Эссе
статья по теме

Галиева Гульнара Анасовна

Эссе "Иң гыйлемле кеше"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                     Эссе

                        Иң гыйлемле, иң гүзәл кеше

  Мөстәкыйль  тормышка аяк басар вакыт җиткәч, һәркем “Нинди һөнәр сайларга?”дигән сорауга җавап эзли башлый.

    Бу сорауга җавапны мин озак эзләмәдем, минем өчен иң якын, иң кадерле кешем -әниемнең һөнәри юлыннан атларга уйладым, чөнки һәркөнне балалар бакчасыннан эштән кайткан әниемнең шатлыклы йөзен күрү минем өчен зур куаныч иде. Үземнең тормышымны балалар, аларга белем һәм тәрбия бирү белән бәйләдем.

   Мәктәпне тәмамлап, Яр Чаллы педагогия училищесында белем алганнан соң, туып-үскән авылым, Тымытык авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы булып  эшкә кайттым. Беренче тапкыр беренче сыйныф укучылары каршысына килеп бастым. Һәр бала үзенчәлекле, сәләтле .  Минем һәр көнем төрле уйлар белән башлана иде:  “Балаларны ничек укырга өйрәтергә? Белем алуга ничек кызыксыну уятырга?” Бу сораулар мине һәрвакыт эзләнергә мәҗбүр итә. Баланың итәгатьле, тырыш, әдәпле, рухи яктан бай булып үсүен теләсәң, иң беренче үзеңнән башла.  Балаларны  яратмый торып, мөгаллимлек эшендә осталыкка ирешү мөмкин түгел. Хәтта иң югары белем һәм күнекмәләргә ия кайбер укытучыны да үз эшенең остасы дип әйтү дөрес булмас. Шуңа күрә, балалар эшчәнлеге белән идарә итүдә, иң беренче чиратта, кешелеклелек, башкалар шәхесен хөрмәт итү, шәфкатьлелек тарафдары булуны мөһим шарт дип исәплим. Шулай ук укытучы:

өрле дәрәҗәдәге кешеләр белән аралаша белергә;

-ата-аналар белән уртак тел таба аларга;

-балалар ялын дөрес оештырырга;

-һөнәри күнекмәләргә: оештыру, аралашу, сиземләү, танып белү, алдан планлаштыру сәләтенә ия булырга тиеш.

    Дәреслек материалын укып чыгып, аны класска җиткерү кыен түгел, ә менә бер генә дәреслектә дә язылмаган хаклыкны иң кирәкле мизгелдә бала күңеленә ирештерү осталыгы һәркемгә дә бирелмәгән. Баланы сүзсез аңлап, ул көткәнне урынлы һәм вакытлы әйтә белү- иң мөһиме.  Укытучы сүзе гомерлеккә, һич булмаса озак вакытка укучы хәтеренә сеңәрлек булсын.

    Һәрбер һөнәр дә кирәкле, әмма иң кирәклесе-укытучы һөнәре. Укытучы безне үз баласыдай күреп, белем һәм тәрбия бирә, тормышыбызда үз юлыбызны табарга ярдәм итә. Кеше булырга өйрәтә.

Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә.

Укытучы!

Тиңләп булмый сезнең эшне башка хезмәт белән:

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.        

        Сезнең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,

Дистә еллар түгәсең син акыл көчең.

Башлангыч сыйныф укытучысы булуым белән мин  бик горурланам, чөнки һәрбер әти-әни үзенең газиз баласын җитәкләп минем  кулыма тапшыра, ә мин аларны белем баскычы буйлап алга әйдап барам.

Белем дөньясына кертүче,

Зур бәхеткә әйдәп йөрүче,

Олы бәхетне алдан күрүче,

Әүлиядәй барысын белүче-кем ул?

Ул –БЕРЕНЧЕ УКЫТУЧЫ!

Мин үземнең укучыларымның белемле, культуралы, сәламәт, мөстәкыйль шәхес булып үсүләрен телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе

Рассвет. Здравствуй новый день! Спешу в Родную МОУ "первомайская СОШ" к своим незнайкам и почемучкам. Ждут меня там двадцать пять упрямых пытливых ребят. Они непокорны, как горные реки, капризны, бесс...

Мое педагогическое эссе.

Размышление о том, почему я много лет работаю учителем самых маленьких жителей "школьной страны"....

Эссе

Моё педагогическое кредо...

Эссе «Новые информационные технологии в обучении»

 Эссе «Новые информационные технологии в обучении». В работе отражается взгляд педагога на данную проблему....

Эссе "Счастливый дар-учить детей"

Эссе "Счастливый дар-учить детей". ...Есть на земле немало достойных профессий, но педагогами становятся по особому призванию и велению сердца те, кто изо дня в день дарит тепло своей души и отдает се...