Яңа ел бәйрәме сценариесе
классный час (2 класс) по теме

Муллагалиева Гульназ Кашафовна

Яңа ел бәйрәме сценариесе иң матур бәйрәмебез Яңа елга багышлана. Бу сценарийда балалар өчен шигырьләр, бәйрәмгә багышланган җырлар, юлбасарлар, әкият геройларыннан кәҗә һәм сарык чыгышлары урын алды. Оттырышсыз лотерея тәкъдим ителде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Яна ел бэйрэме сценарий54 КБ
Microsoft Office document icon yana_el_byrme_mktp_2.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел бәйрәме.

1.Яңа ел каршыларга

Без җыелдык бу залга.

Исәнме-саумы, Яңа ел!

Хуш киләсең, уз залга!

2.Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны.

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

3.Кунак булып яшел чыршы

Килгән безгә.

Ул ямь өстәп тора

Безнең бүлмәбезгә.

4.Көтеп тора безнең биеп

Җырлаганны.

Тирәсендә әйлән-бәйлән

Уйнаганны.

5.Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә,

Бәйрәм итәргә килгән.

6.Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз.

Яңа җырлар җырларбыз.

7.Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

8.Исәнме чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

9.Сагынып көттек без сине,

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

10.Син килдең бүген киенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.

11.Яшел чыршы, тезелешеп

Әйләнәбез тирәңдә.

Куанабыз Яңа елга

Син кунакка килгәнгә.

12.Рәхмәт, менә син килгәнсең,

Әйләнәбез тирәңдә.

Яңа һөнәрләр өйрәндек

Яңа елга килгәндә.

Җыр башкарыла:

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды анда.

Җәен дә, кышын да зифа
Яшел ул һаман да.

       Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

       Энҗе-мәрҗән элгән.

       Шундый ямьле, матур бәйрәм

       Безгә алып килгән.

Юлбасарлар йөгереп керәләр,(сызгыру,кычкыру тавышлары)

Юлбасарлар:

-Сез нәрсә болай матур киендегез әле?

-Монда нинди вакыйга бара?

Алып баручы:Ә сез үзегез кемнәр?

Юлбасарлар:

-Без көтмәгәндә генә һөҗүм ясап, кешеләрне куркытып байлыкларын үзләштерәбез. Берәүгә дә баш имибез, юл куймабыз!

-Так что бернинди дә бәйрәм булмаячак!

-Без сезнең укытучыгызны үзебез белән алып китәбез һәм Кыш бабайны да бирегә җибәрмибез!

(Укытучыны үзләре белән алып китә башлыйлар.)

Укучылар юлбасарларны туктаталар:

Туктагыз әле, сез укытучыны җибәрсен өчен без ни эшләргә тиеш булабыз?

Юлбасарлар:

-Безнең күңелне ачарга!Мәсәлән, нинди дә булса бию башкарырга!

Балалар бию башкаралар.

Юлбасарлар:

-Молодцы! Биюегез ошады, матур биисез.

-Ярар укытучыгызны җибәрәбез.

-Тик бәйрәм үткәрергә барыбер комачаулаячакбыз.

Алып баручы:

-Юлбасарлар, әйдәгез болай килешик. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, әгәр сез җавапларын белмисез икән, башка безгә комаучаулык итеп йөрмисез, ярыймы?

Юлбасарлар:

-Яхшы. Карарбыз, моңа кадәр без белмәгән табышмак булганы юк иде әле.

Алып баручы табышмаклар әйтә, юлбасарлар бер җавапны да әйтә алмыйлар.

         Бер гүзәл бар дөньяда,

         Гашыйк аңа һәр бала.

         Тик бизәнә ул менә

         Бары елга бер генә.

                   (Яңа ел чыршысы)

Килә шундый кырыс булып,

Суыклар алып , ыжгырып.

Китәр чагы җитте исә,

Тәмам сыгыла да төшә:

Авыр-авыр сулый-сулый,

Китеп бара елый-елый.

                   (Кыш)

         Энҗе кебек җем-җем итеп,

         Уйный шундый матур итеп,

         Учыңа алу җитә,

         Шундук эри дә бетә...

                   (Кар бөртекләре)

Юлбасарлар:

-Без күп нәрсәне белмибез икән әле!

-Мәктәпкә барып белем алырга туры киләчәк!

-Балалар, безне гафу итегез инде!

-Безгә дә бәйрәмегездә катнашырга рөхсәт итегез әле?

-Без бер начарлык та эшләмәскә сүз бирәбез!

Юлбасарлар бәйрәмгә калалар.

Алып баручы:

-Ярар бәйрәмебездә калыгыз. Менә безнең классыбызда сәләтле балалар бик күп. Менә шул укучыларның берсе хәзер сезгә гармунда уйнап күрсәтә.

И. Сәйдәш гармунда уйный.

Күңелле көй яңгырый. Капчык күтәреп кәҗә белән сарык керәләр.

Кәҗә:

-Кадерле дуслар! Мин һәм минем дустым сарык сезне бәйрәм белән котларга килдек. Мики-ки-ки, дустым бер сүз әйт инде.      

Сарык:

Яңа ел котлы булсын дусларым! Сезгә яңа уңышлар, би-и-ик күп бишлеләр алып килсен!

Кәҗә:

-Балалар, безнең сезгә дигән бүләгебез дә бар. Капчыкта бүре башлары түгел, ә лотерея уены өчен бүләкләр. Без хәзер Яңа ел лотереясы үткәрәбез.

Оттырышсыз лотерея уйнатыла.

Алып баручы(билет номерларына аңлатмалар укый)

1.Ял итәргә чыкса җай, эчәрсең  бер тәмләп чәй.(чәй)

2.Чиста булсын бит-кулың, мә сабын белән юын.(сабын)

3.Төрле күләмдәге сыеклык өчен савыт.(шар)

4.Тешләр булсын дисәң сәламәт, чистартырга кирәк кат-кат.(щётка)

5.Чыгар дип көтсәгез дә фонарь, насыйп булды бары тик шар.(шар)

6.Яңа ел теләкләрен язар өчен открытка.(открытка)

7.Буталмасын өчен көннәр,айлар, кулыгызга алыгыз календарь.(календарь)

8.Авыз- борын булсын чиста, алыгыз бүләккә салфетка.(салфетка)

9.Чәч тарагыз көзгегә карап, бүләккә чыкты тарак.(тарак)

10.Ашыгыгыз,килеп алыгыз, матур шигырьләр языгыз.(дәфтәр)

11.Музыкаль үзәк.(сыбызгы)

12.Язу машинкасы.(гелевая ручка)

13.Төгәллек үлчәү приборы.(линейка)

14.Япон фотоаппараты.(көзге)

15.Хаталарны төзәтү җайланмасы.(бетергеч)

16.Мәктәпкә тизрәк килеп җитү өчен машина.(машина)

17.Калыйм дисәң яшь килеш, аша гел җиләк-җимеш.(алма)

18.Татлы бүләк, затлы бүләк.(конфет)

19.Бишлеләр алырга ярдәм итә һәм үзе дә бишлеләр куя торган җайланма.(ручка)

20.Керемнәрне язып бару өчен блокнот.(блокнот)

21.Ясыйм дисәң матур рәсем, карандашларыңны очлап тор,(карандаш очлагыч)

22.Сәләтең артсын, иҗат ит, кулыңа ал карандаш.(карандаш)

23.Кулыңа ал да каләм, яса рәсем күркәм.(альбом)

24.Ял сәгатьләрендә ал да матур төсләр, буяп җибәр рәсемнәр.(раскраска)

Алып баручы:

Балалар, озакламый Яңа ел килеп җитәчәк. Нинди була соң ул Яңа ел?

15.Яңа ел ул нинди була?

Яңа ел ул  буранлы.

Була аның колакларны,

Чеметтерә торганы.

16.Яңа ел ул кайчагында

Була икән карсыз да.

Коры булса, килә икән

Хәтта салкыннарсыз да.

17.Яңгырлы яңа ел дисәм

Хәтта көләр идегез.

Андый ел да була икән

Күргәнсездер үзегез.

18.Яңгырлы Яңа елны бит

Кыш бабай да күргәндер,

Бәлки әле әз булса да

Үзе дә эрегәндер.

19.Әйдә , эресә эресен,

Яңа ел җитте инде,

Үзе китергән бәйрәмнәр

Быелга бетте инде.

20.Бүген бездә зур бәйрәм!

Бүген Яңа ел килә!

Безнең күңелләр җырга

Һәм биюгә җилкенә.

21.Яңа ел яңа инде

Иске ел булмас әле,

Шатлыгын да, бәхетен дә

Кызганып тормас әле.

22.Күзгә күренми дә үзе

Ә килгәнен тоябыз.

Шуңа җырлар өйрәнәбез,

Шигырь ятлап куябыз.

Ятланган шигырьләрнең Кыш бабайга багышланганын мин дә сөйләп үтим әле:

Ак мендәрен салды да

Кыш бабай җиргә ятты.

Елгаларга көзге япты,

Агачка мамык атты.

       Төнлә килеп тәрәзәнең

       Пыяласын үбә дә.

       Бүрәнәләрне шартлатып

       Менеп китә түбәгә.

Ыжгырта да, Сызгырта да,

Чабып йөри Кыш бабай.

Әллә быел бабай түгел

Килде микән Кыш малай.

Алып баручы:

Балалар, тагын кайсыларыгыз  үзегезнең өйрәнгән шигырьләрегезне сөйләп күрсәтәсегез килә? Әйдәгез, рәхим итегез!

23.Килде безгә Яңа ел,

Бүген шундый яңа ул.

Яшел чыршы очында

Йолдыз булып яна ул.

24.Карлар ябалак-ябалак,

Көннәр-төннәр яңа, ак!

Бу Яңа ел иң яңа ел,

Барсыннан да яңарак!

Тылсымлы икән Яңа ел-

Капкасыннан кергәч тә,

Кинәт кенә үсеп җиттек,

Үсеп киттек бер яшькә!

25.Тик Яңа ел бер үк елда

Булсын иде берничә.

Яңа елның берсенә дә

Калмас идек кермичә!

Яңа ел еш булса, күптән

Дәү кеше булыр идек,

Күбрәк “бишле” алыр идек,

Бик көчле булыр идек!

24.Җырлыйбыз да, биибез,

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар,

Яктыртсын Яңа елны!

25.Иске елның яңа кары

Йомшак итеп сала юл.

Бөтен яхшылыгың белән,

Хуш киләсең , Яңа ел!

26.Кулны кулга тотынып

Җырлыйбыз да биибез.

Яңа елда һәркемгә

Бәхет-шатлык телибез!

Күмәк җыр башкарыла.                                                       Г.Муллагалиева.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфлар өчен «Яңа ел бәйрәме» сценариесе

 Башлангыч сыйныфлар өчен  «Яңа ел бәйрәме» сценариесе...

Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм сценариесы

Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм!...