4 сыйныф өчен татар теленнән олимпиада эше (мәктәп этабы)
олимпиадные задания (4 класс)

Белаева Эльгина Гузаловна

Татар теленнән олимпиада (4 сыйныф)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Татар теленнән олимпиада эше38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле буенча  олимпиада эше, 4 сыйныф.                          

1. Кайсы сүздә һ хәрефе языла? 
1) зи...енле 
2) ...әбәр 
3) рә...әт 
4) бә...етле

2. Сүзләрнең дөрес язылган рәтен күрсәтегез. 
1) къыен, яшкельт, ябалакъ 
2) кыйэн, йәшькелт, йабалак 
3) кыен, яшькелт, ябалак 
4) къыйэн, йәшкельт, йабалакъ

3.Кайсы сүздә ъ билгесе аеру функциясен үти? 
1) игътибар 
2) вәгъдә 
3) бишъеллык 
4) мәгърифәт

4.Түбәндәге сүздә нинди хәреф төшеп калган? 
Сәл...мәтлек 
1) ә 
2) а 
3) я 
4) э

5.Кайсы рəттə бирелгəн сүзлəр сызыкча аша язылалар? 
1) ак (кош), сабан (туй), гөл (җимеш) 
2) эт (шомырты), тимер (юл), каен (җилəге) 
3) табак (савыт), ут (су), ата (ана) 
4) ал (япкыч), кул (яулык), көн (чыгыш)

6.Кисәкчәләрнең дөрес язылган рәтен билгеләгез. 
1) бардыңмы, килдеңме, уйнадыңмы 
2) әлләкем, әлләнәрсә, әлләнигә 
3) кем дер, кайда дыр, күпме дер 
4) кып кызыл, ямь яшел, ап ак

7. -да, -дə кушымча булып килгән җөмлəне билгелəргә. 
1) Яфрак (та) түгел, ботак (та) түгел, 
Үзе агачта үсə. (Т.) 
2) Икесе (дə) ак, икесе (дə) вак, 
Аерыйм дисəң – кап. (Т.) 
3) Көч белем (дə), белем корал (да). (М.) 
4) Җəй (дə) егет, кыш (та) егет, 
Картайганы юк, гел егет. (Т.)

8.Сүзтезмəдəге сыйфатларның дəрəҗəлəрен билгелəргə. 
Яшькелт күлмәк, сусыл алма, җылымса аш, күгелҗем офык. 
1) гади (төп) дəрəҗəдə 
2) чагыштыру дəрəжəсендə 
3) артыклык дəрəжəсендə 
4) кимлек дəрəҗəсендə

9.Билгесез үткəн заман хикəя фигыль ясаучы кушымчалар рəтен билгелəргə. 
1) -ды, -де, -ты, -те 
2) -ачак, -əчəк, -ячак, -ячəк 
3) -ган, -гəн, -кан, -кəн 
4) -ыр, -ер, -ар, -əр, -р

10. Нарат җиләге йөзем җиләге шикелле сабакка тезелеп үсә бит ул! (Э.Касыймов) 
Бу җөмләдә
нарат җиләге нинди җөмлә кисәге булып килә? 
1) тәмамлык 
2) ия 
3) хәл 

11.Сүзнең антонимын табыгыз.

       Юмарт –

        1) гадел

        2) саран

        3) ялган

        4) ялгыз

12.Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла?

        Мамык карга басып, Алсу килә. ( Һ.Такташ)

        1)  басып

        2)  килә

        3)  мамык

        4)  карга

13.  Бакчачы, сызгыч, бүлмә сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалган?

        1)  сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән

        2)  сүзләрне кушу юлы белән

        3)  сүзләрне кыскарту юлы белән

        4)   сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән

14.  Кушма сүзләрдән торган рәтне табыгыз.

        1) иҗат итә, БДБ, бердәнбер

        2) су сипкеч, урып-җыю, савымчы

        3) яланбаш, төнбоек, алъяпкыч

        4) даруханә, Тын океан, дуслык  

15..   Сүзләрнең дөрес язылышын күрсәтегез.

           1)  берюлы, аряк, елязма, төняк

           2)  беръюлы, аръяк, елъязма, төнъяк

           3)  берьюлы, аръяк, елъязма, төньяк

           4)  бер юлы, ар як, ел язма, төн як

16.   Сүзләрне юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.

            1)  шо-мырт, дөнь-я, а-лар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ци-я

            2)  шо-мырт, дөнь-я, алар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ция

            3)  шо-мы-рт, дөнь-я, алар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ци-я

            4)  шо-мырт, дөнья, алар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ция

 

17.Халык сүзенә өченче зат  берлек сандагы тартым кушымчасы ялганганда сүзнең дөрес язылышын күрсәтегез.

           1)  халыкы

           2)  халыгы  

           3)  халкы

           4)  дөрес җавап юк

18.Кайсы сүзнең тамыры дөрес күрсәтелмәгән?

           1)  язма (яз-)  

           2)  яшьлек (яшь-)

           3)  тәмсезләнү (тәмсез-)

           4)  борылмалы (бор-)

19..   Орфография фәне нәрсәне өйрәнә?

           1)  дөрес әйтелешне

           2)  дөрес язылышны

           3)  авазлар системасын

           4)  сүзлек составын

20  билгесе кайсы очракта аеру вазыйфасын башкара?

            1)  ниһаять

            2)  көньяк

            3)  ямьле

            4)  сәнгатьле

21. Барысында да ясагыч кушымча булган сүзләр кайсы рәттә?

1) кошчык, ашлык, ябык, йортка

2)тимерче, уттай, бүлмә, бәхетле

3) аграк, сөйкемле, китабын, дускай

3) зурай, сөйкемле, китабын, алсу

4) соңгы, яшьләрчә, тота, җырлар

22. Кайсы фразеологизмның антонимы дөрес билгеләнмәгән?

1) телдән төшү-телгә керү

2) авызга алгысыз- тәмсез

3) куян җанлы-арыслан йөрәкле

23. Кайсы пар синоним була алмый?

1) баш салу-авыру

 2) авызга су кабу-дәшмәү

3) табан ялтырату-качу

24. Җөмләдә аерып бирелгән исемнең килеше кайсы очракта дөрес билгеләнгән: 

Роза   яраткан   апасына   китап   сузды.

1) баш килештә

2) юнәлеш килешендә

3) төшем килешендә

4) иялек килешендә

                 25. Кайсы төркемдәге сүзләрдә хәрефләр һәм авазлар санында аерма бар? 

1) пешекче, ташлык, суыткыч, эшче

2) билгесез, намус, аксыл, чана

3) уенда, ялсыз, тиен,  чаян

4) карандаш, камил, вакыт, илтифат


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

"Саннар патшалыгына сәяхәт" 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Саннар  патшалыгына сәяхәт.(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен) Максат:        1.Укучыларны сан сүз төркеме   белән таныштыру....

Сыйфат- сүз төркеме. 2 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Сыйфат турында мәгълүмат бирү.Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы  куллану.Логик фикерләү сәләтләрен үстерү ....

А.Алиш"Әни ялга киткәч"хикәясе.2 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

А.Алиш турында кыскача мәглүмат бирү.  Әкиятләр турында булган белемнәрне ныгыту. икәяне аңлап, йөгерек укуга ирешү.Сорауларга дөрес итеп җавап бирергә омтылу. ...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....