"Чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләр. Кошлар"
план-конспект урока (4 класс)

4нче сыйныфта "Чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләр. Кошлар" темасына дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_klass_chonki_shuna_kur_terkgechle_zhomllr._koshlar.docx20.15 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресе

26 нчы дәрес

Тема:  Чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләр. Кошлар.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  алгоритмнарын мөстәкыйль төзи алу;  әңгәмәдәшең белән контактка керү: сөйли, сорый белү; сөйләмне башлый, дәвам итә, төгәлли алу;

Предмет – чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү, өйрәнелгән сүзләр белән җөмләләр төзи алу;

Шәхескә кагылышлы – кошларга карата кайгыртучанлык хисләре формалаштыру

Җиһазлау: дәреслек: Р.З.Хәйдарова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина, 4нче сыйныф, Казан, “Татармультфильм”, 2017нче ел, презентация, эш дәфтәре, электрон ресурслар.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру
  1. Дәресне оештыру

1) уңай психологик халәт тудыру;

          2) укучыларның бер- берсенә комплиментлар әйтүе.

Исәнмесез балалар!

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

-Исәнмесез, балалар! Бүгенге дәресне башлыйбыз!

  1. Актуальләштерү
  • Укучылар,  әйдәгез бу слайдларны карап чыгыйк әле. Болар нәрсәләр? Әйе, кошлар. Кошларның исемнәрен искә төшерик әле. (слайд 2-15)

(Кошлар исемнәрен яңадан кабатлар өчен, түбәндәге видео кулланырга мөмкин.

https://yandex.ru/video/preview?wiz_type=vital&filmId=5449311061160103732&text=%D0%BA%D0%BE%D1%88%D0%BB%D0%B0%D1%80%20%D1%82%D1%83%D1%80%D1%8B%D0%BD%D0%B4%D0%B0%20%D0%B2%D0%B8%D0%B4%D0%B5%D0%BE&path=wizard&parent-reqid=1597219917938696-1232262735667827273900280-production-app-host-vla-web-yp-22&redircnt=1597220566.1 )

  • Ә хәзер бирем эшлибез.  Кош исемнәрен алфавит тәртибендә язабыз. (55нче бит, 1нче бирем) (слайд 16 )

Карга, күгәрчен, торна, акчарлак, сандугач, чыпчык, тургай, тукран, сыерчык, карлыгач, аккош, күке, песнәк.

  1. Уку мәсьәләсен кую
  • Ә хәзер , балалар, шушы слайдка карыйк әле (слайд 17) Ике җөмләне укыйк.

          Песнәк кышлаучы кош, чөнки ул безнең якларда  кышлый.

          Песнәк безнең якларда кышлый, шуңа күрә аны кышлаучы кош дип атыйлар.

Бу җөмләләрне тәрҗемә итик әле. Бу җөмләләр нәрсә белән аерыла? Әйе, бик дөрес. Чөнки һәм шуңа күрә сүзләре (слайд 18 ).

Димәк, без бүген нәрсәләр өйрәнәбез? Дөрес.

Чөнки һәм шуңа күрә сүзләре теркәгечләр дип атала. Алар җөмләләрне бер-берсе белән бәйли.

Физкультминут

http://tatarschool.ru/media/tth4 

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
  1. Дәреслекләрнең 55 битен ачабыз, 2 нче күнегүне укыйбыз.

(Слайд 19,20).

     Песнәк – бик хәрәкәтчән, җитез кош. Ул бик тырыш. Тәүлегенә үз авырлыгы кадәр бөҗәк ашый. Җылы якларга китми, бездә кала. Кышын аңа җим бирәләр.

    Карлыгачлар чебен-черкиләр белән тукланалар. Алар сентябрьдә җылы якларга китәләр.

  1. Текстларны укыйбыз һәм  тәрҗемә итәбез.

Сүзлек эше. (слайд 21)

           Хәрәкәтчән – подвижная

          Тәүлегенә – в сутки

          Җитез- ловкая, юркая

          Бөҗәк – насекомые

          Авырлык – вес

          Тукланалар – питаются

          3) Ә хәзер сорауларга  җавап бирик әле. (слайд 22)

-Песнәк нинди кош?

-Ул нәрсә белән туклана?

-Карлыгач нәрсә ашый?

- Песнәк җылы якка китәме?

- Ә карлыгач җылы якка китәме?

4) Балалар, әйтегез әле, кошлар безгә файда китерәләрме? Кошлар безгә нәрсә өчен кирәк? Әйдәгез әле, безнең сорауларга чөнки һәм шуңа күрә теркәгечләрен куеп җавап бирик.

(Үрнәк җаваплар:

Кошлар безгә файда китерәләр, чөнки алар бөҗәкләрне ашыйлар.

Кошлар бөҗәкләрне ашыйлар, шуңа күрә алар безгә файда китерәләр.

Кошлар безгә кирәк, чөнки алар матур, алар безгә файда китерәләр.

Кошлар матур, кошлар кешеләргә файда китерәләр, шуңа күрә алар безгә кирәк.

Без кошларны сакларга тиеш, шуңа күрә без аларга җим бирәбез.

Без кошларга җим бирәбез, чөнки без аларны сакларга тиеш)

Физкультминут  “ Очты, очты” уены.

5) Дәфтэрдә эш.

– Әйдәгез, дәфтәрләрдә эшләп алыйк инде.Тактага карагыз әле.

 (Слайд 23)

Бу сүзләрдә хәрефләр төшеп калган , шуларны куеп, күчереп язарга кирәк.

Акк...ш, к...гәрчен, чыпч..к, к...ке, п...снәк, карл...гач, т...рна, сы...рчык.

  1. Рефлексив бәяләү
  1.         - Балалар, ә сез күчмә һәм кышлаучы кошларны беләсезме? Әйдәгез тикшереп карыйк, пазл уенын уйнап алыйк әле.

https://learningapps.org/8322940 

  1. –  Әйтегез әле, сез кошлар турында нәрсәләр беләсез?  Әйдәгез, кошлар турында диалоглар төзик әле.  

  1. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

- Укучылар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

- Сез нинди кошларны беләсез?

- Алар безгә файда китерәләрме?

- Ни өчен?

- Нинди сүзләр –теркәгечләр турында сөйләштек?

- Алар безнең сөйләмдә ни өчен кирәк?

         V. Өй эше. (берсе сайлап алына)

           1) Песнәк яисә карлыгач турында сөйләргә

           2)Үзең яраткан берәр кош турында сөйләргә

           3) Бер кош рәсеме ясарга

           

Бик яхшы, укучылар, без бүген кошлар турында сөйләштек, алар турында матур җөмләләр, диалоглар төзедек. Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, аларга һәрвакыт ярдәм итик, оялар ясыйк, җимлекләр элик!

Дәрес тәмамлап , мин сезгә “Шаян кошлар” мультфильмын карарга тәкъдим итәм. https://yandex.ru/video/preview?wiz_type=vital&filmId=13438481504643085360&text=%D0%BA%D0%BE%D1%88%D0%BB%D0%B0%D1%80%20%D1%82%D1%83%D1%80%D1%8B%D0%BD%D0%B4%D0%B0%20%D0%B2%D0%B8%D0%B4%D0%B5%D0%BE&path=wizard&parent-reqid=1597219917938696-1232262735667827273900280-production-app-host-vla-web-yp-22&redircnt=1597220067.1 

 Сау булыгыз, игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

кошлар- яшеллек дуслары

классный час "Кошлар - яшеллек дуслары"...

презентация "Кошлар - яшеллек сакчылары"

презентация "Кошлар - яшеллек сакчылары"  (башлангыч сыйныф укучылары өчен)...

кошлар- яшеллек дуслары

Классный час  "Кошлар- яшеллек дуслары"...

Кошлар-безнең дуслар

Презентация. Кошлар-безнең дуслар. Презентация...

Г. Лотфи "Кошлар сезгә рәхмәт әйтерләр".

Дәрес заман таләпләренә туры китереп төзелде. Дәрес өчен презентация дә бар. Табышмаклар, уеннар белән үрелеп бара торган дәрес укучыларны ялыктырмый, киресенчә, активлаштыра гына. Дәрескә туры китере...

"Кошлар сезгә рәхмәт әйтерләр"

Укучыларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру Һәм шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү,анлап уку грамоталылыгын үстерү; кошларга карата кызыксын...

Тема: Теркәгечләр. Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре.

Максат: 1)Теркәгечләр һәм тиңдәш кисәкләр белән танышуны дәвам итү; тиңдәш кисәкләрне теркәгечләр белән үзара дөрес бәйләү һәм тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү;2) фикерләү сәләтен , дөрес язу күне...