Главные вкладки
Татар теле 2 класс "Ел фасыллары"темасын өйрәнү план конспект
план-конспект урока (2 класс) на тему
Табигатьтәге күренешләрнең цикллыгы турындагы күзаллауны үстерү; тере һәм тере булмаган табигатьләрнең бәйләнешен күзәтергә ярдәм итү; логик мәсьәләләрне чишә белүне формалаштыру; тексттагы хаталарны төзәтә белү; сүзлек өстендә эш: ел фасыллары ылыслы агачлар, айлар(декабрь, гыйнвар, февраль).
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 45.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Казан шәһәренең 86 мәктәбе
2В сыйныфы
Ел фасыллары
Укытучы:Р.Р.Исмәгыйлева
2030-2014 нче уку елы
Тема:Ел фасыллары.
Максат:табигатьтәге күренешләрнең цикллыгы
турындагы күзаллауны үстерү; тере
һәм тере булмаган табигатьләрнең бәй-
ләнешен күзәтергә ярдәм итү; логик
мәсьәләләрне чишә белүне формалаш-
тыру; тексттагы хаталарны төзәтә
белү; сүзлек өстендә эш: ел фасыллары,
ылыслы агачлар, айлар(декабрь, гыйн-
вар, февраль).
Методик алымнар:
1 Ел фасыллары турында табышмаклар әйтү.
2 Бирем”Билгеләрне уйла һәм яса”.
3 Хикәя-табышмак уку.”Айлар”.
4 Логик мәсьәлә чишү.
5 Уен “Кыш”.
Дәрес барышы.
-Исәнмесез, балалар! Без бүген сезнең белән сәя-
хәткә барыр өчен җыелдык.(Тылсымлы җил му-
зыкасы ишетелә).Күзләрне йомдык, җил безне
очыртып сәяхәткә,безгә кирәкле урынга алып
китәр.(Балалар күзләрен йома,укытучы накидка
кия, музыка тына). Менә сез миндә кунакта.Әй-
дәгез,танышабыз.
-Исәнмесез, мин табигать тылсымчысы.
-Ә сез кемнәр?
(Балалар исемнәрен әйтәләр.)
-Хәзер елның кайсы фасылы, кем әйтер?
(Кыш)
-Нинди ай?
(Февраль)
-Тагын нинди ел фасылларын беләсез?
-Кыш,яз,җәй,көз.
-Мин сезнең белемнәрегезне тикшерәм.Сез дөрес
җавап бирсәгез,киемнәремне алыштырам.Ел
фасыллары турында 4 табышмак әйтәм.
Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән,
Чыршы,каен,имән
Кардан чикмән кигән.(Кыш)
Кара мыеклы җизнәм
Сагындырып килгән.(Яз)
Аланнарда- җиләк исе,
Басуларда- иген исе,
Җәйләүләрдә-сөт исе…
Тагын аллы-гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе-
Шушы буладыр төсе! (Җәй)
Һәркөн диярлек
Елап яшь коя.
Килгән кошларны
Көньякка куа.(Көз)
-Сез дөрес җавап бирдегез.Ел фасыллары эш
дәфтәрләрендә ничек сурәтләнгән икән шуны кү-
зәтәбез һәм эшлибез.(Дәфтәрләрдә эш).
Кыш.
-Без прогулкага чыктык,тар сукмактан бара-
быз,-ди тәрбияче.(Балалар колоннага тезелеп
басалар һәм берәрләп баралар).
-Менә без паркка килеп җиттек, Бер мәйдан-
чыкка чыктык.(Балалар түгәрәккә тезелеп ба-
са).
-Монда нинди саф һава! Күкрәкләрне тутырып
сулыш алыйк әле!(Балалар тирән итеп сулый)
-Өстән» кар бөртекләре» коела.Менә алар әй-
ләнеп-тирбәлеп җиргә куналар.(Балалар кулла-
рын селкиләр,әкрен генә тирбәлеп чүгәлиләр).
-Көчле җил чыкты, кар бөртекләре очып ките.
Агачлар уңга-сулга тирбәлә.(Барысы да торып
басалар, әйләнәләр.Тураеп басалар,аннары уңга-
сулга бөгеләләр).
-Җил көчәйде.Ул улый, сызгыра, ыжгыра,ыңгы-
раша,авыр сулый.(Балалар у-у-у,с-с-с,з-з-з,ш-ш-ш,у-у-ух-у-у-ух! А-а-ах –а-а-ах! Кебек тавышлар
чыгаралар.(Музыка куела, балалар бииләр)
-Рәхмәт.Сез мине шатландырдыгыз, утырыгыз.
Ә хәзер сезне “Ел фасыллары” дигән хикәя-та-
бышмак белән таныштырам.(Укытучы сөйли,
балаларга хикәягә карата төрле сораулар бирә,
логик мәсьәләне чишүдә интерактив такта кул-
лана).
-Балалар, бүгенге шогылебездә нәрсә турында
сөйләштек?
-Ел фасыллары турында сөйләштек.
-Рәхмәт,балалар,сез бик әйбәт эшләдегез,сау бу-
лыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспективалы башлангыч мәктәп 1нче сыйныф өчен татар теле дәресләре( атнага 2 дәрес) календарь- тематик план...
"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 сыйныфта татар теленнән сингапур методикасы кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...
Дәреснең темасы программада “Исем” бүлегенә кертелгән. “ Сүз ” темасын өйрәнүгә 40 сәгать, ә төп “Ялгызлык исемнәр” темасын өйрәнүгә 3 сәгать бирелгән. Дәрес баш...

Рус төркемендә укучы балаларны татар теле белән кызыксындыру өчен, татар халык иҗаты әсәрләренә, балалар язучыларының иң кызыклы әсәрләренә нигезләнеп төзелде....
Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...
laquo;Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен һәм әдәбиятын туган тел буларак укытуда инновацияләр» темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында.Хәзерге вакытта дәрес...

Тема: Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрМаксатлар: бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү; аларны башка сүз төркемнәреннән аера һәм җөмләдә дөрес кулланырга өйрәтү;балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, ...