Учитель года - 2017.
материал по теме

Насырова Лилия Минсалимовна

Мин-укытучы... Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  Кайбыч  муниципаль районы   «Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Зур Тәрбит филиалы

Мин-укытучы

(Эссе)

 

 

 

 

 

 

                                                  Автор: Насырова Лилия Минсәлим кызы

Тирә –юньнән иҗатыма илһам алсам,

Һәр мизгелнең гүзәллеген тотып калсам,

Шушы нурны бала күңеленә салсам,

Җылы учын учларымда тоеп барсам,

Чыннанда мин - Бәхетле укытучы!

        Мин-укытучы...

        Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

           Һәрбер кеше бу җиһанда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр.

         Балачак хыяллары матур хатирәләр булып истә калган.Мин кечкенә чагыннан ук укытучы булырга хыялландым. Бала вакытта күрше кызлары белән “укытучылы” уйный идем. Хәтта дәфтәр битләреннән журнал ясап, билгеләр куя идем. Мәктәп бусагасын атлап кергән көннән үк укытучыларымның һәр сүзен истә калдырырга,аларга охшарга тырыша идем.

      Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап Казан Дәүләт педагогия югары уку йортының филология бүлегенә юл тоттым. Ләкин хыялларым чынга ашмады,төрле сәбәпләр булдымы,мин медицина көллиятенә укырга кердем,ә икенче елны Канаш педагогия көллиятендә укый башладым.

     Хәтирәләр белән тулы узган хезмәт юлын барлаганда беренче тапкыр аяк басып кергән мәктәп баскычлары, өмет тулы күз карашлары, саф күңелле балалар күз алдына килә. Инде егерме биш елдан артык вакыт үтсә дә, иң беренче эшли башлаган еллар һаман күз алдында…

           Күңелдә “Мин башкарып чыга алырмынмы? Бу балаларның, аларның әти-әниләренең йөзләренә туры карый алырдай итеп белем һәм тәрбия бирә алырмынмы?” кебек сораулар. Таныш түгел авыл, таныш булмаган кешеләр. Әмма юкка. Тора-бара бер гаилә кебек шау-гөр килеп мәктәп тормышы башланды. Акыллы, тәртипле, тыңлаучан балаларга һәрьяклап ярдәм итәсе, аларның кечкенә генә уңышларына да сөенеп, үзләрен дә “булдырасың” дия-дия, кыенлыклар алдында каушап калмаска өйрәтәсе, дөрес юл күрсәтәсе килә иде. Ә бит ул вакытта мин үзем дә акыллы киңәшләргә бик тә мохтаҗ идем. Ярый әле уңган, булган авыл халкы кешелекле дә, ярдәмчел дә булды. Хәзер менә ничә еллар узгач та, танып, рәхмәтләрен җиткерәләр, хәл-әхвәлләрне сорашалар, кире яшьлеккә алып кайталар. Бу минутларда күңелне рәхәтлек биләп ала. Хезмәтеңнең юкка булмавына, дөрес һөнәр сайлаганыңа тагын бер кат инанасың.

    Укытучы һөнәрен сайлаганыма һич кенә дә үкенмим.Мин читтән торып  Чебоксар педагогия университетын тәмамладым. Укучыларымның да күбесе югары уку йортларында белем алдылар. Алар арасында шәфкать туташлары, тәрбиячеләр, укытучылар бар, Хәзер инде үзләре гаилә корып,балалар үстерәләр.Мәктәп тәмамлауларына күп еллар үтсә дә, укучыларым килеп исәнләшәләр, хәлемне сорашалар. Ул мизгелләр мактаулы кәгазьләрдән дә кыйммәтрәк. “Куйган хезмәтем бушка китмәгән, балаларның тәрбияле кеше булуында минем дә өлешем бар бит”,- дип горурланып куясың.

          Укытып чыгарган  балаларың өчен син хәзер дә җаваплы.Башлангыч сыйныфтан югары сыйныфка күчкәч, аларның ничек укулары белән кызыксынасың. Бердәм Дәүләт имтиханнарын биргәндә дә җан атып йөрисең. Олы юлга аяк баскач та укучыларыңның тормышлары турында белешеп торасың. Гүя үз балаларың кебек якын алар. Шатлыкларына сөенеп, кайгылары өчен борчыласың. Шулай гомеренең ахырына кадәр укытучы балаларның икенче “әниләре” булып каладыр. Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенү, үзен бәхетле итеп сизү өчен аңа бик күп еллар кирәк.

     Мин һәр укучыга шәхси якын киләм, аларга зур шәхес итеп карыйм. Баланың үз-үзенә ышанычын үстерәм, өмет хисе тәрбиялим, төшенкелеккә урын калдырмаска тырышам. Бала үзенә тавыш күтәргәнне яратмый. Аның белән матур, йомшак, ягымлы итеп сөйләшү генә аны илебезгә файдалы шәхес итеп формалаштыра.

        Хәзерге шартларда мәктәпкә үзенең предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган, үз һөнәренең остасы булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә, аларны һәрьяклап ача белә торган укытучылар кирәк. Моның өчен үз-үзеңә таләпчән булырга, эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып читтән торып бәя дә бирә белергә кирәк. Чын укытучы үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла. Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч тудырып, кирәк икән бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешергә мөмкин. Һәр балага шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында каушап калмаска, аны үз гамәлләренә һәм хезмәтенә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияләргә бурычлы бүгенге авыл укытучысы.

           Укытучы — үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен, бөтен барлыгын балаларга бирүче кеше. Укытучы — дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше ул. Балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче дә ул. Укытучы – ул зур  хәзинә.  Хәзинәне үзеңдә туплаганнан соң, аны башкаларга да бирергә кирәк. Ә мондый осталык бары тик укытучыда гына була. Укытучының гүзәл сыйфатларын санап  бетерерлек түгел. Укытучы заманнан бер адым да калышмыйча атларга тиеш. Чөнки ул балалар аласы бик күп белемнәрнең нигезен салучы кеше.

           Бүгенге укытучының эше дәрес алып барудан гына тормый. Белем, тәрбия бирүдән тыш төрле эшләргә дә күмелә ул. Бәйрәмнәрдә концерт, театр куючы да, юл кырыйларын  чистартучы, сайлауларда  комиссия  әгъзасы, җәй көне бакчада чәчәк үстерүче, кыш көне кардан сыннар ясаучы да ул укытучы.           Элек-электән авыл укытучысы авылның йөзек кашы саналган. Авылда бөтен кеше дә бер-берсен беләләр, укытучының эшчәнлеге югары социаль күзәтү астында үтә. Авыл укытучысы эшчәнлегенең тагын бер үзенчәлеге шунда, аның профессиональ эшчәнлеге күпкырлы.

          Укытучы даими рәвештә үзенең белемен камилләштерергә тиеш. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.  Белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә. Белем бирү системасындагы үзгәрешләр укытучының педагогик осталыгын, профессиональ компетентлыгын өзлексез, системалы рәвештә күтәрүне таләп итә. Заман ритмында яшәп, яңалыкка омтылып, алга барганда гына укыту-тәрбия эшчәнлегендә зур уңышларга ирешергә була.

          Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Бу шулай булырга тиеш тә иде, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый.  Борынгылар: «Кем алга бармый, шул артка тарта», – дигәннәр. Дөрестән дә, белеме аз, укырга яратмаучы, белемен баетмаган укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый. Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле укучы гына тәрбияләп чыгара алачак. Шуңа, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.  Яңа заман укытучысы  — кайгыртучан кеше. Ул дәрестә генә түгел, тәнәфестә дә, тормышта да укучылары белән гел бергә булырга тиеш дип саныйм. Авыл укытучысы бик түземле, нечкә күңелле, баланың хәлен аңлый белергә тиеш дип уйлыйм. Һәм бу сыйфатлар авыл укытучыларында күбрәк була да, чөнки һәр баланың тормышы, көнкүреше синең алдыңда. Авыл укытучысы балаларны игелекле, намуслы, әдәпле булырга, туган җирне яратырга, халкыбыз белән горурланырга өйрәтә. Шуңа да заман белән бергә атлар өчен, укучыларны җәлеп итү, кызыксындыру өчен мин дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда яңа технологияләрне, интернет ресурсларны кулланырга тырышам. Кече яшьтәге мәктәп укучыларының күңеленә орлык салу, аларны кызыксындыру өчен хәзер интернет аша күп мөмкинлекләр бар. Аларны урынлы куллану үз нәтиҗәләрен бирә. Замана укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар:   түземлелек, күңелеңдәге бар нәрсәне чыгарып салмау, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау, үз һөнәренең остасы булу һәм балаларны ярату. Башлангыч сыйныф укытучысы беренче сыйныфка укырга керүче балага үзенең беренче орлыкларын сала кебек. Алга таба бу орлыкларның шытып чыгып, матурланып үсеп китүенә башка фән укытучылары да җаваплы була. Ә зур җаваплылык билгеле баланың үзеннән дә тора. Беренче орлыклар дөрес салынса, аның уңышы да мул булачак. Шушы беренче орлыкларны дөрес итеп бала күңеленә сеңдерә белергә кирәк.  Укытучы – ул бит укучы өчен белем бирүче генә түгел. Укучы өчен ул – белем бирүче белән беррәттән, тәрбияче дә, кирәк чакта сердәшче дә. Укытучы эше бик изге эш.Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү бигрәк тә куанычлы. Киләчәктә шул балаларның чын кеше булуларына сөенәсең,илһам,көч алып яшәүне дәвам итәсең. . Күңел биреп, заман сулышын тоеп эшләгәндә укытучы исеменә тап төшермәм дип уйлыйм. Авыллар төзекләндерелсен иде, яшьләр күбрәк авылларда калсын иде һәм мәктәпләр саклансын иде дигән теләктә калам.

          Гамәлгә кертелгән федераль дәүләт белем стандарты баланың күпьяклы үсешен күз алдында тота. Укучыларым ФГОС буенча белем ала башлады. Алар сынатмады, боларны уку елы башында һәм ахырында үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләреннән күрәбез. Яңа стандартта дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент булып тора. Бу юнәлештәге эшчәнлек балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерүгә ярдәм итә, гамәли күнекмәләренә, сәләт мөмкинлекләренә яхшы тәэсир итә.

          Укытучы һөнәре күптөрле белем, бетмәс-төкәнмәс күңел юмартлыгы һәм балаларга карата мәхәббәт таләп итә. Бары тик үз һөнәреңне яратсаң гына, тулаем үзеңне шушы өлкәгә багышласаң гына, син иң яхшы хезмәт иясе була аласың. Һәм шул чакта гына укучылар да сиңа хөрмәт белән карар. Шуны да әйтәсе килә: бөтен кеше дә укытучы була алмый. Хәтта педагогия уку йортын бишле билгеләренә генә бетереп, диплом эшен уңышлы гына тапшырып та, мәктәптә эшләү дәверендә ул укучыларына якын килә алмаса, аларның ышанычын яулый алмаса — “кызыл диплом” гына коткара алмас кебек. Бөек педагог Сухомлинский әйткәнчә: “чын укытучы йөрәген укучыларына “ачып” бирергә сәләтле булырга тиеш”. Хәзерге вакытта укытучыга күп мөмкинлекләр тудырылган: төрледән-төрле конкурслар, грантлар, конференцияләр. Бары тик эшеңә җаныңны биреп, укучыларың белән уртак тел табып эшлисе генә кала.

          Укытучы заман белән бергә атлый. Ул үз эшендә яңа алымнар, яңа технологияләр кулланып, укучыларга төпле белем бирә, мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган һөнәри бәйгеләрдә катнаша. Заман укытучыдан һәрдаим үз белемен күтәрүне таләп итә. Бүгенге авыл укытучысы компьютер, интерактив такта белән эш итә, Интернеттан тиешле мәгълүматны ала, газета-журнал материаллары, педагогик-методик мәкаләләр белән танышып барырга тырыша. Укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли, ул – иң кирәкле, иң җаваплы, иң гуманлы һөнәр иясе. Шуңа күрә дә ул даими игътибарга, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.

       Мин үзем дә дәресләрдә компьютер, интерактив такта, интернет ресурслардан файдаланырга тырышам. Чыбыксыз интернет аша методик әсбаплар белән танышырга, электрон китапханәдән кулланырга, башка укытучыларның хезмәтләре белән танышырга һәм өйрәнергә була. Хәзерге заман мәктәпләрендә белем бирү һәм иҗат итү өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Бары тик эзләнергә, иренмәскә, үзеңә максат куеп эшләргә генә кирәк. Балалар да интернет челтәреннән дәресләргә әзерләнгәндә, олимпиада, КВН, төрле интеллектуаль конкурсларга катнашканда кирәкле мәгълүмат белән  таныша алалар. Аларга  кирәкмәгән, зыянлы сайтларга кермәскә кирәклеген аңлатырга кирәк. Шуның өчен балаларга аерым сайтлар булдырылган.

 Минем уйлавымча, теләсә кайсы өлкәдә уңышның сере – тырыш хезмәт. Безнең һөнәрдә бигрәк тә, бернәрсә дә үзеннән -үзе генә бармый, һәрвакыт эзләнергә, укырга, хыялланырга кирәк. Шулай ук эшли торган коллективның бердәм, тату, ярдәмчел булуы да, җитәкчеләрнең безнең башлангычларны күреп алып, үсәргә ярдәм итүе дә уңышка ирешү өчен бик әһәмиятле нигез дип саныйм.

           Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен үзен аямыйча, ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше – ул мөгаллим. 

          Укытучы балаларны һәрчак аңлый, ярдәм кулы суза. Баланың кечкенә генә шатлыгы да аның өчен олы куаныч. Әти- әниләр белән тыгыз элемтәдә булу,  шәхси якын килеп, һәр бала белән иҗади эшләү нәтиҗәсендә укучылар белемле һәм тәрбияле булып үсәләр. Һәр яктан яудырылган меңләгән сорауларга җавап таба алуы, түзем булуы белән ул укучыларда үзенә карата ихтирам уята. Укытучы хезмәте минутлар, сәгатьләр белән генә үлчәнми.  “Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлелек, сабырлык, пөхтәлек, тәртип,  җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп уңай сыйфатлар таләп итә бу һөнәр. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен әһәмиятле. Балаларны ярату, алар белән аралашу, гомерең буе аларга үрнәк булу... Башлангыч сыйныф укытучысы хәреф танудан башлап, әкренләп тормыш серләренә төшендерә баручы да ул. Вакытның кадерен белеп, хезмәтнең тәмен тоеп, тырышып укырга өйрәтүче дә ул укытучы.

      Мәктәп сукмагы буйлап, әкрен генә киләчәк кешесе атлый. Үзе кечкенә булса да, уйлары зурларча. Ул үзен кем укытачагын, зур тормыш юлына аны кем алып чыгачагын белә, чөнки булачак укытучысы аларның өйләрендә булды. Кечкенә күңелдә зур өметләр уятып, мәктәп юлына дәште. Ә бу юллар әле шактый озын булачак. Нәрсә көтә баланы ул юлларда?        Укытучының бурычы – башлангыч класс укучысына тормыш әлифбасын аңлаешлы, үтемле итеп җиткерү.

          Киләчәк кешесе. Ул нинди булыр? Сау-сәламәт, иминме ул, белемле-зыялымы, мәрхәмәтле, иманлы булып үскәнме ул? Үзенең туган телен – ана телен онытмаганмы? Туган авыл, туган җир рухы белән яшиме? Бу сыйфатларны укучыларда кечкенәдән тәрбияләү – укытучының зур бурычы. Бүгенге укучы – иртәгә хезмәт кешесе дә, әти-әни дә. Безнең кулларда – бала язмышы, киләчәк язмышы.

                     Кемнәр генә, нинди генә һөнәр ияләре юк укыткан балаларым арасында! Иң мөһиме: алар барысы да әти-әниләре өчен игелекле, шәфкатьле балалар. Тормышта үз урыннарын табып, дөрес юлдан барып намуслы хезмәт итәләр. Кешеләр арасында кешелекле кешеләр. Укытучы өчен шушыннан да олы бүләк юктыр да кебек. Белем һәм тәрбия биргән балаларның сине якын күреп, дусларча хәбәрләшеп торулары, аларның уңышларына сөенеп яшәү- гадел һәм намуслы хезмәтем нәтиҗәсе, димәк, иҗади эзләнүләр, алдынгы методика һәм технологияләр кулланып эшләү, тормыш сулышы белән бергә атлау-юкка булмаган.

          Балалар — безнең киләчәгебез. Мәктәбебездә беркайчан да кыңгыраулар чыңы тынмасын, класслар буш калмасын иде.

        Мин Укытучы –Мин бәхетле кеше, чөнки минем кулымда балаларның Кешелек бәхете. Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!

Мин дөньда бик бәхетле,

Яшим гел янып, рухланып.

Балаларның керсез күңеленнән.

Якты күзләреннән нур алып.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Насыровой Лилии Минсалимовны Портфолио учителя начальных классов филиала МБОУ « Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» - « Большетябердинская начальная общеобразовательная школа»

Слайд 2

Моя профессиональная позиция: Стараюсь в своей работе научить детей быть любознательными, не бояться ошибаться, уметь самостоятельно находить ответы на свои вопросы, быть ответственными за свои поступки. ПЕДАГОГИЧЕСКОЕ КРЕДО: Найти ключик к каждой детской душе, подарить детям частичку своего сердца.

Слайд 3

ОБЩИЕ СВЕДЕНИЯ ПЕДАГОГИЧЕСКАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ ПЕДАГОГИЧЕСКАЯ МАСТЕРСКАЯ МЕТОДИЧЕСКАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ ВНЕУРОЧНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ СТРУКТУРА ПОРТФОЛИО

Слайд 4

1. ФИО Насырова Лилия Минсалимовна . 2. Дата рождения – 11.05.1974 г.. 3. Должность -учитель начальных классов. 4. Образование - высшее, ЧГПУ им. И. Я. Яковлева, по специальности педагогика и методика начального образования с дополнительной специальностью «обучение информатике в школе»; 5.Стаж работы : общий – 24 года, по должности учитель – 24 года 6. Сроки последней аттестации – 30.12 2016 г. 7. Категория – I категория. 8 . Классное руководство – 2 класс. 9 . Участие в профессиональных сообществах – РМО учителей начальных классов, МО МБОУ « Чутеевская СОШ». ИНФОРМАЦИОННАЯ КАРТА ПЕДАГОГА

Слайд 5

«Педагоги не могут успешно кого-то учить, если в это же время усердно не учатся сами». (Али Апшерони ) Курсы в Приволжском межрегиональном центре повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования Института психологии и образования ФГАОУ ВО «Казанский (Приволжский) федеральный университет с 08.02.16. по 19.02.16 в количестве 72 часов, по программе дополнительного профессионального образования «Реализация сстемно-деятельностного подхода к обучению в соответветствии с требованиями ФГОС НОО ». ПОВЫШЕНИЕ ПРОФЕССИОНАЛЬНОЙ КОМПЕТЕНТНОСТИ

Слайд 6

Сертификат участника семинара «Реализация требований федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования средствами образовательных программ издательства «Просвещение »; Сертификат участника семинара «Организация физкультурно-спортивной работы по внедрению Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне ( ГТО);

Слайд 7

Сертификат участника семинара «Образовательный процесс в условиях реализации ФГОС НОО: средства достижения планируемых результатов на примере использования системы УМК «Алгоритм успеха». Сертификат участника семинара «Реализация системно- деятельностного подхода к обучению в соответствии с требованиями ФГОС НОО», Сертификат участника семинара «Ресурсы издательства «Просвещение» для повышения качества начального общего образования»;

Слайд 8

Сертификаты за успешное проведение мероприятий «Всероссийских конкурсов прикладного творчества «Подводный мир», «Только для мамочки», «По горам, по долам» ; Сертификат за успешное проведение игрового конкурса по татарскому языку « Зирәк тиен » ; Сертификат за успешное проведение мероприятия «Всероссийского фотоконкурса «Вот от корки до корки мы прочитали букварь»

Слайд 9

Цель моей педагогической деятельности - воспитание самостоятельно мыслящей личности, способной адаптироваться к изменяющимся условиям жизни, создание условий для развития гармоничной, нравственно-совершенной, социально-активной и саморазвивающейся личности. • Преподавание веду на основе государственных программ и стандартов образования по УМК «Перспектива". •Обучение провожу через систему специализированных заданий, при использование различных педагогических приемов: активное слушание, метод ассоциаций, проблемных ситуаций, использование ИКТ. Развитию логического мышления способствует исследовательская деятельность, применяемая на уроках и внеурочной деятельности. •Применяю: коллективный способ обучения или групповую работу, игровые технологии, метод проектов. Технологии проектного и исследовательского обучения вызывают необходимость взаимодействия учащихся в ходе решения учебных проблем, следовательно способствует формированию коммуникативных качеств личности. Диалоговая технология активизирует процесс обучения, развивает коммуникативные способности: умение мыслить, рассуждать и отстаивать свою точку зрения; организует групповую деятельность, коллективный поиск решений, учит пользоваться различными источниками информации. ЦЕЛЬ ПЕДАГОГИЧЕСКОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ

Слайд 10

показатели 2011-2012 уч.год 2012-2013уч. год 2013-2014 уч. год 2014-2015 уч. год 2015-2016 уч. год Успеваемость 100% 100% 100% 100% 100% Качество знаний 50% 50% 60% 60% 70% ДИНАМИКА УЧЕБНЫХ ДОСТИЖЕНИЙ ОБУЧАЮЩИХСЯ за пять лет

Слайд 11

«М әс ь әләләр чишү », математика,1 класс; « Сузык авазлар »,татар теле, 2 класс; «Маленькие и большие секреты страны Литературии », чтение, 1-3 классы « Үтелгәннәрне ныгыту » , математика, 1 класс; « Слово и предложение » , русский язык, 2 класс; «100 эчендә кушу һәм алу »,математика,3 класс; « Тартык авазлар » , татар теле, 3 класс ;

Слайд 12

Открытое мероприятие « Әбиемнең серле сандыгы » , 2 класс; Открытое мероприятие « Өч кыз » , 1-3 классы; Открытое мероприятие «Прощай, начальная школа»; Открытое мероприятие «Наши милые мамы»; Открытое мероприятие « Балаларның күңелендә син - Муса Җәлил ”, 2 класс....

Слайд 13

УЧАСТИЕ В РАБОТЕ МЕТОДИЧЕСКИХ ОБЪЕДИНЕНИЙ, ПРОФЕССИОНАЛЬНЫХ СООБЩЕСТВ ИСПОЛЬЗОВАНИЕ СОВРЕМЕННЫХ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ ТЕХНОЛОГИЙ ИСПОЛЬЗОВАНИЕ ИКТ ДЛЯ ПОВЫШЕНИЯ КАЧЕСТВА ОБРАЗОВАТЕЛЬНОГО ПРОЦЕССА ЭЛЕКТРОННЫЕ ПУБЛИКАЦИИ УЧАСТИЕ В ПЕДАГОГИЧЕСКИХ И ТВОРЧЕСКИХ КОНКУРСАХ МЕТОДИЧЕСКАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ

Слайд 14

Выступление на педсовете школы по теме: «Управление процессом формирования системы качества знаний в условиях ФГОС учащихся начальных классов»; Выступление на педсовете школы по теме: «Формирование навыков здорового и безопасного образа жизни школьников в свете внедрения ФГОС»

Слайд 15

Обобщение опыта работы на уровне РМО начальных классов по теме «Использование ИКТ на уроках в начальной школе » (2012 год); Выступление на уровне РМО начальных классов по теме: «Творческий отчёт работы учителей начальных классов» (2016 год); Выступление на тему «Адаптация первоклассников» в рамках реализации программы повышения квалификации учителей начальных классов (2016 год).

Слайд 16

Выступление на тему «Адаптация первоклассников» в рамках реализации программы повышения квалификации учителей начальных классов

Слайд 17

Особую роль в управлении качеством образования играют современные образовательные технологии. На своих уроках я использую педагогические технологии на основе активизации и интенсификации деятельности учащихся. Любая технология обладает средствами, активизирующими и интенсифицирующими деятельность учащихся, в некоторых же технологиям эти средства составляют главную идею и основу эффективности результатов. К таким технологиям можно отнести игровые технологии, проблемное обучение, коммуникативные технологии, технологии работы в группе. Проблемное обучение позволяет ставить ученика в позицию исследователя, учит его анализировать ситуацию, обосновывать её, пробуждать у него интерес к ещё нерешенным задачам. Реализация игровых приемов , и ситуаций при урочной форме занятий происходит по таким основным направлениям: дидактическая цель ставится перед учащимися в форме игровой задачи; учебная деятельность подчиняется правилам игры; учебный материал используется в качестве её средства, в учебную деятельность вводится элемент соревнования, который переводит дидактическую задачу в игровую; успешное выполнение дидактического задания связывается с игровым результатом. ИСПОЛЬЗОВАНИЕ СОВРЕМЕННЫХ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ ТЕХНОЛОГИЙ

Слайд 18

В своей работе активно использую электронные средства обучения, компьютерные программы: 1. Большая энциклопедия Кирилла и Мефодия 2007. ООО «Кирилл и Мефодий ». 2. Детская энциклопедия Кирилла и Мефодия 2007. ООО «Кирилл и Мефодий ». 3. Энциклопедия животных Кирилла и Мефодия 2007. ООО «Кирилл и Мефодий ». 4. Мир информатики. ООО «Кирилл и Мефодий » При подготовке к урокам использую материалы следующих сайтов: http://pedsovet.su/ http://zavuchinfo.ru/ http://1september.ru/ http://www.it-n.ru/default.aspx http://www.uchportal.ru/ http://ru.wikipedia.org/wiki http://www.prav-pit.ru/ ПОВЫШЕНИЯ КАЧЕСТВА ОБРАЗОВАТЕЛЬНОГО ПРОЦЕССА


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конкурс "Учитель года -2017"

Материалы участника Конкурса "Учитель года - 2017"...

Эссе на Всероссийский конкурс муниципальный этап " Учитель года-2017"

В эссе я постаралась раскрыть  понятие учитель. Роль учителя в образовательнос процессе ....

доклад на Всероссийский конкурс " учитель года 2017" муниципальный этап тема: " Технология развития критического мышления"

Доклад на тему : " Технология развития критического мышления " с примерами работы в начальной школе...

Мастер - класс к конкурсу "Учитель Года 2017" на тему " Методы и приемы работы на уроках литературного чтения с целью формирования читательской самостоятельности у младших школьников"

В этой презентации  есть краткие сведения о методах и приемах работы на уроках литературного чтения младших школьников...

Сочинение- ЭССЕ " Я - УЧИТЕЛЬ" к конкурсу "Учитель Года 2017"

Авторское сочинение на тему " Я -УЧИТЕЛЬ" ....

Эссе "Я - учитель" на конкурс "Учитель года - 2017"

Эссе познакомит вас с моими педагогическими принципами и убеждениями....