Әйләнә-тирәдән ачык дәрес
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) по теме

Гасимова Чулпан Галиевна

Әйләнә-тирәдән 3-4 классларда ачык дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yln_achyk_dres_3-4.docx24.22 КБ

Предварительный просмотр:

Әйләнә-тирә дөнья – 3 нче сыйныф

Тема. Әйләнә-тирәбездәге дөньяны без ничек кабул      итәбез?

Максат. Укучыларны сизү органнары белән таныштыру һәм аларның кеше өчен әһәмияте турында төшенчә формалаштыру; сизү органнарын сакларга өйрәтү; балаларда үз организмыңа карата сакчыл караш тәрбияләү.

Ресурслар. Дәреслек. I кисәк. – 131-136 бит. Методик күрсәткеч. – 161-170 бит. Интернет. Балалар энциклопедиясе.

Методлар. Сөйләү-хикәяләү, күрсәтмәлелек, проблема кую, аңлату, гамәли эш, өлешчә контроль, өлешчә үзләнү.

Эшчәнлек формалары. Әңгәмә, уку, мөстәкыйль эш, күзәтү, слайдлар карау, сорау-җавап, укытучы аңлатуы, комментарийлар бирү.

Әйләнә-тирә дөнья – 4 нче сыйныф

Тема. Туган якның җир өсте

Максат. Укучыларда туган якның җир өсте турында күзаллау формалаштыру; карта белән эшләргә өйрәтү; танып белү активлыгын, күзәтүчәнлекне, анализ һәм нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту; балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Ресурслар. Дәреслек. I кисәк. – 143-153 бит. Методик күрсәткеч. – 143-150 бит. Интернет. Тестлар    җыентыгы. – 68-70 бит.

Методлар. Сөйләү-хикәяләү, күрсәтмәлелек, проблема кую, аңлату, гамәли эш, өлешчә контроль, өлешчә үзләнү.

Эшчәнлек формалары. Әңгәмә, уку, мөстәкыйль эш, күзәтү, слайдлар карау, сорау-җавап, карта белән эш, укытучы аңлатуы, комментарийлар бирү.

Җиһазлар. Ноутбук, слайдлар, дәфтәр, ручка, карточкалар.

Эшчәнлек төрләре.  Фронталь, индивидуаль, парлы.

Дидактик мәсьәләләрне чишү. Белемнәрне актуальләштерү, уку эшчәнлеген оештыру, максат кую, төшенчәләр һәм күнекмәләр формалаштыру, төшенчәләрне гамәлдә куллана белү, яңа белемнәр формалаштыру, күзәтү, анализ ясау, нәтиҗә чыгару.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Өй эшен тикшерү

Карточкалар белән эш. Укучылар мөстәкыйль эшлиләр.

  1. Дәрес темасын һәм максатын кую

Мөстәкыйль эштәге соңгы биш сорауга җавап бирә алдыгызмы? Җавапларыгызны тыңлыйк әле.  

  • Сез санап киткән органнар нинди органнар булыр? (Дөрес җавап әйтелгәнче ярдәмче сораулар бирелә)
  • Әйе, бүген без сезнең белән кешенең әйләнә-тирәдәге дөньяны ничек кабул итүе турында сөйләшербез. Бу органнар турында күбрәк белербез, аларны сакларга өйрәнербез.
  1. Яңа тема өйрәнү
  1. Табышмак

Урам аша ике туган, ләкин бер-берсен күрә алмыйлар. (Күзләр)

Үзе кечкенә генә булса да, күккә кадәр менеп җиткән. (Күз)

Күзләр – безнең организмыбыздагы иң камил, иң серле орган. Алар ярдәмендә без тирә-юньдәге барлык мәгълүматны алабыз. Мәсәлән: (укучылардан санатабыз: укыйбыз, карыйбыз, сокланабыз)

  1. Кызыклы фактлар. Мөстәкыйль танышу – 133 бит.

  1. Кызыклы фактлар турында әңгәмә. Укытучыдан өстәмә материал.
  2. Күзләрне саклау турында кагыйдәләр.
  3. Ишетү органнары – колаклар турында.
  4. Борын – ис сизү органы.
  5. Тел – тәм сизү органы.
  6. Тире – тиеп сизү органы.
  1. Теманы ныгыту
  1. Мөстәкыйль танышу өчен – 133-135 битләр.

  1. Сизү органнары һәм баш мие бәйләнеше.
  2. Гамәли эш. Такта янына ике укучы чыга, аларның күзләре бәйләнә, кулга биргән предметларны атыйлар, ничек белүләрен аңлаталар; алдан әзерләнгән хушбуйлар иснәтелә, аеруларын аңлаталар; тәмләп карарга ризык бирелә, ничек белүләрен аңлаталар.
  3. Дәфтәрләргә сизү органнарының рәсемнәре ясала.

  1. Өй эше бирү

136 нчы бит – сорауларга җаваплар әзерләргә.

  1. Йомгаклау

Сез бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

Сизү органнарын ни өчен саклау кирәк?

Җиһазлар. Ноутбук, слайдлар, дәфтәр, ручка, карточкалар.

Эшчәнлек төрләре.  Фронталь, индивидуаль, парлы.

Дидактик мәсьәләләрне чишү. Белемнәрне актуальләштерү, уку эшчәнлеген оештыру, максат кую, төшенчәләр һәм күнекмәләр формалаштыру, төшенчәләрне гамәлдә куллана белү, яңа белемнәр формалаштыру, күзәтү, анализ ясау, нәтиҗә чыгару.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Дәрес темасын һәм максатын кую

Г. Тукай шигырен уку.

Димәк, бүген туган як һәм аның җир өсте  турында сөйләшербез.

  1. Өй эшен тикшерү
  1. Син кайда яшисең? (Картадан күрсәтү)
  2. Нинди табигый зонада яшибез? Үзенчәлекләрен сөйләтү.
  3.   Безнең як табигате нинди? (Уртача: кыш салкын, җәй эссе)
  4. Халык нәрсә белән шөгыльләнә? (Игенчелек, терлекчелек, вак һөнәрчелек)
  5. Безнең тирә-як саклауга мохтаҗмы? (Әйе, эре предприятиеләр һаваны һәм суны пычрата, транспорт бик күп, бу да һава пычрануына китерә, карьерларда туфрак югала)

IV. Яңа тема өйрәнү

  1. Россиянең физик картасыннан һәм күзәтүләреңнән чыгып, безнең як турында сөйләргә өйрәнү. (Укучылар үзләре өйрәнә тора)

  1. Безнең якның җир өстенә хас билгеләрне санау: тигезлектә урнашкан, тигезлек булса да, бездә кечкенә таулар, калкулыклар, текә ярлар, ерымнар, үзәннәр бар.
  2. Төшенчәләргә билгеләмә бирү:

тау, калкулык – итәге, бите, башы була

ерым – кар һәм яңгыр сулары агу нәтиҗәсендә барлыкка килә, үсемлекләр үсми

үзән – ерымнар еллар үтү белән сөзәкләнә, үләннәр үсә, үзәнгә әйләнә

  1. Мөстәкыйль танышу: дәреслекнең 147 нче бите.

  1. Безнең авыл басуларында мондый күренеш күзәтеләме? (Коры елга -  үзәнгә әйләнгән ерым, кортлыктагы сөзәк тау һ. б.)
  2. Проблемалы сорау: игенчеләргә тигез басуны эшкәртү җиңелрәк микән, әллә таулынымы? Безнең авыл басулары кайсысына керә? (Таулы һәм ташлы)
  3. Ерымнарда үсемлекләр үсми дидек, ел саен кар сулары ерымнарны киңәйтеп тора. Берәр заман безнең чәчүлек җирләребез дә калмас. Моны туктатып буламы? Нишләргә кирәк? (Җир өстен сакларга кирәк, туфракны сөргәндә ярга аруылы сөрергә, яр битләренә агачлар утыртырга кирәк.)
  4. Җир өстен саклауда без үзебездән нинди өлеш кертә алабыз? (Чүп-чардан чистарту, гаилә белән бергәләп агачлар утырту)
  1. Теманы ныгыту
  1. 149-150 битләрне мөстәкыйль уку.

  1. Дәреслектәге рәсемнәргә бәя бирү, җир өстен саклау турында әңгәмә.
  2. Терриконнар турында.
  1. Өй эше бирү

153-154 нче бит – биремнәр.

  1. Йомгаклау

Сез бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

Туган якның җир өстен ни өчен сакларга кирәк?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН".

ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКА  НА ТЕМУ:"ПУСТЬ ОДЕЖДА  БУДЕТ  К МЕСТУ" С ЦЕЛЬЮ ЗАКРЕПЛЕНИЯ СЛОВАРЯ  ПО ТЕМЕ., НРАВСТВЕННОГО ВОСПИТАНИЯ....

Ачык дәрес

Тема: хайваннар кышка ничек әзерләнә?Максат: Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен аңлату.Уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү.Хайваннарга, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.Материал:Әйләнә-тирә дө...

"Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе  Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г...

Ачык дәрес планы "Казаным-башкалам"

Тәкъдим ителгән дәрес планы рус төркемендә укучы балалар  өчен....

Тукайны беләсезме? (ачык дәрес)

ЮНЕСКО карары белән дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертелгән сөекле шагыйребезнең тууына 125 ел тулу уңаеннан бүгенге дәрес-викторинабызны башлыйбыз. 26 нчы апрель – Шигърият бәйрәме к...