Сүзлекләр
план-конспект урока на тему

Галиева Фарида Фаимовна

Урок по теме "Сүзлекләр". Учащиеся знакомятся с разными видами словарей, учатся работать по ним. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon suzleklr_-.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

Сүзлекләр. Алардан файдалану күнегүләре.

Максат

  1. Сүзлекләрнең төрләрен өйрәтү,    сүзлекләр белән эшләү күнекмәсен үстерү

  2. Иҗади     фикерләргә,    белемне   башкалар   белән   уртаклашырга  өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү  сәләтен үстерү.

  3. Җаваплылык, активлык,  үз-үзеңә  бәя     бирү, такт хисе тәрбияләү юнәлешендә эшләү.

Планлаштырылган нәтиҗә.

1.  Аңлатмалы һәм орфографик сүзлекләр турында һәм алардан файдалана белергә өйрәнү.Интернет аша турыдан-туры эшләүче (онлайн) һәм цифрлаштырылган сүзлекләр белән

танышу.

2.  Татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау.Төрле сүзлекләрдән файдалана белү осталыгын һәм күнекмәләренә ия булу.  

3. Сүз байлыгын, әһәмиятен аңлы куллану күнекмәсенә ия булу

Төп төшенчәләр

 Сүзлек, лексикография, аңлатмалы һәм телара сүзлекләр

Ресурслар:- төп

- өстәмә җиһазлар

 Ч.М.Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов. Татар теле дәреслеге. 5нче сыйныф.

Интерактив такта, проектор, дәрескә презентация, тавыш бирү пультлары

Эшне оештыру

   Парларда, фронталь.

Дәрес тибы

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе

Дәрес этаплары

 Укытучы эшчәнлеге

 Укучы эшчәнлеге.

I этап. Мотивлаштыру – ориентлаштыру.  

1.Оештыру.

2. Актуальләштерү

II этап. Уку мәсьәләсен кую.

IIIэтап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

-Укучыларның төркемнәрдә

иҗади эшләре.

-Күзаллауны,сөйләмне,

иҗади  сәләтне үстерү.

-Алган белемнәрне ныгыту.

IV этап. Рефлексив бәяләү этабы.

I этап.     Мотивлаштыру – ориентлаштыру.  

1. Укучылар, дәресне бер-беребезгә елмаю бүләк итеп башлап җибәрик әле.

  1. Өй эшен тикшерү
  • Искергән сүзләр белән эш.

-Яңа сүзләр.

.  

  1. Узган дәрес материалын кабатлау, белемнәрне тикшерү максатында интерактив пультлар белән тест эшләү:

ТЕСТ :

1)Кулланылыштан төшеп калган предметларның, күренешләрнең исеме:

А)тарихи сүзләр

Б) архаизмнар

В) антонимнар

2)Хәзерге көндә булган предметларның, күренешләрнең искергән атамалары

А)неологизмнар

Б)синонимнар

В)архаизмнар

3)Телдә барлыкка килгән яңа сүзләр:

А)искергән сүзләр

Б) неологизмнар

В) архаизмнар

4)ХАН сүзе:

А) неологизм

Б)архаизм

В)тарихи сүз

5) ӘЛБӘ сүзе:

А)шикәр

Б)хәлвә

В) алма

II этап. Уку мәсьәләсен кую.

Тактадагы кроссвордны чишсәк, дәресебезнең темасы килеп чыгар.

Кроссворд сораулары:

1.Реформа сүзенең искергән атамасы

2. Күлдә бар, елгада юк. Үрдәктә бар, казда юк.

3. Рәссам-конструктор (яңа сүз)

4.Петр Беренче заманында кораблар төзү өчен урман кисүче

5. Телдә барлыкка килә торган яңа сүз

6.Агач түгел, яфраклы, тун түгел, тегелгән

Горизонталь буенча нинди сүз килеп чыкты?

-Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

- Димәк ,  сүзлекләр турында өйрәнербез. Аларның төрләрен һәм алардан файдаланырга өйрәнербез

IIIэтап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

  1. Сүзлекләр турында укытучы сүзе.

Сүзлекләр – белешмә китаплар. Алар төп 2 төргә бүленә: телара һәм аңлатмалы сүзлекләр. Сүзлекләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фәнне лексикография дип атыйлар.

Укучылар, теманың моделен төзи башлыйбыз, дәрес дәвамында тулыландырырбыз.

Сүзлекләр

Телара              Аңлатмалы

 

Телара сүзлекләр бер телдәге сүзләрне башка телләргә   тәрҗемә итеп бирәләр. Нинди телара сүзлекләр беләсез?

Аңлатмалы сүзлекләр, гадәттә, бер телдә төзелгән була, сүзләрнең мәгънәләре дә шул телдә аңлатыла.

(Укытучы төрле  сүзлекләрне күрсәтеп китә)

  1. Аңлатмалы сүзлек белән эш.

Дәреслекнең 57б. 105нче күнегү

Биреме: Мәкальләрне һәм әйтемнәрне укыгыз. “Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән” карап, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең лексик мәгънәләрен табыгыз.

  1. Һәр төркемгә аерым эш бирелә.

1нче төркем:  106нчы күнегү. Омонимнар сүзлегеннән Т хәрефенә башланган 5 омоним табып язарга.

2нче төркем:  107нче күнегү. Кешенең уңай сыйфатларын чагылдырган берничә фразеологик әйтелмә язарга. Фразеологик сүзлек белән эш. К хәрефенә.

3нче төркем: Татарча-русча сүзлек белән эш. 108нче күнегүдәге сүзләрне тәрҗемә итәргә.

4нче төркем: диалектологик сүзлек белән эш.

(укытучы биргән сүзләрнең әдәби телдәге сүзен табып әйтү) (Тырбайчык, бидерә, картуф, кабаланчык, цәй)

  1. Сүзлекләр темасының моделен дәфтәрләрдә ясап бетерү  

                 

 IV этап. Рефлексив бәяләү этабы.

 

-Бүген дәрестә ни эшләргә теләгән идек?  

- Нинди сүзлекләр була?

Өй эше:

  1. 105нче күнегү. Мәкалләрнең берсен сайлап, үз фикерләрегез белән кечкенә хикәя уйлап язарга.
  2.  Сүзлекләр төзегән галим турында белешмә материал әзерләргә.

I этап. Мотивлаштыру – ориентлаштыру.  

1. Укучылар бер-берсенә карап елмаялар

1 укучы МӘКТӘП темасына караган сүзләрнең иске атамаларын әйтеп чыга. Мәсәлән: Укытучы, укучы, мәктәп, сумка...

2нче укучы хәзерге көндә  барлыкка килгән яңа һөнәрләр исемен әйтеп чыга

-3нче укучы Тукай шигырендәге искергән сүзләрнең хәзерге атамаларын әйтә

Укучылар интерактив тавыш бирү пультлары ярдәмендә тестны эшлиләр

II этап. Уку мәсьәләсен кую.

Укучылар кроссворд чишәләр

  1. Ислах
  2. Ү хәрефе
  3. Дизайнер
  4. Лашман
  5. Неологизм
  6. китап

-СҮЗЛЕК

(Укучылар төркемнәрдә уку мәсьәләсен кую юнәлешендә эшлиләр. Уку мәсьәләсе куелгач, үз-үзләренә, бер-берсенә, бергә әйтәләр. Көтелгән җавап: Сүзлекләр турында өйрәнербез. Аларның төрләрен һәм алардан файдаланырга өйрәнербез..)

IIIэтап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы

Укучылар дәфтәрдә модельне төзиләр

Җаваплар.

Укучылар биремне эшлиләр

-Парларда уйлыйлар, фикер тыңлана

IV этап. Рефлексив бәяләү этабы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по окружающему миру, 2 класс "Су һәм аның үзлекләре”

Тест по окружающему миру, 2 класс "Су һәм аның үзлекләре” УМК "Перспективная начальная школа", О.Н.Федотова, Г.В. Трафимова...

Су һәм аның үзлекләре.

Әйләнә-тирә дөньядан дәрес эшкәртмәсе....

Тапкырлау һәм аның үзлекләре. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау. 4 класс математика дәресе

1гә һәм  0гә  тапкырлау күнекмәләрен ныгыту,исәпләү күнекмәләрен , логик фикерләүләрен  үстерү...

Открытый урок по математике на тему "КУШУНЫН ҮЗЛЕКЛӘРЕ" 2 кл

Открытый урок по математике на тему "КУШУНЫН ҮЗЛЕКЛӘРЕ" 2 кл...

Кушуның үзлекләре

Математика...