Берлек һәм күплек сандагы исемнәр
учебно-методический материал по чтению (3 класс) на тему

Хабибуллина Ильназ Салимовна

Исемнең берлек һәм күплек саннары,күплек сан кушымчалары турында мәгълүмат бирү.Күплек сан ясаучы кушымчалар белән танышу.Кушымчаларны ялгау кагыйдәләрен үзләштерү, исем турында белемнәрне ныгыту. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse.docx25.6 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныфта Татар теленнән сингапур методикасына нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсе

“Берлек һәм күплек сандагы исемнәр”

Илназ Хәбибуллина,

башлангыч сыйныфлар укытучысы “Кили башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы”

Тема:

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

Дәреснеӊ максаты

1.Исемнең берлек һәм күплек саннары,күплек сан кушымчалары турында мәгълүмат бирү.Күплек сан ясаучы кушымчалар белән танышу.Кушымчаларны ялгау кагыйдәләрен үзләштерү, исем турында белемнәрне ныгыту.

2.Грамоталы матур язу,бәйләнешле төзек сөйләм,сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү.

3.Әйләнә- тирәгә мәхәббәт уяту.

Дәреснеӊ тибы

Яңа белемнәрне ачу

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә,Әдәби уку

Ресурслар

-төп

өстәмә

Җиһазлау

Дәреслек Татар теле  И.Х.Мияссарова,К.Ф.Фәйзрахманова 3 сыйныф,1 кисәк,

Компьютер,презентация,кисмә рәсемнәр,карточкалар,тестлар.

Оештыру  эшчәнлеге

Төркемнәрдә,парларда

Дәреснеӊ этаплары максаты

            Укытучы эшчәнлеге

 Укучы эшчәнлеге

I этап Оештыру моменты

Максат

Елмай әле,син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше

 Елмайган-көлгән кеше.

Әйдәгез әле,кара-каршы,җилкә күршеләребезгә елмаюларыбызны бүләк итик.

  Укучылар күтәренке рухта бүгенге дәресебезне башлап җибәрик. Тартмаларда смайликлар. Дөрес эш, тулы җавапларыгыз өчен сез смайликны үзегез аласыз.

Сезнең парталар өстендә саннар МЭНЭДЖ МЭТ  . Сез үзегезнең кайсы сан астында утыруыгызны карагыз.

Дежур укучы рапорты.

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре формалаштыру.

II этап Белемнәрне актуальләштерү

Максат

Табигать турында сөйләшү.

          -Балалар хәзер кайсы ел фасылы?

-Көзнең кайсы ае?

-Ноябрь көзнең кайсы ае?

-Ноябрь ахырында безнең өчен иң кадерле булган кемнәрнең көне әле?

Әниләр турында нинди мәкальләр беләбез?

Әниләрнең күңеле кайчан тыныч була?

Конвертта сүзләре чуалган мәкальләр бирелә.

Сорауларга җавап бирү.

Дәфтәрләргә число языла.Матур язу.

  Өйнең  яме  әни  белән .

 Әни  җылысы  - кояш җылысы.

Балалары әдәпле булса.

Төркемнәрдә эш.Мәкаль төзү.

Олы-лар сүзен тыңламасаң изгелек күрмәссең.

Холкы начардан дус-лар кача.

III этап  Проблема  кую

Төзелеше буенча мәкальләр ни өчендер ошап бетми,нәрсәдер җитми.

Күплек сан кушымчалары җитмәвен ачыклау.Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр (алгоритм,модель һ.б.)

IV этап.. Яӊа материалны үзләштерү

“Бер һәм күп” таблица өстендә аңлату.

-Димәк,берлек сандагы исемнәр бер генә предметны белдерәләр, ә предметларның саны бердән артык булса,нинди кушымчалар ялгана икән соң?

Мөстәкыйль эшләүләрен тикшерү.

Дәреслек белән эш.

Күнегү 111. Парларда эш.Бер укучы бер ,ә икенчесе- күп предметны атый.

Нәтиҗә ясыйлар.Дәреслектән кагыйдә укыла.

112 нче күнегүдәге текстны уку,күплек сандагы исемнәрне берлек санга куеп күчереп язу.

,,Язып бетер...,, уены.

Укучыларга карточкага язылган шигырь куплеты бирелә.

Укучылар төшеп калган күплек кушымчалары өстәп,күчереп язалар.(Дәфтәрләрне алмашып, үзара тикшерәләр)

V этап  Ныгыту

  • Укучылар бу сүзләр  нинди сүз төркеменә керәләр?  (Конерс (Corners) структурасы буенча эшләү әлеге сорауны укучылар 5 секунд уйлыйлар һәм җавапларын битләргә язалар.Алдан билгеләнгән 3 почмакка исем,сыйфат,фигыль сүз төркемнәре язылган.

-Ни өчен бу почмакны сайладыгыз?Бастык,урындыкны этеп куйдык,Әйдәгез,хәзер үзебез сайлаган почмакларга барабыз.Янәшә торган иптәшегез белән очраштык.

 

 

(Модел Фрейр (Frayer Model) структурасын кулланып эшләү )Укучылар,сезнең алда альбом битләре ята,башта аны икегә,аннан тагын икегә,аннан тагын икегә бүләбез.Шул бүленгә кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз.Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага исем дип  язабыз.Беренче баганага исемнең билгеләмәсен,икенче баганага характеристика,өченче баганага мисаллар,дүртенче баганага капма-каршы мисаллар язабыз.Һәр кәгазь битен мөстәкыйль тутырабыз,4 минут вакыт бирелә.

Тест биремнәре тәкъдим итү.

Исем.

Укучылар үзләре сайлаган почмакка барып басалар. Почмакларда парлашып 1 минут әлеге сорау буенча сөйләшәләр. Беренче булып кемнең чәче озын,шул башлый.

-Бер-берләренә рәхмәт әйтәләр.  

Модель төзү.

Тест эшләү “Исем”

        1.Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт

А.Предметның билгесен белдерә

Б.Предметны белдерә

В.Эшне,хәрәкәтне

         2.Исем нинди сорауларга җавап бирә?

А.Нишли?Нишләде?Нишләгән?

Б.Нинди?Кайсы?

В.Кем?Нәрсә?

         

    3.Сыерчык сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга

А.-нар

Б.нәр

В.-лар

Г-ләр

      4.Күл сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?

А.-нар

Б-нәр

В.-лар

Г.-ләр

    5.Болын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?

А.-нар

Б.-нәр

В.лар

Г.-ләр  

     6.Тиен сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?

А.-лар

Б-ләр

В.-нар

Г.-нәр

VI этап Дәресне йомгаклау

Рефлексия

Бүгенге дәрестә сезнең өчен нәрсә яңалык булды?

Дәреснең моделен бер-берегезгә сөйләгез.Аның өчен ТАЙМ- ПЭА- ШЭА ны кулланырбыз.

Безгә ул тормышта кайда кирәк булачак?

Билгеләр кую.

Өйгә эш бирү:эш дәфтәреннән 55 нче күнегү;

Иҗади эш :күплек сандагы исемнәр кулланып,әниләр турында хикәя язарга.

Модель буенча сөйләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе

Дәрестә укучыларны исемнәрнең берлек һәм күплек санда  килү очрагы белән таныштыру. Нинди очракта калын кушымча, кайсы очракта нечкә кушымча ялгануын искәртү. Борын авазына беткән исемнәрне күпле...

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Татар теле укытучыларына исем сүз төркемен өйрәткәндә методик ярдәмлек....

Татар теле дәресе: "Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.",4 сыйныф

Максатлар:Күплек сандагы исемнәрнең  килеш белән төрләнешен аңлатуОрфографик дөрес язу, исемнәрнең килешләрен билгеләү,бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.Әти-әнигә карата ярату, мәрхәмәтлеле...

Татар теле, 3 сыйныф, Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

Татар теленнән 3нче сыйныфлар өчен үткәрелгән "Исемнәрнең берлек һәм күплек саны" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы....

Смарт презентация "Берлек һәм күплек сандагы исемнәр"4 сыйныф

Презентация для смарт доски по татарскому языку "Берлек һәм күплек сандагы исемнәр"...

Технологическая карта урока татарского языка в татарской группе во 2 классе по теме "Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе".

Урок открытия новых знаний соответствует требованиям ФГОС. Урок основан на деятельностной технологии. Использованы методы: исследовательский, частично-поисковый, групповой, игровой, метод демонстрации...