Боерык фигыль.
план-конспект урока (4 класс) по теме

ТемаБоерык фигыль.

Максат.   Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.

                   Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм   телен үстерү.  

                  Китап укуга һәм белем алуга  мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon boeryk_figyl_4nche_syynyf.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТемаБоерык фигыль.

Максат.   Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.

                       Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм   телен үстерү.  

                  Китап укуга һәм белем алуга  мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау : Мультимедиа проекторы, слайдлар, тест, таблица,

                 Х.Хәмитов "Анам сүзләре"    шигыре, боерык     

                    фигыльләр кергән мәкаль һәм әйтемнәр.

 

Укыту методы.   Аңлату, әңгәмә, демонстрация.

 

Укыту алымнары. Таблица белән эшләү, дәреслек белән  эш,   сөйләм  

                                   үстерү,  күнегүләр    эшләү,  мөстәкыйль эш.

Дәрес тибы. Яңа тема аңлату дәресе.

 

Дәрес планы.

I.Оештыру. Уңай  психологик  халәт  тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз.

II. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, уку мәсьәләсен кую.

Сезнең алдыгызда ребус. Шул ребусны чишсәгез,бүгенге дәрес темасын белербез.(2,3 нче слайдлар)

Анда “Боерык фигыль” дип язылган. Алдагы дәрестә без фигыль темасын өйрәнә башладык. Бүген без боерык фигыль турында сүз алып барырбыз. Боерык фигыльләрнең нинди мәгънә белдерүләрен, төрләнешен, гомумән, аларны гамәли куллана белергә белергә өйрәнү ─ безнең төп максатыбыз.

-Белемнәрне актуальләштерү.

   1.Сораулар.

Укытучы.  Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?

Укучы. Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдереп, нишли?, нишләр?, нишләячәк? кебек сорауларга җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме фигыль дип атала.

Укытучы. Фигыльләр нәрсә белән төрләнә?

Укучы.  Зат-сан ,заман белән төрләнә.

Әйдәгез , фигыльләр белән  җөмләләр төзик.

III.Уку мәсьәләсен чишү.

    1.Бирем.Киңәшләрне сәнгатьле итеп укырга. Аерып күрсәтелгән фигыльләргә сорау куярга.

  1. Китапка  һәрвакыт игътибарлы булыйм.
  2.  Китаптан хәреф эзләмә, акыл эзлә. 
  3. Ул китапны яратсын!
  4.  Китапны Һәрчак саклап тотыйк.
  5.  Аны яратыгыз, аңа сокланыгыз.
  6. Китаплар җанга азык, күшеккән күңелгә юаныч бирсеннәр. 
  7. 2. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Китапларны кадерләп, саклап тоту турында фикер алышу. Авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклау.

   Cорауларга җавап алу.

  1. Укытучы. Шигырьдә нинди фигыльләр   бар?
  2. Укучы. Боерык фигыльләр.
  3. Укытучы. Каян белдегез?Асларына сызылган фигыльләр нинди сорауга җавап бирәләр?
  4. Укучы. Нишләгез? нишләсен?нишлә?
  5. Укытучы. Алар нәрсәне белдерә?
  6. Укучы. Боеру , эш кушуны, өндәүне белдерә.
  7. Дәреслектәге кагыйдәне укыту.
  8. Экранда чагылдырып, нәтиҗә ясау.
  9.                                                   

   Боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә. Интонация, кисәкчәләр ярдәмендә, боеру мәгънәсе йомшартылып, киңәш итү, үтенү, сорау, ялвару кебек төсмерләр белдерелергә мөмкин. Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була.

      Мәсәлән:  И сабыйлар, эшләгез  сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш. (Г.Тукай)

Әйдәгез, киңәшләрдәге фигыльләрне табып, затын-санын  билгелик.

Берлек

Күплек

  1. I бар-ыйм ,булыйм.

I бар-ыйк ,тотыйк.

  1. II бар, эзлә. 

II бар-ыгыз,яратыгыз,

III бар-сын, яратсын

III бар-сыннар ,бирсеннәр.

VI. Алган белемнәрне ныгыту.

1. Мөстәкыйль эш.  Күнегүләр эшләү. Дәреслектәге   250 күнегүне язмача  башкару.Үзбәя.

2.Юклыкта фигыльләргә –ма,-мә кушымчасы ялгана.бар-ма,әйт-мә.

3.246 нчы күнегүне телдән башкару. Рәсемгә карап,боерык фигыльләр кулланып,җөмләләр төзегез.

4.”Тиз әйт” уены.Укытучы фигыльләр әйтә,ә балалар тиз генә аларны юклык формасына куеп,тәрҗемә итәләр.

Уйна, сөйлә, җырла, эшлә, ал, әйт, укы, бар, кайт, яз, ки, бас, кил.

5.“Уйлап әйт “ уены. Түбәндәге боерык фигыльләр белән 3-4 җөмлә уйлап языгыз. Фигыльләр төрле затка караган булырга тиеш.

Әйт, кара, күр, уйла, төзәт, аша, ки, сал, бир, бас, утыр.

                            Тест.

         1.  Фигыль нәрсәне белдерә?

       а)предметның билгесен.

       ә)эш – хәлне,хәрәкәтне

       б)предметны.

2. Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?

       а)нинди?

       ә)нишли?

       б)кем? нәрсә?

3. Фигыльне тап.

     а)ашый.

     ә) аш.

     б) ашлы.

4. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?

Һич күләгә төшермә син җаныңдагы

Туган илең, Туган җирең яктысына.

           а) хәзерге заман        

          ә) хикәя фигыль             

          б) боерык фигыль             

5. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?

        а) эш кушу, боеруны      

         ә) киңәш бирүне       

        б) үтенүне

Экрандагы   дөрес җавапларны күзәтеп, укучылар бер-берсенең җавапларын тикшереп билге куялар.

                     

  Дөрес җаваплар.

1. ә

2. ә

3. а

4. б

5. ә

V. Рефлексия.

-Укучылар, без сезнең белән нинди тема өйрәндек?

-Аның ничә төре бар?

-Алар нәрсәләр белән төрләнәләр?

-Тема аңлашылдымы? Авырлыклар булдымы?

Димәк, бу теманы үзләштереп белем алдыгыз, боерык фигыльне үз сөйләмегездә урынлы файдалана алырсыз дип уйлыйм.

VI. Өй эше бирү.

253 нче күнегү.

Укучыларга билге кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Боерык фигыль.

Максат.   Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.                   Укучыларның фикерләү акт...

Боерык фигыль

Боекрыык фигыль...

Боерык фигыль

Боерык фигыль...

Боерык фигыль

Боерык фигыль...

Боерык фигыль

Боерык фигыль...

Боерык фигыль

Боерык фигыль...

Боерык фигыль

Урок по татарскому языку. Изучение темы "Повелительное наклонение"...