Роль народной педагогики в духовно- нравственном воспитании детей.
статья на тему

Галиева Фирая Ахметовна

Выступление составлено на основе личного педагогического опыта по проблеме формирования духовно- нравственной культуры у младших школьников в условиях модернизации начального образования

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad_balalarda_milli_uzan_trbiyalu.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Доклад

Балаларда милли үзаң тәрбияләү

   Кешелек җәмгыяте алдында һәрвакыт яшь буынны киләчәктә үзенә таяныч булырлык итеп тәрбияләү бурычы торган. Ул, чорына карап, төрлечә хәл ителгән.

Яшәешнең барлык өлкәләрендә үзгәртүләр барган бүгенге көндә мәктәпнең стратегик максаты, белем һәм күнекмәләр формалаштырудан бигрәк, һәр баланың табигый мөмкинлекләрен күрү, үстерүгә ярдәм итү һәм тормышта килеп туган проблемаларны мөстәкыйль чишәргә сәләтле булган, эшчән, югары әхлаклы, әдәпле шәхес тәрбияләү. Чөнки катлаулы, һаман үзгәреп торучы шартларда бары тик шундый кешеләр генә тулы канлы тормыш белән яши, эшли һәм социаль кыйммәтләр системасында үз урынын таба ала. Бүгенге тормышыбызда әхлаклылык, хезмәт сөючәнлек, намус, тугрылык, туган җирне ярату ата-ананы, олыларны хөрмәт итү һәм милли үзаң кебек бик әһәмиятле сыйфатларның какшавы күренә. “Алтыдагы – алтмышка” ди халык. Димәк, әлеге асыл сыйфатларны тәрбияләү эше никадәр иртәрәк башланса, шулкадәр отышлырак була икән.

Күп кенә галимнәр фикеренчә, яхшы сыйфатларны бала күңеленә салу өчен иң уңыйлы вакыт – башлангыч мәктәп чоры. Нәкъ шушы яшьтә балалар укытучыга, ата–аналарга ныграк ышаналар, олыларның үрнәгенә иярәләр. Башлангыч мәктәптә алган белем һәм тәрбиянең баланың киләчәк тормышка, яшәешенә нигез булып ятачагын да исәпкә алсак, димәк, бу чорда без тәрбия эшен аеруча зур җаваплылык белән, эзлекле, системалы рәвештә алып барырга тиешбез.

Югарыда санап үтелгән иң кадерле, иң кыйммәтле, иң затлы әхлакый сыйфатларны тәрбияләү алымнары халкыбыз педагогикасының нигезендә ята. Шулай булгач, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, халыкның гасырлар буена тупланган рухи мирасын, рухи хәзинәсен тапшыру эшен халык педагогикасына, милли традицияләргә таянып оештыру бүгенге көндә аеруча актуаль. Менә шуларны тсәпкә алып мин, укучыларның милли үзаңын иҗади сәләтләрен үстерүне үз алдыма максат итеп куйдым һәм шул юнәлештә эшем башладым. Дәресләрдә, класстан тыш эшләрдә, үзем җитәкләгән “Сынлы сәнгать” һәм “Чигү” түгәрәкләрендә файдалану өчен бу темага әдәбият аз, булганнары күбрәк рус телендә иде. Ул вакытларда Ф.Вәлиевнең “Орнамент казанских татар”, Ф. Гулованың  “Татарская народная вышивка”, Л. Сперанскаяның “Костюм казанских татар” китапларын гына авыл музееннан таба алдым. Бу китапларны кат-кат укып, үземә кирәкле өлешләрен татарчага терҗемә иттем. Х.Таһировның “Сто танцев”, Җ. Фәйзинең “Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары”, Р. Ягъфәровның “Ал кирәк, гөл кирәк”  китаплары басылып чыгу күктән төшкән бәхет кебек булды. Түгәрәк эшендә, класстан тыш эшләрдә, сынлы сәгать хезмәткә өйрәтү, музыка, уку дәресләрендә куллану өчен аларда бай материал тупланган.

Аннары мәктәп китапханәсенә “Татар халык иҗаты” күптомлыклары кайтты. Ә соңгы елларда инде татар халык педагогикасына кагылышлы фәнни хезмәтләр, мәкаләләр, эшкәртмәләр һәм әдәби катаплар күпләп басыла башлады һәм мин бай китапханә тупладым. Алар тәрбия эшен халык педагогикасына нигезләп оештыруда гаять зур ярдәмче булдылар. Алар ярдәмендә мин докладлар яздым, дәрес, түгәрәк, класс сәгатьләре, бәйрәм иртәләре эшкәртмәләре, альбомнар төзедем, иҗат лабораториямне баеттым.

1993 нче елдан башлап концертлар кую өчен костюмнар әзерли башладым. Ә инде бу эшкә 1996 нчы елда ата-аналарны да җәлеп иткәч, эшләр җиңелрәк бара башлады. Күлмәкләрне ата-аналар әзерләсә, кызлар өчен калфакларны, яулыкларны, алъяпкычларны укучылар белән бергәләп әзерләдек. Мәктәп сәхнәсенә үзебез әзерләгән киемнәрдән, декорацияләр белән чыга башладык.

Безнең эшебезне күрделәр. Музейда, культура йортында үткәрелә торган зур әһәмияткә ия булган чараларда чыгышлар ясарга чакыра башладылар. Бу төрледән-төрле чыгышларны әзерләү өчен концерт репертуарларыбызны да, киемнәребезне дә тагын да яңартырга, баетырга туры килде. Безнең культура йортында өлкәннәр көнендә һәм авыл музеенда Әлмәт язучылары һәм мәдәният хезмәткәрләренең район семинарында ясаган чыгышларыбызны Әлмәтнең “Луч” телеканалыннан берничә тапкыр күрсәттеләр, балалардан радиога интервью алдылар, “Әлмәт таңнары”, “Хәзинә” газеталарныда язып чыктылар.

Ә 8-Мартта кызлар әниләренә бүләк итү өчен әзерләгән чигәле кулъяулыкларны, ә малайлар шәмаил сәнгате технологиясен кулланып ачаган рәсемнәрен кулларына күтәреп тезелгәч, әти-әниләр дә, укытучылар да соклануларнын яшерә алмадылар.

1998 елда курсларда булып кайтканнан соң миндә үз эшемнең нәтиҗәсен беләсе килү теләге уянды һәм, IV сыйныф укучылары белән гади генә анкета үткәрдем. Анкета нәтиҗәсендә, I сыйныфка укырга кергән бер генә баланың да, хәтта әнисенең дә чигә белмәвен, ә IV сыйныфта барлык кызларның шома чигү алымын, ә малайларның сабаклы чигү алымын үзләштерүләре ачыкланды. Без өйрәнгән татар халык биюләренең барысын да үзләштерүче укучылар IV сыйныфта 60% булды. Ә бит укырга кергәндә бии белүче балалар юк, балалар бакчасы да юк иде.

Апрель аенда укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау өчен төрле темаларга хикәяләр язу конкурсы уздырдык. Конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы дип табылган 16 хикәяне район һәм республикада чыга торган газеталарга җибәрдек. Аларныҗ 11 е басылып чыкты.

Бала үз җирлегендә, үз мөхитендә, үз туган Телендә камил тәрбия алып үскәндә, анда ныклы үзәк, әхлакый иммунитет формалаша. Сабый күңеле сизгер була, ул яхшылыкка бөтен күңеле белән тартыла, кояшка үрелгән гөл кебек ачыла. Йөзе нурлана, теле тәмләнә, җаны сафлана. Бик оялчан балалар да үз фикерен каушамыйча төгәл итеп әйтеп бирергә, үзләрен кирәкле, файдалы итеп тоярга, сабыр, әдәпле, иркен тотарга өйрәнә.

Нәтиҗәләрнең куанычлы булуы: үзем укытып озаткан һәр сыйныфның мәктәптә һәрвакыт иң көчле, иң актив, иң сәләтле һәм бердәм коллектив буларак танылуы, сәнгать өлкәсендә дә, спортта һәм хезмәттә дә, белем буенча да беренчелекне бирмәүләре, иҗади эшли белүләре миңа канатлар куйды, кыйбламның дөреслегенә инандырды.

  Күпъеллык тәҗрибәгә таянып һәм татар халык педагогикасы, милли традицияләр, халык иҗаты һәм сәнгате нигезендә балаларда милли үзаң һәм әхлак сыйфатлары тәрбияләү, аларның күпкырлы, гармонияле, иҗади үсешенә ярдәм итү максатында мин халык педагогикасына нигезләнгән тәрбия программасы төзедем. Аны үзем җитәкләгән түгәрәкнең яңа исеме белән “Халык җәүһәрләре” дип атадым.

Бу программаны профессор Р. Низамов җитәкчелегендә төзелгән “Әдәплелек дәресләре” программасы белән бергә яраштырып үткәреләчәк хикәяләрне бергә үреп алып барырга бик уңайлы. Урындагы үзенчәлекләрне, укучыларның сәләтен, тәрбиялелек дәрәҗәләрен, теләкләрен, әзерлекләрен исәпкә алып, “Халык җәүһәрләре” программасын үзгәртергә, аерым өлешләрен төшереп калдырырга яисә өстәргә мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роль народной педагогики в духовно- нравственном воспитании детей.

Выступление составлено на основе личного педагогического опыта по проблеме формирования духовно- нравственной культуры у младших школьников в условиях модернизации начального образования...

Роль семьи в духовно-нравственном воспитании детей

Духовно-нравственное развитие и воспитание личности начинается в семье. От родителей и учителей дети узнают о хороших и плохих людях, о долге и справедливости, смелости и отваге.  А потому от их ...

Роль художественной литературы в духовно-нравственном воспитании детей старшего дошкольного возраста

Реферат  по  теме  "Духовно-нравственное воспмитание дошкольников". В реферате отображена  роль  художественной  литературы  в  духовно-нравственном  воспи...

Исследовательская работа "Народные традиции как средство духовно-нравственного воспитания детей младшего школьного возраста".

Проблема духовно-нравственного образования сегодня стоит в нашем обществе как никогда остро и её актуальность вполне очевидна.  Народ, не знающий истории и культуры предков, обречён на духовное в...

Доклад «Роль школы и семьи в духовно – нравственном воспитании детей»

Вопросы нравственного развития, воспитания, совершенствования человека волновали общество всегда и во все времена. Особенно сейчас, когда все чаще можно встретить жестокость и насилие, проблема...

Элементы театральной педагогики в духовно - нравственном воспитании младших школьников

     Использование элементов театральной педагогики, позволяет решать многие воспитательные задачи, формировать духовно-нравственных ориентиры и развивать коммуникативные качеств...