Боерык фигыль
план-конспект урока (4 класс) на тему

Галиева Фарида Фаимовна

Урок по татарскому языку. Изучение темы "Повелительное наклонение"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon boeryk_f.doc79 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле.

Тема

 Боерык фигыль турында өйрәнгәннәрне ныгыту

 Теманың максаты

  1. Белем   ныклыгын   сынау,  эш   ысулларын  ныгыту,    фигыльнең сөйләмдәге ролен ачыклау; җөмләдә боерык фигыльне табу күнекмәсен үстерү

  2. Иҗади     фикерләргә,    белемне   башкалар   белән   уртаклашырга  өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү  сәләтен үстерү.

  3. Җаваплылык,  дисциплина,  активлык,  үз-үзеңә  бәя     бирү, такт хисе тәрбияләү юнәлешендә эшләү.

Планлаштырылган нәтиҗә.

1. җөмләдә боерык фигыльне   куллану күнекмәсен  формалаштыру.

2.      фигыльне морфологик яктан тикшерү күнекмәләрен формалаштыру.

Төп төшенчәләр

Фигыль, боерык фигыль

Предметара  нәтиҗә

  Әдәби уку

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

 

Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова. Татар теле дәреслеге. 4нче сыйныф.

Интерактив такта, проектор, дәрескә презентация, тавыш бирү пультлары

Эшне оештыру

   Парларда, фронталь.

Дәрес тибы

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Үткәрү технологияләре

 Укытучы эшчәнлеге

 Укучы эшчәнлеге.

I этап. Мотивлаштыру – ориентлаштыру.  

1.Оештыру.

2. Актуальләштерү

II этап. Уку мәсьәләсен кую.

IIIэтап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

Матур язу күнегүләре

-Укучыларның төркемнәрдә

иҗади эшләре.

-Күзаллауны,сөйләмне,

иҗади  сәләтне үстерү.

-Алган белемнәрне ныгыту.

IV этап. Рефлексив бәяләү этабы.

I этап.     Мотивлаштыру – ориентлаштыру.  

1. Укучылар, дәресне бер-беребезгә елмаю бүләк итеп башлап җибәрик әле. Мин дә сезгә уңышлар телим, игътибарыгызга бер шигырь тәкъдим итәм.

1 нче бирем.

   Ш.Галиев шигыреннән кызыл төстә бирелгән сүзләрне тикшерү.

“Вакыт җитте,

Кит, тартышма!”-

Яз шулай дип

Әйтте кышка.

Килми тор!”-дип,

Кыш карышты,

Каты торды

Язга каршы.

 - кызыл төс белән бирелгән сүзләр нәрсәне белдерә?

-Алар нинди сүз төркеменә керәләр?

II этап. Уку мәсьәләсен кую.

-Димәк, бүген  кайсы сүз төркемен  өйрәнүне дәвам итәбез

- Димәк , боерык фигыль турында өйрәнгәннәребезне ныгытырбыз, белемнәребезне тикшерербез

IIIэтап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

Матур язу күнегүләре

Лл Мм Нн ң Йй Рр

Туктап сана, тамчы тама:

Тып, тып, тып, тып...

3нче бирем.

-күнегү (дәреслекнең 104нче битендә 252нче күнегү)

(нокталар урынына боерык фигыльләрнең зат-сан кушымчаларын куеп, күчереп язарга)

Бар... болынга, балалар!

Йөгер... , уйна... , көл... !

Елмай... күреп шат аналар,

Юан...  боеккан күңелегез

4нче бирем.

Бирем:(интерактив тактада эш.)

Боерык фигыльләр бирелә :

Укы, барыгыз, язсын, сөйләсеннәр, карыйк, килим.

Бу фигыльләрнең кайсы зат-санда икәнен билгеләргә.

-нәтиҗә:

-Боерык фигыль зат-сан белән төрләнә

Физкультминутка.

-Әйдәле, Акбай, өйрән син!

Арт аягың берлән тор!

Аума, аума, туп-туры тор

төз утыр, яхшы утыр.

5нче бирем.

-Физкультминутка сүзләренә игътибар итегез әле

Боерык фигыльләрдәге  кушымчалар га игътибар итегез әле 

-Димәк,  боерык фигыль барлыкта- юклыкта килә ала.

6нчы бирем.

Тест. (интерактив тавыш бирү)

  1. Фигыль нәрсәне белдерә?
  1. предметны белдерә
  2. предметның  эш-хәлен, хәрәкәтен  белдерә
  3. предметның билгесен белдерә
  1. Фигыльнең сораулары
  1. Нинди? Кайсы?
  2. Кем? Нәрсә?
  3. Нишли? Нишләде? Нишләячәк?

  1. Боерык фигыль нәрсәне белдерә?
  1. эш кушуны, боеруны
  2. үтәлгән эшне

    4. “ Әй, балалар, эшләгез сез!”

Бу җөмләдә кулланылган фигыль кайсы төркемчәгә керә?

  1. Хикәя фигыль
  2.  Боерык фигыль
  3.  Фигыль юк.

7нче бирем (иҗади эш)

Һәр төркемгә түбәндәге эш бирелә:

-Әниләрегез сезгә нинди эшләр куша икән? Әйдәгез, әниләрегез булып языгыз әле.

-Үзегез кулланган боерык фигыльләрне атагыз әле

IV этап. Рефлексив бәяләү этабы.

  

-  Кайсы сүз төркемен  искә төшердек?

Өй эше:

  1.  Боерык фигыльләр кулланып, “ Яз, кил инде.” дип исемләнгән кечкенә хикәя язарга.

I этап. Мотивлаштыру – ориентлаштыру.  

1. Укучылар бер-берсенә карап елмаялар

1 нче бирем.

Парларда искә төшерелә, җаваплар тыңлана.

 

Үзбәя.

-Эш кушуны

-фигыль

II этап. Уку мәсьәләсен кую.

(Укучылар төркемнәрдә уку мәсьәләсен кую юнәлешендә эшлиләр. Уку мәсьәләсе куелгач, үз-үзләренә, бер-берсенә, бергә әйтәләр. Көтелгән җавап: боерык фигыль турында белемнәребезне ныгытырбыз, аны җөмләдә табарга,  сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнербез.) Үзбәя.

IIIэтап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы

Матур язу күнегүләре

Укучылар биремне эшлиләр

-Парларда уйлыйлар, фикер тыңлана

Бар... болынга, балалар!

Йөгер... , уйна... , көл... !

Елмай... күреп шат аналар,

Юан...  боеккан күңелегез.

Җаваплар тыңлана

4нче бирем.

(Интерактив тактада таблица ясалган. Мисаллар  таблицадан аста. Укучылар фигыльне зат-саны турысына тартып китерәләр)

...................

Физкультминутка сүзләре балаларга кәгазь битендә өләшенә.

5нче бирем.

-Юклык кушымчасы

....................

 

Укучылар интерактив тавыш бирү пультлары ярдәмендә тестны эшлиләр

7нче бирем

Мәсәлән:

Кызым, савыт-сабаларны юып куй, идәннәрне себер, тузаннарны сөрт.

.........

IV этап. Рефлексив бәяләү этабы.

.

 

  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Боерык фигыль.

Тема. Боерык фигыль.Максат.   Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.                  ...

Боерык фигыль.

Максат.   Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.                   Укучыларның фикерләү акт...

Боерык фигыль

Боекрыык фигыль...

Боерык фигыль

Боерык фигыль...

Боерык фигыль

Боерык фигыль...

Боерык фигыль

Боерык фигыль...

Боерык фигыль

Боерык фигыль...