й хәрефе
методическая разработка (2 класс) по теме

Хабибуллина Фаягуль Наримовна

Этот материал можно использовать на уроках татарского языка

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon y_hrefe.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Й хәрефе.

Максат: 1) йо,йө кушылмалары кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтү;

               2) сүзләрдә йо, йө кушылмаларын дөрес язу күнекмәләрен ныгыту;

               3) җөмләләр төзү күнекмәләрен ныгыту аша, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;    

               4) Балаларда дуслаша  белү сыйфатларын тәрбияләү;

Төре: Яңа материалны аңлату;

Форма: Әкият-дәрес.

Җиһазлау: Карточкалар, компьютер, рәсемнәр.

                                  Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.

  1. Исәнмесез, балалар.
  2. Балалар,кәефләрегез ничек?
  3. Әйбәт. Рәхмәт.
  4. Ф. Наримовна сезнең кәефегез ничек?
  5. Әйбәт. Рәхмәт, балалар.
  6. Кызлар, сезнең  кәефегез ничек?
  7. Әйбәт. Рәхмәт, малайлар.
  8. Малайлар, ә сезнең кәефләрегез ничек?
  9. Әйбәт. Рәхмәт, кызлар.
  10. Балалар, кунакларның да кәефләрен сорыйк әле.
  11. Кунаклар, ә сезнең кәефләрегез ничек?
  12. Әйбәт. Рәхмәт,балалар.
  13. Матур гына утырышабыз.
  14. Ә хәзер каршыгыздагы текстларны алыгыз, гөжләп укыйбыз.

                                     Чын дус.

    Кәрим белән Камил-аерылмас дуслар. Бергә мәктәпкә баралар,бергә кайталар.Дәресләргә дә бергә хәзерләнәләр,урамда да бергә булалар. “Менә ичмасам дуслар”-диләр алар турында.

    Ләкин бер вакыйгадан соң ике арадагы дуслык кинәт кенә суынды.Очрашканда да малайлар бер-берсен күрмәмешкә салыштылар. Яңа уку елын Кәрим икенче мәктәпкә күчеп каршылады. Озакламый Камил дә мәктәбен алыштырырга мәҗбүр булды.

    Бервакыт Кәримне шифаханәгә салдылар,малайның үпкәсенә салкын тигән. Дәресләр беткәч,балаларны укытучылары Рәсимә апа җыйды. Аның сүзе кыска булды:

-Иртәгедән башлап,шифаханәгә йөрергә кирәк,югыйсә Кәримнең сыйныфта утырып калуы бар-диде ул.Кем беренче булып ярдәм кулы суза? Барысы да,Камил инде дигәндәй, аңа борылдылар.Ә ул сүз әйтергә ашыкмады.

-Камил,ник дәшмисең?-диде Рәсимә апалары.

-Минем спорт секциясенә барасым бар,безнең тренер усал диде. Бу сүзне Камилдән көтмәгәннәр иде. Иң арткы партада утырган яңа укучы Гаяз кулын күтәрде.

-Ни әйтергә телисең,Гаяз?-дип сорады укытучы.

-Рөхсәт итсәгез-мин барам,-диде малай.

-Синең мәктәпкә килгәнеңә дә 2-3 көн генә,син Кәримне белмисең дә әле,-диде Рәсимә апалары.

-Шифаханәдә танышырбыз дип уйлыйм,минем әни анда медсестра булып эшли,-диде Гаяз.

-Рәхмәт,Гаяз,син чын кеше икәнсең!-генә дия алды укытучы.

  1. Сез әле генә “Чын дус” дигән хикәяне укыдыгыз.
  2. Текстта сүз нәрсә турында бара?
  3. Чын дуслык һәм ялган дуслык турында.
  4. Сез чын дуслык дигәнне ничек аңлыйсыз?
  5. Авыр вакытта иптәшеңә булышу, ярдәм итү,дәрес темасын аңламаса, аңлату; дустыңның серләрен кешегә сөйләргә ярамый.
  6. Ә ялган дуслыкны ничек аңлыйсыз?                                   Иптәшенңе авыр вакытта ташлап китү,ярдәм итмәү.
  7. Сезгә кайсы малай ошады?
  8. Гаяз. Ни өчен?Г аяз Кәримне бик яхшы белмәсә дә, ярдәм кулы суза.
  9. Ә бүгенге дәрестә без дуслык  турында сөйләшербез.
  10. Ләкин кешеләр арасындагы түгел, ә хәрефләр арасындагы дуслык турында.
  11. Борын-борын заманда яшәгән ди Й хәрефе.Балалар, ул нинди хәрефкә охшаган?
  12. И гә ошаган.Ләкин  Й- ул тартык аваз.Йхәреф
  13. Й хәрефе кыяфәте белән сузыкка охшаган, ләкин ул тартык аваз.    
  1. Ә хәзер шушы хәрефне матур итеп дәфтәргә язабыз.Язылышын искә төшерик әле. Барагыз да игътибарны минем кулымдагы акбурга төбәгез. 1 юл Й хәрефе язабыз. Бүген бездә бәйрәм, балалар, кунаклар килде. 1 юл бәйрәм сүзен язарбыз.
  1. Й хәрефе бик юаш, кыюыз булган, шуңа күрә ул гел сүз уртасында һәм ахырында     торырга мәҗбүр булган.
  2. Балалар Й хәрефенең сүз уртасында һәм сүз ахырында килүенә мисаллар китерегез әле.
  3. Май, каймак, коймак, көймә, төймә.
  1. – Ә хәзер без сезнең белән “Дәшмибез” уены уйныйбыз.
  1. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез дәфтәрегезгә рәсемнәрне белдергән сүзләрне язасыз. (1 укучы тактада яза).
  1. – Й хәрефенең бик тә сүз башында торасы килгән. Ул үзенә чын дус булырлык сузык авазлар эзли башлаган. Башта ул А,Ә авазларына мөрәҗәгать иткән. Й хәрефе янына А,Ә хәрефләре килеп баскан. [ЙА], [ЙӘ] аваз кушылмалары нинди хәрефкә әйләнә?
  1. Я хәрефенә әйләнгән. Мисаллар китерегез әле.
  2. Й хәрефе ы,е хәрефләр янына килгән.
  3. [ЙЫ], [ЙЭ] аваз кушылмасы нинди хәрефкә әйләнә?
  4. Е хәрефенә әйләнә. Мисаллар китерегез. Й хәрефе У,Ү авазлары янына барып караган.
  5. [ЙУ], [ЙҮ] аваз кушылмасы нинди хәрефкә әйләнә?
  6. Ю хәрефенә әйләнә. Мисаллар китерегез.
  7. Й хәрефе дуслар табудан өметен өзеп, елап утыра икән. Аны Ө,О авазлары күреп янына килгәннәр. Й нең зарын тыңлаганнар да аңа ярдәм итәргә булганнар. Сүз башында бергә килеп, бик күп сүзләр ясаганнар.
  8. Нинди сүзләр икән? Бергәләп укыйк әле.

                  [йо]                                                 [йө]

              ЙОРТ                                                 ЙӨЗ

              ЙОКЫ                                                    ЙӨЗӘ

              ЙОЗАК                                                  ЙӨРИ

              ЙОМРЫ                                                ЙӨРӘК

              ЙОМШАК                                            ЙӨЗЕМ

              ЙОЛДЫЗ                                              ЙӨГЕРӘ

         

  1. 1 баганадагы сүзләр нинди? Ничек укыла? (калын)
  2. 2 баганадагы сүзләр ничек укыла? (нечкә). Шушы сүзләргз карап нинди нәтиҗә чыгарабыз:
  1. йо, йө кушылмалары сүз башында гына языла;
  2. сүз башында й хәрефе о һәм ө хәрефләре алдыннан языла;
  3. йо кушылмасы калын сүзләрдә языла һәм әйтелә;
  4. йө кушылмасы нечкә сүзләрдә языла һәм әйтелә.
  1. Балалар, китаптагы нәтиҗә белән безнең нәтиҗә чагыша микән? (тикшерәбез).

  Шушы көннән соң О,Ө хәрефләре Й гә хыянәт итмәгәннәр. О,Ө хәрефләре Й нең иң якын дуслары булып киткәннәр.

6.– Балалар, Й хәрефенә дуслар табыштык, ә хәзер ял итеп алыйк.

7. Китап белән эш.

    - Ә хәзер китапларыгызның 49нчы битен ачыгыз, 92нче күнегүне табабыз. Биремне укыйбыз. Күчереп язабыз.

                  8. - Ә хәзер алдыгызда карточкалар ята, шундагы биремне укыйк әле.      Таралган сүзләрдән җөмләләр төзеп язарга.

    1) бәйләде, йомшак, Наиләгә, оекбашлар, әбисе.

    2) түгәрәгенә, Марат, йөри, йөзү

    3) йокы, теләде, тыныч, әнием, миңа.

                  9. Ә хәзер “Буш шакмаклар”уены уйныйбыз. “Буш шакмакларны” тутырырга кирәк.

Й

Й

Й

Й

Й

                    10.Йомгаклау.

- Балалар, бүген сез дәрестә нәрсәләр белдегез?

- О,Ө хәрефләре Й хәрефенең иң якын дуслары икән.

  1. йо, йө кушылмалары сүз башында гына языла;
  2. сүз башында й хәрефе о һәм ө хәрефләре алдыннан языла;
  3. йо кушылмасы калын сүзләрдә языла һәм әйтелә;
  4. йө кушылмасы нечкә сүзләрдә языла һәм әйтелә.

 






По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Тартык [ң] авазы һәм ң хәрефе.

Язарга өйрәнү дәресенә презентация....

Әлифба 1 класс к хәрефе

Интерактив такта өчен презентация к хәрефе белән таныштыра...

Әлифба.1кл.Щ хәрефе.

Әлифбадан 1  класс өчен дәрес планы....

"С" хәрефе

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 нче сыйныфта уздырылган татар теле дәресе....

М хәрефе булган сүзләрне уку

Әлифбадан дәрес эшкәртмәсе...

Тема: м хәрефе һәм авазы

1) М хәрефе һәм авазы белән танышу; сүзләрдә ишетеп (м) авазын күрсәтү; иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмлә төзү.2) Сөйләм телен баету. Яңа лексика белән таныштыру...