Татар теле, 3 сыйныф, Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.
план-конспект урока (3 класс) на тему

Халикова Дания Юнусовна

Татар теленнән 3нче сыйныфлар өчен үткәрелгән "Исемнәрнең берлек һәм күплек саны" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_syynyf_tatar_tele_berlek_kuplek_san.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Халикова Дания Юныс кызы

Татар теле, 3 нче сыйныф

Тема: Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

    Максат. Укучыларны исемнәргә  күплек сан кушымчаларын дөрес ялгап әйтергә һәм шул кушымчаларны дөрес язарга өйрәтү,  орфографик сизгерлекне, грамоталылыкны үстерү, каллиграфик  дөрес язуны камилләштерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәсен арттыру. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

    Дәреслек. Татар теле: 3 нче сыйныфы  өчен дәреслек / И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйрахманова - Казан: Мәгариф -Вакыт., 2013.

    Җиһазлау. Тема буенча презентация, компьютер, экран, карточкалар, татар теленнән кулланма.

     Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

     Дәрес барышы:

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

        Укучы эшчәнлеге        

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре

I.  Оештыру.

1.Уңай психологик халәт булдыру.

Максат: Балаларны ак- тивлаштыру, белем алырга теләк, әзерлек алып бару.

Дәрескә оештырып алып кереп китү.

    Балалар җилкәдәш, каршыдагы иптәшләре  белән  сәламләшәләр һәм урыннарына утыралар.

  • Хәерле көн укучылар!
  • Хәерле көн!

   Укучылар, бүген нинди матур кышкы көн. Бер-беребезгә матур итеп елмаеп карыйк, иптәшебезгә уңышлар телик һәм урыннарыбызга утырыйк.

II. Белемнәр-не актуаль-ләштерү.  

Максат: Алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерү.

Карточкалар өләшә, исемнәр табарга куша

Л, л хәрефләрен дөрес тоташтырып язуны ныгыту.

  Күплек сандагы исемнәрне таптыру, кушымчаларын билгеләтү.

Матур язу күнегүе.

                   Лл Лл Лл  Лл

                  Кәбестәләр, суганнар

                 Тутәлләргә тулганнар.

  Өзектән исемнәрне таптыру, күплек сан кушымчаларын билгеләргә күнектерү.

Яңа материалны өйрәнүгә кереш.

Максат: Предметлар ның бер һәм берничә булуын ачыклау.

“ФИНК-РАЙТ-РАУНД  РОБИН” структурасы.

(“подумай-запиши-обсуди в команде”)

Мөстәкыйль эшлиләр

Ике баганага аералар, узара тикшерәләр, билгеләр куялар

Карточкалар белән эш.

Бирелгән сүзләрне игътибар белән кара һәм ике баганага аерырга тырыш.

    бала-балалар            кеше-кешеләр

    әби-әбиләр               кабак - кабаклар         

    кыяр – кыярлар       бәрәңге–бәрәңгеләр    

    көрәк– көрәкләр        шәм шәмнәр            

    җилем – җилемнәр    каен - каеннар            

    таң – таңнар               урам – урамнар

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Яңа теманы аңлату.

Максат: Уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру.

  Дәрес максатын җиткерү.

Берничә предметның берничә рәсеме күрсәтелә. Һәр рәсемне санату, сораулар куярга өйрәтү  (нәрсә?-нәрсәләр? кем?-кемнәр?

  Күплек сан кушымчалары белән таныштыру.

Һәр предметның берәр булуын билгеләтү

Бердән артык икәнлеген билгеләргә күнектерү.

Исемнәр уйлату, исемнәрне күплек санга куеп әйтү күнегүләре үтәү.

1. Төрле предмет  рәсемнәре күрсәтелә. Һәр предметның берәр икәнлеген аңлату.

    бала-балалар            кеше-кешеләр

    әби-әбиләр               кабак - кабаклар         

    кыяр – кыярлар       бәрәңге–бәрәңгеләр    

    көрәк– көрәкләр        шәм шәмнәр            

    җилем – җилемнәр    каен - каеннар            

    таң – таңнар               урам – урамнар

   Нәтиҗә: исемнәр берлек һәм күплек саннарда килә. Күплек санда калын сүзгә -лар, нечкә сүзгә -ләр кушымчасы ялгана,  

      м, н, ң тартык аваз хәрефләренә беткән сүзләргә   -нар, - нәр кушымчалары ялгана.

2. Белемнәрне беренчел ныгыту.

 Рәсемнәр күрсәтә.

Төрле  предмет исемнәрен (рәсемнәр буенча) берлек һәм күплек санда әйтәләр,  тактада язалар.

Исемнәрне  берлек һәм күплек санда әйт!”   

     Төрле  предмет исемнәрен (рәсемнәр буенча) күплек санда әйттерү күнегүләре 

3. Ял минуты.

Физминутка

 IY. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне ныгытуга күнегүләр үтәү

Максат: Укучыларның игътибарлыгын тикшерү.

 1.“ФИНК-РАЙТ-РАУНД  РОБИН” структурасы. (“подумай-запиши-обсуди в команде”)

Сингапур структурасы КОНЭРС  

Ничек уйлыйсыз нинди сүзләргә   -лар, -ләр;

Ниндиләренә –нар, -нәр кушымчасы ялгана икән?

  Сүз...,  кош..., мәктәп...,  кыз...,  өстәл...,  идән...,  таң..., имән...,  болын..., миң... .

3 минут вакыт бирелә. (Вакыт башланды) Укучылар тиешле хәрефләрне куялар һәм почмак сайлап тиешле почмакка басалар.

Укучылар бирелгән сүзләрдән җөмләләр уйлыйлар, бер-берсенә укыйлар.

Җөмләләрне тактага яздыру, тикшерү. (Берничә укучының эше тикшерелә.  Нинди сүзләр кулланганлыгын әйттерү.)

1.“ФИНК-РАЙТ-РАУНД  РОБИН” структурасы. (“подумай-запиши-обсуди в команде”)

       Бирелгән сүзләрдәге күпнокталар урынына тиешле күплек сан кушымчаларын куеп язарга.

Сингапур структурасы КОНЭРС  (почмакларны сайлыйлар  ни өчен сайлаганнарын төркемнәрдә 1 әр бала аңлата)

Бирелгән сүзләрне игътибар белән кара

2. “ТИК-ТЭК-ТОУ” (крестики-нолики) структурасы

      Бирелгән сүзләрдән 3 җөмлә төзергә кирәк булачак. Җөмлә төзегәндә бирелгән сүзләрне баганалап, яки юллап, яки диоганаль буенча  бирелгән сүзләрне кулланырга тиеш булачак.

       бакча            кабак         түтәл

       кәбестә        суган          кишер

       шалкан        бәрәңге      кыяр

Дәреслек белән эш.

Дәреслектәге күнегү буенча фронталь эш оештыру.

Икенче җөмләнең күплек сандагы исемнәрен берлек санга куеп язу. Предмет  исемнәрен күплек санда дөрес әйтү һәм дөрес кушымчалар ялгап язу күнекмәсен ныгыту.

3. Дәреслек белән эш.

  112 нче күнегүне үтәү (63 нче бит). Предмет  исемнәрен күплек санда дөрес әйтү һәм дөрес кушымчалар ялгап язу күнекмәсен ныгыту, берлек санга куеп язу

Белемнәрне тикшерү.

Максат: Тест эшләү

   Тест эшләтү.

 Тест эшлиләр

Тест җаваплары белән тикшерелә, билгеләр куела

4.Тест

1. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның билгесен белдерә 
Б. Предметны белдерә 
В. Эшне, хәрәкәтне белдерә 
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 
Б. Нинди? Кайсы? 
В. Кем? Нәрсә? 
3. Очучы сүзенә сорау куй. 
А. Нәрсә? 
Б. Кем? 
4. Төлке сүзенә сорау куй. 
А. Кем? 
Б. Нәрсә? 

 5. Сыерчык сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 
6. Күл сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 

7. Болын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 
8. Тиен сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр

Y. Рефлексия.

Максат: Дәрес материалын нәтиҗәле өйрәнүгә анализ ясау.

Регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру.

 

Укучылар җавабы.

Бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?          Нинди яңа белем алдыгыз?  Тормышта кирәк булырмы икән бу күплек кушымчалары? Нәрсә өчен кирәк булыр? Билгеләр куела.                  

YI. Өй эше.

Өйгә эш.

Максат: Өй эшен дөрес эшләү өчен информация бирү, инструктаж үткәрү.

Өй эшен көндәлеккә язу.

1. 114нче күнегү, 63 бит күплек кушымчасы куеп яз.

2. “Корректор” уены уйнау. Шигырьдән алынган өзекне  исемнәрдәге күплек сан кушымчаларын дөресләп укырга күнектерү.

            Язын бакчага кайталар кошләр,

            Безнең кадерле канатлы дуснар.

            Бигрәк күңелле май башларында,

            Каенлар яфрак ярган чагында

Барыгызга да рәхмәт. Дәрес бетте. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе

Дәрестә укучыларны исемнәрнең берлек һәм күплек санда  килү очрагы белән таныштыру. Нинди очракта калын кушымча, кайсы очракта нечкә кушымча ялгануын искәртү. Борын авазына беткән исемнәрне күпле...

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Татар теле укытучыларына исем сүз төркемен өйрәткәндә методик ярдәмлек....

Татар теле дәресе: "Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.",4 сыйныф

Максатлар:Күплек сандагы исемнәрнең  килеш белән төрләнешен аңлатуОрфографик дөрес язу, исемнәрнең килешләрен билгеләү,бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.Әти-әнигә карата ярату, мәрхәмәтлеле...

Смарт презентация "Берлек һәм күплек сандагы исемнәр"4 сыйныф

Презентация для смарт доски по татарскому языку "Берлек һәм күплек сандагы исемнәр"...

Технологическая карта урока татарского языка в татарской группе во 2 классе по теме "Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе".

Урок открытия новых знаний соответствует требованиям ФГОС. Урок основан на деятельностной технологии. Использованы методы: исследовательский, частично-поисковый, групповой, игровой, метод демонстрации...

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны....