Проектная исследовательская работа"Авылым үткәне"
проект по окружающему миру (3 класс) на тему

Мусина Рамзия Рафиковна

Проектная исследовательская работа"Авылым  үткәне"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avyl_tarihy-konkurska.doc83 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа Чишмә районы Чертуш башлангыч мәктәбе

Авылым тарихы

                                                                                                            Язды:

                                                            Яңа Чишмә районы

Чертуш башлангыч мәктәбенең

                                                                  3 нче сыйныф укучысы

                                                                                    Саттарова Лилия

                                                                                                     Җитәкчесе:

                                                                                    Яңа Чишмә районы Чертуш                                        

                                                                                  башлангыч мәктәбе укытучысы

                                                    Мусина Рәмзия

Авылым тарихы

 Һәр кешенең туган ягы кадерле була. Минем өчен Чертуш авылы-ачылмаган тарих. Уз халкың, туган илең, туган авылың белән горурлану хисе дә әнә шулай, чал тарихны белүдән туа. Үткәннәрне хәтергә төшерүнең әһәмияте турында халкыбызның күренекле шагыйре Равил Фәйзуллинның бик мәгьнәле

” Онытма син” дигән шигыре бар. Хәтерләүдән курыкма син

Ил үткәнен онытма син!-дигән сузләрен мин, һәрвакыт кунелемдә йөртәм.

Укытучы Рәмзия апам белән,мәктәп музеенда,без авылыбыз тарихы белән танышабыз, материаллар туплыйбыз. Бәйрәм кичәләрендә әби-бабайларыбызны чакырып,аларның авыр тормышы, авылыбызның үткәне турында гыйбрәтле вакыйгалар тыңлыйбыз. Олыларга без һәрвакыт яхшы мөгалләммәдә, аларны ихтирам итәбез. “Олыласан олыны-олылар узеңне” ди халык мәкале. Ата-аналарын, милләтен, ата-бабаларының изге туфрагын кадерләп караган, шулар хакына файдалы эшләр кылып яшәгәннәрне халык хөрмәт итә “игелекле бала” дип атый. Мин уземнең туган авылым, аның тарихы, кешеләре турында хәрвакыт горурланып яшим, әлеге фәнни эшемдә аның үткәне белән сезне дә таныштырасым килә. Ә авылымның тарихы болай:

 Чертуш авылы моннан 300 ел элек барлыкка килгән. Исеме турында ике төрле фараз бар:

Беренчесе: авылда берничә милләт вәкилләре-татарлар, чирмешләр, чувашлар яшәгәннәр. Шулардан берләштереп Чертуш исеме биргәннәр ди.
Икенчесе: авылга килеп, халыкка җир бүлеп йөрүчене "землемер" - чертежник дип атаганнар. ( Чертожник) авыл халкы аны үзгәртебрәк "Чертошник" дигән. Шуннан Чертушка әйләнгән имеш.

1912 елларда Чертуш авылы бу тирәдәге авылларның иң зурысы саналган. 500ләп хуҗалык исәпләнгән. Халыкның төп шөгыле- игенчелек, терлекчелек булган. Авылда өч мәхәллә булган:

1- Югары оч мәчете- 19 йөз башында төзелгән, 1934- елларга кадәр эшләгән. Аннан соң мәдәният йорты итеп үзгәртелгән. 1971 нче елга кадәр эшләгән.
2- Урталык мәчете. 18 йөз урталарында салынган-1940 нчы елда искереп үзгәртелгән.
3- Түбән оч мәчете. Нарат агачыннан буралган.1937 нче елда манарасы киселгән.
1972 нче елда сүтелгән. Авылда указлы муллалар Галләм мулла, Әхмәтвәли мулла, Мәхсүм мулланы хәтерлиләр.

http://chertushkino.do.am/_si/0/s40813085.jpg http://chertushkino.do.am/_si/0/s21126838.jpg 

Авылыбыз тарихында эз калдырган шәхес-Ризван байның да тормышы узенчәлекле

Ризван бай.

Күп вакытлар үтмәгән булса да, инде тарихка калган кырыс, сикәлтәле елларда да нәрсәгәдер омтылган, өметләнгән хәвефле дә, хәтәр дә заманга баш имичә, бәлкем җәфа чиккән шәхесләр турында күп язалар, сөйлиләр икән, димәк шулай кирәк, гыйбрәт өчен, чагыштыру өчен дә кирәктер.

Чертуш авылы зур гына булса да, байлары күп булмаган, булганнары да, йә бик тә саран, күп очракта алдашып, башкалар исәбеннән байлык туплап, башкаларны рәнҗетеп, йә авыл старостасын сатып алу, муллаларга куштанлану ягын караганнар. Караклар белән эш итүчеләре дә булган (Чертушта 4-5 кешелек төркем ат караклары булган). Халыкчан булмаган "бай”ларны авыл кешесе өнәп бетермәгән. Бераз хәлләнеп киткәннәре бер-берсен күрә алмый, көнләшеп төрлечә аяк чалып торганнар.

Байлардан – Дәүләтша байның җил тегермәне, ярма ярдыргычы булган. Агачтан бурап төзелгән өе, абзар-кура салган, кирпечтән склады булган, чәчүлек җире күп булмаган. Көзен халыктан арышны юньрәккә алып, Чистай сәүдәгәре табыш алган.

Байлар рәтенә кермәсә дә, алдынгы карашлы Галләм мулла хәлле генә көн иткән. Бик таза, эре бәдәнле, өч улы, киленнәре бик эшчән булганнар. Җире күп булып, игене бик уңган. Ярлы-ябагага дигәндәй, көзен гошер итеп, көлтә китергәдә дога кылып кабул иткәч, балаларыңа ашатырсың дип, кире борып җибәргән, дип сөйлиләр иде. Алма, җиләк-җимеш бакчасы үстергән, умарта күчләре асраган Рәшидов фамилиясе белән кечерәк күләмдә шигырь-бәетләр китабы бастырткан. Авылның бер кара карашлы баеның кызы, яраткан егетенә ярлы дип бирмәгәч, ябышып чыккач, аертып алып кайтып, хатыны үлгән, тимер-томыр ремонтлап көн күрүчегә хатынлыкка биргәнгә хәсрәтләнеп, Галләм мулла "Газизә кыз бәете”н чыгарган.

1919 елда колчаклылар авылның ярлылар комитеты рәисе Габдулланы атып киткәннәр. Бер төркем авыл куштаннары, ул коммунист булган, зиратка күмдермибез, дип тавыш чыгаргач, Галләм мулла: "Җәмәгать, ул шәһитләр үлеме белән китте, - дип зиратка күмдергән.

Ә Ризван байның байлыгы төрле юнәлештә тупланган. Кирәк чакта үзе дә оек-чабатадан хезмәтчеләре белән бергә эшләгән, өч ташлы җил тегермәне 60 нчы елларга кадәр эшләп торды, кибет тоткан. Көзге якта башкорт якларыннан терлек сатып алып, куып кайтарткан, берәр ай уҗымда сугымга хәзерләгәч, боз тотканнан соң Казанга сатуга ташыткан. 100 дисәтинәләп җире булган. Яртысына арыш, калган өлешенә бодай, солы, тары чәчкән, бераз пар җире калдырган. Кышын пар җиренә тирес ташыткан. Дүрт улы, бер кызы – барысы да аерым-аерым агач өйләрдә Ризван бай биләмәсендә яшәгәннәр. Бер малае тегермәнче, икенчесе игенчелек-терлекчелек буенча эш алып барган. Бер улы – Шәрип кызыл командир булып киткән. Ә кияве Сәлимулла Ризванның беренче ярдәмчесе булган, ахыры. Немец ургыч машинасы, чәчкеч, сугу җайланмасы кайтартканнар, игеннәрне пар ат җигеп урдырганнар. Булган техниканы карап, төзәтеп тору киявенә йөкләнгән. Тегермәнне дә ул ремонтлашкан, хәзергечә әйтсәк, механик булган Сәлимулла кияве. Сүз уңаенда шунысын да искәртик, Сәлимулла беренчеләрдән булып колхозга кергән, авылга беренче трактор алып кайтуны аңарга тапшырганнар. Алдынгы механизатор буларак колхозчыларның республика съездында катнашып, Бөтенсоюз старостасы Калинин бабай белән кара-каршы биегән, дип сөйлиләр иде. Ватан сугышында танклар бәрелешендә, танк эчендә батырларча һәлак булды, дигән хәбәр килгән авылга.

Ризван байның кызыл командир улы кайтып, әтисенең рөхсәте белән беркадәр алтын-көмешен Кызыл Армия фондында дип алып киткәне мәгълүм. Бу турыда Ризванның хезмәтчесе – Хәким бабайның сөйләгәне булды. Соңрак Шәрип Урта Азиягә җибәрелеп, илләрен азат итү өчен сугышучы басмачылар белән бәрелештә һәлак булган.

Ризван бай заманына күрә укымышлы гына булган, солдат хезмәтендә Петроградта белем эстәгән. Беренче чыганак итеп каян юнәткәне билгесез кебек булса да, иген игеп, мал-туар асрап хәлләнеп киткән, дип фараз итик.

Чабаксар авылы урысларыннан кызыл кирпеч суктырып, осталардан үзенә торак өй, янкорма, зур гына кибет, капка арасы гына гына ашлык, ит склады төзеткән. Авылда кирпечтән бердәнбер урында ярыйсы гына күркәм биналар булган болар. Кибет бинасы 1960 елга кадәр райПО кибете, торак йорты 12 тәрәзәле, без белгәндә колхоз идарәсе, соңрак уку өе хезмәтендә булды. Складын башта пекарня, соңрак ашлык киптерү бинасы итеп тоттылар. Янгын булып, түбәсе янгач та көл-кош тизәге җыю урыны булды.

Сату-алу мәсьәләләрендә күп сәфәр кылган. Бохарага да баргалаган, сәүдәдә шәрык базары тәртибен, шәригать кануннарын яхшы белгән, үтәргә тырышкан. Отышлы да булгандыр, мөгаен. Сату белән хатыны шөгыльләнгән. Һәр товарга контроль сан һәм сату бәясе куелган. Әйтик, француз яулыкка контроль бәя 30 тиен булса, алучы 15 тиенгә алырга теләсә, бераз сатулашып, ике арада ризалашып, 20 тиенгә саткан. Ә икенче бер кибет тотучы "Чулак” кушаматлы, исеме Ногъман, күбрәге ашамлык әйберләр: шикәр, кызыл билле прәннек, такта чәй һ.б. белән сәүдә иткән. Бәяләрен бик еш үзгәртеп торса да, гел үзенә отышлы итәргә тырышкан. Яшереп кенә аракы да саткан. Караклар белән эш иткәч, халык "Чулак”тан читләшергә тырышкан. Күбрәк Ризванга барганнар. Тегермәнгә дә күбрәк Ризванныкына йөргәннәр. Мәчеткә гошер керткән. Сәфәрдә булмаганда намазга йөргән, бигрәк тә җомга көннәрендә сәдака өләшкән.

1955 елның көзендә салкынча аяз көнне Ризван бабайны авылда күргәнем булды, кем икәнен белмәсәм дә, игътибар иткәнмен күрәсең. Гәүдәгә зур гына, таза, матур йөзле, ап-ак сакаллы, эшләпәдән, өстендә аксыл өр-яңа плащ иде, таякка таянган булса да төз, нык басып атлый. Соңыннан белештем, ерак кына туганнары Әбүбәкер абзыйларга кайтып икене кунып киткән, йортларын, тегермәнен карап йөргән, зиратка барганнарын Әбүбәкер абзый сөйләгән иде. (Хәйруллин.Н истәлекләреннән)

1930 нчы елның мартында 29 хуҗалык колхозга берләшеп "Карл Маркс” исеме биргәннәр. Колхозның беренче рәисе Әхмәтшин Сафа булган. 1934елларда авыл халкы күмәкләшеп беткән диярлек

 6-7 хуҗалык аерым булып калганнар.1937 елда уңыш бигрәк тә бодай уңган.

Авыл халкы бераз хәлләнгәч, бер-берсенә кунакка йөрешкән. Сугыш алдыннан колхозда 300 гә якын ат, сыерлар,сарыклар,тавыклар бар иде. Колхозда 4 кырчылык бригадасы һәм яшелчәлелек бригадасы оешкан.
1941 нче елда бодай бик уңган. 1943 елга кадәр кырда тракторлар эшләде.
Авылдан 150 дән артык кеше сугышка киткән. Яртысыннан артыгы яу кырларында ятып калган. 50 нче елларга кадәр тормыш бик авырлык белән барды. Шулай булса да,

Бик тырышып эшләде халык, өмет белән яшәде.1958 елда Карл Маркс ис. (Чертуш), "Марс" (Акъяр), "Ирек" (Шахмай), "Алга" (Чаллы башы) колхозларын берләштереп, үзәге Шахмай авылында "Татарстан” колхозы оешты.
1989 елда Чертуш яңадан мөстәкыйль колхозга эйләнде.
1995 елның 19 нчы августында мәчет ачылды.

1996 елның мартында К.Маркс исемендәге колхоз "Чертуш акционерлык җәмгыяте " дип үзгәртелде.

2006 нчы елдан Чертуш агрокомплексы "Вамин" га кертелде.

2007 нче елда авылда яңа тугызьеллык мәктәп ачылды.

2013 нче елда яңа мәдәният йорты ачылды.

Авылым елдан-ел матурая,зурая бара.Ә иң матур куренеш: үткәненә,тарихына хөрмәт белән караган авылдашларым яши.Чертуш авылына кергәндә,туганнар каберлегенә һәйкәл тозеп,укучылар белән берлектә 37 чыршы утыртылды.Ә бу каберлекнең тарихы болай:

Туганнар каберлеге тарихы.

Безнең Чертуш авылы тарихларга бик бай як. Үткән гасырның кайтавазы булып ,түбән очта авылга кергән һәр юлчыны, калкулыкта урнашкан 37 авылдашыбыз күмелгән туганнар каберлеге каршылый. Ә бу каберлекнең тарихы үткән гасырның 1920 нче елларына барып тоташа. Шушы елның февраль – мартында Бөгелмә ягыннан Совет хөкүмәтенә каршы фетнәчеләр отряды килгән. Фетнәчеләр, Чертушны чыгып, Каргалы авылы ягына 5-6 чакрым үтүгә, кызыл гаскәрләр белән беренче бәрелештән соң, ыгы-зыгы –башланып, урыс Чабаксары авылы ягына качалар. Киредән авылга килеп, хәлле генә кешеләрнең йортларына ут төртеп, хуҗаның башына кылыч белән сугып үтерәләр. Башкача, зыян салмыйча, Шахмайга китәләр , тик ни сәбәптәндер, кире Чертушка кайтып, ир-атларны авыл буенча җыеп ( мәчет, намаздагыларны да) ,түбән очка алып төшеп аталар. Исән калганнарга, " Торыгыз,исән булсагыз, өйгә кайтарабыз”-, дигән сүзгә алданып, торып баскан, Мирсәй бабайны да атып үтерәләр. Шуннан 3-4 кеше генә исән калып, елга буенча шуышып кайталар. Авыл халкы елый-елый 37 кешене бер баз казып күмә. Кабер өстенә, авыл рәисе Хисмәтуллин Мөнип белән Әхмәтвәли Шаһвәли таш куйдырып, тирәсен тотып куя. 2008 нче елда авыл халкы белән берлектә, Кәлимуллин Рафаэль, Гыйльметдинов Җәүдәт туганнар каберлегенә һәйкәл ясап куйдылар. Без, укучылар да бу каберлеккә 37 чыршы утырттык. Аларны кадерләп,тәрбияләп торабыз.Чонки ,алар,безнен авылыбызның уткэн тарихын гасырлар буе чагылдырып торырлар.

 Туган җир,туган туфрак,туган нигез...Бу тирән мәгьнәле тошенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата.Кеше кайда гына булмасын,нинди генә урыннарны куреп сокланмасын.аны һәрвакыт газиз җире.туган нигезе тарта,биредә.Биредә аның әти-әнисе гомер итә,нәселдәш туганнары яши,ерак бабаларыларының каберләре,аларның истәлекләре яши.

                       

               

                     

                     Файдаланылган әдәбият

1.Мәгариф журналы № 1.2009 нчы ел.

2 Яңа Чишмә хәбәрләре2010 ел,4 нче июль

3.” Энҗе бөртекләре”,Ә.Шәрипов,2010 ел

4.Авылыбыз аксакалы Хәйруллин Накип истәлекләре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Помощь в оформлении и защите проектно-исследовательской работы

Думаю, данный материал пригодится для работы с детьми...

Проектно-исследовательская работа.

В презентации предложены темы проектно-исследовательских работ для учащихся начальной школы, выдержки из работ учащихся....

Проектно-исследовательская работа "Роль партизанского движения в ВОВ"

Данную работу мы выполняли вместе с моим учеником Кулаком Павлом. Она может быть полезна учителям для проведения бесед о ВОВ и организации проектно-исследовательской работы с учащимися....

Проектно-исследовательская работа "Роль партизанского движения в ВОВ"

Данную работу мы выполняли вместе с моим учеником Кулаком Павлом. Она может быть полезна учителям для проведения бесед о ВОВ и организации проектно-исследовательской работы с учащимися....

Проектно- исследовательская работа на тему " Организация коррекционной педагогической работы по формированию навыков аналитического чтения у детей с нарушением зрения, имеющих сложные и сочетанные дефекты в развитии".

Разработка и апробация наиболее эффективных коррекционных приёмов работы, направленных на преодоление нарушений речевого развития у детей  с нарушением зрения, имеющих сложные и сочетанные дефект...

КОНКУРСНАЯ РАБОТА Номинация: «Проектно-исследовательская работа на тему «Роль календарей в жизни людей»

На сегодняшний день практически у каждого дома есть календарь, либо на стене, либо на письменном столе, либо в портфеле или сумочке. Каждый из нас с помощью календаря старается планировать, и тем самы...

Альманах № 1, 2022 Исследовательские и проектные работы учащихся. Методические рекомендации для руководителей проектно-исследовательских работ.

Материалы альманаха подготовлены методическим объединением учителей начальных классов МОБУ Новобурейской СОШ № 3 Бурейского муниципального округа Амурской области. В нём представлены лучшие исследоват...