Все профессии важны.
план-конспект урока по окружающему миру (1 класс) на тему

Cафиуллина Турсунташ Исламовна

Открытый урок по окружающему миру 1 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_klass_ok_mir_achyk_dres.docx57.35 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 “Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе”

1 нче сыйныфта әйләнә – тирә дөнья дәресе конспекты

Тема: “Һәр  һөнәрдә кирәкле!”

укытучы:

Т.И.Сафиуллина

апрель, 2017ел

Максат: һөнәрләрнең күп төрле булуын һәм һәр һөнәрнең дә кирәкле икәнлеген аңлату;

Шәхескә кагылышлы УУГ: уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру;

Регулятив УУГ: уку максаты кую; проблеманы чишүдә берничә вариант табу; нәтиҗә ясау;

Танып - белү УУГ: проблема кую һәм аны чишү.

Коммуникатив УУГ: үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү.

Җиһазлау: Әйләнә – тирә дөнья дәреслек (1 сыйныф, А.А. Плешаков, М. Ю. Новицкая), презентация, биремле карточкалар

Дәрес барышы

I Ориентлаштыру – мотивлаштыру этабы

  1. Уңай психологик халәт тудыру.
  • Хәерле көн балалар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-берегезгә карап елмайдык та, бер – беребезгә уңышлар телик. Ә хәзер матур итеп утырыйк һәм  дәресне башлап җибәрик.

II Актуальләштерү, яңа темага әзерлек

  • Укучылар мин сезгә бер әкият сөйлим игътибар белән тыңлагыз. Бер шәһәрдә төрле һөнәр ияләре бик дус, тату бер-берсенә ярдәм итешеп  яшиләр икән. Ләкин көннәрдән- беркөнне алар арасында бәхәс чыккан. Нинди бәхәс икәнен беләсегез киләме? Алайса дәвам итәм .
  • Мин,-дигән бер һөнәр-Бик кирәкле, мин булмасам кешеләр һаваларга менә алмас, күк йөзендә  очып йөри алмаслар иде,- дигән. Ничек уйлыйсыз бу сүзне кайсы һөнәр әйтте икән?
  • Юк,- дигән икенче  һөнәр-Мин кирәклерәк, мин булмасам кешеләр төрле чирләр белән авырырлар иде,-дигән. Ә сезнеңчә бусы кайсы Һөнәр сүзләре.?
  • Мин иң кирәклесе!-дигән өченче һөнәр,-Чөнки мин балаларга белем бирәм, кешеләрне белемле итәм ,-дигән. Ничек уйлыйсыз бу сүзне кайсы һөнәр әйтте икән?
  • Мин тынычлык саклыйм, каракларны тотам, -дигән соңгысы . һәм шулай итеп бәхәс куерган куерган, башка һөнәрләр дә бәхәскә кушылган.
  • Укучылар, бәхәс нәрсәдән килеп чыккан иде әле?( Укучылар Җавабы)
  • Ә сез ничек уйлыйсыз кайсы һөнәр кирәклерәк?(һәр бала үз фикерен әйтә)

III Дәреснен максатын, темасын билгеләү.

-Менә сез дә төрлечә уйлыйсыз. Кайсыгызның фикере дөрес икән,шуны белү өчен без дәрекскә нинди максат куябыз?

- Бүгенге дәреснең темасы нинди булыр инде?

- Укучылар ничек уйлыйсыз әкият ничек бетәр икән?

IV Яңа тема өстендә эшләү

  1. Мини- проект яклау
  • Бүгенге дәрестә без сезнең белән һөнәрләр туында сөйләшәбез. Укучылар сезнең әти –әниләрегез дә нинди дә булса һөнәр ияләре, аларның һөнәрләре турында сез нәрсәдә булса беләсезме? Шул турыда сөйләп китегез әле.
  1. Игенче һөнәре турында сөйләшү.

Табышмак –шигырь

Кабара – кабара

Аның саен агара.

Мич эчендә кызара,

Тәмле исләр чыгара.

Мичтән алгач, мактыйлар,

Уңган диләр, ах, диләр.

Ул барында һәркемнең

Күңелләре шат диләр.

Мактыйлар да, мактыйлар.

Ул булганда, мул булган да,

 Тормышлар гөрләп бара.

Нәрсә ул әйтеп кара.

-Дөрес укучылар сүз икмәк турында бара. Ә ул безнең табынга килгәнче нинди юллар үтә соң? Икмәк кемнәрнең хезмәт җимеше?

-Әйе, икмәк өстәлдә булсын өчен бик күп һөнәр ияләре хезмәт итә. Икмәк үстерүчене Игенче диләр. Игенче иң изге, иң олы һөнәр. Икмәк үстерүгә тракторчы, шофер, комбайнчы, тегермәнче,аграном, ипи пешерүче, сатучының хезмәте керә.Хәзер техника заманында яшибез. Кеше күп кенә хезмәтләрне машиналар ярдәмендә башкара. Ләкин безнең әби- бабаларыбыз бар эшне кул хезмәте белән башкарган. Дәреслекнең 36 нчы битендә бирелгән иллюстраөияләргә карап без ипине ни рәвешле үстергәннәр, ничек пешергәннәрен күрәбез. Бу эш ничек башкарылган, рәсемнәргә карап кайсыгыз сөйләп бирә ала?

- Икмәкле булу җиңел эш түгел. Игенче җирне яратырга, эшчән, сабыр һәм түземле булырга тиеш. Кеше кем генә, нинди генә һөнәр иясе булмасын ул билгеле бер сыйфатларга ия булырга тиеш.

3. Практик эш

-Хәзер  без сезнең белән “Кояш төзе уены”уйнап алабыз. Барыбыз да конвертларны алдык. Конверт эчендә түгәрәк һәм нурлар бирелгән. Түгәрәккә һөнәр язылган, ә нурларга бу прфессия кешесе нинди булырга тиеш, кирәкле сүзләрне сайлап кояш ясарга кирәк. Туры килмәгән сүзләрне алып куябыз.

 Физ-ка

4. “Домино” уены

(сорауларга җавапларны, рәсемнәр арасыннан сайлап куярга)

5. Эш дәфтәрләрендә эшләү.

28-29 нчы битләр.

V Яңа теманы ныгыту

  1. Яңа һөнәрләр турында информация.

Кинолог-этләр үрчетә, өйрәтә.

Ювилер – бизәнү әйберләре ясый.

Программист- компьютерда эшләү өчен программалар ясый.

  1. Дәреслек белән эшләү

38-39 битләр.

  1.  Уен “Хат уку”
  • Берничә һөнәр  иясе сезгә хат язган. Хатны кем язганлыгын  белер өчен сезгә әлеге сүзләрне укырга, артык сүзне табарга кирәк.
  1. Проблемалы сорау кую
  • Балалар  күз алдыгызга китереп карагыз әле. Дөньяда укытучы яки врач һөнәре  юк ди. Бу очракта ни булыр иде, сез ничек уйлыйсыз.
  • Дәрескә нәтиҗә ясыйк инде укучылар.(һәр һөнәрдә кирәкле)

  VI Йомгаклау

  • Балалар, һәр кеше нинди дә булса һөнәрле булу, профессия алу турында хыяллана. Сез дә үзегезнең хыялларыгыз турында сөйләп үттегез. Ә менә нәрсәгә дә ирешү өчен хыял гын җитә микән  ничек уйлыйчыз? Бу хыялларны тормышка ашыру өчен тагын нишләргә кирәк?

VII Рефлексия

  • Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?
  • Кәефләрегез ничек? (смайллар ярдәмендә күрсәтәләр)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час "Все профессии нужны, все профессии важны!"

Цель: знакомить учащихся с различными профессиями, расширять знания о них; побуждать учащихся к активной познавательной творческой деятельности; развивать умение работать в группах; воспитывать ...

Все профессии нужны, все профессии важны!

Этот материал могут использовать учителя начальных классов, как во внеклассной работе, так и на уроках. Интересен он будет и воспмтателям ГПД....

Все профессии нужны, все профессии важны.

Презентация, знакомящая детей (в стихах) с различными профессиями. Можно использовать во внеурочной деятельности и на уроках окружающего мира....

Классный час на тему:«Все профессии важны, все профессии нужны»

Классный час на тему:«Все профессии важны, все профессии нужны»...

Тема: Лучшая профессия – это…. «Все профессии важны, все профессии нужны»

Тема:  Лучшая профессия – это….  «Все профессии важны, все профессии нужны»...

Проектная деятельность на тему: «Все профессии нужны, все профессии важны». (Профессия – ветеринар)

В  дошкольном возрасте особое значение для полноценного развития детской личности приобретает  приобщение к миру взрослых людей и созданных их трудом предметов. Ознакомление с профессиями...

Веселый урок о профессиях "Все профессии нужны, все профессии важны"

Занимательное знакомство с различными профессиями....