Рабочая программа по родному языку для 3 класса.
рабочая программа (3 класс)

Рабочая программа по учебно - методическому комплекту "Күңелле татар теле" 3 класс.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esh_programmasy_3_nche_syynyf_mullagalieva.docx44.98 КБ

Предварительный просмотр:

“Каралды”                                 “Килешенде”                            “Раслыйм”  

Лицейның татар                         2 нче лицейның                         2 нче лицей директоры

Теле укытучылары                    укыту-тәрбия эшләре                 ___/Г.З.Сафина/

МБсе җитәкчесе                        буенча директор                         Боерык №390

__/Р.В.Шәрипова/                      урынбасары                                  “01”нче сентябрь 2014

Беркетмә №                                  ___/З.Н.Исламова

“28”нче август 2014нче ел        “01”нче сентябрь 2014нче ел

Төзүче: 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Энҗе Рәшит кызының рус телендә аралашучы 3 нче сыйныф укучылары өчен “Күңелле татар теле” укыту – методик комплекты буенча эш программасы.

2014нче  - 2015нче уку елы

Аңлатма язуы.

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган, авторлары: К.С.Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” на (2010 нчы ел) нигезләнеп төзелде.

Сәгатьләр саны: татар теле – 105 сәгать (атнага – 3сәгать), уку – 105 сәгать (атнага – 3сәгать).

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1.Татар теленнән һәм әдәбиятыннан вакытлы дәүләт стандарты (ТРсы  Мәгариф һәм фән министрлыгының 499 нчы боерыгы белән 2009 нчы елның 4 нче мартындарасланган).

2. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации).

3. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья - белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

- 10 статья – уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреҗдениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

4. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы .05.07. 2000 ел).

5. Санитарно – эпидимиологических требований к условиям и организации обучения в ОУ (утверждены постановлением Главного государственного санитарного врача РФ от 29. 12. 2010г. №189)

6. Образовательной прграммы МАОУ – лицея №2 г.Альметьевска.

7. Базисного учебного плана РТ

8. Учебного плана МАОУ – лицея №2 на текущий учебный год:

9. Положения “О рабочей программе учителей предметников  МАОУ – лицея №2”

10. Р.З Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Г.Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”, рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслегенә (ТРсы һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. 2 кисәктә, Казан, “Татармультфильм”нәшрияты,2013).

Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән , укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә укытуның төп максаты һәм бурычлары.

Рус телендә сөйләшүче укучыларга татар телен дәүләт теле буларак укытуның төп максаты телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

“Күңелле татар теле” УМК татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү түбәндәге максатларны күзаллый:

  • башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен , аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;
  • укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
  • укучыларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру, татар халкының мәдәниятен, милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр формалаштыру;
  • укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәтбияләү.

3 нче сыйныф рус телендә сөйләшүче балаларның грамматик белем -  күнекмәләренә таләпләр:

  1. Без, сез, алар алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
  2. Исемнең төшем килешендә төрләнеше белән таныштыру.
  3. Кем? Нәрсә? Кайда? Нинди? Ничек? Ничә? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сораулар бирә белү.
  4. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен гамәли үзләштерү.
  5. Әле, бик кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.
  6. Боерык фигыльнең барлык, юклык формалары белән таныштыру.
  7. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1, 3 зат юклык формасын сөйләмдә куллану.
  8. Астында, өстендә бәйлек сүзләре белән таныштыру.
  9. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат күплек формасын сөйләмдә куллану.
  10. 11 дән 100 гә кадәр саннарны сөйләмдә куллану.
  11. Сабын белән юына төзелмәсен куллану.
  12. Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.
  13. Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый, сүзләрен сөйләмдә куллану.

3 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем – күнекмәләр.

Грамматик минимум.

  1. Исемнең иялек килешендәге төрләнеше белән таныштыру.
  2. Зат алмашлыкларын күплек санда юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.
  3. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат – сан белән төрләнеше.
  4. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы белән текст аша танышу.
  5. Нишләргә яратам? Конструкциясе белән таныштыру.
  6. Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.
  7. Янында, алдында, астында, артында, өстендә бәйлек сүзләрен һәм турында бәйлеген сөйләмдә куллану.
  8. Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллану.
  9. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу.
  10. Сүзнең тамырын күшымчасын аера белү.
  11. – чы/ -че ясагыч кушымча белән танышу.
  12. Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану.
  13. Казан шәһәре кебек төзелмәләр белән танышу.
  14. Аннан соң рәвеше һәм һәр, һәркем, барлык, барысы алмашлыклары белән таныштыру.

Орфографик һәм орфоэпик минимум.

  1. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.
  2. Алынма сүзләрне, дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.
  3. Укучыларның язу һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.
  4. Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен булдыру.
  5. Я,ю, е хәрефләре кергән сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдыру.
  6. О, ө хәрефләренең беренче генә иҗектә язылуы.

3 нче сыйныф өчен тәкъдим ителгән дәреслек башлангыч этапта 1 – 2 нче класста алынган белемнәргә таяна. Темалар һәм грамматик материал дәүләт стандартына нигезләнә. Лексик материал гамәлдәге программа нигезендә 1 - 2 нче класста үтелгән иң актив кулланышлы сүзләрне ныгыту максатында сайлана һәм яңа сүзләр белән баетыла. Лексиканы сайлаганда игътибар үзәгенә аның күләме түгел, ә табигый сөйләмдә куллану ешлыгы куелган. Күнегүләр методик таләпләр нигезендә билгеле бер тәртиптә һәм эзлеклелектә, гадидән катлаулыга таба бирелә. УМК татар теле белән укуны берләштереп , укытуны күздә тота.

Федераль дәүләт стандартларының төп таләпләрен һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук телгә өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив укыту технологиясенә нигезләнә. Анда укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, санамышлар, тизәйткечләр, төрле кызыклы уеннар, татар сөйләме этикеты үрнәкләре, өстәмә кызыклы материал бирелгән.

Дәресләрдә, коммуникатив технологияләр, күмәк, группада, уен технологияләрен, информацион, компьютер технологияләрн, индивидуаль эш формаларын куллану бик отышлы.Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү принцибын кулланырга кирәк. Моның өчен аралашу ситуациясе һәм коммуникатив бурыч аша сөйләм үрнәгенә чыгу сорала. Дәресләрдә кызыклы сораулар, чагыштыруны, анализлауны, логик фикерләүне таләп иткән төрле биремнәр куллану уңай нәтиҗә бирә.

3 нче А сыйныфы укучылары, исемне күплек санга кую үзенчәлекләрен беләләр.  Әйе, мин укыйм яки юк, мин укымыйм дип уңай һәм тискәре җаваплар бирә, боерык,хикәя, сорау,боерык җөмләләр төзи беләләр. Үтелгән темалар буенча рәсемнәр кулланып, монологлар төзеп, үзләре һәм гаиләләре турында сөйли беләләр.

Телдән һәм язмача аралашу темалары.

  1. Белем бәйрәме.
  2. Көндәлек режим.
  3. Ашханәдә.
  4. Без әти – әниләргә булышабыз.
  5. Туган якка кыш килде.
  6. Шәһәрдә һәм авылда.
  7. Әдәпле булыйк.
  8. Кечкенә дусларыбыз.
  9. Күңелле җәй.

Өченче сыйныфта укучы рус телле балаларга тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:

  1. Дәреслек.
  2. Мультимедиа.
  3. Язу дәфтәре.
  4. Ишетеп аңлау күнегүләре
  5. Дәресләрне планлаштыру.

Укыту прграммасының үзләштерелүен тикшерү.

  1. А.Н.Газизова. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). “Яңалиф”, 2007.
  2. Н.Г. Галиева, Л.Ә. Гыйниятуллина. Тестлар. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен.2009. ТРсы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарфыннан тәкъдим ителгән.

3 нче сыйныфта рус төркеме укучыларына язма эшләрнең күләме һәм белем осталык, күнекмәләрен бәяләү нормалары.

Язма эшләр саны:

Бүлек буенча контроль эш, тест – 7

Хикәяләү сочинениясе – 3

Сүзлек диктанты – 7

Контроль күчереп язу – 4

Контроль күчереп язуны бәяләү.

Пөхтә төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтү яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4” ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтү яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Диктант текстларын сайлаганда, түбәндәгеләр истә тотылырга тиеш:

текстның укучыларның танып – белү сәләтен үстерүдәге роле; аның шәхесен формалаштыруга, аны тәрбияләүгә йогынтысы; укучының гомуми үсешенә һәм аны тәрбияләүгә уңай тәэсире; рус балаларының әзерлек дәрәҗәсенә туры килүе, алар өчен кызыклы булуы.

Рус телле укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләгәндә, эш төрләре түбәндәгечә бирелә.

  1. Тыңлап аңлау (аудирование) – 0,2 -0,4 мин.
  2. Диалогик сөйләм (репликалар саны) – 5 реплика
  3. Монологик сөйләм (фразалар саны)- 6 фраза
  4. Уку (сүзләр саны) – 35 -45 сүз.
  5. Язу

а) Күчереп язу (җөмлә саны) – 4- 5 җөмлә, 25 – 30 сүз.

б)Сүзлек диктанты (сүзләр саны) – 7-8 сүз

в) Сочинение өйрәнү характерында) – 4-5 җөмлә.

Татар теленнән календарь – тематик план.

Дәреснең темасы.

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

1 чирек

план

факт

1.

Кем? кемне? кемгә? формаларын гамәли куллану.

1

1.09

2.

Кая? формасын гамәли куллану.

1

3.09

3.

Кайда? кайдан? формасын гамәли куллану.

1

4.09

4.

- мы/ -ме? сорау кисәкчәсе.

1

8.09

5-6.

Мин, син, ул зат алмашлыкларының юнәлеш килеш формасы.

2

10,11.09

7.

Исем сүз төркеме.

1

15.09

8.

Исемнәрнең 1 нче зат берлек санда тартым белән төрләнүе.

1

17.09

9.

Фигыль. Фигыльнең башлангыч формасы.

1

18.09

10  11.

Хәзерге һм үткән заман хикәя фигыльнең

зат- сан белән төрләнеше.

2

22.24.09

12.

Иҗади диктант. “Бүген дәрестә”.

1

25.09

13-14.

Хаталар өстендә эш.

Сингармонизм законы.

2

29.09

1.10

15.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

1

2.10

16-17.

Янында бәйлек сүзен сөйләмдә активлаштыру.

2

6,8.10

18

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә активлаштыру.

1

9.10

19-20.

Тәртип, микъдар саннары.

2

13,15.10

21.

“Белем бәйрәме” бүлеген кабатлау.

1

16.10

22.

“Белем бәйрәме” бүлеге буенча контроль тест.

1

20.10

23.

Хаталар өстендә эш. Кызыклы грамматика.

1

22.10

24.

Кызыклы грамматика (уен-дәрес).

1

23.10

25-26.

Көндәлек режим. Үткән заман хикәя фигыль формасын сөйләмдә ныгыту.

2

27,29.10

27.

Резев.

1

30.10

2 чирек

“Ашханәдә”

1-2

Кая? кайда? кайдан? формаларын гамәли ныгыту.

2

12,13.11

3.

Кемне? нәрсәне? формасын гамәли ныгыту.

1

17.11

4-6.

Янында бәйлек сүзенең килеш белән төрләнеше.

3

19,20,24.11

7.

Нәрсә ашыйбыз? Нәрсә эчәбез?

1

26.11

8.

“Ашханәдә” бүлеген кабатлау.

1

27.11

9.

“Ашханәдә” бүлеге буенча контроль  тест.

1

1.12

10.

Хаталар өстендә эш. Кемнең? формасын гамәли ныгыту.

1

3.12

11.

-чы/-че – исем ясагыч кушымча.

1

4.12

12.

Чөнки теркәгечен, шуңа күрә теркәгеч сүзен сөйләмдә активлаштыру.

1

8.12

13.

Үзе билгеләү алмашлыгы.

1

10.12

14-15.

Уң як, сул як сүзтезмәсенең юнәлеш килеше.

2

11,15.12

16-17.

“Без әти-әниләргә булышабыз” бүлеген кабатлау.

2

17,18.12

18.

“Без әти-әниләргә булышабыз” бүлеге буенча контроль эш.

1

22.12

19.

Хаталар өстендә эш. Кызыклы грамматика.

1

24.12

20-21

Резерв.

2

25,29.12

3 чирек

“Туган якка кыш килде”

1-2

Яңа ел бәйрәме+нә. Яңа ел бәйрәме+ндә төрләнеше.

2

3.

Антоним сүзләр.

1

4.

Хикәяләү сочинениясе “Чыршы бәйрәме”

1

5.

Хаталар өстендә эш.

1

6.

Сыйфат сүз төркеме.

1

7.

Һава торышын белдерүче сыйфатлар.

1

8-9.

Үткән заман хикәя фигыль формасын сөйләмдә ныгыту.

2

10.

Кая? кайдан? кайда? сораулары.

1

11-12.

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә ныгыту.

2

13-14.

Килеш кушымчаларын гамәли ныгыту.

2

15.

Нишләде? Нишләмәде? формасы.

1

16-17.

“Туган якка кыш килде” темасын кабатлау.

2

18.

“Туган якка кыш килде” бүлеге буенча контрол эш.

1

19-20.

Хаталар өстендә эш. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык/юклык формасы.

1

21.

2 төр изафә (исем+исем +-ы/е)

1

22-23.

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

2

24-25.

Алдында, янында, артында бәйлек сүзләре.

2

26.

“Шәһәрдә һәм авылда” темасы буенча контроль эш.

1

27.

2 төр изафә (исем+исем+-ы/е) бәйләнешен гамәли ныгыту.

1

28-29.

“Әдәпле булыйк!”бүлеге.

-мы/-ме? сорау кисәкчәсен сөйләмдә ныгыту.

2

30.

Резерв.

1

4 чирек.

1.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

“Минем туган көнем”.

1

2-3.

Чөнки теркәгече, шуңа күрә теркәгеч сүзе.

(“Трамвайда” хикәясе буенча эш).

1

4.

Төшем, юнәлеш килешләрен сөйләмдә активлаштыру.

1

5.

“Әдәпле булыйк” бүлеге буенча контрол эш.

1

6.

Хаталар өстендә эш. Кем? кемне? кемгә? формасын ныгыту.

1

7.

Шуңа күрә, ләкин, чөнки теркәгечләре.

1

8.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Минем яраткан песием (этем)” темасы буенча хикәя язу.

1

9.

Хаталар өстедә эш.

1

10.

Түгел кисәкчәсе.

1

11.

Сорау алмашлыклары.

1

12.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

1

13.

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен гамәли ныгыту.

1

14.

Кая? кайда? кайдан? сораулары.

1

15.

Капма – каршы мәгънәле сүзләр.

1

16.

к,къ авазларының орфоэпиясе

1

17-18.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен кабатлау.

2

19.

“Күңелле җәй, ямьле җәй” бүлеген кабатлау.

1

20.

“Күңелле җәй, ямьле җәй” бүлеге буенча контроль эш.

1

21.

Хаталар өстендә эш. Кызыклы грамматика.

1

22-24.

Ел буе үтелгән грамматик материалны гомумиләштереп кабатлау.

3

25.

Йомгаклау.

1

26-27.

Резерв.

2

Барлыгы

105

Уку буенча календарь – тематик план.

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

1 чирек

план

факт

1.

Исәнме, мәктәп!

1

2.09

2-3.

1 нче сентябрь – Белем бәйрәме.

2

4,5.09

4.

Сиңа нинди карандаш кирәк?

1

9.09

5-6.

Саннар нинди төстә?

1

11.09

7.

Син бүген бик матур.

1

12.09

8-9.

Минем сыйныфым.

2

16,18.09

10.

Безнең билгеләр.

1

19.09

11-12.

Без диктант яздык.

2

23,25.09

13.

М.Галләмов “Чын иптәш” хикәясе.

1

26.09

14-15.

Ш.Галиев “Онытылган” шигыре.

2

30.09

2.10

16.

Китапханәдә.

1

3.10

17-18.

Без китаплар укыйбыз.

2

7,9.10

19.

Ә. Исхак “Сөмбелә” шигыре.

1

10.10

20.

Г.Зәйнашева “Бер атнада ничә көн?” шигыре.

1

14.10

21.

“Белем бәйрәме” бүлеген кабатлау.

1

16.10

22.

Атнаның җиде көне.

1

17.10

23.

Бу китапханәме?

1

21.10

24.

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?

1

23.10

25-26.

Минем көндәлек режимым.

2

24,28.10

27.

Резерв

1

30.10

2 чирек

1.

Ашханәдә.

1

11.11

2.

Безгә кунаклар килә.

1

13.11

3-4.

Б. Рәхмәт “Аш вакыты” шигыре.

2

14,18.11

5-6.

Х.Гардановтан “Икмәк” тексты.

2

20,21.11

7.

Ш.Галиев “Кунаклар” шигыре.

1

25.11

8.

“Ашханәдә” бүлеген кабатлау

1

27.11

9.

Бүген бездә кунак бар. Г.Тукай

1

28.11

10.

Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигыре.

1

2.12

11-12.

Акыллы малай.

2

4,5.12

13.

И.Рәхмәт “Ана рәхмәте”.

1

9.12

14.

Без өйдә булышчылар.

1

11.12

15.

Ә. Бикчәнтәева “Дәү әнием” шигыре.

1

12.12

16-17.

И.Туктар “Авыраяк” хикәясе.

2

16,18.12

18.

Х.Халиков “Без ничәү?” шигыре

1

19.12

19-21.

“Без әти- әниләргә булышабыз” бүлеген кабатлау.

3

23,25,26.12

3 чирек

1.

Җ.Тәрҗеман “Яшел чыршы” шигыре.

1

2-3.

“Чыршы бәйрәме” хикәясе.

2

4.

Ә.Бикчәнтәева “Салкын саф һава” шигыре

1

5-6.

Кыш айлары, кыш билгеләре.

2

7.

Һава торышы.

1

8-9.

Кышкы уеннар.

2

10-11.

“Тауда” хикәясе.

2

12-13.

“Дуслар” хикәясе.

2

14.

“Дуслар” хикәясе буенча бәйләнешле сөйләм үстерү.

1

15.

Хаталар өстендә эш.

1

16-17.

“Туган якка кыш килде” бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

2

18.

“Туган якка кыш килде” темасы буенча диалогик сөйләм үстерү дәресе.

1

19.

Шәһәрдә һәм авылдатемасы. “Татарстан” тексты.

1

20-21.

Урамнар нәрсә сөйли?

2

22-23.

“Мин яшәгән шәһәр” тексты.

2

24.

“Безнең авыл” тексты.

1

25-27.

“Шәһәрдә һәм авылда” бүлеген кабатлау.

3

28-29.

“Тәмле сүзләр” тексты

2

30.

Резерв

1

4 чирек

1.

Туган көнемә бүләк.

1

2-3.

“8 нче Март – Әниләр бәйрәме тексты

2

4.

Дәрдемәнд “Өч ул” хикәясе

1

5.

“Әдәпле булыйк!” бүлеген кабатлау.

1

6.

М.Галләмова “Дуслар” хикәясе.

1

7.

М.Җәлил “Маэмай” шигыре.

1

8-9

“Минем песием” тексты.

1

10.

“Кем хаклы?” хикәясе

1

11.

“Кечкенә дусларыбыз” бүлеген кабатлау.

1

12.

Күңелле җәй, ямьле җәй.

1

13.

“Төсләр” әкияте.

1

14.

Р.Фәйзуллин “Җиләк кайда күп?” шигыре.

1

15.

Х.Халиков “Витаминлы аш” хикәясе.

1

16-17.

Бүген бездә кунак бар. Р.Миңнуллин – балалар шагыйре. “К” лар тулган бакчага шигыре”.

2

18.

“Сабантуй” тексты.

1

19-20.

“Күңелле җәй, ямьле җәй” бүлеген кабатлау.

2

21.

Ни өчен миңа җәй ошый?

1

22-24.

Ел буе үтелгән сөйләм материалын гомумиләштереп кабатлау.

3

25.

Йомгаклау.

1

26-27.

Резерв.

2

Барлыгы

105


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рабочая программа по родному языку 2 класс

Рабочая программа предназначана для 2 класса  по родному языку....

Рабочая программа по родному языку 2 класса

Рабочая программа по родному языку 2 класса...

Рабочая программа по Родному языку 3 класс

Үөрэх дьылын бүтүүтэ үөрэнээччигэ ирдэбиллэр:·         Тылы састаабынан ырытар (олоҕо + сыһыарыылара);·...

Рабочая программа по Родному языку 4 класс

4 кылааска саха тылын уруогун программата Т.И.Петрова,  Л.В.Захарова, Л.К.Избекова онорбут Сахалыы оскуола программатыгар тирэ5ирэн оноьулунна....

Рабочая программа по родному языку 1 класс

Программы по родному языку для национальных общеобразовательн средних школ с родным языком обучения, утвержденная Министерством образования Республики Саха (Якутия).- Примерные  учебные  пла...

Рабочая программа. Русский (родной) язык, 4 класс

Рабочая программа. Русский (родной) язык, 4 класс...