Эссе
материал по теме

Хуббутдинова Дилара Дугласовна

-

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

                            Башка кешеләргә мөнәсәбәт  кеше тормышының нигезен,          

                                              аның үзәген  тәшкил итә.      С.Л.Рубинштейн. 
               

   Искиткеч матур табигатьле Уразай авылында 55 ел элек дөньяга килгәнмен мин.

Әйе, әйе, искиткеч, дидем, нәкъ шулай урман итәгенә менеп диярлек урнашкан мин туган әткәм-әнкәм нигезе. 5 баланың 2 нчесе булып, миннән соң туган 2 сеңлемә сердәш, энемә һәм абыема терәк булып яшим.

    Уз - үземне белән башлаганнан бирле, мин "укытучы  булып уйный идем. Мин әле бала гына ... үзебезнең урам балаларын җыйнап уеннар оештырам, әдәплелек дәресләре үткәрәм. Гомумән, балалар белән әвәрә киләм. Киләчәгемне шул профессиядән башка күз алдына да китерә алмый идем инде. 
Урта мәктәпне тәмамлагач та, укытучы булу теләге ныгый гына барды һәм  Алабуга дәүләт педагогика институтына   укырга кердем. Уку миңа җиңел бирелде, чөнки мин бик теләп, кызыксынып укыдым.  Укуны тәмамлап   Актанышыма кайту - минем педагогик эшчәнлегемнең дәвамына ишарә иде. 
Тормышымның 1981 ел 15 август иртәсе мине  Актаныш  мәктәбенә илтте.

      Гөнаһсыз сабыйларның күзләре... Алар шулкадәр кызыксынып миңа төбәлгәннәр ки, мин үземне ниндидер могҗиза тудыру сәләтенә ия булган берәү итеп тойдым. Мин аларның ышанычларын акладым дип уйлыйм.  Укучыларны кызыксындыру,  укырга, язарга  өйрәтү миңа бер дә авыр булмады. Әти-әниләр белән дә уртак телне тиз таптым мин. Һәм без - бер ук баланың тәрбиячеләре - әти-әниләр һәм мин -  балаларның нәфис ак күңелен дә якты матур эзләр калдырырлык итеп, бердәм эшләдек. 
Мин укытып, мәктәп бетергән 200 дэн артык укучы  һәм әти-әниләр белән әле дә тыгыз элемтәдә торабыз.  

            Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә  мәктәп дөньясы... Шушы нәни вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы  мәктәп  казанында мин инде 37 ел кайныйм. Алардан башка берәр көнем бар икән - ул һич кенә дә бушка узмый, киләсе көннәр өчен планнар төзим, әти-әниләр белән фикерләшәм, киңәшләшәм, һич югында "апау” дип шалтыраткан нәниләрем белән телефон аша әңгәмә корам. Без һәрвакыт бергә. 
Аралашырга яратам, үземдә булмаган яхшы сыйфатларны кешеләрдән туплыйм, әдәплелекне хуплыйм, әхлаклылыкны өстен күрәм. Тормыш юлы, әлбәттә, сикәлтәләрсез генә булмый. Ләкин яныңда авыр чакларда терәк булырдай яхшы кешеләр булу һәр төрле киртәләрне дә җиңәргә булыша. Минем тормышымда да изге күңелле кешеләр очрап тора. Матур җылы киңәшләре белән   Үз белемеңне күтәрү (самообразование) өстендә системалы эшләү һәр педагогны бизи дип уйлыйм. Квалификация һәм һөнәри белемемне күтәрү өчен максат куям, бурычлар һәм аны тормышка ашыру юлларын билгелим. Һәрвакыт эзләнәм, һәрчак яңалыкка омтылам, даими иҗат итәм. Педагогика, психология, методика буенча әдәбият һәм вакытлы матбугат белән даими танышып бару - минем педагогик эшчәнлегемнең аерылгысыз өлеше. Һәр танышкан материалымны иҗади тулыландырып,  укучыларның эшчәнлеген рухи баету өлкәсендә даими кулланам. Төп принцибым – сыйныфтагы укучылар, аларның әти-әниләре арасында уңай мөнәсәбәт , җылы атмосфера урнаштыру.  Минем  сыйныфыма бик актив, һәм сәләтле укучылар тупланган. Мин аларның һәркайсына индивидуаль якын килеп, һәрберсенең уй-фикерләре белән исәпләшергә омтылам, аларны һәрберсен аерым яратам һәм ихтирам итәм. Әти-әниләргә, педагогик укулар оештыруым да эштә уңайлыклар тудыра дип исәплим. Бала тәрбияләүдәге уртак бурычлар, авыр ситуацияләр, килеп туган проблемалар күбесе  бергә хәл ителә. Ни генә булмасын, эш булгач, авырлыклар да була тора. Ләкин мин оптимист кеше, һәртөрле ситуациядән чыгу юлларын җиңел табам.Минем яклавыма мохтаҗ  укучылар  бар, минем белән фикерләшергә, исәпләшергә гадәтләнгән ата-аналарым бар,яраткан, күңел биреп башкарган хезмэтем бар. 
   Үз - үзеңнән, үз эшеңнән канәгатьлек кичерү - бик яхшы гамәл.Тик бу бик азга - берничә сәгать, юк, түгел, берничә минут кына була ала. Бик хыялый шул мин үзем, эшемнән канәгать булмаган минутлар булса,(алар бик еш була) хыял дөньясына чумам.  

       .. Әй, хыялый !Уян! Син бит эшеңә - яраткан эшеңә,укучыларың янына ашыгасың! 
   Мин  мәктәпкә якынлашам ... "Әй, бу вакыт дигәнең, бигрәкләр дә тиз уза инде, әле кайчан гына тәүге тапкыр атлап кергән идем мин бу мәктәп бусагасын.Инде 34 ел узып та киткән  Сыйныф ишеген ачып керүем булды,  сыйныф тулып кайнашкан - нәрсәдер  укыган, уйнаган, йөгергән балаларым мине күреп тә алдылар. Мин якынлашуга, сырышып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үз тәэсирләрен, нәни яңалыкларын сөйли дә башладылар. Алар өчен дә минем өчен дә  яңа көн башлана,  Яңа эш көнем ...Педагогик эшчәнлегемнең яңа бер көне...Тагын бер көне...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе

Рассвет. Здравствуй новый день! Спешу в Родную МОУ "первомайская СОШ" к своим незнайкам и почемучкам. Ждут меня там двадцать пять упрямых пытливых ребят. Они непокорны, как горные реки, капризны, бесс...

Мое педагогическое эссе.

Размышление о том, почему я много лет работаю учителем самых маленьких жителей "школьной страны"....

Эссе

Моё педагогическое кредо...

Эссе «Новые информационные технологии в обучении»

 Эссе «Новые информационные технологии в обучении». В работе отражается взгляд педагога на данную проблему....

Эссе "Счастливый дар-учить детей"

Эссе "Счастливый дар-учить детей". ...Есть на земле немало достойных профессий, но педагогами становятся по особому призванию и велению сердца те, кто изо дня в день дарит тепло своей души и отдает се...