Татар теленнән дәрес
план-конспект урока (2 класс) по теме

Салихова Кадрия Валиевна

Файдалы материал булуын телим

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема:  Билгене белдерә торган сүзләр. Капма-каршы мәгънәле сүзләр.

Максат:

  • сүз төркемнәре турында өйрәнүне дәвам итү, аларны таный белергә күнектерү;
  • теманы аңлауны күнегүләр өстендә ныгыту;
  • сораулар ярдәмендә предметларның төрле билгеләрен ачыклау;
  • үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү;
  • уку эшчәнлегендә коммуникатив күнекмәләрне үстерү;
  • бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирү; 
  • белемнәрне практикада куллана белү;
  • укучыларда сәламәтлек яшәү рәвеше тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү

Җиһазлау:

И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле дәреслеге, 2 нче кисәк, (55 нче бит);  мөстәкыйль эш дәфтәре, биремле  карточкалар, компьютер, проектор, экран, презентация , такта.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья, математика.

Дәрес барышы:

  1.  Оештыру моменты.

Максат: 1. Балаларны шәхси эшчәнлеккә әзерләү

Укытучы: - Хәерле көн, укучылар!

Балалар: - Исәнмесез! Хәерле көн! ( Сыйныфташларны кара-каршы, җилкәдәш күршене сәламләү)

Укытучы: Укучылар, бүген бездә кунаклар бар. Әйбәтләп исәнләшик алар белән.

Укытучы: -Дәресебезне башлыйбыз. Дәрестә игътибарлы һәм актив булыгыз.

  1. Актуальләштерү.

Максат: 1. Үткән теманы кабатлау.  2. Яңа теманы үзләштерүгә әзерләү

1. Укытучы:

- Без сезнең белән татар теле дәресләрендә бик күп язабыз. Һәрбер сүзне матур һәм чиста язсак, язуларыбыз балкып торыр. Үрнәктәге хәрефләр һәм сүзләрне бик матур итеп дәфтәрләрегезгә языгыз. (“Язганда дөрес утыру” таблицасына игътибар итү)  Слайд 1, 2

Я я  Яя яңа яка якты яссы

Укытучы:

- Язуларыгызны ошатасызмы?  Матур яздыгызмы? (Җаваплар тыңлана)

-  Кайсы сүз артык?

- Ә калганнары нинди сүзләр?

- Сораулары ничек?

- Яңа, якты, яссы сүзләре турында нәрсә әйтә аласыз?

- ( нинди соравына җавап бирүче билгене белдерүче сүзләр)

2. -    Укучылар,  хәзер  без үткән дәресләрдә алган белемнәребезне тикшереп һәм ныгытып алырбыз.

- Нәрсәне белдергән сүзләр турында өйрәндек әле без үткән дәресләрдә?

( Предметны, эш- хәрәкәтне, билгене  белдергән сүзләр турында өйрәндек.)

- Ул сүзләр нинди сорауларга җавап бирәләр?

- Предметны белдергән сүзләр...

- Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр..

- Билгене белдергән сүзләр...

3. Төркемнәрдә эш.

- Мин хәзер сезгә төрле сүзләр язылган карточкалар таратам.  Ә сез  бу сүзләрне төркемнәргә бүләрсез . Ничек  бүләбез  инде аларны? ( Сораулар куеп)  

- Инде  экраннан  җавапларны чагыштырыгыз.  Хаталарыгыз булдымы?  Үзегезгә билге куегыз. (Үзбәя) Слайд 3, 4

III.     Уку мәсьәләсен кую.

Максат: 1. Дәрес максатын сораулар ярдәмендә ачыклау. 2. Проблема кую.

  1. - Әйдәгез экранга карыйбыз һәм анда язылганны укыйбыз. Слайд 5

Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.

-  Укучылыр, нәрсә язылган монда? Бу безгә әдәби укудан таныш инде.

-( мәкаль)

-  Сүзлек өстендә эш. Саулык – сәламәт, таза булу, авырмау. Слайд 17

- Мәкальнең мәгънәсен ачыклау.  (Өч нәрсәгә өч нәрсә белән генә ирешеп булмый.  Беренчесе: теләк белән –  байлыкка,  икенчесе: дару белән – саулыкка,  өченчесе: бизәнү белән – яшьлеккә.)

- Мәкальгә тагын бер игътибар итик әле. Бүген без нәрсә турында өйрәнәбез соң? Әйдәгез, дәреснең темасын билгелик әле. Ни өчен кайбер сүзләр икенче төс белән бирелгән дип уйлыйсыз?

(Капма-каршы мәгънәле)

-Димәк, бу дәрестә без нинди сүзләр турында сөйләшербез? ( Капма-каршы мәгънәле билгене белдерә торган сүзләр турында) Слайд 6

- Бу мәкальне дәфтәргә күчереп язабыз, аерым төс белән язылган сүзләр астына тиешле шартлы тамгасы белән сызабыз.

  1. Экранга карыйбыз һәм рәсемнәрне чагыштырабыз. 

(Ак-кара,(7)

шат-елак (шатлыклы-кайгылы) (8),   әче- баллы (9)

яңа-иске  (10),  карт-яшь (11),  зур-кечкенә (12)

  • Димәк, капма-каршы мәгънәле сүзләрне чагыштырып карап белеп була икән.
  • Укучылар, бу рәсемнәр арасыннан кайсы пар сезгә бик ошады? Әйдәгез, җөмлә төзеп карыйк әле.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: 1. Куелган проблема буенча балалар эшчәнлегенә юнәлеш бирү.

2. Коммуникатив күнекмәләрне үстерү.

1. Дәреслек белән эш.

-  Хәзер дәреслекләрне ачабыз һәм 75  нче күнегүне эшлибез. (4 мисалны 1 нче рәт, 4 мисалны 2 нче рәт эшли)

- Дәфтәрләрне иптәшегез белән алмашып тикшерегез әле.

(Үзбәя)  

V.    Ял минуты  (Слайд 13) ( Ә хәзер күзләрне ял иттереп алыйк эле)

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем: ял итсен,

Ачам күзем: күп күрсен.

  • Әйдәгез, бер уен да уйнап алыйк инде. Мин парлап билгене белдерә торган сүзләр әйтәм. Кайчан капма-каршы мәгънәле  парны ишетәсез, сез дә капма-каршы борылып басарсыз.

Ак - кара

Куе - сирәк

Биек - зур

Якты- караңгы

Юмарт-саран

Юан - нәзек

Акыллы- тырыш

Кыю - батыр

Яңгырлы - кояшлы

Зәңгәр –яшел

Тозлы – хәйләкәр

Салкын -  җылы

VI.    Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Максат: 1.Мин нәрсә беләм? Һәрбер бала үзенә-үзе нәтиҗә ясарга тиеш.

  1. Экранда күрсәтелгән сүзләргә   капма-каршы мәгънәдәгесен табарга.   (Слайд 14)

(Укучылар мөстәкыйль эшлиләр)

  • Тикшерү   (Үзбәя)
  1. Мөстәкыйль эш дәфтәреннән 78 нче күнегүне эшләү.  Лилия, биремне укып чык әле. (Үзбәя)
  2. “Артык парны тап” уены. (Слайд 15)

 VII.   Йомгаклау. Билгеләр кую.

Максат: 1. Шәхси эшчәнлеккә һәм класс эшенә үзбәя кую.

- Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек? (Капма-каршы мәгънәле сүзләрне)   Ничек белдек? ( Чагыштырып карап)

- Бу сүзләр ни өчен кирәк?  Тормышта кирәк булырмы?

- Без бу сүзләрне сөйләмдә кулланабызмы? Бигрәк тә кайда очрый?

 (Мәкальләрдә, табышмакларда.   Алар сөйләмне матурлыйлар).

- Үзегезнең дәрестә катнашуыгызга нинди бәя бирер идегез?

- Кемнәр бик яхшы белдем ди? ( Кызыл)

- Кемнәр яхшы белдем ди? (Яшел)

- Кемнәр тырышасым бар әле ди? (Сары)

- Иптәшегезгә нинди бәя бирәсез?

       

VIII. Өй эше.  

  1. М.э.д. 79 нчы күнегүне эшләргә.
  2. Билгене белдерә торган  капма-каршы мәгънәле сүзләр кергән мәкальләр эзләп язарга.


Предварительный просмотр:

Билгене белдергән сүзләр  темасы

1. Предметның билгесен белдергән сүзләр нинди сорауга җавап бирә?

  а) кем?   нәрсә?  ә) нинди ? кайсы?    б) нишли?

2. Нинди?      а) утыра   ә) ягымлы  б) укучы  

3.  Кыяр  нинди?     а) ямьле     ә) тәмле     б) усал

4. Сүз кайсы җәнлек турында бара . Көчле, соры,  явыз,  ерткыч, зур, кыргый...

          а) фил         ә) бүре        б) болан

5.Сүзтезмәләрне язып  бетер  Тәмле     ......... .      Сары  . ......... .       Кышкы   ......       . Куе  ..........      .    Чиста  .........  .    Сөтле  .......    .

6.Парларын тап    җәйге                  яңгыр

                                кызыл                  укучы

                                тырыш                 күл

                                 кара                    урман

                                тирән                    кояш

                                яшенле                 алма

7.Билгене белдергән сүзләрне табып астына сыз.

Җылы сүз – җан азыгы.

Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек.

Җәйге җылы төн, күк йөзе аяз. Зәңгәр күктә йолдызлар җемелди.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.

Тема:                   Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...

Татар теленнән тестлар 3-4 класс.

Татар теленнән тестлар "Исем","Сыйфат", "Фигыль" темаларын үткәннән соң укучыларның белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...