Тема: Теркәгечләр. Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре.
план-конспект урока (4 класс) на тему

Газизова Гелюся Рахимановна

Максат: 1)Теркәгечләр һәм тиңдәш кисәкләр белән танышуны дәвам итү; тиңдәш кисәкләрне теркәгечләр белән үзара дөрес бәйләү һәм тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү;

2) фикерләү сәләтен , дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

3) Игътибарлылык һәм фәнгә карата кызыксынучанлык тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_4_klass.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

      Татарстан  Республикасы  Әтнә  муниципаль районы «Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме урта гомуми  белем  мәктәбе”  муниципаль бюджет  мәгариф учреждениясе.

4 нче сыйныфта татар теленнән ачык дәрес

                 

                                  Төзеде: Газизова Гөлүсә Рәхиман кызы.

2014 ел

Тема: Теркәгечләр. Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре.

Максат: 1)Теркәгечләр һәм тиңдәш кисәкләр белән танышуны дәвам итү; тиңдәш кисәкләрне теркәгечләр белән үзара дөрес бәйләү һәм тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү;

2) фикерләү сәләтен , дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

3)игътибарлылык һәм фәнгә карата кызыксынучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, диктантлар җыентыгы, карточка белән биремнәр, теркәгечләр язылган карточка, Н.Гайсинның “Яз килә” шигыре.

Дәрес барышы

 Оештыру моменты.

 Белемнәрне тигезләү.

1.Матур язу.(Уу, Үү хәрефләренең язылышы)

 Ура,суга, җилгәрә

 Үзе төяп җибәрә.(Комбайн)

2.Үткәнне ныгыту.

-Ия белән хәбәрне тап, алар турында нәрсә әйтә аласың?

(Тиңдәш ия һәм тиңдәш хәбәр кагыйдәсен искә төшерү)

 Төп өлеш.

1.Сайланма диктант.

Ат, сыер, эт, мәче, сарык, кәҗә - йорт хайваннары.

Укучылар тырышып укыйлар һәм өлкәннәргә ярдәм итәләр.

Азат, Рөстәм һәм Гөлнур лагерьда булдылар.

Болында ал, кызыл, зәңгәр чәчәкләр үсә.

Гөлия ашады, ләкин өстәлне җыярга ашыкмады.

(Тиңдәш кисәкләрне сайлап яз.)

2.Кагыйдә чыгару.

 Диктантны яңадан уку. Тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнешенә анализ ясау.(Санау      интонациясе,һәм, ә, әмма, ләкин теркәгечләре.) Теркәгечләр язылган карточкаларны   тактага элү.

-Укыганда игътибар иткән булсагыз, нинди тыныш билгеләре куелган? (Өтер)

-Димәк, санау интонациясе белән бәйләнгәндә тиңдәш кисәкләр арасында, ә, әмма, ләкин теркәгечләре алдыннан өтер куела ,ә һәм теркәгече алдыннан куелмый. (Дәреслектән кагыйдәне уку.)

3. Ныгыту. “Дәвам ит уены”.

-Уку дәресе күңелле һәм ... (кызык үтте).

-Бүген көн аяз, әмма ... ( суык).

-Бүген дәрестә укыдык, яздык, ләкин ...(рәсем ясамадык).

-Мәктәпнең һәрбер җирендә дә чисталык һәм ... (тәртип).

-Роза чәчәге матур, әмма ...(чәнечкеле).

-Айгөл матур, сөйкемле,... (тырыш кыз).

-Әнием ягымлы, назлы, ләкин ... (кырыс та).

4.Ял минуты.(Яфрак шаулый, яңгыр ява, яшен яшьни, күк күкри.)

5.Дәреслектән күнегүләр эшләү.

    -59-60 нчы бит күнегү 89 (тиңдәш кисәкләр белән теркәгечләрне күчереп яз).

             -60 нчы бит күнегү 90 (тыныш билгеләрен куеп яз).

6.Хәтер диктанты.

   “Яз килә”

Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк,каз,

Илне яшәртеп,

Шаулап килә яз.(Н.Гайсин)

(Ия белән хәбәргә сыз, тиңдәш кисәкләр бармы?)

7.Яз турында әңгәмә.

8.Яз турында, тиңдәш кисәкләр һәм теркәгечләр кертеп ике җөмлә яз.

9.Өстәмә биремнәр итәү:

     -тиңдәш кисәкләрне куй;

     -тыныш билгеләрен куй;

     -кушма җөмләләрдән гади җөмләләр ясап яз.

10.Өй эше (кагыйдәне ятларга, әниеңне туган көне белән котлап открытка яз,тиңдәш кисәкләрне дә куллан.)

Дәресне йомгаклау.

-Дәрестә нәрсә эшләдек? Сезгә нәрсә кызык булып тоелды? Дәрестәге кәефеңне төсле карандаш белән билгелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

конспект урока по теме "Тема: Закрепление изученного материала по теме «Умножение двузначного числа на однозначное».

Структура урока:- Организационный момент – 1 минута- Оформление тетрадей – 2 минуты- Диагностика знаний и умений – 8 минут- Работа по теме урока – 20 минут- Физкультминутка – 4 минуты- Закреплен...

Мектепалды даярлық пен бастауыш сынып арасындағы сабақтастық

Мектепалды даярлық пен бастауыш сынып арасындағы сабақтастық...

Сәгать һәм минут. Алар арасында бәйлелек.

Сәгать һәм минут темасына технологик карта...

"Чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләр. Кошлар"

4нче сыйныфта "Чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләр. Кошлар" темасына дәрес планы...

Чыгыш . Мәктәп һәм бакча арасында дәвамчанлык.

laquo;Мәктәпкә әзер булу – укый, яза, саный белү генә түгел,Мәктәпкә әзер булу – укырга өйрәнергә әзер булу.»...