Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.
план-конспект урока (2 класс) на тему

Галлямова Марьямия Наиловна

Татар теле укытучыларына исем сүз төркемен өйрәткәндә методик ярдәмлек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon методик ярдәмлек56.5 КБ

Предварительный просмотр:

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

(Татар теле. 2 нче сыйныф)

Мәрьямия Галләмова, Әлки районы, Базарлы Матак урта  мәктәбенең

  1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

    Максат. Укучыларны исемнәргә  күплек сан кушымчаларын дөрес ялгап әйтергә һәм шул кушымчаларны дөрес язарга өйрәтү,  орфографик сизгерлекне, грамоталылыкны үстерү, каллиграфик  дөрес язуны камилләштерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәсен арттыру. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

    Дәреслек. Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы  өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, А.К.Җәләлиева.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2012.

    Җиһазлау. Тема буенча презентация, компьютер, экран, карточкалар, татар теленнән кулланма.

     Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

     Дәрес барышы:

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I.  Оештыру.

1.Уңай психологик халәт булдыру.

Исәнмесез, кунаклар, Исәнмесез, балалар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен бүген сезгә.

Туган телне бик яратып

Укысын һәммәгез дә.

Гел яхшы билгеләр генә

Алырга язсын сезгә.

   Укучылар, бүген нинди матур кышкы көн. Бер-беребезгә карап матур итеп елмайыйк  һәм урыннарыбызга утырыйк.

    Балалар җилкәдәш, каршыдагы иптәш- ләре  белән  сәлам- ләшәләр һәм урын- нарына утыралар.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Үткәннәрне

ныгыту.

Укучылар, барыбыз да экранга карыйбыз.

ТЭЙК-ОФ-ТАЧ ДАУН” структурасы. (Басабыз утырабыз) Экранда нәрсә күрәбез?

 -Экранда И хәрефе язылган. Фамилияләрендә [и] авазы булган укучылар торып басуын сорыйм.

 - Икенче хәреф-с. Исемендә [с] авазы булган укучылар бассын.

   - Өченче хәреф-е. Исемендә [э] авазы булган укучылар бассын

 - Дүртенче хәреф-м. Исемендә [м] авазы булган укучылар бассын.

  Аваз һәм хәреф аермасын искә төшерү

- Укучылар, экранда нинди сүз килеп чыкты?

   - Без үткән дәрестә нинди теманы өйрәнгәнбез?

 -Нәрсә соң ул исем?

- Нинди сүзләр кем? соравына җавап бирә?

   Сыйныф бүлмәсендәге предмет исемнәрен әйттерү. Исемнәргә сораулар куярга күнектерү.

Фамилиясендә [и] авазы булган укучылар торып баса.

Исемендә [с] авазы булган укучылар торып баса.

Исемендә [э] авазы булган укучы баса.

Исемендә [м] авазы булган укучылар баса.

  - Экранда исем сүзе килеп чыкты.

  Исем  кагыйдәсе искә төшерелә.

 -Татар телендә кешеләрне белдергән сүзләр кем? соравына җавап бирә

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Яңа теманы аңлату

  1. Төрле предмет  рәсемнәре күрсәтелә. Һәр предметның берәр икәнлеген аңлату.

Берничә шул предметларның берничә рәсеме күрсәтелә. Һәр рәсемне санату, сораулар куярга өйрәтү  (нәрсә?-нәрсәләр? кем?-кемнәр?

  Күплек сан кушымчалары белән таныштыру.

    бала-балалар            кеше-кешеләр

   әби-әбиләр                 кабак - кабаклар         

    кыяр – кыярлар       бәрәңге–бәрәңгеләр    

    көрәк– көрәкләр        шәм шәмнәр            

    җилем – җилемнәр    каен - каеннар            

    таң – таңнар               урам – урамнар

   Нәтиҗә: исемнәр берлек һәм күплек саннарда килә. Күплек санда калын сүзгә -лар, нечкә сүзгә -ләр кушымчасы ялгана,  

      м,н,ң тартык аваз хәрефләренә беткән сүзләргә   -нар, - нәр кушымчалары ялгана.

 

Һәр предметның бе- рәр булуын билгеләтү

Бердән артык икәнлеген билгеләргә күнектерү.

Исемнәр уйлату, исемнәрне күплек санга куеп әйтү күнегүләре үтәү.

2. Ял минуты.

Электрон физминутка “Күзләреңне сакла!”

3. Матур язу күнегүе.

Матур язу күнегүе.

                   лл лл лл  лл ЛЛ ЛЛ ЛЛ, ЛЛ

                  Кәбестәләр, суганнар

                 Тутәлләргә тулганнар.

  Өзектән исемнәрне таптыру, күплек сан кушымчаларын билгеләргә күнектерү.

Л,л хәрефләренен дөрес тоташтырып язуны ныгыту.

  Күплек сандагы исемнәрне таптыру, кушымчаларын билгеләтү.

 IY. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне ныгытуга күнегүләр үтәү

 1.  Дәреслек белән эш.

  162 нчы күнегүне үтәү (62 нче бит). Предмет  исемнәрен күплек санда дөрес әйтү һәм дөрес кушымчалар ялгап язу күнекмәсен ныгыту.

2.“ФИНК-РАЙТ-РАУНД  РОБИН” структурасы. (“подумай-запиши-обсуди в команде”)

       Бирелгән сүзләрдәге күпнокталар урынына тиешле күплек сан кушымчаларын куеп язарга.

3. “ТИК-ТЭК-ТОУ” (крестики-нолики) структурасы

      Бирелгән сүзләрдән 3 җөмлә төзергә кирәк булачак. Җөмлә төзегәндә бирелгән сүзләрне баганалап, яки юллап, яки диоганаль буенча  бирелгән сүзләрне кулланырга тиеш булачак.

       бакча            кабак         түтәл

       кәбестә        суган          кишер

       шалкан        бәрәңге      кыяр

Сорауларга җавап алу.

- Җөмлә ничек языла? Баганалап бирелгән сүзләр нинди сорауларга җавап бирә?

    Вакыт беткәч, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәмендә командада (өстәлләрдә) чират буенча төзегән җөмләләрегезне укыйсыз.

    Беренче  булып беренче номерлы партнер үзенең җөмләсен укый. Алга таба икенче, өченче,  дүртенче партнер дәвам итә.

   (Хәзер ..... өстәлдәге  .... номерлы укучының эшен тыңлыйбыз.)

   Предмет  исемнәрен күплек санда дөрес әйтү һәм дөрес кушымчалар ялгап язу күнекмәсен ныгыту.

Сүз...,  кош..., мәктәп...,  кыз...,  өстәл...,  идән...,  таң...,имән...,  болын..., миң... .

3 минут вакыт бирелә. (Вакыт башланды. Таймер куела.) Укучылар җөмләләр төзиләр.

Укучылар бирелгән сүзләрдән җөмләләр уйлыйлар, бер-берсенә укыйлар.

Җөмләләрне тактага яздыру, тикшерү. (Берничә укучының эше тикшерелә.  Нинди сүзләр кулланганлыгын әйттерү.)

4. “Корректор” уены уйнау. Шигырьдән алынган өзекне  исемнәрдәге күплек сан кушымчаларын дөресләп укырга күнектерү.

            Язын бакчага кайталар кошләр,

            Безнең кадерле канатлы дуснар.

            Бигрәк күңелле май башларында,

            Каенлар яфрак ярган чагында

Укучылар хаталарны төзәтеп укыйлар. Кагыйдәне искә төшерәләр

 5. “Исемнәрне  берлек һәм күплек санда әйт!”   

     Төрле  предмет исемнәрен (рәсемнәр буенча) күплек санда әйттерү күнегүләре

Төрле  предмет исемнәрен (рәсемнәр буенча)берлек һәм күплек санда әйтәләр.

Y. Рефлексия.

Билгеләр куела. Бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?          Нинди яңа белем алдыгыз?                   Дәрес сезгә ошадымы?

 

Укучылар җавабы.

YI. Өй эше.

    Биш Кем?, биш Нәрсә? сорауларына  җавап биргән исемнәр яз.

Өй эшен көндәлеккә язу.

YII. Йомгаклау.

Барыгызга да рәхмәт. Дәрес бетте. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе

Дәрестә укучыларны исемнәрнең берлек һәм күплек санда  килү очрагы белән таныштыру. Нинди очракта калын кушымча, кайсы очракта нечкә кушымча ялгануын искәртү. Борын авазына беткән исемнәрне күпле...

Татар теле дәресе: "Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.",4 сыйныф

Максатлар:Күплек сандагы исемнәрнең  килеш белән төрләнешен аңлатуОрфографик дөрес язу, исемнәрнең килешләрен билгеләү,бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.Әти-әнигә карата ярату, мәрхәмәтлеле...

Татар теле, 3 сыйныф, Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

Татар теленнән 3нче сыйныфлар өчен үткәрелгән "Исемнәрнең берлек һәм күплек саны" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы....

Смарт презентация "Берлек һәм күплек сандагы исемнәр"4 сыйныф

Презентация для смарт доски по татарскому языку "Берлек һәм күплек сандагы исемнәр"...

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

Исемнең берлек һәм күплек саннары,күплек сан кушымчалары турында мәгълүмат бирү.Күплек сан ясаучы кушымчалар белән танышу.Кушымчаларны ялгау кагыйдәләрен үзләштерү, исем турында белемнәрне ныгыту....

Технологическая карта урока татарского языка в татарской группе во 2 классе по теме "Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе".

Урок открытия новых знаний соответствует требованиям ФГОС. Урок основан на деятельностной технологии. Использованы методы: исследовательский, частично-поисковый, групповой, игровой, метод демонстрации...