Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе
методическая разработка по чтению (3 класс) по теме

Дәрестә укучыларны исемнәрнең берлек һәм күплек санда  килү очрагы белән таныштыру. Нинди очракта калын кушымча, кайсы очракта нечкә кушымча ялгануын искәртү. Борын авазына беткән исемнәрне күплек санга куйганда - нар, -нәр кушымчалары ялгап ясалуын аңлату. Дәрестә шулай ук кышкы табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, кошларгага ярдәм итү кирәклеге аңлатыла. 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fazylzhanova_r.i.docx22.03 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы

Дусым башлангыч мәктәбе

Татар   теленнән

ачык   дәрес

Э Ш К Ә Р Т  М Ә С Е .

                     (3 сыйныф)

Укытучы:Фазылҗанова  Рузилә Илдус кызы

Тема.   Исемнең     берлек   һәм

           күплек   санда   килүе

Максат. Укучыларны берлек сандагы

  исемнәрне күплек санга куярга өйрәтү.

  Грамоталы матур язу, бәйләнешле тө-

  зек сөйләм, сәнгатьле уку күнекмәләрен  

   үстерү өстендә эшләү.

         Экологик тәрбия бирү.

Җиһазлау.Компьютер, презентация, тау рәсеме,      кисмә рәсемнәр, карточкалар, туп, тестлар,

перфокарталар.

Материал.  Татар теле .3 сыйныф

                     Кызыклы әлифба.

Т.Р.Шакирова “Кошлар”

                                     План.    

   1. Оештыру өлеше.

                1) Исәнләшү.

                2) Сүз төркемнәрен искә төшерү

                3) Модель төзү.

                4)  Матур язу.

 

    2. Төп өлеш:

  1. Кыш фасылы турында әңгәмә. Җөмләләр төзү. Яңа теманы китереп чыгару.

             2)Кроссворд чишү

             3) “Аз-күп” уены

 3. Физ. минутка.

 4.Ныгыту.Канатлы дуслар.

    1)Дәреслек буенча эш.

        2) Парларда эш. Күплек кушымчалары кую

    5.Белем күнекмәләрен бәяләү.Тест.

    6.  Йомгаклау.. Билгеләр кую. Өй эше бирү.Рефлекция.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.Кунаклар белән исәнләшү.

Хәерле көн, дуслар, сезгә!

Хәерле көн һәммәгезгә.

Татар телен өйрәнүдә

Уңышлыклар булсын безгә.

Гел бишлеләр алып торыйк

Өлкәннәрне сөендерик

Шушы изге теләк белән

Хәзер дәрескә керик!

     Укучылар күренке рухта бүгенге дәресебезне башлап җибәрик. Барыбызда игътибар белән тактага карыйк әле. Бүгенге дәрестә без нәрсәләр эшләргә тиеш икәненә игътибар итик (карточкаларга язылган эш планы белән таныштырыла)

 Без нәрсәләр беләбез?. Сез дәреснең эш планы белән таныштыгыз, ә хәзер мин сезгә  сүзләр язылган карточкалар тәкъдим итәм. Бирелгән сүзләрне сүз төркеме ягыннан  аерырга кирәк булачак.(укучылар тактада тиешле сүз төркемнәренә  аералар:исем, сыйфат, фигыль). Шул сүзләрне кулланып җөмләләр төзиләр.

 Модель төзү . Хәзер без сезнең белән исем сүз төркеме турындагы белемнәре искә төшереп үтәрбез.    Исем турында кабатлау:                   нәрсә ул исем?                                              Сүз төркеме

                                                         нәрсәне белдерә?                                           предмет

                                                         нинди сорауларга җавап бирә?                     Кем?  нәрсә?

                                                         җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?.  ия

                                                        (тактада моделен төзеп барам..)

Ә хәзер, укучылар, тыңлагыз әле.Мин сезгә бер табышмак әйтәм. Җавабын кем тизрәк табар икән.

Һәр җир карланган

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран,

Бу кайчан, туган?  (кыш)

Әйе,  бу кыш вакыты.

Мин белергә телим.

II.Тема өстендә эшләү.

      -Балалар, тәрәзәгә карыйк әле. Тышта елның кайсы фасылы икән?

      - Кыш.

      - Кыш фасылы турында нәрсәләр әйтә аласыз?

      - Көннәр салкынайды, җир өсте кар белән капланды. ...

Шул турыда җөмләләр төзик.

     (Укучылар җөмлә төзиләр , җөмләдәге исемнәрне таба баралар)

      - Сез төзегән җөмләләрдәге исемнәр ничә предметны белдерделәр?

      - Бер предметны белдерәләр.

      - Ә бу предметлар берәү түгел 2-3 булса , без аларны ничек дип әйтербез?(чана-чаналар)....Таблицадан укып нәтиҗә ясау.

-Ә менә урман, урам, салкын, тун  сүзләрен күплеккә куеп карасак ничек булыр икән? Ни өчен аларга без нар-нәр кушымчалары ялгарбыз. Нинди исемнәргә -нар, -нәр кушымчалары ялгануын уйлап карыйк әле.Бу сүзләрнең нинди үзенчәлекләре бар? (борын авазына беткән исемнәр) Кагыйдә чыгару, мисаллар китерү.

      - Укучылар сез кышын нинди уеннар уйныйсыз?

      - Бигрәк тә нинди спорт  уеннары ошый?

      -  2013 елда безне нинди зур вакыйга  көтә?

      -Спорт белән шөгыльләнү  кирәкме? Ни өчен?(укучыларның җаваплары тыңлана)

       .Кроссворд чишү.

        - Сез тактада нәрсә рәсеме күрәсез?

       - Тау рәсеме.

       - Бу тау гади тау түгел, серле тау. Бу тауга менү өчен табышмак җавапларын табарга  һәм кроссвордны чишәргә кирәк.( Табышмаклар чана, чаңгы рәсемнәре артына язылган)

                  1.Оча-оча юк канатлары

                      Чаба юк аяклары.

                      Тышта булса өелә

                       Өйгә керсә җәелә.

                   2.Шома табанлы чана

                      Атсыз да алга чаба

                      Җитез булса аяклар

                      Кулда була таяклар.

                    3. Үкерә дә котыра

                       Бөтен җирне тутыра.

                    4.Ишегалдында таш була

                       Өйгә керсә су була.

                     5.Агач бөгә кулы юк

                        Йөри торган юлы юк.

                        Ачуланса сызгыра

                        Тузаннарны туздыра.

Укучылар табышмакларны укып, җавапларны табалар, кроссвордка язалар, исемнәрне күплеккә куеп әйтәләр.

Уен. “Аз-күп “уены уйнатыла.

  Бер укучы җитәкче була. Ул берлек сандагы исемнәрне атый, тупны иптәшенә бирә. Тупны алган укучы шул исемне күплеккә куеп , тупны җитәкчегә кире кайтара . Уен шулай дәвам итә .

 Физкультминут .

Ак куянкай  утыра ,

Колакларын селкетә.

Менә шулай , менә шулай

Колакларын селкетә.

          Куян туна башлагач

          Аякларын селкетә.

          Менә шулай, менә шулай

          Аякларын селкетә.

Куян һаман да туңа

Сикереп алу бик кирәк.

Менә шулай, менә шулай

Сикереп алу бик кирәк.

          Куянны кемдер куркытты ,

          Куян урманга качты .

Канатлы дуслар.

      Укучылар, кышкы салкыннар җәнлекләр өчен генә түгел, кошлар өчен дә куркыныч.

     -Кышын бездә нинди кошлар кышлыйлар?

     -Аларга салкыннар куркыныч тугелме?

     -Кышын аларны нәрсә куркыта?

        -Кыш айлары безнең якларда калган кошлар өчен иң авыр чор. Мәсәлән, ун песнәкнең тугызы суыктан түгел, ачлыктан үлә.

       -Без кошларга ничек ярдәм итә алабыз?

       -Дөрес әйтәсез. Канатлы дусларыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ., ә  җимлекне сез кайларга куясыз?(җаваплар тыңлана)

      -Әгәр дә агач ботакларына элсәгез, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр.

     -Җимлекләрне нинди формаларда куеп була икән? (Җаваплар әйтелә)

Әйдәгез экраннарга карыйк. Кошлар ашханәсен, рәсемнәрдә күрсәтелгәнчә, төрлечә эшләргә мөмкин. Моның өчен кибеттән сатып алган сок каробкалары, пыяла банка, шешәне дә файдаланырга була. Иң әһәмиятлесе – җим салырга онытмагыз, җимлеккә яңгыр үтәрлек, кар күмеп китәрлек, җил тиярлек булмасын.

       Белем күнекмәләрен ныгыту максатыннан дәреслек белән эшләп алыйк.

      Дәреслек белән эшләү.

127 нче күнегүдәге шигырьне күплек кушымчалары өстәп уку,исемнәре берлек һәм күплек санда язу.( кошкай-кошкайлар.)Мөстәкыйль эшләүләрен тикшерү. Хәзер сезнең белән кыш турында бер матур шигырь укып китик.

,,Кыш,, шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләп күрсәтәм.(шигырь плакатта язылып куелган.) Укучылардан сәнгатьле итеп укытып карыйм. Шигырьдә булган исемнәрне табалар,санын билгелиләр.

 Парларда эш.

,,Язып бетер,, уены.

Укучыларга карточкага язылган шигырь куплетлары бирелә.

Укучылар төшеп калган күплек кушымчалары өстәп,күчереп язалар.

Тестлар белән эшләү.(“Исем” темасына.)

       

         1. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның билгесен белдерә 
Б. Предметны белдерә 
В. Эшне, хәрәкәтне белдерә 
         2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 
Б. Нинди? Кайсы? 
В. Кем? Нәрсә? 
         3. Очучы сүзенә сорау куй. 
А. Нәрсә? 
Б. Кем? 
        4. Төлке сүзенә сорау куй. 
А. Кем? 
Б. Нәрсә? 
       5. Сыерчык сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 
      6. Күл сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 
     7. Болын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 
     8. Тиен сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр

Өй эше.

Дәрескә карата презентация төзергә.

Билгеләр кую. Дәрестә кемне мактый аласыз? Ни өчен ул мактауга лаеклы?

 

Рефлексия.

-Бүгенге дәрес ошадымы? Нәрсәләр ошады? Дәрестән нинди файда алдыгыз?

Бүген алган белемнәрне кирәк дип саныйсызмы?.

Үзбәя. Алдыгызда булган символик тамгалар ярдәмендә дәрескә бәя  нинди бирер идегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Татар теле укытучыларына исем сүз төркемен өйрәткәндә методик ярдәмлек....

Татар теле, 3 сыйныф, Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

Татар теленнән 3нче сыйныфлар өчен үткәрелгән "Исемнәрнең берлек һәм күплек саны" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы....

Смарт презентация "Берлек һәм күплек сандагы исемнәр"4 сыйныф

Презентация для смарт доски по татарскому языку "Берлек һәм күплек сандагы исемнәр"...

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

Исемнең берлек һәм күплек саннары,күплек сан кушымчалары турында мәгълүмат бирү.Күплек сан ясаучы кушымчалар белән танышу.Кушымчаларны ялгау кагыйдәләрен үзләштерү, исем турында белемнәрне ныгыту....

Технологическая карта урока татарского языка в татарской группе во 2 классе по теме "Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе".

Урок открытия новых знаний соответствует требованиям ФГОС. Урок основан на деятельностной технологии. Использованы методы: исследовательский, частично-поисковый, групповой, игровой, метод демонстрации...

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны....