Урок
план-конспект урока по окружающему миру (2, 3 класс) по теме

Абдрахманова Люция Хакимовна

Урок малокомплектном классе по окружющему миру на тему "Трава у нашего дома"(2 класс), "Растительный мир"(3 класс)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docx24.05 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Безнең өй янындагы үлән

                    2 сыйныф

Тема:Үсемлекләр дөньясы

                           3 сыйныф

Максат:Еш очрый торган үләнчел үсемлекләр белән таныштыру; үсемлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү

Бурычлар:Укучыларны өй тирәләрендә очрый торган үсемлекләр белән таныштыру, аларны танып белергә һәм исемнәрен дөрес әйтергә, чагыштырырга,анализ ясарга,нәтиҗә ясый белергә  өйрәтү.

Җиһазлау: дәреслек,эш дәфтәре,гербарийлар,презентация

Максат:Үсемлекләрнең күптөрлелеге, аларга  хас үзенчәлекләрне ачыклау

 Бурычлар:үсемлекләрне группаларга аера белергә,мөстәкыйль эшләү  һәм парларда эшләү күнекмәләре булдыру.

Җиһазлау: Кызыл китап,тестлар,таблица,презентация

                                                                        Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше

  • Ачык дәрес бүген сыйныфыбызда.

Күркәм бәйрәм күк булсын ул барыбызга да.

Тәҗрибәле гыйлем осталары килгән

Ихтирамга лаек бүген барыгыз да

Милләтемнең олы горурлыгы булып

Дәрес үтә татар телендә.

Ачык дәрес онытылмаслык булып,

Бер бәйрәм күк калсын күңелдә.

Исәнмесез,утырыгыз. Хәзер әйләнә- тирә дәресе. Дежур укучыны тыңлыйбыз.(Бүген сыйныфта мин дежур,бүген 17 ноябрь, көн болытлы, кар ява. Һава температурасы -2С)

(1слайд)

  • Хәзер нинди ел фасылы?
  • Көз ахыры, кыш башы
  • Табигатьттә нинди үзгәрешләр бара?
  • Агачлардан яфраклар коелды,кошлар җылы якка киттеләр,көннәр кыскарды,төннәр озынайды,кар ява, кояш җылытмый.
  • Бик дөрес укучылар. Ләкин һәр ел фасылының аерым эзе, аерым төсе бар.

II.Актуальләштерү.

- Хәзер укучылар, үткән дәресне искә төшерәбез,кабатлыйбыз.

-2 нче сыйныфларның белемнәрен сорауларга җавап алып белербез.

1.Борынгы заманнарда йолдызлык дип нәрсәне атаганнар?

-Күктәге йолдызлардан торган фигураларны йолдызлыклар дип атаганнар.

2.Нинди йолдызлыкларны беләсең?

-Зур Җидегән,Аккош йолдызлыгы.

3.Көзге күк турында хикәя яки әкит язып килергә кушылган иде. Шуны уку.

- 3 нче сыйныфларның белемнәрен тест өстендә тикшерәбез(тест эшлиләр)

         1.Тест

1.Нәрсә ул туфрак?

А)җир өслеге, анда ком һәм балчык бар.

Б)җир өслеге ,анда ком,балчык, һава, су бар.

В)җирнең өске уңдырышлы катламы

2.Туфракның төп үзлеге

А)уңдырышлылык

Б)ком

В)балчык

3. Үсемлекләр туфрактан нәрсә алалар?

А)микроблар

Б)тозлар

В)черемә

4. Хайваннар туфракның уңдырышлыгына ничек йогынты ясыйлар?

А)туфракны йомшарталар

Б)үсемлекләрне ашыйлар

В)туфракның уңдырышлылыгын арттыралар

5. Туфрак составында нәрсәләр бар?

А)һава,су

Б)ком

В)һава,су, черемә,ком,балчык, минерал тозлар

- Эшләрне иптәшләреңнеке белән алыштыру һәм тактадагы белән  чагыштырып  тикшерү.(2слайд)

III.Яңа теманы ачыклау

-Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавап бирерсез.

1.Яз килсә- киенә,

Көз килсә- чишенә(агач)

2.Ике бер туган җәй яшел,

Көзгә берсе кызара,

Икенчесе карала(карлыган)

3.”Күкрәгемә кадыйм”,-диеп,

Сабакта очлы угым

Өзәргә теләсәң, әгәр,

Чәнчеп алырмын кулың(гөлҗимеш)

-Табышмакларның җавапларын бер сүз белән нинди төркемгә берләштереп була?

-Үсемлекләр.

-Димәк, бүгенге дәресебез нәрсәләргә багышланган булыр икән?

- Үсемлекләргә.

IY.Яңа дәрес өстендә эш.

-Укучылар искә төшерик әле, терек табигатькә нәрсәләр керә?

-Бактерияләр, кешеләр, үсемлекләр,хайваннар.

-Ни өчен алар терек табигатькә керәләр?

- Чөнки алар туалар, үсәләр, тукланалар, үләләр.

- Укучылар , берәрегезнең ишеткәне юкмы, терек табигатьне өйрәнә торган фән ничек дип атала икән?

- Терек табигатьне өйрәнә торган фән биология дип атала. Галим- биологлар үсемлекләрне, бактерияләрне,хайваннарны патшалыклар диләр.

Бүгенге дәрестә үсемлекләр дөньясы турында сөйләшербез.

Үсемлекләрне нинди төрләргә бүлеп була икән соң?(3слайд)

-Агачларга,куакларга,үләннәргә.

- Искә төшерик әле үсемлекләр нинди өлешләрдән тора?

- Тамыр,сабак, яфрак, чәчәк,орлык, җимеш.

-Укучылар, үсемлекләрне җирнең яшел күлмәге диләр.Шуңа күрә без үсемлекләрне сакларга тиеш. Үсемлекләрне теләсә кайда очратырга мөмкин. Мәсәлән, кайларда?

-Өйдә, ишек алдында,суда,урманнарда, болында һ.б.

- Яшеллек безнең планетабызны матур итә. Үсемлекләр арасында сирәк калганнары да бар, алар Кызыл китапка кертелгәннәр.(4 слайд)

                                                                            Дәреслек өстендә эш

- 2 нче сыйныфлар белән безнең өй янындагы кайбер үләннәр белән танышып китик.(5слайд)

Кышка күпчелек үләннәр көрән төскә керә һәм шиңә. Ләкин иртә көздә алар яшел булалар,кайберләре чәчәк тә ата.(Гербарий күрсәтелә)(6слайд)

Бу үлән сиңа танышмы, исеме ничек?

-Әрем.

(Дәреслектән әрем турында укыла)

(Гербарийдан кычыткан күрсәтелә, аның турында уку)(7слайд)

-Рәсемдә тагын нинди үсемлекләрне күрәбез?

- Бәбкә үләне,бака яфрагы.

-Алар турында “зирәк ябалакчык” китабыннан укый аласың.(124 бит )

-Ә хәзер 3нче сыйныфлар игътибар белән дәреслектәге 78-79 биттәге үсемлекләрнең күптөрлелеге турында укый торалар.

-Галимнәр үсемлекләрне нинди группаларга бүләләр?

-Суүсемнәр, мүкләр,абагалар,ылыслы үсемлекләр, чәчәкле үсемлекләр.

- Суүсемнәр кайда үсә?

-Суда.

- Мүкләрне кайда очрата алабыз?

-Дымлы урыннарда

-Абаганы ничек танып була?

-Зур кош каурыена охшаган матур яфракларына карап.

-Ылыслы үсемлекләргә нәрсәләрне әйтә аласыз?

-Нарат, чыршы,кедр.

- Иң күп таралган группа кайсысы ?

-Чәчәклеләр группасы.

(134 биттәге таблицаны карау)

                                   

                                                            Y.Физминут

     Эш дәфтәрендә эш

- Ә хәзер, эш дәфтәрендәге 1 биремне башкарырбыз. Кушымтадан рәсемнәрне кисеп тиешле урынга ябыштырырга.

- 2 бирем үсемлекләрне буярга һәм исемнәрен телдән әйтергә.

       

   Практик эш

           Үсемлекләрнең күптөрлелеге

Үсемлекләрнең группасы

Тамыр

Ботак

Яфрак

Яшәү урыны

Суүсемнәр

Мүк

Абага

Ылыслы үсемлекләр

Чәчәкле үсемлекләр

(8 слайд буенча тикшерелә)

Эш дәфтәрендә эш

-1 бирем,үсемлекләрнең күптөрлелеге таблицасыннан файдаланып, группаларның исемнәрен шакмакларга язырга

                                                              YI.Йомгаклау

-Дәрестә  үзегез өчен нинди яңалык  алдыгыз?

-Дәрестә башкарган нинди эшләр сезгә аеруча  ошады?

-Үсемлекләр нинди группаларга бүленә?

                                                                Өй эше(10слайд)

1.70-73 бит укырга,73 бит сорауларга җавап бирергә

2. 45 бит,3,4 биремнәрне үтәргә эш дәфтәрендә

1. 78-81 бит укырга,81 бит сорауларга җавап бирергә

2. 52-53 бит, 2-4 биремнәрне үтәрг эш дәфтәрендә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема урока: "СОГЛАСНЫЙ ГЛУХОЙ МЯГКИЙ ЗВУК [ч’]. БУКВЫ Ч, ч" 3.Тип урока: «Урок открытия нового знания» • 4. Форма организации урока: групповая • 5.Предмет - литературное чтение (обучение грамоте) • 6.Класс: 1 • 7.Автор

·Аннотация урока2.Тема урока: " СОГЛАСНЫЙ ГЛУХОЙ МЯГКИЙ ЗВУК [ч’].БУКВЫ Ч, ч"3.Тип урока: «Урок открытия нового знания»4. Форма организации урока: групповая5.Предмет - литературное чтение (обуче...

Урок окружающего мира по теме "Если хочешь быть здоров" МБОУ лицея №32 г.Орла Тип урока: обобщение изученного материала. Форма урока: урок - путешествие Программа: УМК "Перспективная начальная школа" Учебник: Окружающий мир 2-й класс, часть 2. Авторы:

Урок окружающего мира  по теме "Если хочешь быть здоров"Тишина Ирина Викторовна, учитель начальных классовМБОУ лицея №32 г.ОрлаТип урока: обобщение изученного материала.Форма урока:...

Урок окружающего мира по теме "Если хочешь быть здоров" МБОУ лицея №32 г.Орла Тип урока: обобщение изученного материала. Форма урока: урок - путешествие Программа: УМК "Перспективная начальная школа" Учебник: Окружающий мир 2-й класс, часть 2. Авторы:

Урок окружающего мира  по теме "Если хочешь быть здоров"Тишина Ирина Викторовна, учитель начальных классовМБОУ лицея №32 г.ОрлаТип урока: обобщение изученного материала.Форма урока:...

Разработка урока по математике « Математический теремок» Тема урока: «ЗНАКИ «ПЛЮС» (+), «МИНУС» (–), «РАВНО» (=)» Разработка урока по математике « Математический теремок» Тема урока: «ЗНАКИ «ПЛЮС» (+), «МИНУС» (–), «РАВНО» (=)»

Цели урока: познакомить учащихся со знаками «+», «–», «=»; учить детей понимать значение данных знаков, читать равенства; работать над развитием внимания, логического мышления учащихся; при...

Конспект урока «Число и цифра 8» Тип урока: урок объяснения нового материала (урок формирования первоначальных предметных навыков и УУД, овладения новыми предметными умениями) – «Введение понятия числа и цифры 8»

Конспект урока «Число и цифра 8» Тип урока: урок объяснения нового материала (урок формирования первоначальных предметных навыков и УУД, овладения новыми предметными умениями) – «Введение п...

Урок по Основам религиозных культур и светской этики 4 класс. Модуль: Основы светской этики.Тема урока: Урок ».Добро и зло " Зачетная работа. Урок скорректирован под свой класс из многих конспектов других учителей.

Технологическая карта урока Предмет _ Основы светской этики ________________________ Класс _____4____________________ Базовый учебник ___«Основы светской этики» А. Я.Данелюк____________________...

Проект урока русского языка, 4 класс Тема: Общее понятие о наречии. Тип урока: Урок изучения нового материала. Форма урока: Урок – сказка

Тема: Общее понятие о наречии. Тип урока: Урок изучения нового материала. Форма урока: Урок – сказка...