Сказочное превращение
творческая работа учащихся (4 класс) по теме
Конкурс "Вперед - в прошлое 2012" в номинации "Сказочное превращение"
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 13.71 КБ | |
| 10.08 КБ |


Предварительный просмотр:
Алъяпкычның киям бизәклесен.
Үз-уземне белә-белгәннән дәү әнием алъяпкыч кия. Аның алъяпкычлары төрле-төрле була. Аш пешергәндә берсен, урамга чыкканда икенчесен кия ул.
Бервакыт ул миңа сандыгында сакланган бик матур, шул ук вакытта гади дә булган алъяпкыч күрсәтте. Ул минем дәү әниемнең киемнәре икән ...Минем сокланып карап торуымны күреп, ул миңа милли киемнәр турында сөйләде. Борын заманнардан кешеләр матурлыкка, сәнгатькә омтылганнар. Хатын –кызлар бик теләп кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр: тукыма тукыганнар, кием теккәннәр, бизәкләп чиккәннәр. Яшь кызлар кияү бүләген дә үз куллары белән эшләгәннәр. Тәрәзә пәрдәләре, мендәр япмалары, ашъяулыклар , билбаулар , түбәтәйләр әзерләгәннәр алар. Бу бик авыр, күп вакыт ала торган хезмәт булган.
Сандыктагы алъяпкычны күргәч, минем күңелемдә шуңа охшаган алъяпкыч булдырасы килү теләге уянды. Әниемнән ак тукыма сатып алуын сорадым. Уз гәүдәмә яраклы итеп аны өлгеләргә кистем. Алга ябу өлеше, бала итәге, билбау, канат өлешләрен беркетеп текккәч, бик матур ак алъяпкыч килеп чыкты. Мин аны хәтта мәктәпкә дә киеп йөри алыр идем, тик бик тә бизәкләр куясым килде шул. Чигү эшен мин аппликация белән алыштырдым. Хезмәт дәресләрендә бу эш төрен бик яратып башкарабыз. Төрле тукыма кисәкләреннән миили бизәкләр–чәчәк, яфраклар кисеп-ябыштырып, тегеп чыктым. Охо! Нинди матур булды минем алъяпкычым. Бер башлагач, гел нидер эзлисе, тулыландырасы гына килеп тора бит ул. Шулай итеп, башыма да үзенчәлекле яулык әзерләдем. Китаплардан эзләп, әтиемнең, бабамның түбәтәйләрендәге сәйләннәрне карап чыккач, бизәкләргә сәйлән белән чигү элементлары өстәлде. Инде дусларыма күрсәтәсе генә калды. Алар нәрсә әйтер икән?
Шулай итеп, алъкычым гимназиягә килде. Минем эшемне классташларым да, сыйныф җитәкчем Светлана Анатольевна да бик ошатты. Хәтта сәхнәгә менеп , татар халык биюен дә башкарырга туры килде .Алъяпкычыма эш күп булды ул көнне : ашханәгә төшеп Гөлүсә апа белән чәй өстәле әзерлисе, йә ул класс сәгатендә чыгыш ясыйсы , йә сынлы сәнгатъ дәресендә бизәкләр ясарга өйрәтәсе, йә хезмәт бүлмәсендә сәйлән белән бизәү эшен өйрәтәсе... Менә шундый ул минем алъяпкычым, нәкъ үзем төсле, бер дә тиктормас ....

Предварительный просмотр:
Ученица 4 В класса МБОУ-Арская гимназия №5 .
Место проживания г.Арск, ул. Шаляпина д. 94.


