Татар теленнән олимпиада сораулары
олимпиадные задания (2, 4 класс) на тему

Закирова Сания Маликовна

Башлангыч сыйныф укучыларына татар теленнән олимпиада сораулары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telennn_olimpiada_soraulary.docx18.68 КБ

Предварительный просмотр:

   

Татар теленнән олимпиада сораулары ( 2кл.)

  1. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп яз.

Мәк . ль,  . өрәк,  шагы . рь, я . гыр,  яш . тәш,  ал . япкыч,  . әйкәл,

 сәг . ть,  шә . әр,  рә . әт,  ша . ит,   г . дәт,  бол . т,  сөл г. ,  г . ләм.

2.  Транскрипциядә бирелгән сүзләрне хәрефләр белән билгләп язарга.

[йәшен] , [гъәҗәп] , [ йүэш] , [йыракъ]

______________________________________________________________

3.  Бирелгән сүзләргә синонимнар уйлап яз.

       Кечкенә - _________ , зур - _________ , таза - ___________ ,

дус - __________ , көлә - _____________ , шатлана - _____________ .

4.  Җәяләрне ачып языгыз.

(Ы,ы)к   (Е,е)лгасы   (О,о)ренбург   (Ө,ө)лкәсендә   башланып                        

(Р,р)еспубликабызның  (Б,б)аулы, (А,а)знакай, (М,м)инзәлә  (Р,р)а-

йоннарын  кисеп үтә  һәм  (Ч,ч)улман  (Е,е)лгасына килеп кушыла.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

  1.  Бирелгән сүзләргә антонимнар уйлап яз.

Зур - ___________ , ачы - __________ , якты - _____________ ,  

керә - _________ , ял - __________ , дус - _____________ .

  1. Исем, сыйфат, фигыльгә икешәр сүз  уйлап  язарга һәм шул

сүзләрдән  3 җөмлә төзеп  язарга.

_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Татар теленнән олимпиада сораулары ( 4 кл.)

  1. Бирелгән сүзләргә фонетик анализ яса.

Юньле-

Шагыйрь-

  1. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга аерып яз.

         Эшлекленең кулы алтын, акыллының сүзе алтын. Бүлмәдән шатлыклы авазлар ишетелә. Кар балаларның алсу битләренә куна.

  1. Бирелгән фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлат.

Борын төбендә-

Түбәсе күккә тигән-

Ут  уйнату-

  1. Быел 125 еллык юбилее булган шагыйрь исемен яз. Аның нинди шигырьләрен санап үтә аласың?
  2. Мәкальнең төшеп калган сүзләрен яз.
    Ашаганда ... селкенсен,
    эшләгәндә ... җилкенсен.
  3. Туры мәгънәсендә килгән сүзләрне билгеләргә.
    а) тирән йокы, җылы караш, кайнар йөрәк;
    б) җеп чуалу, җитен сакал, алтын куллы;
    в) тәмле телле, аттан төшү, күз тию;
    г) тирән күл, көмеш йөзек, бауны өзү.
  4.  Билгеләр буенча предмет исемен бел һәм яз.

Кояшлы, кызу, җилсез ... .
Көзге, салкын, эре ... .
Яшел. яфраклы, биек ... .

  1. Сыйфатларны тиешле дәрәҗәгә куй.

а) яшел-                артыклык дәрәҗәсе

б) күк-                    кимлек дәрәҗәсе

в) озын-                 чагыштыру дәрәҗәсе

  1. Болар кемнәр.

Фәнис Яруллин-
Салих Сәйдәшев-
Илһам Шакиров-
Бакый Урманче-

  1. Татарча нинди газета һәм журналлар беләсең?
  2. Татарстандагы елгаларны яз.
  3. Бирелгән сүзләргә капма-каршы сүзләр уйлап яз.

Матур- .... , салкын-... ,  дус- ... , йоклау- ...,  биек- ... .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....

4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән олимпиада материаллары

4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән олимпиадага әзерлек өчен ярдәмлек материал....