Татар теле 4 сыйныф Дәрес планы. Тема: Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.
материал (4 класс) на тему

Лотфуллина Алсу Камалутдиновна

Татар теле 4 сыйныф буенча дәрес планы үрнәге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл berlek_hm_kuplek_sandagy_isemnr._4_syynyf.docx21.55 КБ

Предварительный просмотр:

4 сыйныф. Татар теле. Лотфуллина Алсу Камалетдиновна.

Тема:Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Максат:1) Укучыларны исемнәргә күплек сан кушымчаларын дөрес ялгап                      әйтергә һәм язарга өйрәтү.

               2)Орфографик сизгерлекне,грамоталылыкны үстерү.

               3)Каллиграфик дөрес язуны камилләштерү.

               4)Бәйләнешле дөрес сөйләм күнекмәсен арттыру.

               5)Дуслык,татулык,укуга омтылыш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:1)Берлек һәм күплек сандагы исемнәре аера белү.

                                                   2)Күплек сандагы исемнәргә тиешле дөрес          кушымча ялгый белү.

1.Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-Дәреснең темасын һәм мксатын формалаштыру;

-Эшне планлаштырыга өйрәнү;

-Эш сыйфатына бәя бирә белү;

-Нәтиҗә ясый белү;

2.Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

-татар телен куллануга уңай караш булдыру;

3.Танып-белү универсаль уку гамәлләре:

-Тиешле мәгълүматны сайлап алу;

-Чагыштыра белү;

4.Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- Укытучы сөйләмен,иптәшеңне тыңлау,аңлау;

-үз фикереңне дәлили белү;

Предметара бәйләнеш: әдәби уку,әйләнә-тирә дөнья.

Җиһазлау: компьютер,интерактив такта һәм аның өчен презентация.

Материал: Татар теле дәреслеге 4 сыйныф.И.Х.Мияссарова,К.Ф.Фәйзрахманова.

Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.

Укучыларны дәрескә әзерләү

-Күзләремне ачты минем

Иркәләде үз телем.

-Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

-Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

-Канатсыз коштай буласың

Белмәсәң ана телен.

-Ә безнең үз телебез нинди тел?

-Татар теле.

-Димәк,татар теле дәресебезне башлыйбыз.

2.Төп өлеш.

1.Актуальләштерү.

-Узган дәресләрдә ниләр үткәнне искә төшерү өчен, сез слайдта язылган А,Ә,Б,Д хәрефләрен алыгыз.(Слайд 1)

ӘДАИБАДӘСӘБАДЕДДБӘМА

-Нинди хәрефләр калды? Нинди сүз килеп чыкты?(слайд2)

-ИСЕМ.

-Нәрсә ул исем? Аның моделен төзик.Бу билгеләр арасыннан тиешлесен сайлап ал.(слайд 3)

Исем-                                                  Билгене

Предметны

Эшне хәрәкәтне

Сүз төркеме

Җөмлә кисәге

Кем? Нәрсә?

Нинди?

Ия

Килеш

Заман

-Дөрес.Бик яхшы.

-Ә хәзер дәфтәргә числоны, сыйныф эшен Һәм матур язуны язып куйдык.

-Ни өчен Хәсән Туфан баш хәрефтән яздыгыз?

-Чөнки ул ялгызлык исеме.Ул шагыйрь. Ялгызлык исемнәре баш хәрефтән башлап языла.Ялгызлык исемнәре бер генә предметка төбәп өйтелә.

-Тагын нинди исемнәр була?

-Уртаклык исемнәре.Алар

-Хәзер менә шушы исемнәр арасыннан ялгызлык исемнәрен сайлап дөрес итеп языгыз.(слайд 4)

лилия                                                                     бабай

нарат                                                                      әлфия

кайбыч                                                                   галиев

энем                                                                        мәскәү

тукай                                                                        шәһәр

-Бик яхшы.

2.Яңа материал өстендә эш.

1)-Бүгенге көн турында сөйләшеп алыйк.(Укучылар төрле җөмләләр төзиләр.)Җөмләгездә исемнәрне табыгыз.

-Ә менә бу предметлар турында сез нәрсә әйтә алырсыз? (слайд 5)

- Карандаш,ручка,дәфтәр,китап.

-Әгәр бу предметлар күп булса без аларны ничек әйтербез?

-Карандашлар,ручкалар,дәфтәрләр,китаплар.

-Ничек ясалды?

- -лар,-ләр кушымчалары кушылды.

-Алар нинди кушымчалар?

-Төрләндергеч кушымча.Формасын гына үзгәртә.

-Ә хәзер менә бу табышмакларга җавап табыгыз әле:

1)Үкерә дә котыра

Бөтен җирне тутыра.(Буран)

2)  Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.(суган)

3. Җир астында картыгыз,
Сакалыннан тартыгыз.(шалкан)

4.Йөз-битләре җыерчыклы,

Телләре хәйран булыр.

Кычкыртып уйнап җибәрсә

Шунда ук бәйрәм булыр.(гармун)

-Бу исемнәр күп булганда ничек була?

-Бураннар,суганнар,шалканнар,таңнар,шәмнәр,гармуннар.

-Без исемнең нинди формасын ясадык.Ничек ясадык?

-Күплек сан формасын ясадык.Төрләндергеч кушымчалар ярдәмендә.

2) Кагыйдә чыгару. (укучылар үзләре кагыйдә чыгаралар) (слайд 6)

Физминутка

3.Яңа материалны ныгыту

1)-Дәреслектән 92 нче күнегүне эшлибез.(язып).93 нче күнегү- телдән

2)-ЦОР Татар теле- биремнәр үтәү

3)Смарт-тактада эшләү (слайд 7)

Исемнәрне ике төркемгә бүл

Игеннәр,арыш,болыннар,кырлар,үлән,урман,кешеләр,колыннар,толып,өстәл-

ләр,китап,башлык,бәрәңге,машиналар,укучы,укытучылар.

4)”Хатаны төзәт” уены

Язын бакчага кайталар кошләр

Безнең кадерле канатлы дуснар.

Бигрәк күңелле май башнарында

Каенлар яфрак ярган чагында.

5)-Ә хәзер менә бу рәсем буенча барыгыз бергә сөйләшеп хикәя төзеп языгыз.(ак биткә)-күмәк эш.

6) Тест биремнәрен үтәү:

1.Сыерчык сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?

А.-нар

Б.-нәр

В.-лар

Г.-ләр

       2. Күл сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?

А.-нар

Б.-нәр

В.-лар

Г.-ләр

      3. Болын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?

А.-нар

Б.-нәр

В.-лар

Г.-ләр

      4. Тиен сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?

А.-нар

Б.-нәр

В.-лар

Г.-ләр

3.Рефлексия

-Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Барын да аңладыгызмы? Бүген алган белемнәрне кирәк дип саныйсызмы?

 Нәрсә сезгә кыенлык тудырды?

4.Өй эше

-Мөстәкыйль эш дәфтәреннән    нче күнегү.

5. Дәресне йомгаклау

-Барыгызга да рәхмәт. Дәрес бетте. Сау булыгыз.




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе

Дәрестә укучыларны исемнәрнең берлек һәм күплек санда  килү очрагы белән таныштыру. Нинди очракта калын кушымча, кайсы очракта нечкә кушымча ялгануын искәртү. Борын авазына беткән исемнәрне күпле...

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Татар теле укытучыларына исем сүз төркемен өйрәткәндә методик ярдәмлек....

Татар теле дәресе: "Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.",4 сыйныф

Максатлар:Күплек сандагы исемнәрнең  килеш белән төрләнешен аңлатуОрфографик дөрес язу, исемнәрнең килешләрен билгеләү,бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.Әти-әнигә карата ярату, мәрхәмәтлеле...

Татар теле, 3 сыйныф, Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

Татар теленнән 3нче сыйныфлар өчен үткәрелгән "Исемнәрнең берлек һәм күплек саны" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы....

Смарт презентация "Берлек һәм күплек сандагы исемнәр"4 сыйныф

Презентация для смарт доски по татарскому языку "Берлек һәм күплек сандагы исемнәр"...

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

Исемнең берлек һәм күплек саннары,күплек сан кушымчалары турында мәгълүмат бирү.Күплек сан ясаучы кушымчалар белән танышу.Кушымчаларны ялгау кагыйдәләрен үзләштерү, исем турында белемнәрне ныгыту....

Технологическая карта урока татарского языка в татарской группе во 2 классе по теме "Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе".

Урок открытия новых знаний соответствует требованиям ФГОС. Урок основан на деятельностной технологии. Использованы методы: исследовательский, частично-поисковый, групповой, игровой, метод демонстрации...