Тема: Кушма сүзләр.
материал (3 класс) на тему

Газизова Гелюся Рахимановна

: Кушма сүзләр, аларның язылышы белән таныштыру һәм

               дөрес яза белүләренә ирешү;

              Бәйләнешле сөйләм телен, уйлау , фикерләү сәләтен үстерү;

              Туган телгә хөрмәт хисе тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kushma_suzlr-1.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

 

   Кушма сүзләр

       

 

Тема: Кушма сүзләр

Максат: Кушма сүзләр, аларның язылышы белән таныштыру һәм

               дөрес яза белүләренә ирешү;

              Бәйләнешле сөйләм телен, уйлау , фикерләү сәләтен үстерү;

              Туган телгә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Материал: дәреслек 51-53 нче битләр; татар теленнән эш дәфтәре

Җиһазлау: таблица, перфокарта, дифференциаль карточкалар, компьютерда тест, индивидуаль карточка, татар теленең орфогра-     фик сүзлеге, предмет рәсемнәре.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату

                          Дәрес барышы.

I. Оештыру.

    1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

    2. Уңай психологик халәт тудыру.

 

- Хәерле көн !

 

    3. Матур язу күнегүләре.

Үзе чәчкә җимеше дару (Гөлҗимеш)

Гөлҗимеш сүзен тамырын табабыз.

Ничә тамырдан тора?

2 тамыр үзара ничек итеп язылган?

I I. Яңа материал өстендә эш.

 Без бүген сезнең белән нинди сүзләр турында сөйләшербез?

  1. Сүзләр төрлечә ясала. Ике сүзне кушып та яңа сүз ясала. Алар кушма сүзләр дип атала. Кушма сүзләр дә ясалма сүзләргә керә. Кушма сүзләр һәрвакыт кушылып языла. (таблица буенча эш)

Әминә белән Әмирнең дә фикерен  тыңлыйк әле.

  1. 81 нче күнегүне  буенча эш.,дәфтәргә 2 җөмлә төзеп язабыз.

  1. Сүзлек диктанты. Предмет рәсемнәре күрсәтелә. Укучылар сүзләрне язалар.

Аккош, алъяпкыч, карабодай, кызылтүш, көнбагыш, төнбоек

  • Сүзләрнең дөрес язылышын орфографик сүзлектән карау.

  1. Икенче тамыр я, ю, е хәрефләренә башланганда ике тамыр арасында ъ яки ь нечкәлек билгесе куела. Мәсәлән,

кулъюгыч, ашъяулык, унъеллык

берьюлы, шәльяулык, дүртьеллык

  1. Физкультминутка

Хәзер бераз ял итик ,

Тәнебезгә көч кертик .

Бер урында таптаныйк ,

Сикергәләп тә алыйк ,

Уңга , сулга күз салыйк ,

Муеннарны боргалыйк ,

Ишкәкләрне нык тотыйк ,

Беләкләрне ныгытыйк .

Кулларны алга сузыйк ,

Үткен кайчылар булыйк ,

Бер чүгәлик , бер басыйк ,

Кул тегермәне ясыйк ,

Тиз армаска тырышыйк ,

Арганнарга булышыйк

  1. Дифференциаль карточка буенча эш.

 

 :

                  Тиешле кушма сүзләрне куй.

  1. _______________________ әкрен йөри.
  2. _______________________ - ерткыч хайван.
  3. Су буенда  ______________________күп була.
  4. Күл өстендә  ___________________ йөзә.
  5. Кышын безнең урманнарга ___________________ килә.

     Сүзләр: карабүрек, аккош, ташбака, ярканат, юлбарыс, озынборын.

 10.  114 нче күнегүне тактада эшләү. Баганалап бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр ясарга.

11.  Сүз ясалышы темасы буенча тест.

1.Тамыр сүзне тап:

А) баш   Ә) башлар  Б) башлык   В) башны

2.Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап:

А) кар   Ә) эшче  Б) бакчага   В) аккош

3

4.Кушма сүзне тап:

А) агачлык   Ә) авыл    В) акбур

5. Кушма сүзләр ничек языла?

А) аерым   Ә) сызыкча аша  Б) кушылып

12. Күзләр өчен физминутка (компьютерда)

Дуслары турында сорашу..

 

84 нче күнегү. Сүзләрдән кушма сүзләр ясарга.

- Нинди исемнәр килеп чыкты?

- Алар ничек языла?

- Безнең класста кемнең исеме кушма сүздән тора?

15. Парларда эш. Бирелгән рәсемнәр арасыннан  кушма сүзне билгеләргә.

16. Бер сүз - кушма сүз белән әйт:

Таш кебек каты күмер –

Илнең төп, үзәк шәһәре –

Ап-ак кош –

Ашаган азыкны эшкәртә торган әгъза –

Ашарга йөри торган йортлар –

Чәй эчәргә йөри торган йортлар –

Кояш чыгу ягы –

Кояш бату ягы –

Өстәлгә җәя торган җәймә –

Матур чәчәкле, чәнечкеле куак –

Җылы як –

Салкын як –

I I I. Йомгаклау.

  1. Нинди сүзләр кушма сүзләр дип атала?

Өй эше 89 нчы күнегү.

  1. Нәтиҗә ясау, билге кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема :Кушма һәм парлы сүзләр

Разработка урока по татарскому языку в 4 классе для татарской подгруппы. Урок разработан по ФГОС....

Гади һәм кушма җөмлә

4 класста татар теленнән "Гади һәм кушма җөмлә" темасына презентация...

Кушма сүзләр

Әлеге презентация кушма сүзләрнең ничек ясалуын укучыларга аңларга ярдәм итә.Укучылар рус теле белән чагыштырып, табигать белән бәйләп тә әлеге теманы ныграк истә калдыралар....

Технологическая карта урока по татарскому языку "Кушма сүзләр", 4 класс.

4 сыйныф өчен (рус төркеме) Р. З. Хәйдарова дәреслеге буенча  татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

3 сыйныфта татар теле дәресе "Кушма һәм парлы сүзләр"

Кушма һәм парлы сүзләрне аера, дөрес яза белергә өйрәтү.Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү. Белем алуга омтылыш,табигатькә,үсемлекләргә сакчыл караш ...

Кушма сүзләр

Татар теле...

Конспект урока родного(татарского) языка в 4 классе по теме "Кушма сүзләр"

Конспект урока татарского языка в 4 классе по теме "Кушма сүзләр"....