"Ел фасыллары"
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс)

2нче сыйныф өчен әйләнә-тирә фәненнән дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_yln-tir.docx21.19 КБ

Предварительный просмотр:

Әйләнә-тирә

 2 сыйныф

     Тема:     Ел фасыллары

                                 Максат:      ел фасыллары алмашыну сәбәпләре турында күзаллау формалаштыру

     Көтелгән  нәтиҗәләр:

               ТБУУГ: ел фасыллары алмашыну сәбәпләрен аңлата белү;

                РУУГ: төрле чыганаклардан мәгълүматны таба һәм куллана белү,үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

                КУУГ: үз фикереңне аргументлар белән нигезли, дәлилли белү, күршең белән хезмәттәшлек итү;

               ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану

     Җиһазлау: компьютер,  2сыйныф дәреслеге (А.А.Плешаков, М.Ю, Новицкая 1 кисәк, 28-31нче бит), эш дәфтәре (1 кисәк, 20-21 нче бит),плакатлар.

 

Дәрес барышы:

1.Оештыру моменты. 

Мотивлаштыру. Хәерле иртә, укучылар. Кәефегез ничек? Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмайыйк, уңышлар телик. Күтәренке кәеф белән дәресебезне башлыйк.

2.Белемнәрне актуальләштерү

-Укучылар, хәзер елның нинди вакыты? Нинди ай?

А) Нәрсә ул ай?( вакыт улчәү берәмлеге)

Б)Бер елда ничә ай?(12 ай)

Б)Кайсы  ай елны башлый?(гыйнвар)

В) Кайсы  ай  елны тәмамлый? (декабрь)

Г) Көзнең кайсы ае җитми: октябрь,сентябрь? (ноябрь)

Д)Кыш айларын атагыз.(декабрь,гыйнвар,февраль)

Е) Бер елда ничә көн?Кәбисә елда ничә көн? (365,366)

3. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү

1)- Укучылар, уйлап карагыз әле, ни өчен без дәресне елның төрле вакытлары турында сөйләшүдән башладык?  (теманы чыгару)

2) Дәрестә без нәрсә белергә тиеш булабыз?

Мин сезгә шигырьләр укыйм. Сез бу шигырьләрдә кайсы вакыт турында сүз баруын  әйтергә тиеш буласыз.

4. Яңа белемнәр үзләштерү

Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Елап елгалар
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара
Бу кайсы вакыт,
Я әйтеп кара.
(яз)

Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга, Урагын ура,-
Бу кайчак була
? (җәй)


Ал-кызыл алмаларга
Балалар сөенәләр.
Амбар тулы ашлыкларга,
Байлык-муллык килгәнгә
Өлкәннәр сөенәләр.
(көз)


-Мин кайсы вакыт турында сөйләдем?

- Көз турында.

Салкын саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна.
Үзләре матур
Һәм салкын була.

Бу кайчак була? (Кыш.)

  • Әйе, яз, җәй, көз, кыш – бу 4 ел фасылы.
  • Һәр ел фасылының үз гүзәллеге бар. Ничек уйлыйсыз, ел фасылларын нинди төсләр белән билгеләп була?
  • Кыш-ак, яз-яшел, җәй- кызыл, көз-сары.
  • Эйе, дөрес.Ни өчен шулай?

4.1.Дәреслек белән эш.

Укучылар,дәреслекнең 28нче битен ачабыз.Без анда ел әйләнәсен күрәбез. Рәссам ни өчен елны әйләнә формасында ясаган? (әйләнәнең башы да ахыры да юк)

 ВИДЕО КАРАУ

- Эйе,яз артыннан һәрвакыт җәй, җәй артыннан көз,аннан соң кыш килә. Аннан тагын яз җитә,яңадан барысы да кабатлана.

-  Ни өчен ел фасыллары алмашына? Көн белән төннең алмашынуы Җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүе белән аңлатыла. Ә ел фасылларының алмашынуы Җирнең Кояш тирәли хәрәкәтенә бәйле. 

ВИДЕО КАРАУ

Группада эшләү (дәреслек, плакатлар файдаланып)

Пазллардан рәсем җыеп, һәр төркем килеп чыккан ел фасылы турында сөйли.

Укучылар җаваплары тыңлана

Балалар әйтегез әле, яз нинди соң ул? Ул вакытта табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (балалар язны тасвирлап сөйлиләр: көннәр озая, төннәр кыскара, кояш ныгырак җылыта, карлар эри, гөрләвекләр ага, агачлар яфрак яра, кошлар җылы яктан кайталар, тамчылар тама,бөҗәкләр уяна, табигать җанлана һ.б.)

Сез җәй турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Җәй көне кошлар сайрый, аллы-гөлле чәчәкләр үсә, күбәләкләр оча, кояш кыздыра.

- Балалар әйтегез әле, көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-Көннәр салкыная, яңгырлар ява, яфраклар саргая, яфраклар коелалар, җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне җыеп алалар, кошлар җылы якларга очып китәләр.
-Кышның билгеләрен сөйләп күрсәтегез әле.

-Ап-ак карлар ява, буран уйный, көннәр салкын

Табигатьтә бара  торган барлык  үзгәрешләр табигать күренешләре дип атала.Ел фасылларына  бәйле табигать күренешләрен  сезонлы күренешләр дип атыйлар.

5.Физкультминутка

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам итик.

6.Белемнәрне ныгыту.

Эш дәфтәрләрендә эшләү

  1. 20нче бит №2, 21нче бит №4,№5

7.Рефлексия

Укучылар, сезгә сигнал карточкалары кирәк була. Мин укыган белән сез килешсәгез,яшел карточканы күтәрәсез. Әгәр дөрес түгел дип саныйсыз икән,кызылны .

1) Көн белән төннең алмашынуы Җирнең үз күчәре тирәсендә эйләнүе белән аңлатыла (+)

2) Ел фасылларының алмашынуы Җирнең Кояш тирәли хәрәкәтенә бәйле. (+)

3)Ел фасыллары 2 (-)

4)Кышны кызыл төс белән билгеләп була (-)

5)Кыштан соң яз килә (+)

6)Җирнең төньяк өлешендә җәй, ә көньяк өлешендә бу вакытта кыш була. (+)

7) Хәзер бездә җәй ел фасылы (-)

8) Яңгыр,буран, томан,салават күпере,җил – табигать күренешләре. (+)

8.Нәтиҗә ясау.

Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдегез?
Без бүген ел фасылары турында белдек. Кыш, яз, җәй, көз- елның 4 фасылы. Барысы бергә ел әйләнәсен тәшкил итәләр. Вакыт беркайчан да тукталып тормый, һәр елны кыш артыннан яз, яздан соң җәй, җәй артыннан көз килә.

Ел фасыллары Җир шарының Кояш тирәли хәрәкәте һәм Җир күчәре авыш булу белән аңлатыла.

Билгеләр кую

Өй эше:1. Дәреслек 28-31нче битләр укырга;сорауларга җавап

               2.эш дәфтәре 21нче бит №3


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ел фасыллары

Башлангыч сыйныф укытучыларына ярдәмлек материал...

Ел фасыллары бездә кунакта

2 класста " Ел фасыллары бездә кунакта"- әдәби уку дәресе....

Ел фасыллары темасына презентация.

Презентация по окружающему миру....

Ел фасыллары

Табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәнү....

Татар теле 2 класс "Ел фасыллары"темасын өйрәнү план конспект

Табигатьтәге күренешләрнең цикллыгы турындагы күзаллауны үстерү; тере   һәм тере булмаган табигатьләрнең бәйләнешен күзәтергә ярдәм итү; логик мәсьәләләрне  чишә белүне ...

Ел фасыллары

Табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәнү....

Ел фасыллары белән таныштыру

Дәрес җиһазы: Р.З.Хәйдәрованың “Татар теле “4 сыйныфлар өчен дәреслеге, методик кулланма, презентация «Ел фасыллары »...