Гаилә бәйрәме
план-конспект занятия (2 класс) на тему

Шайхелмарданова Нурания Абударовна

Әти-әниләр белән берлектә үткәрелгән гаилә бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Гаилә бәйрәме20.11 КБ
Файл ti-nilr_beln_gail_byrme.docx20.11 КБ

Предварительный просмотр:

                           Гаилә  бәйрәме

Зал бәйрәмчә бизәлә. Гаилә белән төшкән фотолар һәм рәсемнәр бәйгесенә стендлар.Китаплар күргәзмәсе оештырыла. Мәкаль-әйтемнәр, “канатлы сүзләр” язылган газеталар эленә.

1а.б. Укыту- тәрбия эшен камилләштерүдә халык педагогикасының әһәмияте зур булуын аңлап, укытучылар халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына еш мөрәҗәгать итәбез.Халык традицияләренә багышланган бәйрәм-кичәләр балалар, укчыларның дуслыгын, хезмәттәшлеген ныгыта, җаваплылыгын арттыра. Бүгенгесе көндә без укучыларның һәм әти-әниләрнең катнашында гаилә бәйрәмен үткәрәбез.

2 а.б. Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

(әти-әнилә, укучылар өстәл артына утыралар).

1а.б. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

2 а.б. Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

Безнең халык кунакчыл.

Якты чырай, такта чәй, дип,

Каршы ала кунакны.

1 а.б. Ата-баба гадәтләрен

Без дә дәвам итәрбез.

Бәйрәмгә ешрак килегез,

Бәйрәм күреп китәрсез!

 Һәр гаилә бер команда, башта жюри сайлыйк әле.

Музыкаль тәнәфес

Җыр “Пар балдаклар”

Уеннар

  Бала чакта кем генә артистларга карап сокланмаган да, кем генә алар булып кыланмаган. Яки ак халат киеп, врач булып , курчакларны дәваламаган. Шофер булып машиналарда ничек кенә җилдермәгән. Яңадан бер мәртәбә бала чактагы хыялларыбызга кайтыйк әле.

   а). “Ромашка” уены.

Ромашка чәчәге таҗлары өстенә, төрле биремнәр язылган.

         1). Сез – Шамкай. Зал сезне көтә. Рәхим итегез!

         2). Сезгә бүген 3 яшь тулды. Әти-әниегез котлап, яңа уенчык машина бүләк итте. Әй, уйнадыгыз да соң инде! Безгә дә уйнап күрсәтегез әле (әтиләргә).

        3). Кечкенә чакта өйрәнгән иң беренче җырыгызны нәкъ шул вакыттагыча җырлап күрсәтегез.

        4). Әни өйдә юк. Бишектә бәби елый. Һич туктамый. Әти кеше берәр җаен тап, зинһар өчен.

        5). Иртә белән балагызны  балалар бакчсына озату күренешен күрсәтегез.

       6). Балагыз белән бәйле булган нинди дә булса кызык хәл турында сөйләгез.

       7). Кечкенә чакта яратып сөйли торган шигырегезне нәкъ шул вакыттагыча сөйләп күрсәтегез.

         б). “Беләбезме, таныйбызмы, онытмадыкмы икән?” уены.

                Балаларга:

         1). Әти-әниегезнең туган көнен, елын беләсезме? Кайчан?

         2). Әти - әниегезнең яраткан ризыгы нәрсә?

         3). Әти-әниегезнең яраткан төсләре?

         4). Әти-әниегезнең өйләнешкән көннәрен, елын әйтегез.

         5). Әти- әниегезнең яраткан җыры нинди? Әгәр мөмкин булса, 1 куплетын җырлап күрсәтегез.

         6) Тиздән 8 март – халыкара хатын-кызлар көне. Әниегезне шушы бәйрәм белән котлагыз.

                Әти - әниләргә:

1). Балагызның иң беренче мәгънәле сүзен, һөнәрен хәтерлисезме?

2). Балагызның яраткан ашы нәрсә?

3). Балагызның яраткан төсләре нинди?

4). Балагызның мәктәптә яраткан фәнен әйтегез.

5). Балагыз нинди билгеләргә укый?

6). Балагызның яратып укый торган китабы нинди?

7). Балагызның хоббие турында сөйләгнез. Яки балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

              Әти - әниләр һәм балалар җавапның дөресме- юкмы икәнлеген билгели баралар. Никадәр күбрәк туры килсә, шулкадәр күбрәк бал җыялар.

  1а.б. Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Җыр халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Халык әйтә: “Җыр күңелгә куаныч, күңелсезгә юаныч”. Җыр яраткан кеше матурлыкны аңлый. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны аңлаган кеше беркайчан да начарлык эшләми: кешеләрне, әти- әнисен хөрмәтли, туган авылны ярата, йомшак бәгырьле, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.

Музыкаль тәнәфес

1 а.б. Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар, аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә “әннә”, “әттә” дип эндәшүе, тәпи басып китүе, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлавы һәр гаиләгә бетмәс – төкәнмәс бәхет китерә.

2 а.б.  Бала – җаның,

Бала – уртак каның-

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала – назың,

Бала – гүзәл язың,

Бала – ачылачак ут чәчәк.

1 а.б. Бала – бәгырь,

Бала  - татлы сөенеч,

Бала – күтәрүче күкләргә,

Кулдан китсә, кайчак – кайгы-хәсрәт,

Күз яшьләре була күпләргә.

2 а.б. Бала – җылың,

Бала – йөрәк җырың,

Гасырларга барыр тавышы,

Бала, бала!

Барлык аналарның

Бәхете һәм... ачы язмышы.

                         (Г.Айзатуллова)                

1 а.б.  Туган телгә иксез –чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган рухи чыганакларның берсе  - бишек җырлары. Баланы бишектә чакта ук җырлап юаталар, көйләргә өйрәтәләр. Ә хәзер әниләребез бишек җырын җырлап, бәби йоклату күренешен күрсәтсеннәр әле.

     Әниләр бишек җыры җырлап бала йоклатуны күрсәтәләр.

2 а.б. “Кер элү”. Нәни йокыга китте. Хәзер әти -әниләргә бала чүпрәкләрен дә юып – эләргә була.

      Күзләр бәйләнә, сузылган бауга әни кеше керне элә бара, ә әти кеше каптыра. Җитезлек исәпкә алына.

1а.б. “Үзебез дә булышырбыз әле”.

          Әти-әни әле эштән кайтмаган. Сез шулкадәр бирелеп сугыш уены уйнадыгыз. Әмма кайда эләккән дә, кайчан ертылган ул чалбар – күлмәк? өстәвенә бер генә төймәләре дә калмаган. Әни күргәнче төймәләрен булса да тагып куйыйк әле. Әйдәгез тиз һәм матур итеп шул эшне башкарыйк.

   Балалар башкара.

2 а.б. Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр кешенең юлдашы. “Җырсыз кеше – канатсыз кош”, - ди халкыбыз. Кеше үзенең кичерешләрен, ниләр уйлавын, сагышын һәм куанычларын җырга салып көйли.

Музыкаль тәнәфес.

1 а.б. Яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә халык биюләренең дә әһәмияте гаять зур. Хезмәт халкы тудырган юиюләр милли төсмерләре белән аерылып тора, анда халыкның тормыш-көнкүреш үзенчәлекләрен күрергә мөмкин. Татар халык биюләренә гадилек, нәфислек, тыйнаклык һәм образлылык хас.

   Ә хәзер татар халык биюенә бәйге үткәрәбез. Кайсы гаилә иң матур итеп биер икән?

“ Биюче гаилә” бәйгесе.

2 а.б. Менә бер җилкенеп биеп тә алдык, хәзер әзрәк башны эшләтеп алсак та була. Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәгә бәйле. Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм.

        “ Кайвакыт ул мамык төсле йомшак, кайвакыт корыч кебек каты, кайчагында баллы, татлы, ә кайчак әремнән дә әче, кайвакыт кылыч кебек үткен, елан кебек чага да ул”.

Җавап:   тел

1 а.б. Татар халкы әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге. Хөрмәтле әти-әниләр, балалар! Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерегез.

-  Оста барда кулың тый...

(Белгән барда телең тый).

-Эшлегә көн җитми...

(Эшсезгә көн үтми).

-Чит илдә солтан булганчы...

(Үз илеңдә олтан бул).

-Яхшы гадәт адәм итәр...

(Яман гадәт әрәм итәр).

-Ана күңеле балада...

(Бала күңеле далада).

-Җиде кат үлчә...

(Бер кат кис).

-Ата – анасына изгелек күрсәтмәгән,

Олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс).

-Ата –анасын хурлаган,

Үзен... (хурлаган булыр).

  Рәхмәт сезгә!

2 а.б. Әти кеше өйдә юк. Ковер элгән кдакның берсе төшкән дә, ковер салынып тора. Әниләр кадак кага алырлармы? Хәзер шуны тикшерәбез.

      Әниләр әзерләнгә тактага кадак кагалар

1 а.б. Стенка ишегенең тупсасы төшкән. Шуны төзәтергә әти кешегә берни түгел бит инде! Саморез алырга да, эшкә керешергә. Әтиләр рәхим итегез!

      Әтиләр саморезны тактага кертәләр

2 а.б. “Җылы сүз җан азыгы”, “Җылы сүз җанга рәхәт”, - дип безнең халык белмичә генә әйтми шул. Әтиләр һәм әниләр бер-берегезгә нинди матур, назлы сүзләр әйтәсез икән?

    Әти һәм әни кешеләр чиратлашып ягымлы сүзләр әйтәләр

     Ә хәзер балалар белән әти-әниләр нинди ягымлы сүзләр белән бер-берсенә эндәшәләр икән? Аларны тыңлыйк.

     Балалар белән әти-әниләр әйтешәләр.

1 а.б. Бик матур сүзләр генә әйтешеп яшисез икән.

2 а.б. Безнең әниләр, әбиләр аш-суга оста, тәмле-тәмле ашлар пешерәләр. Өстәлләребездә тәмле ризык, сый –хөрмәт булганда яшәү ямьле була..

     Ә хәзер татар халкының милли ашлары буенча ярыш оештырып алыйк әле.

  • Эченә бәрәңге яки тары ярмасыннан эчлек салып пешерелгән ашамлык (кыстыбый).

  • Бик үзенчәлекле ашамлык. Эчлеге рәт –рәт итеп тезелә. (гөбәдия)

  • Күркәм рзык, туй мәҗлесенең бизәге (чәк-чәк).

  • 2 сүздән тора. Татар халкының милли ризыгына керә (кош теле).

  • Көн саен кулланыла торган ризык. Аннан башка ашау үтми. Аңа халык дан җырлый (икмәк).

  • Аш пешергәндә кулланыла. Татар халкына хас ризык (өй токмачы).

1 а.б. Хөрмәтле әти-ниләр! Балалар!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык-куаныч һәм зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен,

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге кимәсен!

Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә сезгә бүләк итәсе,

Дөньядагы матур сүзләрне дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен!

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен!

      2 а.б. Хөрмәтле әти - әниләр! Бу кичтәге якты теләкләребез тормышка ашсын! Балаларыгыз сезгә карата рәхим-шәфкатьле булсыннар иде. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшегездә җиңелрәк булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда дәвам итсен.

       Музыкаль тәнәфес.

1 а.б.

 - Җирдә сиңа ни кирәк?

- Әти дә әни кирәк!

- Җирдә сиңа ни кирәк?

- Без яшәгән өй кирәк!

 - Җирдә сиңа ни кирәк?

- Безгә туган тел кирәк!

- Җирдә сиңа ни кирәк?

- Туган-үскән ил кирәк!

- Җирдә сиңа ни кирәк?

- Мәңге имин ил кирәк!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...