Татар теле "Исем"
план-конспект урока (3 класс) на тему

Конспект открытого урока по родному языку для 3 класса. УМК "Перспективная начальная школа".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_dlya_sbornika.docx25.13 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

“Наласа урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Татар теле

3 класс

(УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”)

                                                             

                                                                Наласа   урта   гомуми  белем   бирү    

                                                                мәктәбенең    беренче    квалификацион                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      

                                                                категорияле   башлангыч   класслар   укытучысы

                                                                Рәфыйкова   Гөлфия     Дәмин   кызы

        2015 ел

Тема:Исем.

Максат: Исем турында тулырак мәгълүмат бирү, исемнең җөмләдәге ролен ачыклау.

               Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

УУГ формалаштыру:

ШУУГ- белем алуның кирәклеген аңлату, үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау;

КУУГ- күршең белән хезмәттәшлек итү, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

ТБУУГ- танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую, тексттан кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү;

РУУГ- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү.

Предметара бәйләнешләр: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья.

Эш алымнары: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү, төркемнәрдә эш.

Ресурслар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән, татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек ( 1 нче кисәк).

Авторлары: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, карточкалар, рәсемнәр.

Дәрес барышы

I. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Елмай  әле, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше,

Елмайган, көлгән кеше.

  • Бер-беребезгә уңышлар теләп, дәресебезне башлап җибәрик.

II. Белем алу эшчәнлеген мотивацияләү.

  • Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын әйтерсез һәм дәфтәргә язып барырсыз.

1. Кечкенә генә йорт,

    Эче тулы корт.  (Кыяр)

2. Утыра бер ак чүлмәк,

    Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

3. Үскәндә яфрагын ашыйлар,

    Үсеп җиткәч үзен ашыйлар. (Суган)

4. Үлән ашый, май ташый. (Сыер)

5. “Алма!”-дисәң дә алалар,

    Нәрсә соң ул балалар? (Алма)

6. Агач түгел – яфраклы,

    Тун түгел – тегелгән. (Китап)

  • Кыяр, кәбестә, суган, сыер, алма, китап – нинди сүз төркеменә керәләр? ( Исем)
  • Димәк без сезнең белән бүген нинди сүз төркемен өйрәнәбез икән? (Исем)
  • Бик дөрес. Бүген безне бик зур эш көтә. Барлык биремнәрне дә үтәп чыгу өчен бик нык тырышырга кирәк.Уңышлар сезгә!

III. Белемнәрне актуальләштерү.

Дәфтәрләрне ачу.

1. Дөрес язу күнегүе.

- Тактага язылган җөмләне матур итеп күчереп языгыз.

Беләге юан – берне егар, белеме булган – меңне егар.

  • Укучылар, сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

(Укучыларның фикерләре тыңлана, белем алуның мөһимлеге турында нәтиҗә ясала).

2. Әңгәмә:

   - Узган дәрестә нинди теманы өйрәндек? (Сүз төркемнәре)

  - Нинди сүз төркемнәре була? (Исем, сыйфат, фигыль)

 - Исем нәрсәне белдерә?

- Сыйфат, фигыль?

IV. Яңа информацияне кабул итүне оештыру.

1. Укучыларны кагыйдәне кулланып эш итәргә өйрәтү.

Дәреслекнең 57 нче битеннән кагыйдәне кычкырып уку.

Исем предметларны, кешеләрне, хайваннарны, табигать күренешләрен белдерә һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

- Укучылар нинди нәтиҗә ясыйбыз инде? (Исем предметларны белдереп кем?нәрсә? сорауларына җавап булып килә).

2. Презентация карау.

3. Дәреслек белән эш. 100 нче күнегү. Парлап эшләү.

Бер укучы кем? соравына җавап булып килүче ун сүз яза, икенче укучы нәрсә? соравына җавап бирүче ун сүз яза. Аннары бергәләп дөреслеген тикшерү үткәрелә.

4. Дәреслек белән эш. 101 нче күнегү. Исемнәрне үрнәк буенча төркемләп яз. Индивидуаль эш.

(Предметларны атыйлар: юрган, шәһәр...)

V. Ял минуты.

VI. Алган белемнәрне ныгыту.

1. 102 нче күнегү. Рәсем буенча әңгәмә үткәрү һәм хикәя төзеп язу.

(Көзге урман рәсеме буенча хикәя төзеп сөйләү).

2. Мөстәкыйль эш. Тест үтәү.

1. Исем нәрсәне белдерә:

   а) предметның  билгесен;

   б) предметның эшен

   в) предметны

2. Исем нинди сорауларга җавап булып килә?

   а) кем? нәрсә?

   б) нинди?

   в) нишли?

3. Исемне тап.

    а) эленгән              б) элгеч               в) элә

4. Күплек санда килгән исемне тап.

    а) эшлиләр             б) китаплар

5.  «Артык сүз»не тап:

    а) ташлык               б) ташлы            в) ташу

    а) җырлый              б) җырлы           в) җырны

6. Күплек санда  дөрес язылган сүзләрне тап:

    а) урманнар            б) урманлар

    а) таңлар                 б) таңнар

7. Тамыр һәм 2 кушымчалы сүзләрне тап:

    а) басуларда           б) өйләрне          в) җиләкче

 8. Парлы сүз яса:

     савыт-      

     бала-  

     тирә-  

     әйләнә-

9. 2 кушма сүз уйлап яз.

10. Антонимнарын тап:

     көнбатыш-  

     җәй-

3. Төркемнәрдә эш.

“Карлыгачлар”сүзенә кергән хәрефләрдән исемнәр ясап язарга.Кайсы төркем күбрәк сүз таба.

(Сүзләрне чиратлап укыйлар. Бер укылган сүз кире кабатланылмый.)

4. Индивидуаль эш. Карточка.

Исем.

 Башта кем? аннары нәрсә? сорауларына җавап бирүче исемнәрне язып ал.

    Айдар кошларны ярата. Кыш көннәрендә бакчадагы җимлеккә җим салырга да онытмый. Ә җәй көннәрендә әнисенә тавык-чебеш, каз-үрдәкләрне карарга булыша. Бүген ишек алдына әтисе ике күркә алып кайтып куйды.

(Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.)

VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

  • Дәрес башында нинди максат куйган идек?
  • Без максатка ирештекме?
  • Нинди яңалык белдек?
  • Сезгә аеруча нәрсә ошады?
  • Кайсы биремнәрне үтәү авыр тоелды?
  • Укучылар, бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштердем дип уйлый кул күтәрегез.
  • Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя?
  • Рәхмәт укучылар! Дәрестә бик тырышып эшләдегез.

VIII. Өй эше.

1. Кем? һәм нәрсә?  сорауларына җавап булган бишәр сүз язарга.

2. “ Кышкы уеннар” темасына кечкенә хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....

Есть ли различие между татарами и монголо-татарами

В настоящее время очень много споров по истории происхождения разных народов. Например, некоторые учёные считают, что нынешние татары — это потомки создателей Золотой Орды…Однако, другие учёные ...

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...