Эссе
статья на тему

Галиахметов Азат Мансурович

Үзем турында үзем

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse-azat.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мин – укытучы

(Эссе)

Мин – укытучы. Кайберәүләр минем башлангыч сыйныф укучылары белән эшләвемә гаҗәпләнеп карыйлар. Әйе, мин-урта яшьләрдәге ир кеше- кечкенә генә авылда башлангыч мәктәптә инде егерме елдан артык балаларга белем бирәм.

Хезмәтем тынгысыз,  көтелмәгән ситуацияләр дә  килеп чыга. Шулай да эшемне яратып башкарам. Башлангыч сыйныф укучылары белән эшләү – үзе бер могҗизалы дөнья!  Алар белән очрашкач, күңелгә ниндидер рәхәтлек килә. Алар белән бергә куанасың, алар белән бергә борчыласың. Укытучының  вазифасы укыту белән генә чикләнми, аннан бала күңеленә яхшы гадәтләр, үз дигәненә ирешү, тырышлык, гүзәл холык, активлык тәрбияләү дә сорала.. Бу, әлбәттә, укытучыдан күп энергия, тырышлык, системалы эшләүне таләп итә. Мин 1-4 нче сыйныфларда физкультура һәм музыка дәресләре дә  укытам.  Җыр –моңга сәләтле балалар да бар.Ә кечкенә генә авылга спорт һәм сәнгать мәктәпләре каян килсен? Ара  ерак булганлыктан, әти-әниләрнең район үзәгенә йөртү мөмкинчелеге чикләнгән. Минем моңа  йөрәгем бик әрни.   Шуңа күрә кызыксынган балалар белән дәресләрдән соң төрле уен коралларында уйнарга, 2 тавышка җырларга өйрәнәбез.

 Һәр класстагы һәр укучы - индивидуаль шәхес. Араларында бик сәләтлеләре дә, фәнгә бармак аша караучылары да бар. Шулай да һәрберсе белән уртак тел табып эшләргә тырышам. Иң зур теләгем: укучым үзенең фикерен кыю итеп башкаларга җиткерә алсын, матур сөйләмгә ирешсен.

Укытучы - балаларга авыр хезмәтнең – укуның кирәклеген  сеңдерергә һәм  бу кыен эштә ярдәм итәргә тиешле кеше. Мин дә укучыларыма ярдәм итә алсам, үземне бик бәхетле итеп санар идем.  Бала тәрбияләү, аңа белем бирү – гомер буе бәхәсле мәсьәлә булып торган. Тәрбия һәм белем бирүнең мәңге, тутыкмас, мәңге күгәрмәс үз нигезләре бар. Алар - халык педагогикасы нигезләре. Югары әхлакка корылган шушы белемне нигез итеп алсак, камиллеккә ирешүдә зур адымнар ясар идек, тәрбия һәм белем бирү үз-үзен аклар иде дип уйлыйм мин.
“Укытучы оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән, ”- дигән танылган язучы С.Л. Соловейчик. Әйе, укучыларымны шатландырып, күңелләрен күреп, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә эшләргә....

Укытучы һөнәре даими эзләнү, белемеңне арттыруны таләп итә. Р.Фәхреддин үзенең бер китабында Гали хәлфәнең “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр!” дигән бик хөрмәтле сүзләрен язып калдырган. Хактан да, укытучы һәр яңалыкны алдан тоеп, укытуны балалар өчен кызыклы итеп оештыра алса гына, бала аны кабул итә. Ә яңалыклар, ай-һай, бик тиз баралар!.. Шушы бурычларны үтәү өчен яңа заман укытучысы иң беренче чиратта, баларны яратырга, аларны аңлый белергә, аларның иң якын дусларына әйләнергә тиеш. Заманадан артта калмыйча, яңа технологияләр куллану, бөтен өлкәдә хәбәрдар булу, үз фәнеңне яхшы белү шулай ук  укытучы өчен мөһим таләпләр.

Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен. Гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!

        




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе

Рассвет. Здравствуй новый день! Спешу в Родную МОУ "первомайская СОШ" к своим незнайкам и почемучкам. Ждут меня там двадцать пять упрямых пытливых ребят. Они непокорны, как горные реки, капризны, бесс...

Мое педагогическое эссе.

Размышление о том, почему я много лет работаю учителем самых маленьких жителей "школьной страны"....

Эссе

Моё педагогическое кредо...

Эссе «Новые информационные технологии в обучении»

 Эссе «Новые информационные технологии в обучении». В работе отражается взгляд педагога на данную проблему....

Эссе "Счастливый дар-учить детей"

Эссе "Счастливый дар-учить детей". ...Есть на земле немало достойных профессий, но педагогами становятся по особому призванию и велению сердца те, кто изо дня в день дарит тепло своей души и отдает се...