Конспект урока
план-конспект урока по окружающему миру (1 класс)

Мухаметова Луиза Махасимовна

     Нәрсә ул кошлар?

 (Әйләнә-тирә дөнья.1нче сыйныф)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_uroka.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

     Нәрсә ул кошлар?

 (Әйләнә-тирә дөнья.1нче сыйныф)

Җиһазлау:нотбук,проектор,таблица,карточкалар,лупа.

Дәрес тибы:яңа белемнәр үзләштерү.

Дәреслек:Плешаков А.А.,Новицкая М.Ю., Әйләнә-тирә дөнья (ике өлештә).1нче кисәк.-Казан:Татар.кит.нәшер.,2020.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку,сәнгать.

Максат:

-укучыларга кошлар дөньясының төрлелеген күрсәтү;

- кошларның башка хайваннардан аермалы билгеләрен ачыклый алуларына ирешү;

-  кошларга сакчыл караш тәрбияләү,табигатьне яратырга өйрәтү;

Төп терминнар: кошларның төркемнәре:күчмә кошлар,кышлаучы кошлар.

Технологияләр: күзәтү һәм тикшеренү

Эш формалары: фронталь,кечкенә төркемнәрдә,индивидуаль,парлап.

                                                Дәреснең технологик картасы

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУГ

I.Оештыру өлеше

Укытучы эшчәнлеге

1.Исәнләшү,уңай психологик халәт тудыру

-Исәнмесез,укучылар!

-Хәерле иртә балалар

Имин үтсен көнегез.

Кәефләрегез ничек соң?

-Дәресне башлыйбыз.

Исәнмесез,саумысез!

-Кояшлы иртә кебек

Әйләнә-тирә дәресен

Өйрәнергә дип килдек.

Төркемнәргә бүленеп утыралар.

Төркемнәрдә эшләү,кагыйдәләрне кабатлыйлар

Регулятив:уку эшчәнлеге мотивын үстерү

II.Белемнәр

не

актуал-

ләштерү

Табышмакларның җавапларын табыгыз.:

1.-Гөлдер, гөлдер, гөлдер бу кызыл тәпи кемдер бу. ( Күгәрчен)

2. - Агач башында йорты, эчендә яши кошы. (Сыерчык)

3. - Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч, ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)

Кугәрчен,сыерчык,тукран.

Аларны 1сүз белән ничек атап була?

-Сез ничек уйлыйсыз,дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар табышмакларга җавап бирә.

Укучылар җавапның төрле вариантларын әйтәләр.

-Кошлар.

-Кошлар турында.

Коммуникатив: укытучы һәм яштәшләр арасында хезмәттәшлек,диалог алып бара белү,сөйләм телендә үз фикереңне формалаштыру.

III.Уку максатларын кую

Дәресебезнең темасы:”Нәрсә ул кошлар?

-Дәрестә нәрсәләр өйрәнербез?

-Үзегез нинди кошлар турында сөйли аласыз?

1.Слайдта рәсем күрсәтелә.Рәсемне җентекләп карагыз әле.

-Әлеге рәсемдә нәрсәләр күрсәтелгән?

-Син кошларны башка хайваннардан ничек аерасың?

-Барлык оча торган хайванны да кош дип атап буламы?

-Очмый торган кошлар буламы?

-Кошлар йөзәләрме?

2.Ә хәзер сез кошларның нинди өлешләрдән торуын ачыкларга тиешсез.

-Эшкә керешәбез.

-Кошларны күзәтербез.Аларның бер-берсеннән нәрсә белән аерылуын ачыкларбыз.Балалар кошларны атый.

Регулятив:-кошларның әһәмиятле,файдалы якларын       билгеләү; -тормыш тәҗрибәсен куллану; -бирелгән чыганаклардан мәгълүмат тупларга

                   өйрәтү;

IV.Уку мәсьәләләрен чишү

Сезнең алдыгызда кош муляжлары. Аларның тышкы төзелешен карап карагыз әле.

Слайд буенча дөреслеген тикшерү

3.Кошларның тәне нәрсә белән капланган?

Сезнең парталарда конвертлар бар.Аларны ачып карагыз әле.Нәрсәләр бар икән? Аларны алыгыз һәм бер-берсе белән чагыштырыгыз

-Сез ничек уйлыйсыз? Бу каурыйлар бер кошныкымы әллә берничә кошныкымы икән?

-Иң йомшак һәм күперенке каурыйны алыйк әле.Нәрсәгә ошаган? Ул мамык каурый дип атала.

-Мамык каурыйлар өстендә япмалы каурыйлар урнаша,алар кошның бөтен тәнен каплап алганнар,тигез өслек хасил итәләр.

-Канатларда урнашкан каурыйлар җилпәгеч каурыйлар дип атала.

-Койрык өлешендә койрык каурыйлары була.Алар очканда төп рольне уйныйлар.

-Каурый бары тик кошларда гына була.Башка бер генә хайванда да ул юк.Каурый кошларны тырналу һәм имгәнүдән,салкыннан һәм эсседән, чыланудан һәм артык кибүдән саклый.

4.Ә хәзер нәтиҗә ясар өчен карточкалар белән эшләп алырбыз.Сез сызыклар урынына каурыйның нинди төре икәнен язарга һәм каурыйны күрсәтергә тиеш буласыз.

5.Хәзер каурыйның өлешләрен карап китик.Ул үзәктән, каләмнән һәм җилпәзәдән тора.

-Япмалы каурыйны лупа аша карыйк әле. Нәрсәләр күрәсез?

-Алар беренче рәт йон бөртекләре дип атала.Алар бер-берләренә тоташкан.

-Әгәр тагын да зурайтып карасак, ни күрербез икән? Микроскоплар аша карап карыйк әле.

-Алары икенче рәт йон бөртекләре дип атала.

6.Хәзер каурыйны уч төбегезгә куегыз да,өреп карагыз.Нишләде? Ни өчен?

-Ни өчен җиңел икән?Эчендә әйбер бармы икән?

7.Хәзер укучылар япмалы каурыйны стакандагы суга салып карагыз әле.Каурый чыландымы? Нинди нәтиҗә ясап була?

8.Кеше каурыйлардан ничек файдалана?

9.Дәреслектәге һәм слайдтагы рәсемнәргә игътибар итәбез.

Кошларның томшыкларын һәм нәрсә белән туклануларын ачыклап карыйк.

Слайдта кошлар күрсәтелә, сез аларның исемнәрен атарга, томшыкларына карап, нәрсә белән туклануларын атарга тиеш буласыз.

Балалар 4төркемгә бүленә.Укучылар төркемдәге кошларны атыйлар.Аларны кайда күргәннәре бар,белемнәре белән уртаклашалар.

Укучылар төркемнәрдә эшли,һәр төркем кошларның төркемнәрен ачыклый

Хәзер каурыйны уч төбегезгә куегыз да,өреп карагыз.Нишләде? Ни өчен?

Оча торган барлык хайваннар да кош түгел.Ярканат оча, ләкин ул кош түгел.Очмый торган кошлар да бар. Мәсәлән, пингвин,тәвә кошы.

Каурыйларны ныклап лупа аша карыйлар.

Каурыйларны ныклап микроскоп аша карыйлар.

Каурыйларны учка куеп өреп карау.

-Очты,чөнки ул җиңел.

Каурыйны суга салып алалар.

-Чыланмады.

-Майлы булгач,ул чыланмый.

-Кошлар орлыклар,бөҗәкләр белән туклана.

Бөркет,карчыга,сыерчык,

чукыр.

Коммуникатив: -парларда эшли, диалог төзи белү

 -үз-үзеңә ышаныч булдыру;

  -үзеңнең һәм иптәшеңнең эшен бәяләргә өйрәтү.

-мәгълүмат белән эшли белү;

-нәтиҗәләр ясый белү

V.Бе

лемнәрне беренче ныгыту

Өйрәнгән кошларны төркемнәргә бүлеп таблицага тутыру.

-Сезнең парталарда таблицадагы

карточкалар ята.Карагыз эле,сез ничек уйлыйсыз,нәрсә эшләргә кирәк?

Төркемнәр эшен тикшерү.

Эш үрнәген күрсәтү.

Укучылар төркемнәрдә барлык бирелгән кошларны төркемнәргә бүләләр.,таблицага тутыралар.

Үз эшләрен күрсәтеп нәтиҗә ясыйлар.

Коммуникатив: -парларда эшли белү, диалог төзи белү

 -үз-үзеңә ышаныч булдыру;

  -үзеңнең һәм иптәшеңнең эшен бәяләргә өйрәтү.

VI.Тема өстендә эшне дәвам иттерү

Хәзер парларда эшләргә кирәк.

“Кайсы артык?” уены.

Партага карточкалар таратыла.

-Сезнең парталарда кош исемнәре язылган карточкалар.

-1нче рәттә артык кошны атагыз.

-2нче рәттә артык кошны атагыз.

-3нче рәттә артык кошны атагыз.

Дәлилләгез.

-4нче рәттәге артык кошны табыгыз?

-Артык кошны табарга нәрсә ярдәм итте?

Укычылар парлап эшлиләр,

Дәреслек,уку,нәтиҗә ясау фикер алышалар.

Коммуникатив: -парларда эшли, диалог төзи белү

 -үз-үзеңә ышаныч булдыру;

  -үзеңнең һәм иптәшеңнең эшен бәяләргә өйрәтү.

Дәресне йомгаклау.

Рефлексия.

-Дәрес тәмам.Дәрестә өйрәнгәннәрдән нәрсә белдегез?Кайсы биремне үтәгәндә кыенлыклар булды?Кайсы бирем ныграк ошады?Узегезнең эшчәнлекне карточкалар ярдәмендә билгеләгез.

Укучылар схема буенча сөйлиләр:

-“Мин беләм,белгәнне кулланам.

-Дәрестә уз эшенә бэя бирә.

Регулятив:-кошларның әһәмиятле,файдалы якларын  билгеләү;

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-бирелгән чыганаклардан мәгълүмат тупларга

  өйрәтү;


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по русскому языку 4 класс " Имя прилагательное", конспект урока по математике 4 класс "Деление многозначного числа на однозначное"

Конспект урока по русскому языку ( 4 класс). Автор учебника - Рамзаева. Тема урока - " Имя прилагательное". Тип урока - открытие новых знаний.   Конспект урока по математике ( 4 класс). Автор -...

Конспект урока окружающий мир на тему "Равнины и горы". В конспекте указаны этапы урока и виды деятельности учителя и учащихся.

В конспекте урока расписаны этапы урока и виды деятельности учащихся на каждом из них. Знакомство с новым материалом подводится через решение проблемной ситуации. На уроке дети работают в парах, групп...

План-конспект урока по физической культуре для 4 класса. Конспект - урока: Использование современных танцевальных фитнес программ на уроке физической культуры

Цель: Повысить интерес к занятиям физическими упражнениями, через музыкально - двигательную деятельность учащихся, содействовать поддержанию и развитию их активности.Задачи:1.Формировать двигате...

План-конспект урока по чтению (1 класс) по теме: Конспект урока литературного чтения в 1 классе ."Школа 2100"

Урок литературного чтения в 1 классе  «Школа 2100»Тема: Недолгая красота весны.( Николай Иванович Сладков «Бегство цветов» )Цель: формирование читательской компетенции учащихсяЗадачи: - форм...

Конспект интегрированного урока для 1 класса (окружающий мир - математика). Конспект урока по математике для 4 класса

Урок можно проводить как в классе так и в условиях выездной школы.Тема:  Как появилась наука геометрия.Ожидаемый результат: ученик, который умеет отличать кривую линию от прямой. Ребенок, у котор...