Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф
план-конспект урока (2 класс) на тему

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема: Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2nche_syynyf._tatar_tele_drese_.doc94 КБ

Предварительный просмотр:

Яшел Үзән шәһәре

МББУ

“ТР ЯҮМР Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче  16нчы   урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел» мастер-класс бәйгесенә

2 нче сыйныф өчен татар теленнән

төзелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тема:  Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.

Дәреслек авторлары:

И.Х. Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова
Казан  “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2012 нче ел

2016-2017 нче уку елы

Тема: Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф

Максат: 

Исем һәм фамилияләрне һәрвакыт баш хәрефтән язарга кирәклеген төшендерү.

Укучыларның  иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә:

Танып белү УУГ: предметны белдергән сүзләрне өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү; предметны белдергән сүзләрне таный, таба, сораулар куя белү, теманы аңлауны күнегүләр ярдәмендә ныгыту, сөйләмдә һәм язуда куллану.

Регулятив УУГ: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру.

Коммуникатив УУГ: төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләрне үзара тигез бүлешеп эшләүгә ирешү, иптәшеңне тыңлый һәм аңа ярдәм итә белү.

Шәхси УУГ:  кеше исемнәрен һәм фамилияләрне дөрес яза белү турындагы белемнәрнең кирәклеген аңлау.

дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу.

Уку эшчәнлеген оештыру өчен  кирәкле белем алу чаралары, чыганаклар: 

 2 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, компьютер, проектор, интерактив такта, карточкалар

 

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУД

I. Мотивлаштыру-оештыру этабы.

 

Психологик уңай халәт барлыкка китерү

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

1.Эш дәфтәрендә матур язу күнегүләре.

Дәфтәрдә эшләү.

Число.

Сыйныф эше

Матур язу күнегүләрен башкару.

2.Актуальләштерү  

-Сез узган дәресләрдә нинди сүзләр турында өйрәндегез. Искә төшерик әле.

-Предметны белдергән сүзләр турында өйрәндек.

-Предметны белдергән сүзләр нинди сорауларга җавап бирәләр?

Мин сезгә Тест биремнәре тәкъдим итәм (парларда эшләү)

   

Кем?  - Нәрсә?

Кем?         Нәрсә?

Апа            китап

Укучы        дәфтәр ....

РУУГ: күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: Парларда, төркемнәрдә эшләгәндә  сыйныфташларының фикерен тыңларга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәтү.

Танып  белү УУК: предметны белдергән сүзләрне таный, таба, сораулар куя белү, охшаш һәм аермалы якларны аерып күрсәтә белү.

3. УМ кую.  

 

 .

Тесттагы соңгы сорауның җавапларына игътибар итик. Бу сүзләр турында сез 1нче сыйныфта нәрсәләр өйрәндегез?

- Димәк,безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?

 

Укучылар җавабы

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф

КУУГ: Үз фикерен төгәл итеп әйтеп бирә белүләренә ирешү

4. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

-Дәрестә алган белемнәрне кайда кулланырга була?

Дәреслекнең 24нче битен ачып дәреснең темасын укып карыйк әле.  Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.  

Укучылар җавабы.

24 биттәге теманы укыйлар.

ШУУГ: игътибарлы булу.

II.  УМ  чишү.

1.    Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Рәхмәт, укучылар.  

Дәреслек белән эш.

33нче күнегү, 24нче бит.

Әмир сезгә менә нинди сорау бирә, тыңлагыз әле.

- Ни өчен   берүк язылган сүзләрнең берсе –баш хәрефтән,ә икенчесе юл хәрефеннән язылган? Кайсыгыз Әмиргә ярдәм итәр?

Бәлки безгә Тылсымчы нәрсәдә булса әйтергә телидер, кагыйдәне укып карагыз әле.

Ә хәзер агыйдәне парларда бер-берегезгә сөйләгез.

- Нинди сүзләргә без кем? дигән сорау куябыз?

- Ә башка предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз? Алар ничек языла?

 

- Кешене белдергән сүзләргә.

 

25нче биттәге кагыйдәне укыйлар

КУУГ: Парларда, төркемнәрдә эшләгәндә  сыйныфташларының фикерен тыңларга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәтү.

Физминутка

(Вакытны укытучы үзе билгели)

Укытучы:

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары-артка.

Уңга, сулга борылабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез, Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез

2.    Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

Дәреслек белән эшләү: 34нче күнегү. 26нчы бит. Шигырьне укы. Җәяләр эчендәге хәрефләрне дөресләп куеп, шигырьне күчереп яз.

  • Нурисламга кем ярдәм итә?

-Син үзең тәүфыйклымы? соравына ничек җавап бирербез?

-Тәүфыйклы сүзе нәрсәне аңлата?

Дәреслекнең  100нче битендә “Аңлатмалы сүзлек” бар.

Укучылар җавабы.

Парларда сөйләшү.

Коммуникатив УУГ:

төркемдә хезмәттәшлек итә белү; тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

3.   Яңа белемнәрне ныгыту.

1)35нче күнегү, 27нче бит.  

Әйдәгез әле, нинди матур исемнәр бар икән?

Биремне тактада үтибез.

2)36нче күнегү, 27нче бит.  

- Музыка дәресендә С.Сәйдәшев турында сөйләшкәнегез бармы? Кем икән ул?

Укучылар парларда телдән эшлиләр.

Танып белү УУГ: предметны белдергән сүзләрне өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү; предметны белдергән сүзләрне таный, таба, сораулар куя белү, теманы аңлауны күнегүләр ярдәмендә ныгыту, сөйләмдә һәм язуда куллану.

Регулятив УУГ: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру.

III.    Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

39нчы күнегү, 30бит. Үзегезнең исем турында кечкенә хикәя язып килегез.

 

IV.     Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)

-Дәреснең максаты нинди иде?

-Куелган максатларга ирешү өчен нинди эшләр башкардык?

- Кайсы  эш сезгә күбрәк ошады?

- Эшләнгән эшегезнең нәтиҗәсен бәяләгез.

Сүзлек сүзләре белән эшләдек, күнегүләр  яздык, предметны белдергән сүзләрне таптык,тест эшләдек.

Шәхескә кагылышлы УУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү

 

Кушымта:

Тест биремнәре.

1. Предметны белдергән сүзләр нинди сорауга җавап бирә?

а) нинди? кайсы?

ә) нишләде? нишли?

б) кем? нәрсә?

2. Кем? соравына җавап биргән сүзне тап:

 а) тавык          ә) чаңгы         б) укучы

3. Нәрсә? соравына җавап биргән сүзне тап:

  а) укый       ә)   куян   б)  яшел

4. Кеше исемнәре булган рәтне билгелә:

а) лилия, ландыш, роза

ә) Галиев, Хәсәнов, Халиков

б) Лилия, Ландыш, Роза

 

Укытучы өчен өстәмә материал:

Гарәп алынмаларыннан барлыкка килгән исемнәр: Галим, Миргалим, Галимә...

Баланың тугрылыклы, гадел булуын теләп, шул мәгънәдә бирелгән исемнәр: Гадел,Инсаф, Нәзифә...

Ата- ананың һәм туганнарның баланы үзләренә дус,иптәш, юлдаш булуын теләп кушылган исемнәр: Илдус, Илфат, Сания...

Юмартлык,игелеклелек, шәфкатьлелек төшенчәсен белдергән исемнәр: Кәрим, Кәримә, Рәхим, Рәхимә...

Кыз балаларның матур йөзле булуларын теләп  кушылган исемнәр:Айгөл, Гүзәлия, Гөлкәй...

Исемнәр килеп чыгышы буенча да төрле  төрләргә бүленәләр :

борынгы төрки татар исемнәре: Айдар, Биктимеро, Сөембикә...

ислам дине белән бәйле исемнәр: Ислам, Ризван, Заһит...

гарәп теленнән кергән исемнәр: Габдулла, Камил, Ләйлә...

фарсы теленнән кергән исемнәр: Нияз, Рушан, Гөлшат...

рус һәм Европа телләреннән алынган исемнәр: Рафаэль, Диана,Эльвира, Руслан...

Инсаф:  Инсафлылык, тәртиплелек, намуслылык; гаделлек, гадел хөкем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 4 КЛАССЕ по теме:Исем

Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.               2. Дөрес язу, төрле кил...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Родительское собрание на тему "Әти! Нинди горур исем" на татарском языке.

"Әти! Нинди горур исем!"  исеме астында үткән әтиләр җыелышы  эшкәртмәсе барлык сыйныф җитәкчеләре өчен файдалы булыр дип уйлыйм....

2 сыйныфта ” Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” темасына татар теле дәресе

    Дәреснең темасы программада “Исем” бүлегенә кертелгән. “  Сүз  ” темасын өйрәнүгә 40 сәгать, ә төп “Ялгызлык исемнәр” темасын  өйрәнүгә 3 сәгать бирелгән. Дәрес баш...

2 сыйныфта ” Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф”

2 сыйныфта ” Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” темасына презентация башлангыч сыйныф укытучыларына тәкъдим  ителә....

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф

Татар теленнән үткәрелгән дәрестә укучыларны исем һәм фамилияләрнең әһәмияте, кулланылышы, дөрес язылышы белән таныштырылды.  Мисаллар ярдәмендә укучылар исемнәргә сораулар куеп кеше исемнәрен ае...