Әниләр көненә багышланган балалар иртәсе.
материал (2 класс) по теме

Гапсалямова Гульсияр Фатиховна

Максат: Әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын тагын да якынайту.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Укучылар белән бәйрәмгә шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнелә. Шулай ук укучылар бүләккә открыткалар ясадылар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon analar_konen_bagyshlangan_balalar_irtse.doc198.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аналар көненә багышланган балалар иртәсе.

Аналар көненә багышланган балалар иртәсе.

Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре

               тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын тагын да якынайту.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.

Алып баручы: Кадерле һәм сөйкемле әниләр! Сезне ихлас күңелдән гүзәл һәм якты бәйрәмегез - Ана көне белән тәбриклибез!

        Әниләребез безгә тормыш бүләк итүче, тәрбияләп үстерүче, үзләренең йөрәк җылысы белән көннәребезне яктыртып яшәүче кешеләр.

        Әниләр! Әнием! Әнкәй!

Бу сүзләр нинди тирән мәгънәгә ия.Җир йөзндәге һәр кеше, туган көнән алып диярлек, бу сүзләрне күпме кабатлый икән.

        Ана һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Без якты дөньяга килеп, беренче авазыбызны салгач та, йомшак куллар белә назлап ак биләүгә биләүче, елаган,көйсезләнгән чакларыбызда җырлар көйләп юатучы, авырып китсәк, төннәр буена керфек какмый яныбызда җанын бирергә торучы, иртәләрен татлы йокыбыздан сөя-сөя уятучы әниебез.

          Сезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык, күңел күтәренкелеге һәм гаилә бәхете телибез.

  • Әни! Дөньда иң якын, кадерле кеше ул! Кечкенә чагыңда төн йокыларын калдырып сине караган?
  • Әнием!
  • Елаганда кочагына алып кем юаткан?
  • Җиргә басып беренче тапкыр атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?
  • Әнием!
  • Беренче тапкыр мәктәпкә сине кем алып килгән?
  • Әнием!

  • Туган ил, Ана, Икмәк-

Бөекләрнең бөеге

Әнә шуларга сыенып

Без яшибез сөенеп.

      Ана безне тудырган

      Ана безне үстергән

      Ана сөте гомерлеккә

      Җитә торган көч биргән.

Авырсаң, янда тора ул,

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый-саклый.

Әнием минем бик матур

Күңеле бигрәк җылы.

Йөзе якты, җаны нурлы,

Җитмәсә алтын куллы.

Әни минем бик әйбәт

Тырыш та ул, уңган ул.

Ярый әле бәхетемә

Минем әни булган ул.

Әни безне ярата,

Ә без аны тагын да.

Бернидән дә курыкмыйбыз,

Булсак әни янында.

Әнием минем бик матур,

Нур чәчә кояш кебек.

Янып тора битләре

Караса безгә көлеп.

Уятсаң мине иркәләп,

Матур сүзләр әйтеп, юатып,

Нурлы йөзең торса гел елмаеп

Рәхәт булып китә шул вакыт.

Син минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

Әни миңа елыша

Битләре аның кайнар,

Ә куллары йоп – йомшак.

Конфет та кирәк түгел,

Кирәк түгел машина да,

Чөнки мин әниемне

Алдым инде кочаклап.

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп:

Без табын янында чәй эчәбез

Бергәләп тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны

Елавым басылган бит.

Телм дә минем әүвәл

“Әннә” дип, ачылган бит.

Өйнең эче яп – ялангач,

Белмим әллә нигә.

Кайтып керәсе дә килми

Бүген бөтенләй өйгә.

Бөтен нәрсә үз урынында

Тик җитешми әллә ни....

Әй, онытып торам икән:

Өйдә юк бүген әни!

-Әй, Кояш, тыңлап тор,

Туктап бер урында....

Мин җырлыймын матур җыр

Әнием турында.

Әнием, күз нурым,

Кадерлем, син минем.

Иң олы, иң изге

Бәгърем син минем.

Мин әнине яратам,

Шигырем дә шул хакта

Әнием минем бик әйбәт.

Ул балалар укыта.

Ул укыткан балалар

“5” ле генә алалар.

       

 Алып баручы:  Ана назы – жирдә ул мәңгелек,
                           Мәңгелек җыр - бишек җырыгыз.
                           Без узасы юлда маяк булып
                           Гомер буе балкып торыгыз.

    Кадерле әниләр Сезнең барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе, эшегездә уң, чиксез шатлык-куанычлар телибез. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын! 

(Балалар әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар)

Сау булыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

өлкәннәр көненә багышланган сценария

өлкәннәр көненә багышланган сценария башлангыч класс укучылары белән әзерләнде....

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә

Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре               тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын...

"Әни - җирдә иң кирәкле кеше". Әниләр көненә багышланган уен-бәйге. Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе.

Сценарий внеклассного мероприятия посвященного ко дню матери на татарском языке....

Әниләргә багышланган кичә

Кыз. Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез, хөрмәтле укытучылар! Сезне барыгызны да Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?Малай. Чө...

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)

Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- прграммасы

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- программасы 4 класс укучыларын белән эшләү өчен төзелгән. Класста 6 укучы.Башка милләт балалары булганлыктан, татар теле һәм әдәбия...