Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф
методическая разработка (2 класс) на тему

Татар теленнән үткәрелгән дәрестә укучыларны исем һәм фамилияләрнең әһәмияте, кулланылышы, дөрес язылышы белән таныштырылды.  Мисаллар ярдәмендә укучылар исемнәргә сораулар куеп кеше исемнәрен аерырга өйрәнделәр.Дәрестә язу каллиграфиясе, сөйләм телен баету, логик фикерләү күнекмәләрен үстерү өстендә эш алып барылды. Дәрес темасын ачып, максат, бурычлар куя алдылар. Күп  эш төрләре башкарылды.Куелган максатка ирешелде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telennn_achyk_dres_2_s.word_.docx40.05 КБ

Предварительный просмотр:

Фазылҗанова Рузилә Илдус кызы

1 кваликацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

2 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Әтнә районы Дусым филиалы

Тема

 Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.

Максат

Кеше исемнәре һәм фамилияләрене баш хәрефтән язарга өйрәтү

Бурычлар

- сүз башындагы баш хәрефнең юл хәрефеннән башлап язылган шул ук сүздән аеру өчен ярдәм итүен ачыклау;

-хәрефләрне дөрес язу һәм тоташтыру  күнекмәләрен ныгыту;

-үз исемең белән горурлану хисләре тәрбияләү;

- алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү.                

Көтелгән нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы – дәрестә үзләштереләгән белемне гамәлдә куллану теләге булдыру;

Метапредмет – күзәтеп нәтиҗә ясау, иптәшләре фикерен тыңлау, уртак фикергә килү.

Предмет – баш хәрефтән язылган сүзләрне аера белү

УУГ

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре: 4 бирем

- үзмаксат кую: 1б.

- күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү:1б

- үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау:1 б.

 -үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү:1б.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: 3 б.

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу:2б.

- кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу: 1б.

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

- үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:  5 б.

- төп билгеләрне  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру;

- танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую;

 - уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- яңа мәгълүмат туплауда  өстәмә әдәбият куллану;

- фикерләүдә логик чылбыр төзү. 

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: 6 б.

- сыйныфташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү;

- тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу;

- үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

- мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

Чыганаклар

төп

өстәмә

1.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2017,  2  нче кисәк,

2.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2017,

3.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2015

1. Презентация Power Point  “Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф”

2. Карточкалар.

3. Аңлатмалы сүзлек.

Дәреснең структурасы

1. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру  КУУГ, ШУУГ.

2. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру. ТБУУГ, РУУГ, КУУГ.

3. Уку мәсьәләсен кую . ТБУУГ, РУУГ, КУУГ.

4. Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү. ТБУУГ, КУУГ, РУУГ.

5. Яңа белемнәрне ныгыту. РУУГ, ШУУГ, КУУГ, ТБУУГ.

6. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү. РУУГ, ШУУГ, ТБУУГ, КУУГ.

7. Уку эшчәнлеген йомгаклау. ШУУГ, РУУГ.

Дәрес этаплары

Дәрес этабы-ның максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

Оештыру өлеше

Психологик уңай халәт барлыкка китерү

Сыйныфны сәламләү.

Дәрескә уңай халәт тудыру. 

 -Хәерле көн , укучылар!

-Кәефләрегез әйбәтме?

Бүгенге дәресебездә кунаклар да катнаша, укучылар. Без аларга үзебезнең нинди тырыш, белемле булуыбызны күрсәтик. Уңышлар сезгә.

2. Кизү укучыга сүз бирелә.

3. Матур язу күнегүләрен башкару (.2 слайд).

-Хәзер барыбыз да дәфтәрләрне ачтык. Бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз.Баш һәм юл г.Г хәрефләрен язарбыз. Дөрес итеп утырдык.Матур итеп хәрефләрне һәм сүзләрне күчереп язабыз.

Дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерү:

Язганда дөрес утырам

Тигез тора иңсәләр.

Баш иелми, баш бармаклар

Күз читенә тисәләр.

Ручканы мин дөрес тотам

Дәфтәрне авыш итеп.

 Яза башлыйм хәрефләрне

Чиста һәм матур итеп

Елмаеп карыйк без дөньяга

Рәхәт бит яшәве, шулаймы?

Елмаеп яшәсәң көн саен

Укырга, уйларга бик җайлы.

-Бүген сыйныфта мин кизү торам. Сыйныфта барлык укучылар да бар.

Укучылар баш һәм юл Г г хәрефләрен һәм г хәрефе кергән сүзләрне язалар.

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

II.Актуальләштерү

Балалар, үткән дәресләрдә без сезнең белән нинди сүзләр белән танышкан идек?

.

- Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?

- Нинди сүзләргә без кем? дигән сорау куябыз?

.

- Ә башка предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз?

Конэрс. Укучылар, сез үз алдыгызда өч карточка күрәсез. Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Аны карагыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Бу карточкадагы сүзләрнең нинди сорауга җавап булуын ачыклагыз. 15 с вакыт бирелә (15 с, кыңгырау.)

– Класста сез ике почмак күрәсез. Берсе нәрсә?, икенчесе кем?. Үз сүзләрегез нинди булганга карап, тиешле почмакка барыгыз, үзегез белән карточкаларыгызны алыгыз.

–Бер-берегезгә ни өчен шушы почмакны сайлавыгызны аңлатыгыз.

-Кем? почмагындагы иң кечкенә буйлы укучы әйтә. Ни өчен син бу почмакны сайладың?

-Ә бу почмактан кемнең чәче ачыграк , шул укучы аңлатыр.

– Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз.

- Предметны белдергән сүзләр

-Кем? Нәрсә?

- Кешене белдергән сүзләргә.

- Нәрсә?

Урыннарыннан торалар, урындыкны этеп куялар.

-Чөнки бу сүзләр кеше-ләрне белдерә

Бу сүзләр арасында кешене белдергән сүзләр юк

III. Уку мәсьәлә-сен кую.

1. Сүзлек диктанты

2.Дәреслектән кагыйдәне уку

- Хәзер сүзлек диктанты язып алабыз. Язганда бик уйлап, өйрәнгән кагыйдәләрне искә төшереп языгыз.

Чөгендер, Камил, сыерчык, солы, тавык, Мусина,төлке, болыт, аю.

- Балалар, бер-берегез белән дәфтәрләрне алмаштырып, язган сүзләрегезне экранга карап тикшереп чыгыгыз. Кемнәрнең бер дә хатасы чыкмады? Кемнәр хата җибәргәннәр?(3 слайд)

- Бу сүзләрне язганда сезгә нинди кагыйдәләрне искә төшерергә туры килде?

- Әйе. Бу кагыйдәгә кайсы сүзләр туры килә?

-Бик дөрес. Тагын нинди кагыйдәләрне әйтә аласыз?

- Бу хәрефләрнең язылышы турында нинди кагыйдә бар?

- Бу кагыйдәгә кайсы сүзләр туры килә?

-Тавык сүзенең язылышы нинди кагыйдәгә туры килә?

- Рәхмәт, укучылар. Безнең тагын нинди сүзләр калды?

- Алар нәрсәне белдерә?

- Аларның язылышында нәрсәгә игътибар иттегез?

.

- Димәк,безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?

1 слайд).

-Моннан нинди нәтиҗә ясап була?

Әйдәгез әле, .дәреслекне ачып, кагыйдәне укыйк .Без әйткәннәр дәреслектәге кагыйдә белән туры килә микән?

  • Ә хәзер кагыйдәне парларда бер-берегезгә сөйләгез.

- о-ө хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла.

- Чөгендер, солы, төлке, болыт

-Я, ю, е хәрефләренең язылышы

- Бу хәрефләр ике авазга билге булып йөриләр, ә язганда бер генә хәреф белән күрсәтәбез.

- Сыерчык, аю.

- В хәрефе в һәм w авазла-рын белдерә, язганда в хәрефе белән күрсәтелә.

-Мусина,.Камил

- Кешене

- Алар баш хәрефтән язылган

- Исем һәм фамилияләрдә

баш хәреф.

 -Кеше исемнәре һәм фамилияләр баш хәрефтән башлап языла.(4 слайд)

Укучылар, экранга күз салыйк әле. Мин сезне бер өзек белән таныштырам. Игътибар белән тыңлагыз әле. Малайлар нигә аптырап кала?

  • Малайлар балык тота иде. Аларның берсен кемдер чакырды:

    - Малай, монда кил әле!

Малайлар сикереп тордылар. Бер-берсенә карашып, аптырап калдылар...  (слайд 5)

Малайлар нигә аптырап калалар?

Кешеләргә исем ни өчен кирәк?

Димәк, укучылар, һәр кешенең үз исеме була. Чыннан да, кешегә бирелгән  исем бит ул баш хәрефтән башлап язылырга тиешле, ул гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә

гомергә йөртү өчен бирелә. Исем кешене бизәргә, матурларга, аны баетып, тулыландырып  яшәргә тиеш. Исем җисеменә туры килсен, - ди халык. Кеше исемнәре – күренекле татар – башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча ул

Табышмак әйтү:

Нәрсә сезнеке генә булса да, аны башка кешеләр ешрак әйтә? (кеше исеме)  

 

Укучылар сорауларга җавап бирәләр. Нәтиҗә Һәр кешенең үз исеме була

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау.

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Дәреслек белән эш

4.  Дәреслектән 33 нче күнегүне карыйбыз. Биремне укыгыз. (Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сорау куй).

  Йолдыз күктә җемелдәгән йолдызларга карап соклана. Иркә бик иркә булып үсеп килә.

Бакчадагы резеда чәчәкләренә Резеда көн саен су сибә.

 

Ни өчен калын хәрефләр белән бирелгән бер үк сүзләрнең берсе – юл хәрефеннән, ә

икенчесе баш хәрефтән башлап язылган?

. Кеше исеме булса - баш хәрефтән, предметны  белдерсә – юл хәрефеннән язам, диелгән иде

1нче класста без мондый сүзләрнең язылышын

өйрәнгән идек!

  нинди кагыйдә исегезгә төште?

Кеше исемнәре, фамилияләр баш хәрефтән языла

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фи-кер алышуда катнашу

Физминутка

Утырып инде ардык

Бераз ял итеп алыйк

Кулларны билгә куеп

Башларны чайкач карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга

Утырып-торып алыйк

Куш аяклап сикерик тә

Урыныбызга утырыйк.

Укучылар, мин сезгә  бер шигырь укыйм .Игътибар белән тыңлагыз әле.  Ишегалдында ничә бала бар?

Безнең ишегалдында

Алты малай, ике кыз:

Алсу, Коля, өч Марат,

Әдип, Фәрит һәм Йолдыз.

Маратларны бер-берсеннән аерып тану  өчен, исемнән башка тагын  нәрсә кирәк?

.

Бик дөрес, укучылар.һәр кешенең исеме генә түгел, фамилиясе дә була. Фамилия сүзе – семья, ягъни

гаилә дигәнне аңлата. Бала тугач, аңа әти-әнисенең фамилиясен бирәләр. Бер гаиләдәге кешеләр бертөрле фамилия йөртәләр. Исем һәм фамилиядән тыш, кешенең әтисенең исеме, ягъни отчествосы да була. Ул кешенең әтисе исеменнән ясала. Сез ничек уйлыйсыз, фамилия һәм отчество ничек язылыр?

Әйдәгез, кем үзенең исемен, фамилиясен, әтисенең исемен әйтә ала?

7.  Ә кайсы дәрестә без кешеләрнең исем, фамилияләрен еш әйтәбез?

8 бала

Фамилия кирәк

Баш хәрефтән языла. Чөнки ул аерым бер кешегә бирелә.

Балалардан  И.Ф.О. әйтүләр

Әдәби уку дәресендә шагыйрь-ләрнең, язучыларның исем, фамилияләрен әйтәбез

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

V. Уку мәсьәләсен чишү.

а) Тейк оф- тач даун.

Тейк оф- тач даун структурасын кулланабызХәзер мин сүзләр әйтәм. Әгәр мин баш хәрефтән башлап язылган сүзләр әйтсәм, сез басарсыз, ә юл хәрефеннән башлап язылган сүзләр әйтсәм-утырырсыз.

Сәлим, мәче, парта, көзге, Әхмәтшин, салам, Кәрим, Әхмәтҗанова, әти, коңгыз, Мансур, .Рәмзия, эшче.

Яхшы, балалар,дөрес эшләдегез.

“тәүфыйклы” сүзе нинди мәгънә аңлата? Каян карап белербез?

“Аңлатмалы сүзлек”тән. (Тәүфыйклы – әдәпле, тәрбияле, тыйнак, яхшы, әхлаклы.)

Әйдәгез хәзер дәреслектән шушы сүз кергән шигырь укыйбыз. 34 нче күнегүдә җәяләр

эчендәге хәрефләрне дөресләп куеп, шигырьне күчереп язалар. Бер-берегезне тикшереп

алыгыз. Ни өчен ике төрле яздыгыз? Сезнеңчә, Тәүфыйк нинди малай? Ә син үзеңне

тәүфыйклы дип саныйсыңмы? Тәүфыйкның исеме аңа  туры киләме?

Нәтиҗә:һәр кеше тәүфыйклы булырга омтыла 

Укучылар баш хәрефтән языла  торган сүзләр булса басалар, ә юл хәрефеннән башлап языла торган  сүзләр әйтелсә тормыйлар.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Яңа белемнәрне ныгыту

-  Укучылар, хат  ташучы апа безгә хат китерде. Ул без яратып укый торган “Салават күпере” журналы  редакциясеннән. Хатларны таратам. Сез хаталарны төзәтәсез һәм түгәрәк буенча бер- берегезгә биреп дөреслекне тикшерәсез.

       Исәнмесез. Сезгә беренче сыйныф укучысы сабирова фирая хат яза.

Мин сезне үзебезнең гаиләбез белән таныштырырга телим. Безнең гаиләдә 6 кеше:

әти, әни, бабай, әби, апам һәм мин. Әтием наил исемле. Ул тракторда эшли.

Әниемнең исеме сәрия. Ул сыерлар сава. Апам нурия 7 нче сыйныфта укый.  Без бик тату яшибез. Бөтен эшләрне бергәләп эшлибез.

1.  Җөмләләрне тулыландыру

Әтинең фамилиясе … . Әнинең фамилиясе … . Минем фамилиям … . Безнең укытучыларның фамилияләре …

Нәтиҗә: Фамилияләр баш хәрефтән языла.

2.Исемеңнең мәгънәсен беләсеңме?

        - Үз исемегезне яратасызмы? Кайларда ишетәсегез килә?

        -Кеше исемнәре ни өчен баш хәреф белән языла?

Нәтиҗә: Кеше үз исеме белән горурланырга тиеш

Укучылар хатны укыйлар, хаталы сүзләрне тикшереп төзәтәләр

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда  өстәмә әдәбият куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Белем күнекмә-ләрен бәяләү

1.Дидактик  күнегүләр “Артык сүзне тап”

а)Наил

ә)Дилбәр

б)Зилә

2. Кайсы сүз кеше исеме генә була ала

а)Роза

ә)Ландыш

б) Гөлназ

Дөрес  җөмләне сайлап ал.

   а)  Кеше исемнәре баш хәреф белән языла.

   ә)  Кеше исемнәре юл хәреф белән языла.

   б)  Кеше исемнәре һәм фамилияләр һәрвакытта да баш хәреф белән языла

Хаталы сүзне тап:

А)кибет

Б)бакча

В)рамил

Г)шугалак

Укучылар биремне мөстәкыйль

үтиләр, соңыннан әзер җаваплар буенча тикшерәләр

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Уку эшчәнлеген йомгаклау

Рефлексив  кабатлау

Өй эше бирү

Билгеләр кую

.

             -  Дәрес  башында  нинди  уку  мәсьәләсен  куйган  идек? (Кеше исемнәрен һәм фамилияләрен баш хәрефтән язу)

             -  Бу мәсьәләне чишү өчен ниләр эшләдек?

                 - Сезгә бигрәк тә кайсы эш төре ошады?

             -  Кемгә  дәрестә авыр  булды?

             -  Кем  бүгенге  дәрестә  булдырдым  ди

 Молодцы, укучылар. Күрәм: барыгыз да бүгенге материалны аңлагансыз. Бүгенге дәрестә бик актив катнаштыгыз, рәхмәт.

Өй  эше  бирү.

            1.  35 нче  күнегүнең 1 нче биремен язмача эшләргә. Теләгән кешеләр 2 нче биремне дә эшли.

            2.  Иҗади  эш. Үз исемеңнең мәгънәсен ачыкларга. Гаиләдәге туганнарыңның да исемнәренең мәгънәсен ачыкларга.

   

* Баш  хәрефтән  языла  тор-ган  сүзләрне  тексттан  билгеләдек.

  * Дөрес  язылмаган  сүзләрне  үзебез  таптык.

  * Кеше исемнәре уйладык.

 Кулларын  күтәрәләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 4 КЛАССЕ по теме:Исем

Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.               2. Дөрес язу, төрле кил...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Родительское собрание на тему "Әти! Нинди горур исем" на татарском языке.

"Әти! Нинди горур исем!"  исеме астында үткән әтиләр җыелышы  эшкәртмәсе барлык сыйныф җитәкчеләре өчен файдалы булыр дип уйлыйм....

2 сыйныфта ” Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” темасына татар теле дәресе

    Дәреснең темасы программада “Исем” бүлегенә кертелгән. “  Сүз  ” темасын өйрәнүгә 40 сәгать, ә төп “Ялгызлык исемнәр” темасын  өйрәнүгә 3 сәгать бирелгән. Дәрес баш...

2 сыйныфта ” Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф”

2 сыйныфта ” Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” темасына презентация башлангыч сыйныф укытучыларына тәкъдим  ителә....

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема: Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф....