Мин - укытучы
статья на тему

Мин -  укытучы.

         “...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Караурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә -орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”.

Ф. Яруллин

    Укытучы ! Бу сүз минем өчен һөнәр генә түгел, барлык тормышым да.  Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа.Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел сезнең белән сөйләшә.

    Укытучы – иң кирәкле, иң авыр хезмәт ул, бөтен барлыгың белән укучыларыңны яратырга, белем биреп, аларны чын кеше итеп тәрбияләү өчен бөтен көчеңне куясың.  Әлбәттә, замана белән дә атларга кирәк. Укытучы баланың күңеленә беренче юллар сала, баланың белемле кеше булып үсүе өчен әти-әнисе белән бергә җавап тота. Укытучы дөнья серләрен ачучы, офыкларны киңәйтүче, миһербанлык үрнәге күрсәтүче. Джонатан Ливингстон үзенең укучысына бик акыллы киңәш бирә: “Син һәр кошта чынлыктагы яхшы күңелле акчарлакны күрергә һәм үзләрендә әлеге яхшы кошны күрергә ярдәм итәргә тиеш”. Һәр укучы үзенчәлекле. Укытучы аларны аңлый белергә, тормышта тиешле юлны сайларга, авыр чакта ярдәм кулы сузарга тиеш.

   Кем соң син, укытучы? Ирекле фикер йөртүче, авыр һәм шатлыклы вакытта янәшә баручы, җәмгыятькә кирәкле кешеме? Әллә, киресенчә, синсез дә дөнья алга барырмы?

       Уйлап карасаң, укытучы эшен  мөһим һөнәрләргә санамыйлар. “Дәрәҗәсе дә юк, акчасы да юк аның “,- диләр яшьләр. Чөнки укытучыга карата  мөнәсәбәт бик акрын  үзгәрә.Телевизион ток-шоу, интернет-форумнар, сериалларда уйналучы юләр һәм явыз  укытучы  образлары моңа ачык мисал булып тора. Ә ни кызганыч! Ни өчен соң укытучыны ноутбуклы,  киң фикер йөртүче, иптәш итеп күрсәтергә теләмиләр? Моңа кем гаепле?   Тормыш таләпләренә җавап бирү өчен укытучы нинди булырга тиеш?

       Сораулар, сораулар... Алар мине үз эшемә тагын бер кат нәтиҗә ясарга, җаваплырак  булырга этәрде. Балаларга  белем бирү өчен үз белемеңне күтәрү генә җитми, замана укытучысы була белергә, үзгәрешләр кертергә кирәк!

       Нәрсәдән башларга соң үзгәрешләрне? Дәрестән, укыту системасыннанмы? Әлбәттә!  Дәресләрдә белемне әзер килеш түгел, бергә табарга, нәрсә эшләргә түгел, ничек эшләргә икәнен күрсәтергә кирәк. Әлеге кануннарны  тормыш таләп итә. Укучылар укытучыларының күләгәсе астында  калырга теләмиләр, аны юлны яктыртучы кояш итеп күрәселәре килә. Аларның кояшка, яктыга тартыласылары килә. Укучылар укытучыны  үз фәнен генә белүче түгел, юридик яктан белемле, балалар психологиясен аңлаучы, технологияне яхшы белүче итеп күрергә телиләр. Укучыларның   теләкләре белән килешергә кирәк. Укытучы уңышка, теләкләренә ирешсен өчен  аның теләк канатларын гына кисмәсеннәр.

      Мәктәпне тәмамлап  тормыш юлына аякка басканда сәламәт, компетентлы, алган белемнәрен дөрес кулланучан һәм илебезне алга алып баручылар итеп әзерләргә тиеш без аларны. Алар үз укытучыларын һәрвакытта яратып искә алсалар, киңәш сорап мөрәҗәгать  итсәләр, кунакка килеп хәл-әхвәлеңне белешсәләр, укытучы булуың белән горурлана аласың. Укучың белән янәшә бару, аларның киләчәге турында кайгырту безнең һөнәребезнең төп мәгънәсе.

   Укытучы - универсаль кеше дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Чыннан да, Укытучы шул ук вакытта балага, аның яшенә карамыйча, Әни дә була белергә тиеш, психологик яктан да ярдәм күрсәтә белүе зарур, шул ук вакытта баланың дусты, иң якын сердәшчесенә әверелергә тиештер ул. Баланың мәктәпкә барасы килүе, сыйныфтагы мөхит, аның белемгә омтылуы, югары үрләр яуларга әзер булуы – болар барысы да, иң беренче чиратта, укытучыдан тора. Укытучы кеше бала белән үз мөнәсәббәтен ничек итеп төзи, аңа дөньяны кайсы ягы белән, бигрәк тә нинди төсләр белән ачып күрсәтә, шул килеш шәкерт олы тормышка яраклаша һәм үз урынн таба. Әлбәттә, күп очракта, боларның барысы белән дә ата-ана шөгельлә дип уйларсыз. Әйе, килешәм, ләкин бала үзенең барлык булган вакытын диярлек мәктәп диварларында үткәрә һәм ата-аналар ышанып, аларны безнең кулларга – укытучыга тапшыра. Ә Укытучы, үз чиратында, әлеге ышанычларны кара таплар төшермичә бары тик акларга тиеш.

   Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый.   Ул барлык һөнәрләргә юл ачучы, күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Ул Укытучы –Ул бәхетле кеше, чөнки аның кулында  Кешелек бәхете. Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_sah.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучым

Укытучылар елы уңаеннан үткәрелгә кичә...

Сочинение "Чын укытучы"

“Укытучы” елында  үзеңнең укытучың турында  иң яхшы сочинениегә конкурс игълан ителгән иде. Шахмай урта мәктәбеннең 9 сыйныф укучысы Абдуллина Миләүшә районда беренче урынны яулады....

"Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, укытучым!"

Укытучылар көненә әдәби - музыкаль кичә....

Кем ул укытучы?

Коллегалар белән фикер алышу өчен чыгыш. Укытучы кем ул? 50 ел элек ул нинди иде? хәзер нинди? киләчәктә укытучы нинди булыр?...

Эссе. Мин - укытучы.

"Мин - укытучы" темасына эссе....

Эссе.Мин-укытучы.

Эссе.Мин-укытучы....

Эссе. Мин - укытучы.

Эссе. Мин - укытучы. Бадертдинова З.Б....