Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм сценариесы
материал (4 класс) на тему

Хамидуллина Гузель Мохлисулловна

Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Гашыйклар көне13.22 КБ

Предварительный просмотр:

Гашыйклар көне сценариясы. Башлангыч сыйныф.

(7-10 яшьлекләр өчен).

Максатлар:

1) Дуслык төшенчәсенең мәгънәсенә төшендерү.

2) Төркемдә үзара дуслык-татулыкка корылган мөнәсәбәтләр булдыруга булышлык.

3) Әйләнә-тирәгә дустанә мөнәсәбәт күнекмәләре булдыру.

Алып баручы: Дуслык – дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Дуслары булган кеше генә бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диләр. Чынлап та, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. Дуслык – бөек нәрсә ул. Чын дуслыкны тоя белергә, табарга, югалтмаска кирәк. Һәр кеше үзенең дустын аның кешелеклелек сыйфатларына, кылган эшләренә карап сайлый.

Ә бүген без сезнең белән исемнәрегезнең беренче хәрефенә карап төркемнәргә бүленәчәкбез! 3 төркем ясарбыз.

Карточка күрсәтү – карап төркемнәргә бүленәләр.  

А.Б. – Дуслыгыгызның дәрәҗәсен тикшерербез, конкурслар үткәрербез! Һәр җиңүегезгә йөрәк формасында очколар бирелер. Шулай ук әлеге коробкада җыелган валентинкаларны да хуҗаларына таратырбыз!

Башлыйбыз!

1 конкурс: “Ватык йөрәк”. Каршыгызда ватылган йөрәк кисәкләре, җыеп бербөтен йөрәк ясарга кирәк.

2 конкурс: Төркемнәрне кушабыз. Күзләребезне йомабыз. 1 төркем – песи балалары, 2 төркем – эт балалары, 3 төркем – карга балалары булачак. Авазлар чыгарып үз төркемегезгә җыелып бетегез.

Адашканнар калмадымы?

3 конкурс: һәр төркемнән 2 пар: 2кыз һәм 2 малай(12 кеше). Баш араларына шар куеп билгеле бер ноктаны әйләнеп киләләр. Кем беренче шуңа очко!

4 конкурс: Көйләрне бел!

Крокодил Гена, Простоквашина, Я на солнышке лежу, Маша и медведь, Красная шапочка, Бумажки, Ми-Ми-Мишки, Фиксики, дед Мороз  и Лето.

5 конкурс: Йөрәк тап. Мин коридор буйлап төрле-төрле урыннарда йөрәкләр таратып чыктып, сезгә аларны табарга кирәк, кайсы төркем күбрәк җыяр икән?

6 конкурс: Мәзәк сәхнәләштерү. Һәр төркемгә берәр мәзәк бирелә. Уйлар өчен 5 минут вакыт. Иң элек кем икәнегезне әйтергә кирәк, мәзәк кайда бара( мәктәп, урам, больница һ.б.)

7 конкурс: Йомшак сүз. Мин хәрефләр күрсәтәм һәр төркем әлеге хәрефкә башланган җылы сүз әйтергә тиеш. Кайсы төркем күбрәк әйтә, шуңа очко.

8 конкурс: 2 пар (2кыз, 2малай) – парлашып конфет сүтәләр. Берсе уң кулын бәйләгән, икенчесе – сул кулын.

9 конкурс – валентинкалар тарату.

Очколар санау. Рефлексия:

Кичә ошадымы?

Ни өчен?

Кайсы өлеше ошады?

Төркемегезне алыштырыр идегезме?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

өлкәннәр көненә багышланган сценария

өлкәннәр көненә багышланган сценария башлангыч класс укучылары белән әзерләнде....

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

Яңа ел бәйрәме сценариесе

Яңа ел бәйрәме сценариесе иң матур бәйрәмебез Яңа елга багышлана. Бу сценарийда балалар өчен шигырьләр, бәйрәмгә багышланган җырлар, юлбасарлар, әкият геройларыннан кәҗә һәм сарык чыгышлары урын алды....

Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә

Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре               тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын...

Әниләр көненә багышланган балалар иртәсе.

Максат: Әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын тагын да якынайту.Зал бәйрәмчә бизәлә. Укучылар белән бәйрәмгә шигырьләр, җырлар, би...

"Әни - җирдә иң кирәкле кеше". Әниләр көненә багышланган уен-бәйге. Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе.

Сценарий внеклассного мероприятия посвященного ко дню матери на татарском языке....

Башлангыч сыйныфлар өчен «Яңа ел бәйрәме» сценариесе

 Башлангыч сыйныфлар өчен  «Яңа ел бәйрәме» сценариесе...