Әкиятләр иленә сәяхәт. (викторина)
материал на тему

Әкиятләр халык иҗатының бик борынгы төре. Гасырлар буе телдән телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyatlr_ilen_syaht.docx14.39 КБ

Предварительный просмотр:

Әкиятләр иленә сәяхәт.

       Әкиятләр – халык иҗатының бик борынгы төре. Гасырлар буе телдән телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы.

   - Укучылар, бүген без сезнең белән “Әкиятләр иле”нә сәяхәткә чыгарбыз.

  - Әкиятләр, әкиятләр,

 Тылсымлы һәм кызыклы.

Хыял диңгезенә чума

Сине сөйгән укучы.

1нче бирем. “Әкиятнең исемен әйт”.

- Мин сөйлим, син тыңла.

Сүзне башлыйм ерактан.

Карап тор да тап –

Бу кайсы әкияттән?

1) “Мин белмәгән эшкә тыгылмыйм. Сәхнәгә чыгам да бак-бак итеп бакылдап күрсәтәм, шул җитәр, - дигән Үрдәк”. (Ә. Бикчәнтәева. Үрдәк беренчелекне алган.)

2) “Ә! Мин белдем! Белдем дуслыкның нәрсә икәнен! – дип, шатланып чыңлап куйган шулчак Кыңгырау чәчәк”. (Р. Вәлиева. Кыңгырау чәчәк.)

3) “Тукта, качма, качма и карак!

Ник аласың син аны?

Ул бит минем алтын тарак! (Г. Тукай. Су анасы.)

4) “Төлке бик ашамакчы була икән дә, чүлмәккә авызы сыймый, ди. (Татар халык әкияте. Хәйләгә каршы хәйлә.)

5) “Бүләгең ярыйсы икән, - дигән Аю абзый Төлкегә”. ( Ф. Яруллин. Урман әкияте.)

6) “Шөпшәне күргәч, “кар-р” диде Карга һәм икенче урыннан чукый башлады”.                      (Ф. Зыятдинов. Карга белән шөпшә.)

2 нче бирем. “Табышмак әйтәм, җавабын тап”.

- Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Җавапларындагы сүзләр нинди әкиятләрдә очрый?

1. Су коена инештә;

Оча алса да, җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк)

2. Көлтә-көлтә койрыгым

Селки-селки барамын.

Кетәкләргә кереп, мин

Тавык-чеби аламын. (Төлке)

3. Җәен соры, кышын ак

Шул ни булыр, әйтеп бак? (Куян)

4. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

5. Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә)

6. Мыеклы, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк,

Сыйпый аны һәммәсе,

Шуны ярата... (мәче)

3 нче бирем.  “Мәкальләр”

- Мин мәкальләр укыйм. Ә сез бу мәкаль кайсы әкияткә туры килә, шуны әйтегез.

1. Хәйләкәрнең хәйләсе соңыннан үзенә кайта.

2. Мактанма, каз, һөнәрең аз.

3. Бүләкнең кечкенәсе булмый.

4 нче бирем. “Иң оста әкият сөйләүче”.

- Мин әкиятне укыйм, ә сез дәвам итегез.

а) “ Борын-борын заманда булган, ди, бер хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу хатын, кызларымның өсләре бөтен, тамаклары тук булсын ди-ди, көне-төне эшләгән, ди...”

ә) “Яшел нарат урманында, аның иркен аланында бик нәфис, бик назлы бер Кыңгырау чәчәк үсеп чыккан...”

5 нче бирем. “ Әкият геройларын әйтегез”

- Мин әкиятләрнең исемнәрен әйтәм, сез шул әкият геройларын искә төшерегез.

1. Р.Вәлиева. Кыңгырау чәчәк.

2. Ә. Бикчәнтәева. Үрдәк беренчелекне алган.

3. Татар халык әкияте. Өч кыз.

4. А. Алиш. Куян кызы.

5. Литва халык әкияте. Итагатьле мәче.

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкиятләр илендә

КВН. Татар һәм рус телендәге әкиятләр турында белемнәрен тикшерү....

"Тукай әкиятләренә ияреп" әкият кичәсе

Безнең шәһәребездә күп еллар “Мирас” ветераннар клубы эшләп килә. Без, 2 нче лицей укытучылары һәм укучылары, алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Сезгә “Мирас”лылар белән берлектә үткәрелгән бер ...

Әкиятләр темасына презентация

Әкиятләр темасына презентация. Ярдәме тими калмас....

Яшәгән ди, булган ди..(Әкиятләрне йомгаклау)

Әкиятләрне йомгаклау, укучыларның белемнәрен йомгаклау...

Бурычлар һәм хокукларны әкиятләр аша таныйбыз

Максат:балаларны “хокук”,  “бурыч”,“закон”төшенчәләре белән таныштыру;хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәтү; законга хөрмәт хисе тәрбияләү...

ӘКИЯТЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА

Балалар иртәсенә укытучы, урта, өлкән класс укучылары, ки­тапханәче бергәләп әзерләнәләр, аның программасын төзиләр, кайсы классның ниләр башкарырга тиешлеген билгелиләр, һәр класска эш бүлеп бирәләр....

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы

ldquo;Белдекле Керпедә кунакта” бүлеге буенча татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен “Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы “ темасына дәрес эшкәртмәсе....