Әйләнә- тирә дәресе
план-конспект урока по окружающему миру (1 класс) на тему

Сабирзянова Нурзиля Бариевна

Әйләнә-тирә дөнья

1класс

Тема:

“Ни өчен машиналар кирәк?

дәрес эшкәртмәсе.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mashinalar_nik_kirk.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Ни өчен машиналар кирәк?

Ни өчен поездлар шундый озын?

Максат: 1.Укучыларны автомобильләрнең, поездларның, тимер юлларның вазыйфалары белән таныштыру.

2.Автомобильләрнең конструкцияләре, төрләре белән таныштыру.

3.Һәр төр транспорт белән сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген кабат искә төшерү.

Җиһазлау: 1.”История автомобиля” выпуск первый. Прочти и докрась. “Клаксон” журналлары, “В путь друзья” Л.Гольперштейн. Табышмаклар.

Материал: А.А.Плешаков “Әйләнә-тирә дөнья” 2007ел 46-49 бит. “Поурочные разработки” стр. 260.

Дәрес планы.

I. Оештыру.

- Исәнләшү, танышу.

II. Өй эшен тикшерү.

Ни өчен кешеләр йоклый? соравына җавап алу.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1.Автомобильләр ни өчен кирәк? Сорауларга җавап бирү өчен:

- машина төрләре белән танышу.

- машиналар тарихына күз салу.

2. Тимер юллар һәм поездлар турында сөйләшү.

- поезд төрләре.

- тимер юлларның төзелеше белән танышу.

Физкультминутка.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Кроссворд чишү “Транспортны таны!”.

2.Яраткан машинаны сайлау һәм аны тасвирлау. Парлар белән эшләү.

3.Табышмак әйтәм-тап! Машина һәм поезд турында.

V.Йомгаклау.

1.Автомобильләрнең нинди өлешләрен беләсез?

2.Явызкай-Шакшыкай нинди машиналар ярата?

3.Нинди төр поездлар була?

4.Машина миңа ни өчен кирәк?

VI.Өйгә эш бирү.

Явызкай-Шакшыкай яратмаган машинаның рәсемен ясарга.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

- Исәнмесез, балалар. Утырыгыз.

- Кәефләрегез ничек?

- Сез дәрескә әзерме?

II. – Узган дәресне искә төшерик.

  • Нәрсә турында сөйләштек без?
  • Йокы турында.
  • Без ни өчен йоклыйбыз?
  • Көн буенча кеше арый. Ял итү өчен һәм көч туплау өчен, йокларга кирәк.
  • ( балалар җавап бирә)

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  • Җирдә киң тасма ята. Нәрсә бу?(дөрес җавап бирелмәсә, икенче табышмак әйтелә)
  • Барасың, барасың, башына чыга алмыйсың?
  • Нәрсә бу?
  • Юл.
  • Дөрес, балалар. Юллардан нәрсәләр йөри?
  • Машиналар, автомобильләр һ.б.
  • Ә поездлар кайдан йөри соң?
  • Тимер юллар, рельслар буенча.
  • Бүгенге дәрестә автомобильләр, поездлар һәм тимер юл турында сөйләшербез.
  • Тактада нинди машиналар рәсеме күрәсез?
  • КамАЗ.
  • Нинди машина ул?
  • Йөк машинасы.
  • Тагын нәрсәләр беләсез йөк машиналары турында?
  • Алар йөк ташыйлар.
  • Минем кулда нинди машина?
  • Җиңел машина.
  • Җиңел машиналарның нинди төрләрен беләсез?
  • Жигули, Волга, Ока һ.б.
  • Тагын нинди машиналар була?
  • Ашыгыч ярдәм машинасы, милиция машинасы, пожарный машинасы.
  • Аларны нинди билгеләреннән танып була?
  • (балалар җавап бирә)
  • Спорт автомобильләре. (гоночные)
  • Балалар, машинаны кеше ни өчен уйлап тапкан?
  • (балалар җавап бирә)
  • Борынгы машиналар нинди булганын кайсыгыз белә?
  • (балалар җавап бирә)
  • Балалар, машиналар моннан 100 еллар элек мондый булмаганнар. Мин сезгә кызыклы китап битләре буйлап сәяхәт тәкъдим итәм. Кешеләр электән бер урыннан икенче урынга күчкәндә ничек җиңелрәк һәм тизрәк хәрәкәт итү турында хыялланганнар. Башта арбаны кеше үзе тарткан, аннан хайваннарны җиккән: этләр, боланнар, үгезләр, атлар. Бераздан пар көченнән файдаланырга өйрәнгәннәр. Ләкин бу да канәгатьләндермәгән кешеләрне. Аларга үзең теләгән тизлектә һәм үзең теләгән җиргә барырга мөмкин булган транспорт кирәк булган. “Аутос” – грек теленнән тәрҗемә иткәндә – “үзем” дигәнне аңлата, “мобилос” – латин телендә хәрәкәтчән (подвижный) дигәнне аңлата. Менә шуннан яңа исем “Авто-мобильный”, ягъни үзе хәрәкәт итүче дигән. Автомобиль йөртүчене без кем дибез?
  • Шофер.
  • Бу сезнең дә тарихы бар. Француз сүзе икән бит ул. Ә мәгънәсе кочегар. Югыйсә хәзерге машиналарда котел юк, ягасы да юк, шулай да машина йөртүчене шофер дип йөртәләр. Сезнең арагызда да шофер булырга теләүчеләр юкмы?
  • Шофер профессиясе бик кирәкле, мәрхәмәтле профессия. Ләкин үзегезнең һәм башкаларның да исәнлеген тәэмин итәр өчен юлларда игътибар булырга һәм нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?
  • Юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк. (балалар җавап бирә)
  • Молодцы.
  • Китапның 46 битен ачыгыз һәм сораучыкның киңәшләрен тыңлыйк, сорауларына бергәләп җавап эзлик.
  • Молодцы, укучылар. Бик игътибарлы сез! Ә хәзер 47 биткә күчик.
  • Нәрсә күрсәтелгән?
  • Кайсыгыз такта янына чыгып, хәтердән автомобильнең нәрсәләрдән торганын әйтә ала? Ә без класс белән рәсем буенча карап, җавап раслап барырбыз.
  • Балалар, ташбака нигә противогаз кигән?
  • Чөнки һава пычрак.
  • Ни өчен һава пычрак?
  • (балалар җавап бирә)
  • Ташбака нинди белдерү ясый безгә? Кем укып күрсәтә?
  • (балалар җавап бирә)
  • Явызкай-Шакшыкай өстәге рәсемдә бик шат, ә астагы рәсемдә йөзе чытык?
  • Чөнки ул пычраклыкны ярата, төтен чыгарып йөрүче машинаны күрү аңа сөенеч. Электромобиль аны тормыштан кысрыклый.
  • Уен тәкъдим итәм. Әгәр йөк машинасы күрсәгез, күзегезне берничә тапкыр ачып йомасыз, җиңел машина күрсәгез, зур итеп ачасыз, спорт автомобиле күрсәгез, күзегезне шаян гына кысасыз. Уен башланды...
  • Без ял да иттек, белемнәрегезне дә тикшердек.Булдырдыгыз ,акыллыларым!
  • Олы күзле кара айгыр

Кырык арба тартадыр.

Бу нәрсә?

  • Поезд.
  • Машиналар юлдан йөри, ә поездлар кайдан йөри?
  • Рельслар буйлап йөри.
  • Поездлар нигә кирәк?
  • Алар бик көчле һәм берьюлы бик күп йөкне, кешеләрне ерак араларга йөртә ала.
  • Поезд төрләре белән китапның 48 битеннән танышырбыз.
  • Товар поезды, электр поезды, метро поезды.
  • Поездлар нигә шундый озын?
  • (балалар җавап бирә)

  • Сезнең бу поездларның кайсына утырганыгыз бар?
  • Электричкага, метро поездына.
  • Укучылар, Казаныбызда да метро искиткеч матур, кемнәрнең булганы бар, кулларны күтәрегез.
  • (балалар җавап бирә)
  • Әмма монда да сак булырга һәм кагыйдәләрне үтәргә кирәк.(куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелә)
  • Ә хәзер Зирәк ташбаканың киңәшләрен укып үтик.
  • Сораучык безгә табышмак әйтә: класс белән бергә укыйк һәм җавабын табыйк.
  • Рельслар һәм поезд.
  • Рәсем буенча эшлибез. Биремне үтибез. (49 бит).

Физкультминутка.

  • “Зәңгәр вагон” көена хәрәкәтләр ясыйбыз.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  • Транспорт төрләрен искә төшерик. “В путь друзья!” китабы буенча.

а) тимер юл транспорты 4-7 битләр.

б) һава транспорты 8-13 битләр.

- Балалар, безгә Бразилиягә барырга кирәк булса, ни эшләрбез? Тимер юл буйлап булмый – алда океан, самолет белән күпләп товар алып кайтып булмый. Мәсәлән 1000 тонна кофе кирәк булса.

- Пароход.

- Әйе, су транспорты ярдәмгә килә.

- Җир йөзендә поезд белән дә, пароход һәм самолет белән дә барып булмый торган җир бар.

- Кайда ул?

- Нигә аптырадыгыз? Ул сезнең ишек алдыгыз. Сезгә өегезне ремонтлау өчен плиткалар, кирпеч кирәк булды. Ничек алып кайтырсыз кибеттән?

- Машина белән. 26-29б.

- Сораучык безгә табышмаклар әзерләгән. Сынарга булган үзенең дусларын. Сынатмаска кирәк, килешәсезме минем белән?

- Әйе.

- Табышмакның җавапларын уйлап әйтегез.

1. Искиткеч вагон!

Уйлап карагыз үзегез:

Һавадагы рельсларын

Куллары белән тоткан. (троллейбус).

2. Арбасы бар, аты юк,

Тәртә-мазар заты юк;

Тоткасына кулың тисә,

Атны да узып китә. (машина).

3. Баш өстендәге җирне

Ар кайда күргәнегез? (метро).

4. Көн дә, төн дә йокысызмын,

Күземне ачам, йомам.

Машиналарга, сиңа да

Ярдәм итмәкче булам. (светофор).

5. Бензин белән туклана,

Көче йөз атка тора.

Үзе 4 аяклы, резин тояклы

Эче тулы кеше. (автобус).

  • Ул пассажирлар йөртә шәһәр урамнары буйлап, рельслар буйлап хәрәкәт итә. Ул нәрсә?
  • Трамвай.
  • Молодцы. Мин бик шат.
  • Укучылар, мин сезгә Мәскәү шәһәрендә чыга торган автомобиль газетасы “Клаксон” номерларын алып килдем.
  • Газетаны карагыз һәм үзегезгә ошаган машинаны сайлап, шуның турында сөйләргә әзерләнегез.
  • (балалар җавап бирә)
  • Сез үзегезнең уенчык машиналарыгызны алып килдегез. Шуңа карап, машинаның өлешләрен санап үтик.
  • Ә хәзер минем кулдагы машинаны игътибар белән карыйк.
  • Нинди өлешләре юк?
  • Тәрәзәсе һәм куркынычсызлык каешлары.
  • Молодцы, сез бик игътибарлы.

V.Йомгаклау.

- Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Поездлар турында нинди яңа гыйлем алдык?Элек алган белемнәребезне нәрсә белән баеттык?

  • (балалар җавап бирә)
  • Юлларда һәр төр транспорт белән дә без сак һәм игътибарлы булыйк.
  • Явызкай-Шакшыкай нинди машиналар ярата?
  • Агулы газ чыгарып йөрүче машиналарны ярата.

VI. - Ә сез өйдә Явызкай-Шакшыкай яратмаган машинаны ясап карагыз һәм бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне әти-әниләрегезгә сөйләгез.

-Балалар, бүгенге дәрестә иң актив укучыны ачыклыйк.

  • (балалар җавап бирә)
  • Хөрмәтле укучылар, дәрес бетте. Актив эшләвегез өчен сезгә рәхмәт. Сау булыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Табигатьтә кунакта.Әйләнә-тирә дәресе.

2 класста "Табигатьтә кунакта" темасына әйләнә-тирә дәресе...

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация.

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация....

Уку дәресе 1 класс

План-конспект урока по чтению на тему "Тартык [ш] авазы. Ш, ш хәрефләре". ...

уку дәресе

Укучыларның аңлап укуларын тикшерү                   алымнары...