сочинение
статья по теме

Хашимова Ляля Фоатовна

сочинение на тему "Моя мама"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ana_kunele_mnge_kulgsez_-_insha.doc19 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                             

                                                                           

            Арча муниципаль районы Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе

   

                     

                                                              (инша)

                                                                             

                                                                                                                          Хашимова Лилия — 6 класс

                                                                                          Ана күңеле мәңге күләгәсез

      Ана күңеле мәңге бозланмый

                                                                             Кирәк икән ул баласы өчен

                                                                             Яшьлеген дә, саулыгын да

                                                                              Гомерен дә хәтта кызганмый.

        

        Ана – бөек исем, ата да, әби-бабай да... Аларның һәрберсен бик каты яратасың, еракларга киткәч сагынасың, кадерлисең, исән вакытларында хөрмәтеңне күрсәтеп каласың килә. Шулай да аналардан да газизрәк кем бар икән? Аларның кадерен үсә төшкән саен ныграк аңлыйсың.  

       Ана - бөек исем. Әгәр алай булмаса, һәр шагыйрь, һәр әдип үз әниләре хакында иң җылы сүзләрне язып калдырыр идемени?! Хатын-кызларның һәрберсе я әни, я әле әни булачак. Аларның төннәре йокысыз, көннәре эштә үтәр. Балаларына хәсрәт килсә дә, иң элек алар йөрәген теткәләр.

        Адәм баласы, туып, кешеләр белән аралаша башлау белән үзенә дус таба. Ул үзенең дусты белән гомере буе бергә була, нинди генә авырлыклар килсә дә ташламый.

        Минем дә дусларым бар, әмма иң якыны, сердәшчем – ул минем әнием. Мин аңа үземнең бөтен серләремне сөйлим. Ул һәрвакыт үзенең киңәшләре белән ярдәм итә. Кирәк чакта кырыс та була белә.

       Минемчә, дөньяда әнидән дә яхшырак дус юк. Якын дуслар сине авыр вакытта яклый да алмаска мөмкиннәр, ә әни кеше үзенең баласы өчен барысын да эшли. Бәгырь җимешен ул бервакытта да ялгызын калдырмый.

          Безне әни башлаган эшне ахырга җиткерергә һәм шул ук вакытта игелекле, ярдәмчел, инсафлы булырга, әти-әни, туганнар хакын хакларга өйрәтә.

         Минем әнидән дә матур кеше юк! Минем әнидән дә акыллы кеше юк! Шулай булгач, аны ничек яратмыйсың?!

        Әнием... Аның чәчләре язгы үлән кебек йомшак. Аның тавышы язгы җил кебек назлы. Аның күзләре йолдызлар кебек серле. Аның йөрәге кояш кебек кайнар.

        Минем горурлыгым - әнием. Ул  мәктәптә тәрбияче булып эшли. Исеме дә үзенә туры килеп тора – Ләлә. Ул авырлыкларга бирешмичә, безне тәрбияләүгә бөтен көчен биреп тырыша. Әнием үзенең сабырлыгы, мәрхәмәтлелеге, тырышлыгы, ачык йөзлелеге белән аерылып тора. Буш вакытларым булса, мин әнием янында булырга тырышам. Бу дөньда бөтен кешеләр дә үзләренең әниләре белән дус булсыннар иде.

        Гаиләң, әти-әниең, туганнарың булу - зур бәхет ул. Минем башкаларга да гаилә бәхете, сәламәтлек телисем килә.

Әниләрнең күңелләре нечкә,

Әздән генә уала.

Күңелләрен рәнҗетмичә яшик,

Мәрхәмәтле булыйк анага!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Работа над сочинением в третьем классе. Примерный план и темы сочинений.

Размещен материал примерных тем сочинений , которые я провожу в третьем классе. Разработан примерный план каждого сочинения, а также помещены детские сочинения на эти темы....

Конспект урока русского языка. Сочинение по картине А. Саврасова «Грачи прилетели» Сочинение по картине А. Саврасова «Грачи прилетели» 4 классКонспект урока русского языка

Урок направлен на развитие устной и письменной  речи обучающихся. Способствует развитию творческого воображения....

Урок развития речи в 3 классе:"Текст. Сочинение – повествование. Работа над ошибками. Коллективное «редактирование» текста сочинения."

Русский язык.Тема: Развитие речи. Текст. Сочинение – повествование. Работа над ошибками. Коллективное «редактирование» текста сочинения.Цели:1.      Формирование умения постро...

Учимся писать сочинение (Что такое сочинение).

Решая учебно - практические и учебно - познавательные задачи, учащиеся знакомятся с понятие "сочинение", повторяют особенности текста...

Сочинение-презентация (сочинение-рассуждение)

В данный материал включен урок с презентацией.Дан подробный план урока с дополнительным материалом:стихи, пословицы, поговорки, высказывания великих о слове, о языке.Урок сопровождается презентацией, ...