Отзыв о программе "Перспективная начальная школа"
статья на тему

Мухаметзянова Айсылу Фаргатовна

Отзыв о программе "Перспективная начальная школа" Автор: Мухаметзянова А.Ф.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pnsh_buencha_fikerler.docx14.47 КБ

Предварительный просмотр:

     Мин “Перспиктивалы башлангыч мәктәп” проекты буенча төзелгән конплект белән икенче елымны эшлим. Ул тулысы белән яңа дәүләт стандартларына туры килә. Әлеге комплект, моңарчы булган дәреслекләрдән, дөньяны танып-белү табигатькә сәяхәт аша оештырылуы белән аерылып тора. Дәреслеккә материаллар туплаганда шәһәр һәм авыл балаларының  дөньяны танып-белү үзенчәлекләре исәпкә алынып, төрле тирәлектә яшәүче кешеләр тормышы күрсәтелгән. Авылда, табигать кочагында үскән баланың үз өстенлекләре, дөньяга үзенчәлекле карашы бар. Ул табигать ритмында яши, халык һәм гаилә традицияләре үрнәгендә, социаль тирәлек контролендә тәрбияләнә. Укучының төп ярдәмчеләре – әкият геройлары һәм җәнлекләр. Алар бала белән сөйләшә, бәхәсләшә, фикер-тәкъдимнәрен җиткерә. Шулай итеп бала берьюлы фантазия һәм чынбарлык дөньясында яши. Ә бу укучының яшь үзенчәлегенә бик тә туры килә. Һәр дәрестә бер үк персонажларның катнашуы (Әмир һәм Әминә) уку-укыту процессын бербөтен итеп кабул итү мөмкинлеген бирә.

    Укучылар бигрәк тә әдәби уку дәресләрен ярата. Алар беренче мәртәбә фальклорның кече жанрлары: табышмак, такмаза, тизәйткеч, санамыш, мәкаль, аптыраткыч-йөдәткеч, әйләнмәле, чылбыр әкиятләр белән танышалар. Тагын бер яңалык – музей йортына сәяхәтләр. Ул укучыны рәсем сәнгатенең үзенчәлекләре белән таныштыра, картинаны укырга, серле үзенчәлекләрне ачарга өйрәтә. Укучылар музейга җәнлекләр белән бергәләп сәяхәт итәргә аеруча яраталар. Комплектта материал төрлелеге, аның күплеге сыйныфның үзенчәлекләренә туры килгәнен сайлап алырга мөмкинлек бирә. Ул материалларны сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә кулланып була. Укучылар эчтәлек буенча кирәкле әсәрне табарга, сүзлекләр белән эшләргә өйрәнә. “Серле ачкыч” мәктәп клубына бик теләп хатлар язалар . Бу  эш  балаларны тулы матур җөмләләр төзергә өйрәтә. Иҗат итү теләген һәм күнекмәсен үстерә.

  Методик кулланма – укытучылар өчен уңайлы ярдәмлек. Анда дәрес һәм тематик планнар гына түгел, укытучының белемен күтәрергә ярдәм итә торган бай теоретик материал да бирелгән. Дәрес этапларын яңа стандарт таләпләре буенча бүлеп үткәрү үрнәкләре күрсәтелгән. Бер үк дәрескә берничә дәрес үрнәге бирелү  укытучыга иҗади эшләү мөмкинлеген үстерә.

  II сыйныфта иң кызыклы бүлек “Күрү ноктасы”. Бу бүлек укучының хыял дөньясы белән тәңгәл килә, аның фантазиясен үстерә.

   Дәреслек авторлары Ә. Мөхәммәтҗанова, Г. Сафиуллина белән семинарларда даими очрашулар килеп чыккан проблемаларны вакытында уңай хәл итү мөмкинлеге бирә. Аларга алдагы эшләрендә  дә уңышлар телим.

                                   

                                               Айсылу Мөхәмәтҗанова

                                                  Балтач районы “Шубан төп белем мәктәбе” мөгаллимәсе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

О РАБОТЕ В УСЛОВИЯХ ИНТЕГРИРОВАННОГО ОБУЧЕНИЯ В НАЧАЛЬНОЙ ШКОЛЕ О РАБОТЕ В УСЛОВИЯХ ИНТЕГРИРОВАННОГО ОБУЧЕНИЯ В НАЧАЛЬНОЙ ШКОЛЕ НАЧАЛЬНОЙ ШКОЛЕ

 На базе школы создана инновационная региональная площадка  по инклюзивному обучению. В рамках данного приоритетного направления администрацией школы, членами творческой г...

Отзыв руководителя методобъединения начальных классов о работе учителя Шикиной Татьяны Ивановны

В данном отзыве отражены профессиональные качества педагога Шикиной Татьяны Ивановны...

Аннотация журналов: «Начальная школа плюс до и после»,«Начальная школа», «Начальное образование»

В ходе проведенной работы, я пришла к выводу о том, что тема « Формирование коммуникативных компетенций на уроках математики в начальной школе в соответствии с требованиями ФГОС» в педагогической лите...

Отзыв о совместной работе учителей начальной школы и школьной библиотеки.

В отзыве написано о совместной работе учителей начальных классов и школьного библиотекаря....

Отзыв об учителе начальных классов

Впечатления родителей о первом учителе...

Отзыв учителя начальной школы

Отзыв учителя начальной школы...