереклек бирә. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый. Су- табигать күрке, су – яшәү чыганагы. Су турында шагыйрьләр, язучылар да бик матур сүзләр язалар. Шуларның берсен без бүгенге дәреснең девизы итеп алырбыз.

     Су – музыка бит ул. Нинди генә тавышларны яшереп сакламый ул үзендә. Чулпы чылтыравы да курай тавышы да бар ул тавышлар арасында. Олы елга, минем сөекле халкым кебек моңнарын тын гына гына , сабыр гына туган ил буенча тарата.

                     ( Фатих Әмирханнан)

 - сүзлекчә эше курай тавышы, чулпы

( тактада ачыла, слайтдда күренә)

Укучылар, музыка бик күптөрле була, аның бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп тә бетереп булмый. Димәк ,су да музыка кебек бик үзенчәлекле әйбер. Без бүген су турында күпмедер мәгълүмат алырга тиешбез. Безгә ярдәмгә компьютер булышыр, фикерләребезне аның белән тикшереп, дәлилләп барырбыз.

  • Укучылар нигә кирәк безгә су?
  • Җаваплар
  • Ә без суны кайлардан алабыз?
  • Җаваплар.Слайдда, колонкадан, чишмәдән, юлдан, елгадан су алган карточкалар күрсәтелә, анализлана..Таблицадан елга рәсеме күрсәтелә.
  • Ни өчен юлдан алмадык, ә кырыйдан чирәмле җирдән? Ул суны эчәргә ярыймы, каян килә ул?

-  Димәк, су кайлардан килә инде безгә? Нәтиҗә ясау.

  • Үзбәя

  1. Төп өлеш:

Стакан белән су күрсәтелә, бер стаканнан икенчесенә агызып күрсәтелә һәм сорау куела:Су нинди халәттә?

Әгәр дә бу суны хәзер суыткычка тыксак нәрсә булыр? Әгәр дә чәйнеккә салып кайнатсак нишләр?

  • Су нинди хәлләрдә була?
  • Суны суытканда ул нишли?
  • Суны җылытканда нәрсә була?

Җаваплар тактада ачыла бара, ахырда слайдда тикшерелә, анализлана.:

               Кар                                     яңгыр                                пар

               Боз                                     чык

              Бәс                                      томан

-Үзбәя.

- Ә хәзер су нинди дигән сорауга җавап эзләрбез.Суның үзлекләрен тикшереп карарбыз. Моның өчен сез укучылар менә бу тәҗрибә өстәлендә төрле эшләр эшләп карарсыз. Өстәлдә бөтенесе дә әзер, ләкин андагы бөтен савытлар да пыяладан. Үзегез беләсез пыяла бик куркыныч әйбер, аның белән сак эш итәргә кирәк. Әйдәгез әле, пыяла савытлар белән эш йөрткәндә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк? Искә төшерик.

-Җаваплар.

1 нче тәҗрибәне үтәү өчен сезгә сулы стакан һәм төсле кәгазь кирәк була. Стаканнарны алыгыз да астына төсле кәгазьләрне куегыз, ул күренәме? Бу – суның нинди үзлеге турында сөйли?

- Су – үтәкүренмәле.

Тактада ачыла

  • Ә хәзер , укучылар, 2 нче тәҗрибәне эшлибез. Моның өчен безгә стакандагы суның төсен тәрәзә төбендәге гөлләрнең төсе белән чагыштырырга кирәк булыр. Гөлләрнең яфраклары яшел, ә чәчәкләре алсу төстә, ә су нинди төстә соң?.....

Дөрес укучылар, су – төссез,

Тактада ачыла.

  • Алга таба тәҗрибәләр эшләүне дәвам иттерәбез. 3нче тәҗрибә: каршыгызда торган суларны иснәп карагыз әле, исе бармы аның?......Димәк, су- иссез.

Тактада ачыла.

  Сезнең алда 3 стакан су тора. Шуның беренчесенә тоз, икенчесенә шикәр комы, өченчесенә балчык салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Хәзер әйтегез инде нәрсә булды, тоз, шикәр комы, балчык суда нишләделәр?( Һәр тәҗрибә аерым - аерым эшләнә һәм анализлана.)

 Җаваплар.

 Димәк, тоз һәм шикәр комы суда эреде, ә балчык эремәде. Суның дүртенче үзлеге : су- эреткеч. Ләкин анда бөтен матдәләр дә эреми.

  Соңгы тәҗрибәне ясау өчен безгә фильтр, болганчык су кирәк булачак. Болган чык суны фильтр аша уздырабыз......Болганчык су нишләде? Су ни өчен чистара? Эремәгән матдәләр фильтрда кала. Суның бишенче үзлеге – су фильтр аша уза, ә эремәгән матдәләр фильтрда тотылып кала.

Үзбәя

 Яхшы укучылар, ә хәзер дәфтәрләрне ачабыз: число, сыйныф эше һәм теманы язып куябыз.Суның без ачыклаган биш үзлеген дәфтәрләргә язып куябыз.

  Укучылар язалар. Язып бетергәч, үзлекләре яңадан кабатлап чыгыла.

Физкультминутка.

( Яшелчә рәсемнәре, глобус, сулыкларның пычрануына карата рәсемнәр күр сәтеп укытучы чыгышы.)

   Укучылар, су теләсә нинди тере организм составына керә. Үсемлек яфрагын кулга алып ышкып, йомшартып карауга ук аның шулай булуына ышанасың.Үсемлекнең теләсә кайсы өлешендә су була. Карбызда, кыярда суның ничек күп икәнен сез үзегез дә беләсез. Хәтта үсемлекнең коры орлыгында да су бар. Гадәттә хайваннарның тән массасының яртыдан күбрәк өлешен су тәшкил итә. Тере организм суны даими файдалана һәм аны һәрвакыт тулыландырып тору сорала. Мәсәлән кешегә бер көнгә ике литрдан артык су кирәк. Ул аның яртысын эчә, ә яртысы ризык белән керә.Бер уйлаганда Җир йөзендә кешегә кулланыр өчен су шундый күп, ләкин шуны искәртик: суның күп өлеше диңгезләрдә һәм океаннарда тупланган, ә океан һәм диңгез сулары тозлы. Ә кешегә куллану өчен төче су кирәк, андый су Җир йөзендә әллә ни күп түгел.

Җир шарындагы суның 90%ы – тозлы диңгез сулары, бары тик 3%ы гына төче сулыклар. Шуңа күрә суны пычранудан сакларга кирәк.Суларны саклауга һәркем игътибарлы булсын өчен, табигать көннәренә су көнен дә керткәннәр. 22 март – Бөтендөнья Су көне.( тактада ачыла) Сулыклар ничек пычрана соң?

Җаваплар. Дәреслектән күрсәтелә:58 бит

Дөрес балалар, сулар шулай пычранмасын өчен агынты суларны чистарту өчен су чистарткыч корылмалар төзиләр. Пычранган су аларда төрле фильтрлар аша үтә. Зарарлы кушылмалар шунда тоткарланып кала, ә чиста су агып чыга.Хәзерге вакытта агынты пычрак суларны табигатькә агызмый тарган предприятиеләр дә төзелә. Алар пычранган суларны үзләрендә чистарталар һәм кабат файдаланалар, аннары кабат чистарталар, тагын файдаланалар. Бу әле бик сирәк очрый, сулыкларга зарарлы матдәләр һаман ага тора.

   Укучылар, ә сез суларны саклауга үзегездән берәр нинди өлеш кертәсезме?

Җаваплар( чишмәләрне чистартабыз.).

Чишмә рәсемнәре күрсәтелә.

  Әйе, чишмәләрне чистарту , карап тору бик кирәкле эш. Авылыбызның яме, җирнең җаны булган чишмәләребез барыбызга да газиз, кадерле. Без барыбыз авыл чишмәләренең суын эчеп үсәбез, тәннәребезгә дәрт, җаннарыбызга шифа алабыз. Чишмәләр - безнең байлыгыбыз алар. Алар, кечкенә генә булсалар да табигатькә җан кертүчеләр, елга, инеш, күл, диңгезләргә тормыш бирүчеләр. Еллар уза, заманалар үзгәрә, ә чишмәләр һаман агалар. Күз алдына да китерүе дә кыен булган дәрәҗәдә озын гомерле ул су.

 Кукмара төбәгендә 300дән артык чишмә исәпләнә. Ә безнең авылда ничә чишмә бар?

Җаваплар

Хәзер укучыларның өйдә язып килгән “Авылым чишмәләре” дигән иншаларын укырбыз.

Игътибарлылыкка уен : күлдәге балыклар, аккошлар, камышлар.

Сораулар: күлдә ничә балык күрәсез?,  Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? Анда ничә аккош бар? Нинди чәчәкләр күрәсез?һ..б.

ҮЗБӘЯ

- Укучылар, су чыганагы булган елгадан балыклакр тотабыз. Менә бу балыкларга сезнең ярдәм кирәк: балыклар серле, аларга су турында мәкальләр язылган, мәкальләрнең башы бар, ә ахырын сез дөрес итеп әйтсәгез, аларны менә бу күлгә җибәрергә мөмкин булачак.

 СУ турында мәкаль-әйтемнәр беләсезме икән, шуны тикшереп карыйк әле.  1)Агар суның кадере юк.

  2)Җирегез күпме?- дип сорама,

     Суыгыз күпме?- дип сора.

  3)Кул пычранса су белән юарсың,

     Су пычранса ни белән юарсың?

  4) Агым судан чиста булмассың.

  5)Эчмәм дигән коедан өч әйләнеп су эчәрсең.

  • Үзбәя
  • - Хәзер дәреслекләрне ачабыз, 26 нчы биттәге рәсемнәрне анализлыйк.
  • 27 биттә су темасына шигырьләр бирелгән, укыйк әле, сәнгатьле итеп.
  • Шигырь нәрсә турында?

Мин сезне Г. Тукайның хикәясеннән бер өзек белән таныштырам:

“Табигатьтә һәрнәрсә яхшы. Су һәрнәрсәдән дә гүзәлрәк. .Пыяла шикелле саф су үтәкүренүчән. Андый суның төбендә йөзгән балыклар су читеннән дә күренә.

  Су җанлы: ул ага һәм җил булу сәбәпле дулкынлана.

  Су үзенең тирә ягындагы әйберләргә хәрәкәт һәм тереклек бирә.

  Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый.

  Су – табигать күрке, үсемлекләргә, кешеләргә, хайваннарга тереклекне ул бирә.”

Менә суның бөеклеге турында язучыларда нинди матур сүзләр язганнар. Сез тагын нинди әсәрләр атый алыр идегез?

Ш. Галиев”Чишмә ачтым”, М. Җәлил “Сандугач һәм чишмә балладасы”

 Укучылар шигырь сөйли

Үзбәя

Димәк, укучылар , нәрсәләр белдек. Нәрсәләр эшләдек без бу дәрестә?

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Су турында нәрсәләр аңлап калдыгыз икән, хәзер шуны тикшереп карыйбыз. Кечкенә генә тест эшлибез. Тестлар таратыла

ТЕСТ.

  1. Су нинди төстә?

          А)  ак

          Б)   төссез

          В)  зәңгәрсу

2. Нинди суны эчәргә ярамый?

         А) төче

         Б)  чишмә суын

         В) тозлы

3. Шикәр комы һәм тоз суда эри.

        А) юк эреми

        Б) әйе эри

4. Су бозга әйләнә:

        А) суытканда

        Б) җылытканда

5. Суның өч төрле халәтен санагыз

       А)

       Б)

       В)

6.  

Җаваплар слайдда тикшерелә

Үзбәя.

Модельләштерү

СУ

                               КАТЫ                     СЫЕК                     ГАЗСЫМАН

ТӨССЕЗ     ҮТӘКҮРЕНМӘЛЕ   ИССЕЗ   ЭРЕТКЕЧ   ФИЛЬТР АША ЧИСТАРА

ҮЗБӘЯГӘ ЙОМГАК ЯСАУ

ӨЙ ЭШЕ БИРҮ . 26-27 битләрне укырга, “Су- яшәү чыганагы” телдән хикәя төзергә.

САУБУЛЛАШУ.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по окружающему миру, 2 класс "Су һәм аның үзлекләре”

Тест по окружающему миру, 2 класс "Су һәм аның үзлекләре” УМК "Перспективная начальная школа", О.Н.Федотова, Г.В. Трафимова...

Тапкырлау һәм аның үзлекләре. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау. 4 класс математика дәресе

1гә һәм  0гә  тапкырлау күнекмәләрен ныгыту,исәпләү күнекмәләрен , логик фикерләүләрен  үстерү...

Открытый урок по математике на тему "КУШУНЫН ҮЗЛЕКЛӘРЕ" 2 кл

Открытый урок по математике на тему "КУШУНЫН ҮЗЛЕКЛӘРЕ" 2 кл...

Сүзлекләр

Урок по теме "Сүзлекләр". Учащиеся знакомятся с разными видами словарей, учатся работать по ним....

Кушуның үзлекләре

Математика...