Татар теле, 4 класс. Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше.
методическая разработка (4 класс) на тему

Разработка урока по татарскому языку для 4 класса (УМК "Перспективная начальная школа") по теме "Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_4_klass.docx136.29 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Алабуга  муниципаль районы

«1 нче Гимназия» гомуми белем  бирү  муниципаль бюджет учреждениесенең

башлангыч сыйныф укытучысы Зиннәтуллина Илмира Фаил кызының татар теленнән

дәрес эшкәртмәсе.

                             

Тема:  Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Сыйныф: 4

 УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”

Максат:

-исемнәрнең килеш белән төрләнеше турында алган белемнәрне камилләштерү һәм килеш кушымчаларын урынлы һәм дөрес куллана белергә өйрәтү.

Универсаль уку гамәлләре (УУГ) формалаштыру:

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- үзмаксат кую;

-үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре:

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

-үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре:

- тамыр, тамырдаш сүзләрнең төп билгеләрен  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру;

-танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую;

 -фикерләүдә логик чылбыр төзү

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-күршең белән хезмәттәшлек итү;

мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү; 

-үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

Җиһазлау: дәреслек, мультимедиа, экран, презентация, тестлар.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

Сыйныфны сәламләү.

Исәнмесез, укучылар!

Исәнмесез, саумысыз!

Хәерле иртә, балалар,

Имин үтсен көнегез.

Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик. Бүген без сезнең белән  Морфология океаны  буйлап сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Шуңа күрә мин дәрескә эпиграф итеп түбәндәге мәкальне алдым :  “Юлга чыкканда юлдашың үзеңнән  яхшы  булсын”. (мәкальнең мәгънәсе турында сөйләшү) Сезгә бүген дәрестә ышанычлы дуслар телим!

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Дәфтәрләрне ачу

1) Матур язу күнегүе.

- Тактада язылган хәрефләр һәм җөмләләрне матур итеп күчереп языгыз.

Юю Юлга чыкканда юлдашың үзеңнән  яхшы  булсын.

2)Хәтерегездә булса, без узган дәресләрдә сәяхәт итеп, Исем утравында тукталып калган идек. Сәяхәтебезне дәвам итәр өчен безгә Исем сүз төркеме турында белемнәребезне искә төшерергә  кирәк.

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (дөрес булса баса, дөрес булмаса утыра)

Сораулар:

1) исем - сүз төркеме;

2) исем нишли? нишләгән? соравына җавап бирә;

 3) исемнәр берлек һәм күплек санда килә ала;

4) исем эш, хәрәкәтне,хәлне белдерә;                                            

5)  исем  заманнар белән  төрләнә;

5)исем тартым белән төрләнә;

6) Алабуга- бу  ялгызлык исем;

7) Укучы- бу ялгызлык исем.

Рефлексия- карточкаларда билге кую.

Контроль бите.                                                                            

Биремнәр

Билге

1. Исем турында белемнәрне искә төшерү

2. Сүзлек диктанты.

3. Килешләрне искә төшерү.

4.Тест.

5. Дәрестә үземә бәя.

3. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.

-Димәк, без сәяхәтебезне дәвам итәбез. Исем утравында безгә очраган  беренче героебыз сезнең каршыда.  Балалар, Тукай әкиятендә кулын кыстырган  Шурәле  нәкъ шушы утрауда яшәп ята икән. Без аңа ярдәм итсәк, ул һичшиксез безгә алга таба юл күрсәтер.

Моның өчен безгә алдагы биремне үтәргә кирәк.

Дәфтәрләрдә сүзлек диктанты язу, тактадан тикшерү. Сүзләр арасыннан артык сүзне табу.

Төнбоек, җавап, Алабуга, йолдыз, каеннар, дустым, табигать, һәйкәл.

Төнбоек- кушма сүз;

Алабуга- ялгызлык исем;

Каеннар- күплек санда;

Дустым- тартым белән төрләнгән.

Рефлексия- карточкаларда билге кую.

  • Исемнәр берлек һәм күплек санда килә, тартым белән төрләнә, дидек. Исем тагын нәрсә белән төрләнә?
  • -Исемнәрә килешләр белән төрләнә.
  • Димәк, безнең бүгенге тема нинди булыр?
  • Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше.
  • Дәрескә нинди максат куярбыз?
  • Исемнәрне килешләр белән төрләнешен кабатларга, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллана белергә.
  • Балалар, Шүрәленең сынавын без үттек, сәяхәтебезне дәвам итәбез.
  1. Төп этап.

Бу утрауда тарагын югалткан Су анасы да яши икән. Әйдәгез, балалар, мәрхәмәтле булыйк, Су анасының тарагын табарга булышыйк. Моның өчен  без алдагы  килешләрне искә төшереп үтәрбез.

 КЛОК БАДДИС (Укучылар алдан билгеләнгән вакыт буенча үзләренә пар таба). 

ТАЙМД ПЭА ШЭА  Бирем- килешләрне искә төшерергә. (Билгеләнгән вакыт эчендэ (30 секунд) укучылар бер берсенең җавапларын тыңлыйлар.)

Укучылар татар телендә ничә килеш бар? (Татар телендә 6 килеш бар)

-Сорауларын искә төшерик. (Таблица буенча тикшерү)

 Б.к. кем? нәрсә?

И.к. кемнең? нәрсәнең?

Ю.к.кемгә? нәрсәгә? кая?

Т.к. кемне? нәрсәне?

Ч.к. кемнән? нәрсәдән? кайдан?

Ур.в.к.кемдә? нәрсәдә? кайда?

 Ә хәзер килеш кушымчаларын искә төшереп алабыз. Моның өчен 1 рәттәге укучылар дәреслекнең 65 битендәге 1 нче кагыйдәне укып, кеше сүзен килешләр белән төрләндерә, 2 рәттәге укучылар дәреслекнең 65 битендәге2 нче кагыйдәне укып, авыл сүзен килешләр белән төрләндерә, ә 3 рәттәге укучылар дәреслекнең 66 битендәге 1 нче кагыйдәне укып, таш сүзен килешләр белән төрләндерә.

Алдан эшләп бетергән укучыларга өстәмә карточкалар белән эш  бирелә. ( шигырьдәге исемнәрнең килешләрен билгели).

Карточка

Айнурның дәфтәрендә

Нәфис гөлләр уянды.

Кояш көлде, елмайды,

Әз  генә яңгыр тамды.

Тикшерәбез.

Рефлексия- карточкаларда билге кую.

- Бу биремне дә эшләдек. Су анасы безгә рәхмәт әйтте, ә без алга таба юл тотабыз.

4. Белемнәрне ныгыту этабы.

Алга таба безнең юлыбызда - Алтын балык. Киләсе биремнәрне эшләсәк, Алтын былык безгә һичшиксез юл күрсәтер.

Тест.

1.Юнәлеш килеш сорауларын күрсәт.

а) Кемдә? нәрсәдә?

ә) Кемгә? нәрсәгә? кая?

б) Кемнән? нәрсәдән?

2.Чыгыш килешенәдге исемнәрне тап.

а)Авылны, китапны,урманны

ә)Урамда,мәктәптә,кызда

б) Әнидән,дәфтәрдән,укучыдан

3.Түбәндәгеләрнең кайсы дөрес?

а)Исем – сүзнең өлеше

ә)Исем – җөмлә кисәге

б)Исем – сүз төркеме

4.Исем нәрсәләр белән төрләнә?

а) Килеш, сан белән,тартым белән

ә) Зат-сан белән

б) Заман белән

5.Хаталы җөмләне  тап.

а) Мин әнигә булышам.

ә) Алсу Илшатга хат яза.

б) Илшаттан хат килде.

6. Күплек сандагы исемнәрне тап.

а) Шагыйрь, шәһәр,өй,таңнар.

ә)Мәктәпләр,күпер,кызлар,абый.

б)Урманнар,укучылар,дәресләр.

7.  Урын-вакыт килешендәге исемнәрне тап.

а) кояшны, гөлне, биттә;

ә) мәктәптә, сыйныфта, китапханәдә;

б) авылдан, китаптан, ападан.

(Тикшерү)

Рефлексия- карточкаларда билге кую.

Ә хәзер Алтын балык белән саубуллашып, кайтып китәбез.

- Укучылар, без бүген ярдәмгә мохтаҗ әкият геройлары белән таныштык. Урманнарда, сулыкларда яшәүче бу җәнлекләр ни өчен ярдәмгә мохтаҗ сон?

- Моның сәбәбе- кешеләрнең табигатькә саксыз каравы.

- Мин сезгә табигатьне саклау өчен памятка язарга тәкъдим итәм. Хәзер төркемнәрдә эшлибез.  3 төркемгә  карточкаларда урман сүзен төрле 6  килешкә куеп, урманнарны саклау турында 6 җөмлә язарга кирәк.

Памяткаларны уку, тактага элеп кую.

5. Йомгаклау.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Дәрес башында куйган максатларга ирештекме?

Исем нәрсәне белдерә?

-Нинди исемнәр була?

-Исем нәрсә белән төрләнә?

- Ничә килеш бар?

Ә хәзер дәрестә эшләвегез буенча үзегезгә бәя куегыз һәм контроль битләрегезне миңа тапшырыгыз. 

Рефлексия- карточкаларда билге кую.

Көндәлекләргә өй эше язу Дәреслекнең “Дөрес яз” сүзлегеннән (108 бит) 2 исемне килешләр белән төрләндерергә, шул исемнәрне кертеп 3 җөмлә язарга.

Билгеләр кую.

Карточка №1

Айнурның дәфтәрендә

Нәфис гөлләр уянды.

Кояш көлде, елмайды,

Әз  генә яңгыр тамды.

                                     (Дибәҗә Каюмова)

Тест.

1.Юнәлеш килеш сорауларын күрсәт.

а) Кемдә? нәрсәдә?

ә) Кемгә? нәрсәгә? кая?

б) Кемнән? нәрсәдән?

2.Чыгыш килешенәдге исемнәрне тап.

а)Авылны, китапны,урманны

ә)Урамда,мәктәптә,кызда

б) Әнидән, дәфтәрдән, укучыдан

3.Түбәндәгеләрнең кайсы дөрес?

а)Исем – сүзнең өлеше

ә)Исем – җөмлә кисәге

б)Исем – сүз төркеме

4.Исем нәрсәләр белән төрләнә?

а) Килеш, сан белән,тартым белән

ә) Зат-сан белән

б) Заман белән

5.Хаталы җөмләне  тап.

а) Мин әнигә булышам.

ә) Алсу Илшатга хат яза.

б) Илшаттан хат килде.

6. Күплек сандагы исемнәрне тап.

а) Шагыйрь, шәһәр,өй,таңнар.

ә)Мәктәпләр,күпер,кызлар,абый.

б)Урманнар,укучылар,дәресләр.

7.  Урын-вакыт килешендәге исемнәрне тап.

а) кояшны, гөлне, биттә;

ә) мәктәптә, сыйныфта, китапханәдә;

б) авылдан, китаптан, ападан.

Урманнарны саклыйк!

 Б. к. ________________________________________

И. к. ________________________________________

Ю.к. ________________________________________

Т. к._________________________________________

Ч. к. ________________________________________

У.-в.к. ______________________________________В Казани отметят 105-летние поэмы "Шурале" - Рамблер-Новости

 rybkaSWScan00025



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

татар теле "Килешләр" 4 сыйныф

Татар теленнән "Килешләр" темасын ныгыту өчен презентация...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Татар теле дәресе: "Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.",4 сыйныф

Максатлар:Күплек сандагы исемнәрнең  килеш белән төрләнешен аңлатуОрфографик дөрес язу, исемнәрнең килешләрен билгеләү,бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.Әти-әнигә карата ярату, мәрхәмәтлеле...

Татар теле, 3 сыйныф, Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

Татар теленнән 3нче сыйныфлар өчен үткәрелгән "Исемнәрнең берлек һәм күплек саны" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы....

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...